НУРЛЫ ИСЛАМ

Description
Архитектурное освещение сельских мечетей Республики Татарстан.
Телефон: +7 908 333-33-07
We recommend to visit

❄️СИНИЙ ИНЕЙ УЖЕ ВЫШЕЛ!❄️

Last updated 2 months, 4 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Регистрация канала: https://clck.ru/3Fk3Gn

Last updated 2 months, 1 week ago

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

№ 5040038424

Last updated 2 months, 3 weeks ago

2 months, 2 weeks ago

Җомга мөбәрәк булсын! Арча районы Яңа Кенәр авылы мәчете.
С благословенной пятницей!Мечеть села Новый Кинер Арского района.

جمعة مباركة.
مسجد قرية نوفي كينر، منطقة أرسكي
.https://vk.com/nurlyislamrt

2 months, 3 weeks ago
Җомга мөбәрәк булсын!

Җомга мөбәрәк булсын!
Әтнә районы Түбән Көек авылы мәчете.
С благословенной пятницей!
**Мечеть села Нижние Куюки Атнинского района.

جمعة مباركة**.
مسجد قرية نيجني كويوكي، منطقة أتنا.

https://vk.com/nurlyislamrt

4 months ago

📜 Җылы сүзләрегез өчен ихлас рәхмәт!

Яңарак без Нарат-Елга авыл җирлеге башлыгыннан, Чистай муниципаль районы «Тан» мәчете имам-хатыйбыннан һәм авыл халкы исеменнән рәхмәт хаты алдык. Бу җылы сүзләр һәм хуплау безне зур шатлык һәм рухлану белән тулыландырды.

Эшебезне югары бәяләвегез өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең игътибарыгыз һәм изге сүзләрегез – безнең өчен зур хөрмәт һәм алга таба эшләргә көчле этәргеч.

Түбәндә рәхмәт хаты:

"Чистай районы Нарат - Елга авыл советы,
Башкарма комитеты һәм авыл халкы исеменнән, «Нурлы ислам» проекты авыл мәчетләрен архитектуралы яктырту жәмгыяте hәм авылдашыбыз Хаматшин Айрат Илсур улына авылыбызда урнашкан «Таң» мәчетен яктырту эшләрен башкаруда үзләренең зур өлешләрен кертүләре өчен «Олы Рәхмәтебезне» белдерәбез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, бәхет, иминлек телибез."

Уртак көчләребез белән тагын да күбрәк яхшылык һәм файда китерергә насыйп булсын!

#Рәхмәт #Хуплау #Рухлану

5 months ago
НУРЛЫ ИСЛАМ
5 months, 1 week ago

? Рауфан хәзрәттән килеп ирешкән видео-отзыв
?️ Яшел Үзән районы, Васильево бистәсе, Ихлас мәчете.

?«НУРЛЫ ИСЛАМ» проектының Рамазан аенда "1 көн = 1 манара" программасы кысаларында, әлеге мәчетнең манарасын Трофимов Илья Андрей улы ярдәме белән яктырттык.

?СЕЗНЕҢ авыл мәчете бүгенге көнгә тикле яктыртылмаган булса, безгә мөрәҗәгать итә аласыз: https://wa.me/message/MAGFWZSGF3CLO1

5 months, 1 week ago

Питрәч районы Питрәч авылында урнашкан мәчетнең тарихын Мөхәммәтгата Гатин Вагиз хәзрәт Фатыйх улы юллады, сезнең белән дә бүлешергә булдык:

"Советлар Союзы җимерелгәннән соң 20нче гасырның соңгы дистәсендә Питрәч авылында да Аллаһ йортын мәчетне төзергә мөмкинчелек булды. Чулман елгасының аргы ягыннан Иске Чәтерән авылыннан Татарстаныбызның күренекле дин галиме, остазыбыз, мөгаллимебез, җитәкчебез Габдулхак хәзрәт Саматов мәчетләребезне җимергән чорда да үзенең эшен туктатмыйча алып барган. Ул иң беренче тапкыр Питрәч төбәге Питрәч авылының Усак бистәсе мәчетен төзеп ачканчы, казыклар кагып, кыйбланы билгеләп, иң беренче тәүбәгә килеп, мәчет була торган урында, кыйблага борылып, азан әйтеп, коръән укып дога кыла. Бездә кошчылык фабрикасы бар, шушында эшләүче Питрәч җитәкченең хуҗалык эшләре буенча ярдәмчесе Рафаэль Галиуллин беренче тапкыр бөтен Чулман елгасының ар ягындагы мишәр малайлары белән бергә Питрәч авылының Усак бистәсендә 1995 нче елны мәчет салырга дигән фикергә килә. Кыска гына вакыт эчендә шушы ниятне алар тормышка ашырырга булалар. Питрәч урманнарыннан матур, зур нарат агачларын алып кайтып, каезлап, Чуваш егетләре аны төзи, салалар, бурыйлар. 3 ай дигәндә мәчетне 1995 нче елның 25 нче декабрендә халыкка тапшыралар. Быел аңа, ИншаАллаһ, 25 нче декабрьдә 29 ел була"

