Unlock a World of Free Content: Books, Music, Videos & More Await!

Камай яза ...

Description
... инде шунда нәрсәдер

Канал авторы белән элемтә - @rinat_kamaev
Advertising
We recommend to visit

Қарақалпақстан мусылманлары қазыятының рәсмий сайты
https://www.facebook.com/groups/1393604727481912/
https://instagram.com/paziylet.uz?igshid=9ipx3fosdr4e
https://www.youtube.com/channel/UCrMPXuoyl0Wh3wUmka5pxHg

Last updated 1 month, 3 weeks ago

#Travel ✈️
Путешествуйте по миру с каждым постом!🌎
#travelslocation 💙

📲Связь: @travelmanager

Last updated 1 week, 6 days ago

KRuz.uz сайтына мүрәжат жоллаў ушын бот: @kruzu_bot

Реклама ушын: @Polat_Turganbaev

Last updated 6 days, 5 hours ago

1 week, 6 days ago

Типа текә, типа gangsta.
Киң ыштаннар күттән аста,
Билгә көмеш сипләр асылган.
Йомшак кулда йөзек,
Колак-борын тишек.
Малай урам белән ялгышкан.
Кызлар клубта башын әйләндергән,
Баллы төтен салкын шәраб белән
Батырлыкны жәлләмичә биргән.
Атлый юлбарыстай горур арыслан!
GTAдагы кебек:
Типа хәтәр, типа усал.
Караңгыдан кинәт чыгып берәү:
- Битеңне куй, хәсрәт, суксам
Булышырмы алтын муенса?
- Без бит, типа, дуслар...
- Ххххъъ..тфью, ну типа...чап!

2024, май
Мәскәү

3 weeks, 4 days ago

Телефонның хәтерен күп алмас

Әби-бабайларны фото төшерегез,
Тешсез елмаюы калсын хәтердә.
Кочып алып, битен үбеп төшерегез,
Оялудан кызыл чыксын йөзенә.

Әби-бабайларны биетегез азрак,
Җыерчыклар бетсен коелып.
Карап тормасын ла, тыпырдасын бераз,
Танцпол идәннәрен кыздырып.

Әби-бабакайлар калсын видеода -
Онык караганы дөнья җимертеп...
Сагынырга вакыт җиткәч
Искә алыр өчен елап һәм көлеп.

2024, апрель
Мәскәү

1 month, 1 week ago

Диярме икән:
- Бу шигырем сиңа, бәгърем...

өстәге шигырьдән аерылып чыккан юллар

2 months, 3 weeks ago

Дәү үскән кыз балаларга багышлап
Чәчләремне үзем үрәм,
Мин кечкенә түгел инде.
Күлмәкне дә үзем сайлыйм,
Әни миңа рөхсәт бирде.

Тәти көчек алып бирде әти,
Минем кебек үзе - сипкелле.
Шундый шаян, сөйкемле!
Көтмәгәндә ялап ала
Ике яклап алсу битемне.

"Үскәнем,"- ди миңа абый,
"Яратам!"- ди күрше малае.
Җавап кына бирә алмыйм -
Алгы тешем төште...
(мондый очракларда оятка калу мөмкин түгел)
Әй, чыгар әле бер җае.

2024, февраль
Мәскәү

2 months, 3 weeks ago

Саташып, яратып, аз гына чашып,
Югалтып, кайтарып, үзеңне табарга.

2022, июнь
Мәскәү

3 months ago

Күбәләкләр оча башламасмы февраль аенда

🦋❄️

3 months ago

Пәп

Битендәге чокырчыклар-чукынчыклар
Бер мизгелдә чаштыралар, карасаң.
Сак бул! Уттай яндыралар хәйләкәрләр,
Исертәләр, кыюлыгың җитеп, тәмен татысаң.

Әй, шуннан соң китә әйлән-бәйлән,
Танцы-шманцы тели яшь күңел!
Айда чәчәк үсәме икән? Белмисезме?
Тагын бер "пәп" өчен берни жәл түгел.

Эзләгәнмен икән шушы чукынчыкны,
Ике чокырчыкта татлы җимешем.
Елмай әле, җаный, кил, пәп итәм,
Оялтыймчы мин дә сине, бәхетем.

2024, февраль
Мәскәү

3 months, 1 week ago

Татар халык бию көенә елап була икән*
Бүгенге #утырыпуйларуйладым #посиделподумал остазым Рәдиф абыйга багышлана. Чөнки ул булмаса...

... минем беркайчан да дус кызның апасы туенда чыгыш ясаганда, биюнең яртысында ыштанымның сәдәфе ычкынып китеп, оятка калмас идем.

... battement fondu, terboushon, pordebras турында берни белмәс идем дә, аяк табанын тарттырмас идем.

... сәгать төнге бердә тәмәке исе сеңгән эзтәбарлар машинасына, сакал-мыек җибәргән ике абзый янына утырмас идем.

Ә эзләде аны күбесе.

Рәдиф абый тиктоник, контемпорари һәм хип-хоп урынына татар халык биюләрен сайлаган яшь җаннар өчен бик кадерле остаз булып калачак. Ул бию, иҗат һәм сәнгать образын үзендә туплаган кеше. Тик бу өч тамчы да, тирән дәрья булдыручы мәгънә булмаса, кайнар билгесезлек чүлендә бер мизгелдә кайнап югалыр иде.

Мәгънә хәрәкәттә, мәгънә карашта, көйдә. Яшьлек дәрманын матурлыкка юнәлткән, буталган башларда зәвык тәрбияләгән остазыбыз бармак очларыннан алып табан астына хәтле мәгънә салырга ашкынды безнең биюгә.

Минем кебекләр арасында юри адашып калган иде бугай ул. Яшьләр белән кызык иде аңа. Ярата иде безне, җаны яшь иде.

Татар халык көенә елап була икән.
Әгәр күз алдыңа һәр чәршәмбе һәм җомга сәгать кичке җидедә, Татар мәдәният үзәгенең өченче катындагы бер кечкенә бүлмәдә, "күтегезне сузмагыз, ноги выше, четче делай" дип, көй рәтенә елмаеп кул чапкан мәңге яшь Рәдиф абый килеп басса...

Рәхмәт сиңа, остазым.
Урының оҗмахта булсын.

*оказывается можно плакать под татарскую плясовую

2024, февраль
Мәскәү

3 months, 2 weeks ago

Язам - ошамый,
Күңел бушамый,
Борын тыгылган.
Вакыт яраланган,
Ачы балан төсен алган
Ватык тавыш -
Тамак әчетә.
Ошамый.

2024, гыйнвар
Мәскәү

4 months, 3 weeks ago

Инструкция: авыл белән ничек аралашырга

Авыл белән кирәк назлы итеп,
Авыл белән кирәк яратып,
Авыл белән кирәк ихлас, гади,
Кайта алмавыңны аклап, аңлатып.

2023, декабрь
Мәскәү

We recommend to visit

Қарақалпақстан мусылманлары қазыятының рәсмий сайты
https://www.facebook.com/groups/1393604727481912/
https://instagram.com/paziylet.uz?igshid=9ipx3fosdr4e
https://www.youtube.com/channel/UCrMPXuoyl0Wh3wUmka5pxHg

Last updated 1 month, 3 weeks ago

#Travel ✈️
Путешествуйте по миру с каждым постом!🌎
#travelslocation 💙

📲Связь: @travelmanager

Last updated 1 week, 6 days ago

KRuz.uz сайтына мүрәжат жоллаў ушын бот: @kruzu_bot

Реклама ушын: @Polat_Turganbaev

Last updated 6 days, 5 hours ago