Пресеты Лайтрум, Обработка фото
👉🏼 @dandemon
Сотрудничество/реклама - https://t.me/+t4j0Hw05gmQxMTEy
Last updated 2 weeks, 2 days ago
3000 голды тут - https://linkwin.ru/stream/katk6338
Last updated 1 year, 1 month ago
🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤❗️ Выкладываю полезную подборку для изучающих татарский язык и для интересующихся татарским языком.
🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤❗️
Татар телен өйрәнүчеләр өчен һәм татар теле белән кызыксынган кешеләр өчен файдалы сылтамалар:
😉 Изучение татарского языка через английский язык.
[Рус телен белмәгән кешеләр өчен татар телен инглиз теле аша өйрәнү] - сайт - http://learntatar.com;
телеграм канал - https://t.me/learn_tt
🥵 Изучение английского языка через татарский.
[Инглиз телен татар теле аша өйрәнү дәресләре] - https://www.youtube.com/@faridaibrahim1554
😳 Онлайн школа татарского языка, литературы, истории.
[Татар телендә онлайн белем алу мәктәбе (татар теле, татар әдәбияты, татар тарихы һәм башка фәннәр)] - https://alima.academy
❤️ О татарском языке, культуре традициях на английском языке.
[Рус телен белмәгән кешеләр өчен инглиз телендә татар теле, татар мәдәнияте һәм татар гореф-гадәтләре турында ютуб канал] - https://www.youtube.com/@AysyluTatarTalks
😄 Ютуб канал Булата Шәйми.
[Булат Шәйминең ютуб каналы (татар теле һәм башка төрки телләр турында видеолар, татар телендә влоглар һәм җырлар)] -
https://www.youtube.com/@BulatShaymi
🥶 Радио "Китап" (аудиокниги на татарском языке).
[Китап радиосы (татарча аудиокитаплар)] - сайт kitap.fm; телеграм канал - https://t.me/kitap_fm
😇 Радио "Саф" (первое татарское интернет радио для детей.
[Саф радиосы (татарча беренче балалар интернет-радиосы)] -
сайт - https://saf-radio.ru;
телеграм канал - https://t.me/safradio
❤️ Татарские передачи из Турции
😶🌫️ Материалы о татарской литературе в виде презентации от школы "Alima Academy".
["Alima Academy" мәктәбеннән татар әдәбиятына багышланган материаллар презентация рәвешендә] - https://alima.academy/linguistic-challenge-tat/
🥲 Пособие по татарскому языку от Николаса Поппе (книга 1963-го года)
[Инглиз телендә татар теле кулланмасы Tatar Manual by Nicholas Poppe (1963нче елда нәшер ителгән китап)] -
https://archive.org/details/tatarmanualdescr0000popp/page/n8/mode/1up
🫡 Книга о татарской грамматике на английском языке - Tatar Grammar by Gustav Burbiel.
[Инглиз телендә татар грамматикасына багышланган китап - Tatar Grammar by Gustav Burbiel] - https://ibtrussia.org/sites/default/files/files/TTR_Gram_R_web.pdf
😂 Книга-самоучитель татарского языка на русском языке - автор Сабиров Р.А.
[Рус телендә үзөйрәткеч китап - автор Сабиров Р.А.] - https://drive.google.com/file/d/1XRGcMUe-NmlbSduOlH7AjPB2kp5VlLLd/view
🫡 Татарское книжное издательство (электронные книги, аудиокниги, книжный интернет-магазин).
[Татарстан китап нәшрияты (электрон китаплар, аудиокитаплар һәм китаплар интернет кибете)] - https://tatkniga.ru/
🙈 Финско-татарский, татарско-финский онлайн словарь.
[Фин-татар, татар-фин онлайн сүзлек] - https://yabalak.fi
👌 Турецко-татарский, татарско-турецкий онлайн словарь.
[Төрек-татар, татар-төрек онлайн сүзлек] - https://pauctle.com/tttr/
😢 Список познавательных татароязычных телеграмм каналов.
[Танып белүгә ярдәм итү, белемне арттыру татартелле телеграм каналлары]:
Татар ядкаръляре - https://t.me/tatar_yadkarlare
УМАРТА Татарский язык (курсы) - https://t.me/umarta_tatar
Татар теле - https://t.me/tatartili
Татарский словарь | СҮЗЛЕК - https://t.me/tatarskiyslovar
Başqala - https://t.me/basqala_project
Татар теле тамырлары - https://t.me/tamyrlary
ТатАРба - https://t.me/tatarba
ЛандышLife - https://t.me/LandyshLife8
Сүзлекче язмалары - https://t.me/rinatsafarov
Tatar Grammar - https://t.me/tatargrammar
😳 Бонус:
Татарский интенсив by Arizona State University - https://melikian.asu.edu/cli/tatar
Сайт книжного издательства "Айбагар".
