Unlock a World of Free Content: Books, Music, Videos & More Await!

Журнал Салават купере

Description
«Салават күпере» – Татарстан Республикасында 6 яшькә кадәрге балалар өчен татар телендә басыла торган бердәнбер басма.

📍Безнең адрес: Казан шәһәре, Декабристлар урамы 2 йорт, «ТАТМЕДИА» бинасы, 9 кат
Advertising
We recommend to visit

Hello, World!

Last updated 1 month ago

- пранк учун расм видеолар
- сториес учун расм видеолар


по поводу рекламы - @prankdareklama

https://t.me/boost/prank_rasmlarr

Last updated 1 month ago

✅ “Namangan Uylari” Ҳақиқий телеграм каналидасиз

👨‍💻Мурожаат учун: @Uyjoy_agenti
902225646

👉 youtube.com/@Namangan_Uylari
👉 Instagram.com/NamanganUylari
👉 tiktok.com/@namangan_uylar

🏡 Намангандаги кўплаб уйлар бизнинг каналимизда

Last updated 1 month, 3 weeks ago

1 week, 4 days ago

Бүген бездә бииик күңелле!!! Сез дә шушы атмосфераны тоегыз әле! 🌈💥
ТАТМЕДИА бинасы каршында массакүләм мәгълүмат чаралары бер урамга җыелды! Озакламый «Бәллүр каләм» ияләрен дә белербез

#СалаватКупереЖурналы #сабантуй100 #СабантуйЖурналы

1 week, 5 days ago

🤩Дуслар! Безнең "СалаваTik"лар кебек җылы җәйне сез дә көтәсезме?! Гөлләр турында җыр җырласаң елның иң матур фасылы бик тиз килеп җитә, ди😉

https://www.youtube.com/watch?v=Ejgne3KevuY

YouTube

СалаваTIK - Гөлләрем / Поём и танцуем вместе 0+

Гөлләр турында яңа җыр җырлый-җырлый, «СалаваTik»лар җәйне көтә! Елның иң матур фасылын биеп, җырлап, шатланып үткәрик! «СалаваTіk»и ждут лето с новой песней о прекрасных цветах! Проведем самое красивое время года с танцами, песнями и весельем!

1 week, 5 days ago
***🌈*** «САЛАВАТ КҮПЕРЕ» журналының 5 нче …

🌈 «САЛАВАТ КҮПЕРЕ» журналының 5 нче санында «Э» хәрефе, авазы белән танышырбыз!

🧸 Әйдәгез, бер уен уйнап алабыз.
«Э» хәрефенә башланган сүзләрне комментарийда калдырабыз. Кем күбрәк белә, шул җиңүче. Бер-беребезне кабатламыйбыз!

*💡Эт, элмәк, эч, эз*...дәвам итегез

#СалаватКупереЖурналы #СалаватКупереУен

2 weeks, 4 days ago
САЛАВАТИК МӘКТӘБЕ: 3 КӨН - 23.04.2024

САЛАВАТИК МӘКТӘБЕ: 3 КӨН - 23.04.2024

«САЛАВАТИК» МӘКТӘБЕнең өченче көнендә 4 төркемгә бүленгән балалар татар теле дәресендә укытучы Ярмиева Гөлназ балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштырды. Укучылар темага кагышлы төрле ребуслар чиштеләр һәм табышмакларга җавап таптылар. Җыр дәресендә Гөлназ Гафурова балаларны тавыш чыгару һәм темп төшенчәсе белән таныштырды. Актёрлык осталыгы укытучысы Шакирҗанова Гүзәл балаларны күзаллый белү сәләтенә өйрәтте. Бию дәресендә Умерова Элеонора биюдә иң еш кулланыла торган терминнар белән таныштырып, балаларны иң кирәкле күнегүләргә өйрәтте.
Шулай итеп, 4 төркем бала да 4 төрле дәрестә катнаша алды.

Әлеге видеода дәресләрдән кыскача өзекләр тәкъдим ителде: https://vk.com/salavatkupere20?w=wall-106119181_6381

#СалаватикМәктәбе #СалаватикМэктэбе #Салаватик

2 weeks, 4 days ago
Гаилә – тормышыбызның нигезе.

Гаилә – тормышыбызның нигезе.
Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетми, хөрмәт белән яшәргә кирәк!

Дәвамы: https://salavatkupere.com/news/yanaliklar/gaila-tormy..

