- القناة الرسمية على التيليجرام استمتعو بالمشاهده ? ♥️ .
•┊اقتباسات ? •
•┊رمزيات ?
•┊فيديوهات ?
- @xxzbot // ? بوت تنزيل ستوريات انستا -
- @zzxzz // ? لـ التمويل -
Last updated 1 year, 9 months ago
- القناة الرسمية على التيليجرام استمتعو بالمشاهده ? ♥️ .
•┊فيديوهات ? •
•┊رمزيات ?
•┊اختصارات ?
- @zezbot // ?بوت زخرفه -
- @zzxzz // ? لـ التمويل -
Last updated 1 year, 9 months ago
- بوت تحميل من الأنستا ومن جميع مواقع التواصل الإجتماعي: ✅ .
- بوت التحميل من التيك توك: @EEEBOT
- بوت التحميل من الأنستا: @xxzbot
- بوت التحميل من اليوتيوب: @EMEBOT
- ? ? .
- للتمويل: @NNEEN
Last updated 1 year, 9 months ago
Көчле мөэмин булырга тырыш!
Әбү Һурайра (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кыла: Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын иде) әйтте:
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: « الْمُؤْمِنُ الْقَوِيُّ خَيْرٌ وَأَحَبُّ إِلَى اللهِ مِنَ الْمُؤْمِنِ الضَّعِيفِ، وَفِي كُلٍّ خَيْرٌ احْرِصْ عَلَى مَا يَنْفَعُكَ، وَاسْتَعِنْ بِاللهِ وَلَا تَعْجِزْ، وَإِنْ أَصَابَكَ شَيْءٌ فَلَا تَقُلْ: لَوْ أَنِّي فَعَلْتُ كَانَ كَذَا وَكَذَا، وَلَكِنْ قُلْ: قَدَرُ اللَّهِ وَمَا شَاءَ فَعَلَ فَإِنَّ لَوْ تَفْتَحُ عَمَلَ الشَّيْطَانِ .»
"Көчле мөэмин зәгыйф мөэминнән яхшырак һәм Аллаһка сөеклерәк. Әмма икесендә дә хәер бар. Сиңа файда китерә торган нәрсәләргә омтыл, Аллаһтан ярдәм сора һәм зәгыйфьлек күрсәтмә. Әгәр сиңа берәр нәрсә ирешсә (сынау, авырлык килсә), «әгәр мин болай эшләгән булсам, мондый хәл булмас иде», – дип әйтмә. Әмма: «Аллаһ тәкъдире, Ул ни теләде, шуны эшләде», – дип әйт. Чөнки «әгәр..» сүзе – шайтанның гамәленә юл ача".
Сахих Мөслим, №2664
Бу хәдистән түбәндәге дәресләр чыгарып була:
1. Ислам дине физик, рухи һәм иман ягыннан көчле булуга чакыра. Көчле мөэмин үзенә генә түгел, башкаларга да ярдәм итә ала, динен дә яхшырак саклый һәм киңрәк тарата ала.
2. Барлык мөэминнәрдә дә хер бар. Зәгыйф мөэмин дә, көчле мөэмин кебек үк, Аллаһ каршында кадерле һәм хәерле. Шуңа күрә бер-беребезгә карата хөрмәт күрсәтергә кирәк.
3. Һәр мөселман үз тормышында файда китерә торган эшләргә омтылырга тиеш. Бу, дини яктан да, дөньяви яктан да булырга мөмкин: белем алу, эшкә җаваплы карау, гаиләне тәэмин итү һ.б.
4. Аллаһка таянып, үз көчең белән генә түгел, һәрвакыт Аллаһтан ярдәм сорау мөһим. Аллаһка таянган кеше тормыш сынауларына карата сабыр һәм нык була. Кыенлыклар килгәндә өметсезлеккә бирелмичә, проблеманы чишү юлларын эзләргә кирәк.
5. Узган хәлләргә үкенеп, «Әгәр шулай эшләгән булсам…», дип әйтүдән тыелу кирәк. Бу сүзләр кеше күңелен борчуга сала һәм шайтанга юл ача. Тәкъдиргә иман - мөэминнең иманының мөһим өлеше.
