Первый онлайн-переводчик междустрочного текста из ведущих и ведомых СМИ. ѣѣ
Похвалить, поругаться, предложить новость, разместить рекламу
???
@Otsuka_mail
Last updated 2 months, 2 weeks ago
Last updated 1 year, 3 months ago
Дуслар, без сезнең белән күрешүне сагынып көттек. Җыен үз эшен дәвам итә һәм барыгызны да киләсе очрашуга чакырып кала ❤️
✅ Теркәлү - сораштыруда тавыш бирү.
? Әсәр - "Ак калфак" М. Фәйзи
Килми калмагыз һәм дусларыгызны үзегез белән алыгыз!
Аның әсәрләре бер сулышта укыла: алар тирән лиризм, эмоциональ тәэсир итү көченә ия булулары белән аерылып торалар. Ул - кешенең күңел нечкәлекләрен яхшы белүче һәм аларны укучыга оста итеп җиткерүче. Әмирхан Еники (әдип турында кызыклы фактлар белән каналыбыздагы мәкаләне укыгыз). Нәкъ аның әсәрләре - сораштыру җаваплары арасында иң еш очраучылар. Әйдәгез иң популяр әсәрләргә күз салыйк. Сезгә кызыксындырган әсәрне табуы җиңелрәк булсын өчен, сылтамалар калдырабыз.
? «Матурлык»
Ә. Еникинең кайсы гына хикәясен алсак та, кеше күңеле, анда кайнаган хис-тойгылар сурəтлəнə. «Матурлык» хикəясендə зиннəтле пулатлар да, чибəр туташлар да тасвирланмый. Киресенчə, соң чиккə җиткəн ярлылык, шəкерт əнисенең ямьсез йөзе сурəтлəнə. Матурлык исə икенче нəрсəдə - ана белəн баланың бер-берсен өзелеп яратуларында, кадерлəү, юатуларында, ягъни гади кешенең күңелендə булып чыга.
? «Рәшә»
Бу әсәр буенча безнең каналда аерым кызыклы анализ бар («Рәшә» әсәрендә символизм)
? «Әйтелмәгән васыять»
Автор бу әсәрендә Акъәби гәүдәләнешендә милләт анасы образы аша милли кыйммәтләрне кайгырта, әсәрдә ачыкланган проблемалар хәзерге көндә дә актуальлеген югалтмый.
? «Гөләндәм туташ хатирәсе»
Татар халкының бөек улы Салих Сәйдәшевның беренче мәхәббәте турында язылган, күпләрнең өстәл китабына әйләнгән Әмирхан Еникинең “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәрендә дә моң ярылып ята. Бу классик язучы тарафыннан бөек композитор турында язылган бердәнбер һәм кабатланмас матур әсәрләрнең берсе.
? «Бер сүз»
«Әмирхан аганың «Бер сүз» дигән кыска гына хикәясен ипләп кенә, ләззәтләнеп йотып барганда, кинәт шул бер сүзне укыйсың да тетрәнеп куясың. Ходаем, мин дә, шундыйрак сүз әйтеп, берәрсенең җанын рәнҗетмәдем микән, дип уйланасың». (Т.Миңнуллин)
?«Туган туфрак»
?«Кем җырлады?»
?«Курай»
Telegram
Китап җыеннары
Әмирхан Еникинең иҗатына инде бер генә җыен багышланмаган. Әйдәгез, әдипне шәхес буларак билгеләгән кызыклы фактларны барлыйк. ***1⃣*** Әдипнең шактый киңкырлы шәхес булуын аның эш урыннары буенча гына да күзәтергә була. Китап кибетендә курьер, Донбасста – ликбез…
?Яратып укылган әсәрләр. 2нче өлеш.
Бу әсәрләр, сораштыруда бер генә тапкыр очраганга күрә, топ-15кә кермәсәләр дә, безнең игътибарга лаек. ⬇️⬇️⬇️
Өченче өлештә без сораштыруда иң еш очраган әдипне ачыкларбыз.
? Сезнеңчә, бу әдип кем?
(Ул әлеге исмелектән төшереп калдырылган)
Ураза гаете мөбарәк булсын!