["Айбагар" китап нәшриятенең
сайты] - https://aybagar.eu
Шул ук журналдан Себердә яшәгән бер төрек әсиренең истәлекләре:
RUS ESÂRETİ HÂTIRALARI
Bu arada kendi hem-ırk ve dînimizin bizlere karşı gösterdikleri âsâr-ı hubb u merbûtiyeti ve bezl eyledikleri mürüvvet ü muʻâveneti sükûtla geçişdirmek ve onlara karşı vicdânen edâya borçlu olduğumuz şükr ü mahmideti edâ etmemek nimet nâ-şinâslık olur.
Rusya'da nâ-hak bir mahkûmiyete dûçâr olarak kemâl-i sebât ü metânet ile mücâdele-i hayâta göğüs geren Türk oğulları bir cemâʻat hâlinde arz-ı vücûd edebilirler. Her ferd-i cemâʻat bizler için ırkına hâs bir meclûbiyet, bulunduğumuz hâl-i musîbetden mütehassıl rûhî ve samîmî teessürât gös terir. Fakat bu meclûbiyetini, teessürâtını, meydân-ı aleniyetde ızhâra, geçirdiği edvâr-ı mahkûmiyet, düşdüğü dereke-i mihnet ile hâsıl olan iʻtiyâd mâniʻdir. Kendisine yaklaşan bir Türk esîri, onun rû hundan kopan sadâsı ile imkân-ı zuhûrunda nafakasını taksîm ile iʻzâz u ikrâm görür. Ferden vâkiʻ olan mürüvvet ve sehâ, cemâʻatlerce daha büyük mikyâsda vâkiʻ olur. Eyyâm-ı mukaddese ve mübâ rekede cemʻ edilen iʻânât, muhtâcîn-i üserâya bezl edildiği gibi şehirlere izin alarak uğrayan üserâ, bilâ-tefrîk en büyük konaklarda kendisine bir cây-ı kabûl bulur. Bu gibi eyyâmda iştidâd eden âile, vatan hasretini unutdurmak için suver-i muhtelife ile taltîf olunur.
Dîndâşlarımızın ihâtalı ve şümûllü iʻânâtı Çar hükûmetinin iskâtını müteʻâkib devrede görül meğe başlamışdır. Eçki (Eçki, içeri, dâhilî demekdir.) Rusya Türk ve Tatar hükûmeti, meydâna çı karak Türk ırkı muhtâriyet-i milliyelerini ihrâz edince hâiz-i salâhiyet zevâtın delâlet ve irşâdlarıyla mahâll-i muhtelifeden cemʻ edilen iʻânât ordugâhlara gönderilerek üserâ meyânında ve mazbûtiyet dâiresinde tevzîʻ olunuyor idi. Bu gibi iʻânâta sâde Rusya dâhilindeki erbâb-ı gınâ değil, hâricde ve cebhe hudûdlarında bulunan Türkistan-ı Çinî'deki dîndâşlar dahi iştirâk etmekde idi. Bu yoldaki hiz metini hasbeten lillah bir vazîfe-i dîniye telâkkî ile nâmını tanıtdırmayanlar da bulunuyor idi.
Hayât-ı âleme başka bir cereyân veren Bolşevik tarz-ı idâresi, bu yoldaki tezâhürâta nihâyet vermiş, herkes gibi gücü yeten her esîr dahi yaşamak mecbûriyetinde kalmış olup hasta ve maʻlûller için de acıklı ve mûcib-i hüsrân bir safha-i diğer açılmışdır.
-Son
Mîrlivâ
A. Süleyman
https://telegra.ph/Monnan-11-el-ehlek-yazylgan-m%D3%99kal%D3%99m-09-23
Telegraph
Моннан 11 ел элек язылган мәкаләм.