6. Авырлыклар килсә, аларны сабырлык белән кабул итәргә һәм Аллаһның хикмәтенә таянырга кирәк. Һәр сынау Аллаһның тәкъдире белән һәм кешеләр өчен берәр дәрес бирү өчен бирелә. Узган вакыйгалардан дәрес чыгарып, киләчәктә шундый хаталарны эшләмәскә тырышырга кирәк.
https://t.me/tathadisler
Җәбраил фәрештә анабыз Гаишәгә сәләм җиткерә!
عَنْ عَائِشَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهَا: أَنَّ النَّبِيَّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ، قَالَ لَهَا: «يَا عَائِشَةُ هَذَا جِبْرِيلُ يَقْرَأُ عَلَيْكِ السَّلاَمَ»، فَقَالَتْ: وَعَلَيْهِ السَّلاَمُ وَرَحْمَةُ اللَّهِ وَبَرَكَاتُهُ، تَرَى مَا لاَ أَرَى، تُرِيدُ النَّبِيَّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ
Гайшәдән, Аллаһ аңардан разый булсын, тапшырыла, (бервакыт) Пәйгамбәребез ﷺ аңа:
«И, Гайшә! Монда Җәбраил фәрештә сиңа сәлам тапшыра», – дигән. Ул исә: «Аңа да сәлам, Аллаһның рәхмәте һәм бәрәкәте булсын. Син мин күрмәгәнне күрәсең!» – дип җавап биргән.
Сахих Бохари, №3217, №6249.
Аңлатма:
Бу хәдистә анабыз Гайшәнең, Аллаһ аңардан разый булсын, өстенлеге күрсәтелә. «Син мин күрмәгәнне күрәсең!» дигән гыйбарә кеше күзенә күренми торган яшерен дөньяның булуына ишарә кыла. Фәрештәләр – шушы дөньяның бер өлеше, һәм алар кешеләрдә булмаган белемгә һәм сәләткә ия. Бу безнең белән бергә без сизеп-тоя алмый торган чынбарлыкның да булуы турында исебезгә төшерә. Пәйгамбәр кешедә исә фәрештә, җеннәр дөньясы белән элемтәгә керү сәләте булган.
https://t.me/tathadisler
عن أنس بن مالك، قال: قال رسول الله - صلي الله عليه وسلم -: "رجب شهر الله وشعبان شهري ورمضان شهر أمتى Раҗәп - Аллаһның ае, Шагбан - минем аем, ә Рамазан - өммәтемнең ае. #хәдис_түгел #рамазан #шагбан Мөхәммәд Габделхәй әл-Ләкнәви, "әл-Әсәру-л-мәрфугаһ"…
Сиңа кадерле булган нәрсәгә карата көнчелек күрсәтү ярыймы?
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ: " بَيْنَا أَنَا نَائِمٌ رَأَيْتُنِي فِي الجَنَّةِ، فَإِذَا امْرَأَةٌ تَتَوَضَّأُ إِلَى جَانِبِ قَصْرٍ فَقُلْتُ: لِمَنْ هَذَا القَصْرُ؟ فَقَالُوا: لِعُمَرَ بْنِ الخَطَّابِ فَذَكَرْتُ غَيْرَتَهُ فَوَلَّيْتُ مُدْبِرًا، فَبَكَى عُمَرُ وَقَالَ: أَعَلَيْكَ أَغَارُ يَا رَسُولَ اللَّهِ "
Әбү Һурайрадан риваять ителә: бервакыт Аллаһның Рәсүле ﷺ белән бергә утырганда, ул болай дип әйтте:
«Төшемдә мин җәннәттә икәнемне күрдем. Анда бер кыз затлы сарай янында кулларын юа иде, һәм мин сорадым: "Бу сарай кемнеке?" Миңа: "Гомәр бин Хаттабныкы", – дип җавап бирделәр. Аның көнчелеген, гайрәтле булуын искә төшереп, мин борылып киттем». Гомәр бу сүзләрдән елап җибәрде һәм: "Әй, Аллаһның Рәсүле, сиңа карата мин ничек көнләшә алыйм?!" – диде.
Сахих Бохари, 3242
Хәдистән алынган сабаклар:
- Хәдистә көнчелек сүзе хөсетлек (урысча: зависть) мәгънәсендә түгел, ә "гайрә" (урысчасы: ревность) мәгънәсендә кулланыла. Иске сүзлекләрдә "гайрәтле" дип тә языла.