Китап җыеннары, гадәттәгечә, Рамазан аеның соңгы ифтарын бергә каршы алды. Чакырылган кунагыбыз, шагыйрь Рифат Сәлах белән кызыклы әңгәмә узды, шигырьләр укылды.
Киләсе елда яңа китаплар укып, бергә фикерләр алышырга, киләсе Рамазан аен сәламәт тәндә, ныклы иманда бергә каршыларга насыйп булсын.
? Китап җыеннарыннан җылы мизгелләр
Бүген Гаяз Исхакыйның "Остазбикә" әсәрен анализладык.
Повесть 1910 елда иҗат ителә һәм 1914–1915 елларда басылып чыга. Исхакыйчы галимнәр аны әдип иҗатының өченче – милләтчелек (1910–1918) дәверенә кертеп карыйлар. Аның эчтәлеге кыскача түбәндәгедән гыйбарәт: Вахид мулла белән унике ел бер җан, бер тән булып яшәгән Сәгыйдә, бала булмау сәбәпле, үз теләге белән үзенә көндәш, иренә икенче яшь хатын алдыра.
Җыен барышында без, геройларны һәм аларның гамәлләрен бәяләүдән читләшеп, әсәрдәге вакыйгаларны, образларны төрле яктан ачыкларга тырыштык.
?Киләсе очрашуларга килгәндә, тиздән Рамадан ае җитү сәбәпле, гадәти җыеннар уздыруда пауза булачак. Соңыннан янәдән җыеннарны дәвам итербез ин шәә Аллаһ ?
Гаяз Исхакый "Ул әле өйләнмәгән иде"
Шәмси - кайчандыр мулла булырга әзерләнгән татар егете. Хыялларында - татар кызына өйләнү, гаилә кору.
Анна - Шәмси өчен "идеаль" хатын-кызга хас булырга тиеш бөтен сыйфатларны туплаган ханым.
Аларның арасында бер генә киртә - төрле милләттән булулары.
Бу "иттифакый очрашкан ике яшь кешенең җәйләрен бергә үткәрешүләре, яшьлек рәхәтен бергә бүлешүләре генә" нинди нәтиҗәгә китерер?
Шәмси "Анна кебек"не табырмы? Юкса, татар кызларында үзе эзләгәгән "идеал"га тап булмасмы?
Г. Исхакыйның 1916 елда язылган, ләкин хәзер дә актуаллеген югалтмаган бу әсәр, һичшиксез, игътибарга лаеклы.
?Шәмси белән Анна җыелма образлар булып киләләр һәм аларның мисалында милләт фаҗигасе ачыклана. Узган җыен барышында без бу фаҗигагә китерүче сәбәпләрне карадык, образларны һәм аларның эчке конфликтларын анализлау аша проблеманың нигезенә төшенергә тырыштык. Һәм, әлбәттә, хисләр вә мәхәббәт хакында бәхәсләштек.
Барыгызны да безнең киләсе кызу бәхәсләргә кушылырга чакырып калабыз ?
Хәерле иртәләр, кадерле язылучылар!☀️
Китап җыеннары каналын үстерү, камилләштерү, тагын да файдалырак итү максатыннан, канал контенты турында сезнең фикерегезне белү безгә бик ярдәм итер иде.
Сезне күбрәк нәрсә кызыксындыра, нинди контентны күбрәк күзәтергә теләр идегез?
? Укылган китапларга җыенда яңгыраган фикерләр нигезендә кыскача анализлар
? Әдипләр хакында мәгълүмат, кызыклы фактлар
? Әсәрдә очраган катлаулы яки кызыклы, кулланышка кертер өчен кирәкле сүзләрнең тәрҗемәләре
? Җыеннан мизгелләр
Шулай ук фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне комментарийларда яисә шәхсән яза аласыз.
Первый онлайн-переводчик междустрочного текста из ведущих и ведомых СМИ. ѣѣ
Похвалить, поругаться, предложить новость, разместить рекламу
???
@Otsuka_mail
Last updated 2 months, 2 weeks ago
Last updated 1 year, 3 months ago