#СалаватКүпере #СалаватКупере #гаиләелы #ГаиләЕлы

2 weeks, 5 days ago
3 weeks, 3 days ago
[#МойГеройМояСемья](?q=%23%D0%9C%D0%BE%D0%B9%D0%93%D0%B5%D1%80%D0%BE%D0%B9%D0%9C%D0%BE%D1%8F%D0%A1%D0%B5%D0%BC%D1%8C%D1%8F) [#МинемГеройМирнемГаилә](?q=%23%D0%9C%D0%B8%D0%BD%D0%B5%D0%BC%D0%93%D0%B5%D1%80%D0%BE%D0%B9%D0%9C%D0%B8%D1%80%D0%BD%D0%B5%D0%BC%D0%93%D0%B0%D0%B8%D0%BB%D3%99)

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМирнемГаилә

Татарстанда Үлемсез полк акциясе кысаларында онлайн #МойГеройМояСемья флешмобы эшли башлады. Әлеге флешмобта республика халкы сугыш елларындагы үз гаилә геройлары белән уртаклаша. Сез дә әлеге чарада катнашыгыз. Үз геройларыгыз, сугыш һәм тыл ветереннары турында вконтакте битләрегезгә #МойГеройМояСемья #МинемГеройМирнемГаилә хештегларын кулланып, язмалар урнаштырыгыз!
Батырлабыз турында күбрәк сөйлик!

3 weeks, 4 days ago

#СалаватикМәктәбе

🔔 Безнең дәресләр башланды.

Гөлназ апа Ярмиева ТАТАР ТЕЛЕ дәресләрен яратып һәм кызыклы итеп үткәрә!

3 weeks, 4 days ago

#ТәмлеТел #СалаватКүпереЖурналы

Үткәннәрне искә төшерәбез!
🍭 «ТӘМЛЕ ТЕЛ» ИКЕНЧЕ ДӘРЕСhttps://www.youtube.com/watch?v=gfYznpYXboM&list=PLcnlDKlo3wDlCXgQxGD8zi08zPCnVXjV3&index=2

YouTube

Тәмле тел. 2 нче дәрес: ТАБИГАТЬ КҮРЕНЕШЛӘРЕ

Кояш җылыта, кояш балкый, кояш нур сибә. Бу дәрестә табигать күренешләре турында сөйләшербез.Солнце греет, солнце светит, солнце сияет. На этом уроке мы пого...

1 month ago
[#СалаватКупереЖурналы](?q=%23%D0%A1%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D0%B2%D0%B0%D1%82%D0%9A%D1%83%D0%BF%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%96%D1%83%D1%80%D0%BD%D0%B0%D0%BB%D1%8B)

#СалаватКупереЖурналы

Балаларга китап укыйсызмы яки телефон гына биреп «котыласызмы»?

Казан шәһәренең 87нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Ләйсән Кадим кызы безгә бер кызыклы вакыйга язды. Сез дә укып чыгыгыз әле!

Бер көнне кечкенәләр төркеменә керсәм.. 2 яшьлек бер малай, Хәмит атлы, мөстәкыйль рәвештә кулына китап алып карап утырды-утырды да, укый башлады! Тоташ ымлыклардан гына торса да, шактый «бай» эчтәлекле hәм бик хисле булды анын китап укуы) Менә болайрак диимме сон) «Аю лап-лап, Куян нәнииии–ииии. Төлке ыыымм уух итте!..». Укый да укый Хәмит, бирелеп, җаны–тәне белән укый. Әкрен генә  аның янына дуслары да җыела башлады. Тынлыйлар үзен.
Дәвамын сылтама аша кереп укыгыз :
https://salavatkupere.com/news/ti-nil-rg/min-kulyma-kitap-alam,

We recommend to visit

Hello, World!

Last updated 1 month ago

- пранк учун расм видеолар
- сториес учун расм видеолар


по поводу рекламы - @prankdareklama

https://t.me/boost/prank_rasmlarr

Last updated 1 month ago

✅ “Namangan Uylari” Ҳақиқий телеграм каналидасиз

👨‍💻Мурожаат учун: @Uyjoy_agenti
902225646

👉 youtube.com/@Namangan_Uylari
👉 Instagram.com/NamanganUylari
👉 tiktok.com/@namangan_uylar

🏡 Намангандаги кўплаб уйлар бизнинг каналимизда

Last updated 1 month, 3 weeks ago