🔞КАТТАЛАР УЧУН❗️
🪓 Jonli Bolta Шиоримиз «Тезлик»
Янгиликларни бизнинг каналдан олдин бошқасида кўрдизми Унда биздан бемалол «Отписатся» қилишингиз мумкин.
👤Основатель канала; @NodirMillion
👤Админ канала
💰Реклама учун👇
@JonliBolta_Reklama
Last updated 6 Tage her
- пранк учун расм видеолар
- сториес учун расм видеолар
по поводу рекламы - @reklama_sahifa
https://t.me/boost/prank_rasmlarr
Last updated 1 Woche, 2 Tage her
?Фото Яшел үзән районы Шырдан авылында төшерелгән.
Студентларның фольклор экспедициясен тәмамланган көнне бәйрәм итүләре.
❓Кайсыларыгыз үзләрен таныды?
?Фото 2004 - 2014 елларда студентларның фольклор практикаларын җитәкләгән доцент Алсу Дамир кызы Батталованың шәхси архивыннан алынды.
?Халык шигьрияте рубрикасының бүгенге кунагы тумышы белән Актаныш районы Адай авылыннан булган Ифира Хәлимова. Язмыш җилләре Ифираны ерак Шам иленә - Сириягә үк илтә, инде 30 елдан артык ул гаиләсе белән шунда яши. Туган якларны сагынуларын ул хәтирәләр белән баса, аларны шигъри юлларга салып юана. Шундый бер шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Эссе...
Кояш
Төсе уңган күкнең
Уртасына
Эреп ябышкандыр төсле.
Көчсез
Сахра җиле,
Яфракларны шыбырдатып,
Хәлсез генә исте,
Аннан тынды.
Кайнар комнан
Кайнар сулыш күтәрелде.
Күләгәләр,
Качты бина төпләренә.
Әйтерсең лә,
Дөнья
Зур мич башы.
Кая бассаң,
Кайнар.
Табан пешә.
Искә төшә,
Туган якның
Үләннәре.
Яланаяк
Рәхәтләнеп йөргәннәрем.
Һәркемне дә шаулап каршы алган,
Киң күңелле күләгәле
Өянкеләр.
Кемдер көләр.
Кемнең яше тамар,
Аңлар,
Гомер буе
Ике дөнья яшәгән бар.
..Эссе.
Кояш кубып,
Көнбатышка кичте.
Бездә инде
Кичтер.
Җиләс җилләр исеп,
Болыннардан
Алып килер
Мәтрүшкәләр исен.
Үз-үземнән гафу сорыйм,
Кичер!
Шул исләрдән,
Шул төсләрдән,
Шул моңнардан
Мәхрүм иткән өчен!
Язмыш көчле!
Ялгыштыр шул,
Кайчак хисләр
Акылдан да өстен!
Эссе... Шул эсседә
Барыбер җаным өши.
Шушы җирдә
Тәнем кайнар комга әйләнгәнче,
Сагынырмын төсле.
Бүген дә телләребезне халкыбыз булдырган ысуллар белән чарлап алабызмы?
Иртә торып тышка чыксам,
Сыер чабата кигән;
Очып бара, очып кайта
Безнең кәҗә көтүдән.
*❓*Мондый көлдергеч такмакларны тагын кайсыларыгыз белә?
Сүзне төрлечә әйтеп була. Бер үк сүзгә теләсәң \- шатлык, теләсәң \- кайгы, кирәк чакта ихтирам яисә нәфрәт сыйдырып була. Сүз \- шул ук, ә аның тәэсире тулысынча үзгә. Искиткеч нәрсә ул \- сүз.
М. Юныс
Бүген татар язучысы, галим-тарихчы Газиз Салих улы Гобәйдуллин туган көн!
(27.06.1887.-16.09.1938)
?????????? буларак Газиз Гобәйдуллин “Татар тарихы”, “Россия тарихы”, “Татарстанда сыйныфлар тарихы”, “Татар әдәбияты тарихы” кебек хезмәтләр яза.
?????????? буларак Г. Гобәйдуллин күләм ягыннан кыска булган, һәммәсе дә диярлек юмористик яки сатирик рухта язылган хикәяләр калдыра.
✔️Г. Газизнең беренче әдәби әсәре – “Марс, уян!” исемле хикәясе 1907 елда "Казан мөхбире" газетасында басыла. Шуннан соң газета-журналларда аның исеме бик еш күренә башлый. Бигрәк тә 1913-1917 еллар арасында күп яза. Бу чорда Аң журналы битләрендә әдипнең өч дистәгә якын кыска хикәясе, көндәлек темаларга багышланган күп кенә мәкалә һәм фельетоннары, яңа китапларга, спектакльләргә рецензияләре дөнья күрә.
Аннары Газиз Гобәйдуллин кулга алына, 1938 елның 16 сентябрендә атып үтерелә.
Кайсыларыгыз беренче балдан авыз итте инде??
Җәй башы әллә ни балга уңышлы булмаса да, суыртучылар бар икән.
Насыйп ризыклар булсын дибез.
?Татар бүлеге / татфак студенты булган шәхесләрдән "Татфак миңа ни бирде?" соравына җавапны алуны дәвам итәбез.
?Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Расил кызы Гайнуллина җавабын тыңлыйбыз.
🔞КАТТАЛАР УЧУН❗️
🪓 Jonli Bolta Шиоримиз «Тезлик»
Янгиликларни бизнинг каналдан олдин бошқасида кўрдизми Унда биздан бемалол «Отписатся» қилишингиз мумкин.
👤Основатель канала; @NodirMillion
👤Админ канала
💰Реклама учун👇
@JonliBolta_Reklama
Last updated 6 Tage her
- пранк учун расм видеолар
- сториес учун расм видеолар
по поводу рекламы - @reklama_sahifa
https://t.me/boost/prank_rasmlarr
Last updated 1 Woche, 2 Tage her