- Пәйгамбәрләрнең ﷺ төшләре хак, шуңа күрә җәннәт – чынбарлыкта бар, һәм Гомәр (Аллаһ аңардан разый булсын) өчен анда урын әзерләнгән.
- Пәйгамбәр ﷺ Гомәрнең көнчелеген гаепләми, ә киресенчә, аның намусны һәм абруйны саклаучы саклагыч механизм булуын күрсәтә. Ислам көнчеллеге – бу нигезсез шикләнү түгел, ә изге, кадерле булган нәрсәләрне яклауга омтылу.
- Гомәр (Аллаһ аңардан разый булсын) җәннәттәге сарае турында белгәч, горурланмады. Киресенчә, елап, түбәнчелек күрсәтеп: "Әй, Аллаһның Рәсүле, сиңа карата мин ничек көнләшә алыйм?" – дип сорады. Гомәрнең (Аллаһ аңардан разый булсын) ихлас реакциясе ышаныч һәм үзара хөрмәт атмосферасын күрсәтә.
- Хәдис Пәйгамбәрнең ﷺ үз сәхабәләрен никадәр яратуын һәм аларның иминлеге турында никадәр тирән кайгыртуын күрсәтә.
#Сөекле_Пәйгамбәребез #әхлак
https://t.me/tathadisler
Кайгы-хәсрәт килгәндә кайсы вакытта сабырлык күрсәтергә башларга кирәк?
عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ رضي الله عنه قَالَ: «مَرَّ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم بِامْرَأَةٍ تَبْكِي عِنْدَ قَبْرٍ، فَقَالَ: اتَّقِي اللهَ وَاصْبِرِي. قَالَتْ: إِلَيْكَ عَنِّي، فَإِنَّكَ لَمْ تُصَبْ بِمُصِيبَتِي. وَلَمْ تَعْرِفْهُ، فَقِيلَ لَهَا: إِنَّهُ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم، فَأَتَتْ بَابَ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم، فَلَمْ تَجِدْ عِنْدَهُ بَوَّابِينَ، فَقَالَتْ: لَمْ أَعْرِفْكَ. فَقَالَ: إِنَّمَا الصَّبْرُ عِنْدَ الصَّدْمَةِ الْأُولَى».
Бер көнне Пәйгамбәр ﷺ кабер янында елап торган бер хатын-кыз яныннан үткәндә, (туктап) аңа болай диде: «Аллаһтан куркыгыз һәм сабыр булырга тырышыгыз». Елап торган хатын-кыз аны танымаган, шуңа күрә аңа болай дип кычкырган: «Мине ялгыз калдыр, син минем хәлемне белмисең!». Аннары аңа: «Бу Пәйгамбәр ﷺ иде!» — дип әйттеләр. Шуннан соң ул Пәйгамбәр ﷺ нең йортына килде, әмма сакчыларны күрмәде. Ул аңа болай диде: «Мин сезне танымадым, (сез икәнлеген белгән булсам, болай әйтмәс идем, чөнки сезгә миңа караганда күбрәк авырлыклар килде)!». Пәйгамбәребез ﷺ аңа болай дип җавап бирде: «Чынлыкта, (иң мөһиме ул) сабырлыкны кайгы-хәсрәтнең башында күрсәтү».
Сахих Бохари, 1283.
#сынаулар #сабырлык
https://t.me/tathadisler
Теләсәң, сабыр ит, һәм сиңа җәннәт бирелер
عنْ عطاءِ بْن أَبي رَباحٍ قَالَ: «قَالَ لِي ابْنُ عَبَّاسٍ: أَلَا أُرِيكَ امْرَأَةً مِنْ أَهْلِ الْجَنَّةِ؟ قُلْتُ: بَلَى، قَالَ هَذِهِ الْمَرْأَةُ السَّوْدَاءُ أَتَتِ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم، فَقَالَتْ: إِنِّي أُصْرَعُ، وَإِنِّي أَتَكَشَّفُ، فَادْعُ اللهَ لِي، قَالَ: إِنْ شِئْتِ صَبَرْتِ وَلَكِ الْجَنَّةُ، وَإِنْ شِئْتِ دَعَوْتُ اللهَ أَنْ يُعَافِيَكِ. فَقَالَتْ: أَصْبِرُ، فَقَالَتْ: إِنِّي أَتَكَشَّفُ، فَادْعُ اللهَ أَنْ لَا أَتَكَشَّفَ، فَدَعَا لَهَا».
