Алмаз фикерләре

Description
көндәлек язмаларым
We recommend to visit

❄️СИНИЙ ИНЕЙ УЖЕ ВЫШЕЛ!❄️

Last updated 2 months, 4 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Регистрация канала: https://clck.ru/3Fk3Gn

Last updated 2 months, 1 week ago

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

№ 5040038424

Last updated 2 months, 3 weeks ago

2 months ago
Бүген Нәсүр Йөрешбаев белән танышу бәхете …

Бүген Нәсүр Йөрешбаев белән танышу бәхете елмайды. Аның исеме татар тарихы белән кызыксынган кешеләргә яхшы таныш. Ул үзенең документаль фильмнары аша онытылган тарих битләрен яңарта, Европада татар эзләрен эзли, үткәннәргә яңа яктылык өсти.

Сөйләшүебездә тамырлар, зур вакыйгаларга бәйләнгән кешеләр язмышы, һәм әлбәттә фильмнар төшерү хакында фикер алыштык.

Мәсәлән, «Әтиемнең тавышы» фильмы Германиядә әсирлектә булган татарларның тавышлары яздырылган 43 пластинка турында. Немецләр Беренче Бөтендөнья сугышында әсирләрнең тавышын яздыра торган булган. Нәкъ бер язмасында – «Заман» җыры. Сылтама:
https://www.youtube.com/watch?v=etJlJAKebXI
(Бу тавышларны Н.Йөрешбаев Пруссия архивында эзләп таба).

Архивлар, борынгы документлар, онытылган хатлар, нәсел дәвамчыларының истәлекләре – барысы да тарихи кинотасмаларга әверелеп, тамашачыны ул чорларның геройлары белән бәйләп тора.
Бәлки, бу очрашу яңа идеяләр һәм проектлар тудыруга этәрер.

2 months, 1 week ago
**Министр молодежи РТ** [**объявил**](https://t.me/Rinat_Sadykov_Minmol/3332) **новый набор …

Министр молодежи РТ объявил новый набор в «Кадровый резерв» – проект, который уже 16 лет помогает молодёжи строить карьеру в органы власти и крупные компании.

Заявки принимают до 10 марта на rezervrt.ru. Будет два потока – для новичков и опытных.

🔗 YASHLK | Предложить новость

2 months, 1 week ago

шәп мөмкинлек 🪹

4 months, 1 week ago
Алмаз фикерләре
4 months, 1 week ago
бүгенге көнем телефон аша

бүгенге көнем телефон аша

дусларны каршы алу, театр сәнгатенә кабат гашыйк булу, казанга кыш килү. димәк озакламый яңа ел.

4 months, 2 weeks ago

Уфа татарлары – ул шәһәрнең йөрәге, аның тарихи хәтере һәм рухи байлыгы. Гомумән Уфа шәһәре аеруча миңа якын: студент елларым Акмулла университетында узды, һәм милли хәрәкәттәге юлым, нәкъ моннан башланды. Бу җирдә татарның мәдәнияте, гореф-гадәте һәм теле гасырлар дәвамында сакланып, яңа сулыш ала. Узган «Ufa.Tatar» форумы моңа дәлил булып тора.

Форумны оештыру югары дәрәҗәдә иде — әзерләнергә аз вакыт булса да, һәр нәрсә җентекләп уйланылган. Күңелле очрашулар, эчтәлекле сөйләшүләр, яңа танышулар һәм фикер алышулар барысы да илһамландырды.

Аеруча форумның заманча форматы асызыклап узасым килә. Уфа татарлары күптәннән мондый форматтагы чара булмавына «сусаганнар». Бәлки кешеләр аны үзләре соңрак аңлар, кем белә.

Соңгы арада еш кына эш сәфәрләренә чыгарга туры килә. Юлларда үзеңне, фикерләреңне дә башка яктан ачасың. Ниндидер җаваплылык тоеп үзеңне тәнкыйтьлисең, эшләреңнең мәгънәсен тирәнрәк аңлыйсың, аеруча Уфага кайтканда.

Уфа һәрвакыт берләштерә белә: төрле юнәлештәге килгән вәкилләрнең уртак теләк — татар теленә, мәдәниятенә, тарихына мәхәббәт һәм аны заманчалыкка туры китереп үстерү идеясе берләштерә. Киләсе форумда акцент төрле юнәлешләр буенча фикер алышу өчен берничә мәйданчыкта ясалыр һәм тагын да күбрәк җирле татарлары катнашыр дип ышанам.

Форум вакытында туган фикерләр һәм планнар тормышка ашырылыр дип уйлым. Без барыбыз да яңа проектлар белән илһамланып кайтабыз. Уфага — рухландырган өчен, ә катнашучыларга активлыклары һәм чын күңелдән фикер алышулары өчен зур рәхмәт!

4 months, 2 weeks ago
Алмаз фикерләре
4 months, 2 weeks ago
Алмаз фикерләре
4 months, 2 weeks ago
Алмаз фикерләре
We recommend to visit

❄️СИНИЙ ИНЕЙ УЖЕ ВЫШЕЛ!❄️

Last updated 2 months, 4 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Регистрация канала: https://clck.ru/3Fk3Gn

Last updated 2 months, 1 week ago

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

№ 5040038424

Last updated 2 months, 3 weeks ago