5 months, 1 week ago
НУРЛЫ ИСЛАМ
5 months, 2 weeks ago

?Яшел Үзән районы, Васильево бистәсе, Ихлас мәчете.

Имам-хатыйб Габдуллин Рауфан Хәниф улыннан килеп ирешкән мәчет тарихын сезгә тәгъдим итәбез: «Җөмһүриятебезнең Яшел Үзән районында Васильево бистәсендә, 2009 нчы елны 1 ел эчендә шушында яшәүче мөселманнар, төрле бизнес эше белән мәшгуль булган башка конфессия вәкилләре ярдәме белән агач мәчет салына. Башлап һәм армый талмый ахыргача дәвам итеп, бөтен эшләрне оештыручы Сабирҗан улы Вазый хәзрәт Рахимов. Ул вакытта аңа 73 яшь була. Мөфти Камил хәзрәт Самигуллин кулы куелган шәһадәтнамә ул шушы мәчеткә имам-хатыйб булып сайланып, гомеренең соңгы көненә чаклы шул хезмәтне алып барды. Шушы елларда, халыкка дини аң-белем бирү эшләрен алып бару өчен 2 катлы мәдрәсә ясалды. Бу бинаның эчке эшләрен белгечләр киңәше белән үзгәртеп, төрле яшьләрдә һәм ирләргә, хатын-кызларыбызга шәригать хөкемнәренә тәңгәл килерлек итеп ясыйсы калды. Хәзергесе вакытта халык соравы буенча мәчет юа торган һәм аның белән хушлашып җеназа намазы укыла торган бина салу турында эшләр барыла. Әлегә матди ярдәм итүчеләрне эзләү эшләре бара. Шулай ук "Водоканал" оешмасы белән дә, мәчетне су белән тәэмин итү, канадизация турында сөйләшүләр алып барыла. Инша-Алла барысы өчен дә Аллаһы СүбехәнәТәгаләнең ярдәме насыйп булсын. 2023 нче елның 31 октябреннән имам-хатыйб булып Васильево бистәсе мөселманнарның җыелышында Габдуллин Рауфан Хәниф улы сайлана һәм аның кандидатурасы Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан шәһадәтнамә (N 1896-8) белән раслана.

Бу мәчеттә беренче тапкыр ике ел (2023-2024) рәттән ураза айларында Коръән-хафиз чакырылып тәравих намазларында тулы Коръән укып чыгылды. Аллаһы СүбехәнәТәгалә кабул итсен. ИншаАллаһ, мәчетебез буш тормый. Җомга көннәрендә 40-60 кеше җыела. Башка көннәрдә 8-10 кеше. Мәдрәсәдә (мәчетнең икенче катында) 3 группа укучылар, икесе хатын-кызлар һәм берсе яшүсмерләр. Барысы 15-16 кеше. Бу уку-укыту эшләрен 14 еллар дәвамында Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган Гөлзирә ханым алып бара. Атнага 3 көн укыйлар. Шулай ук теләүче ир-атларны 1 ел дәвамында имам-хәзрәтнең ярдәмчесе Радик хәзрәт укыта.

Яктырту мәсьәләсендә сез миннән әйбәтрәк беләсез. Трофимов Илья Андрей улы килеп эшләп китте бер ел элек. Яңадан килеп үзенә охшамаган җирләрен үзгәртеп ясады. Аңарга Аллаһы Тәгаләнең күп рәхмәтләрен телибез! Бик әйбәт, тәртипле, тәүфыйклы кеше».

?«НУРЛЫ ИСЛАМ» проектының Рамазан аенда "1 көн = 1 манара" программасы кысаларында, әлеге мәчетнең манарасын Трофимов Илья Андрей улы ярдәме белән яктырттык.

We recommend to visit

❄️СИНИЙ ИНЕЙ УЖЕ ВЫШЕЛ!❄️

Last updated 2 months, 4 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Регистрация канала: https://clck.ru/3Fk3Gn

Last updated 2 months, 1 week ago

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

№ 5040038424

Last updated 2 months, 3 weeks ago