Гата бин Әбу Рабахтан риваять ителә, ул әйткән:
(Бервакыт) Ибн Аббас, Аллаһ аларның икесенә дә рәхмәт итсен, миңа болай диде: "Сиңа җәннәт әһленнән бер хатын-кызны күрсәтергәме?" Мин: "Әйе", - дидем. Ул: "Бу кара хатын (үз вакытында) Пәйгамбәргә ﷺ килеп, болай диде:
"Минем эпилепсия хасталыгы булган вакытларда, гаурәтем ачыла, (бу чирдән шифаландырсын дип) Аллаһка дога кыла алмассыз мы?".
(Пәйгамбәребез ﷺ аңа җавап итеп:)
"Теләсәң, сабыр ит, һәм сиңа җәннәтне вәгъдә итәм, теләсәң, Аллаһтан сине дәвалауны сорыйм", - диде.
Ул: "Мин сабыр итәрмен", - диде, аннары (өстәп): "Минем гаурәтем ачылып китә, Аллаһтан (эпилепсия вакытында) гаурәтем ачылмавын сорагыз әле", - диде, һәм ул Аллаһка аның өчен шундый дога кылды".
Сахих Бохари, 5652. Сахих Мөслим, 2576. Мүснәд Имам Әхмәд, 3240
#сабырлык
https://t.me/tathadisler
Бер беребезгә карата мәрхәмәтле булыйк, Аллаһ та безне гафу итәр
عنْ أبي زيْد أُسامَة بن زيد قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: إِنَّمَا يَرْحَمُ اللَّهُ منْ عِبَادِهِ الرُّحَمَاءَ
Аллаһы Тәгалә коллары арасыннан мәрхәмәтле булганнарына гына мәрхәмәтлек күрсәтә".
Сахих Бохари, 1284, 7377. Сахих Мөслим, 923
#мәрхәмәтлек
Җәннәткә Пәйгамбәрләрдән соң иң беренче булып кем керер?
عن جابر قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: "أوّل من يدخل الجنةَ الأنبياءُ، ثمّ الشهداء".
Аллаһ илчесе, аңа Аллаһның рәхмәтләре һәм сәләме булсын, әйтте:
Җәннәт бакчаларына беренче булып Пәйгамбәрләр, ә алардан соң Аллаһ юлында шәһит булып киткәннәр керер.
Тәрих Уәсит, 191 бит, Тәрих Әсбахан, 3/403, Зәһрүл-Фирдәүс, 20
Динебез Ислам һәм Казан Ханлыгы өчен көрәшкәннәрнең рухлары шат, яткан урыннары җәннәт бакчалары булсын, Раббыбыз аларның тырышлыкларын юкка чыгармасын иде. Әмин. Тарихыбызны онытмыйк, онытуга да юл куймыйк!
#сынаулар
- القناة الرسمية على التيليجرام استمتعو بالمشاهده ? ♥️ .
•┊اقتباسات ? •
•┊رمزيات ?
•┊فيديوهات ?
- @xxzbot // ? بوت تنزيل ستوريات انستا -
- @zzxzz // ? لـ التمويل -
Last updated 1 year, 9 months ago
- القناة الرسمية على التيليجرام استمتعو بالمشاهده ? ♥️ .
•┊فيديوهات ? •
•┊رمزيات ?
•┊اختصارات ?
- @zezbot // ?بوت زخرفه -
- @zzxzz // ? لـ التمويل -
Last updated 1 year, 9 months ago
- بوت تحميل من الأنستا ومن جميع مواقع التواصل الإجتماعي: ✅ .
- بوت التحميل من التيك توك: @EEEBOT
- بوت التحميل من الأنستا: @xxzbot
- بوت التحميل من اليوتيوب: @EMEBOT
- ? ? .
- للتمويل: @NNEEN
Last updated 1 year, 9 months ago