АЗАТЛЫК АВАЗЫ ГАРИФ СОЛТАН Әгәр исән булса, бу көннәрдә Гариф абый балалары, дуслары, милләттәшләре белән, үзенең 90 еллыгын билгеләп үтәр иде, без дә, форсаттан файдаланып, аңа иң җылы сүзләребезне әйтер идек... Әмма милләт каһарманы Гариф Солтан, 70…
Ул татар халкының бәйсез буласына, үз дәүләтен торгызасына ышанып яшәде, гомер буе шуның өчен көрәште, милләткә дә шуны васыять итеп калдырды…
Ул 70 ел буе туган җирләреннән читтә яшәргә мәҗбүр булды, әмма милләт өчен туган җирдә яшәгәннәрдән дә күбрәк эшләде.
Әле аның мирасы өйрәнелмәгән, халыкка кайтарылмаган, бу эшне без – аның варислары башкарырбыз, иншаллаһ!
Ул 70 ел буе милләт турында сөйләде, милләт өчен янды, милләт өчен кыйналды, әмма милләтеннән җылы сүз ишетмичә китте...
Бу урында Гариф Солтаның авылдашы, күршесе, фикердәше Дәрдмәнднең шигырь юлларын язып үтәсе килә:
Гәрчә мин дә бар саналдым,
Ил катар сан алмадым;
Илдә йөрдем, хазлар алдым,
Уйласам – сан алмадым.
Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад, -
Бер янып ат алдылар.
Мин, гариб, мең кат янып та,
Яндыга саналмадым...
Әйттеләр, кем, бер бәхетсез,
Илгә гашыйксың, фәкыйрь.
Бер кызардым, бер бузардым...
Ни таныйм – таналмадым.
Ни таныйм?.. Таналмадым!
Биэре милләт, маэи зәмзәм
Күзләдем еллар буе.
Җитте дәфнем вакыты,
Кәфнем бүзләрен маналмадым!...
Вәйля!..
Дәри-и-гъ!
Бүзләрем мана алмадым!...
Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
сөйләрлек. Эш шуңа барып җитә ки, Гариф Солтанның СССРда төрки-мөселман халыкларының чын хәлен ачып салган бу чыгышларыннан соң, Хрущев хакимияте бу илләргә карата протест ноталары белән чыгарга мәҗбүр була.
Гариф Солтан 1965 елның 12 маенда, тарихта беренче татар кешесе буларак, Америка Кушма Штатлар Конгрессында чыгыш ясый, ул СССРда ислам диненә каршы алып барылган гамәлләрне һәм урыс булмаган халыкларның хокуклары бозылу фактларын тәнкыйтьли, аны анда “Америка ислам ассоциациясе Президенты”, дип тәкъдим итәләр. “Совет законнары мөфтиләрне, имам һәм муллаларны совет дәүләтенең исламга каршы алып барган сәясәтен тәнкыйтьләгән белдерүләр ясаудан яки сөйләүдән тыя, - дип чыгыш ясый Гариф Солтан. – Аларның бурычларына бары тик дини йолалар үткәрү һәм хөкүмәт алып барган сәясәтне берсүзсез яклау гына керә. СССРда исламны халыкара эшләрдә сәяси корал итеп файдаланалар, аның дәлилләре күп... Совет хөкүмәте илдәге мөселман халкын калган мөселман дөньясыннан рухи һәм мәдәни яктан аерып алырга һәм яшьләрне исламнан читләштерергә тели. Шуның өчен ул гарәп хәрефләрен башта – латинга, аннан кириллга алыштырды. Моңа кадәр мөселманнар мең ел буе исламның изге китабы Коръән язылган гарәп әлифбасын кулланалар иде. Бу мәдәни геноцидның коточкыч мисалы булып тора.”
Татар эмиграциясенең, Гариф Солтан кебек милли лидерларның системалы эшләве нәтиҗәсендә, Америка Конгрессында “Әсир төшкән милләтләр атналыгы” дип аталган канун кабул ителә һәм анда Идел-Урал халыкларының да хокуклары якланачагы әйтелә. Шушы чыгышлары һәм дөнья буйлап татар-башкорт халкының хокукларын яклап йөргәне өчен, профессор Гариф Солтан Советлар Союзында тыелган кешегә әйләнә, милләтен яклаган өчен, бу илнең “төп дошманы” , булып санала, аңа илгә кайту юллары ябыла... Ул арада органнар аны Муса Җәлил белән бәйләп тә каралтып куялар, бер татарны икенчесе белән чәкәштерәләр, милләттә Гариф Солтанга карата тискәре фикер уяту өчен барысын да эшлиләр. Югыйсә, аны Муса Җәлил белән Германиядә, “Идел-Урал” легионында бергә эшләү, татар кешесе буларак, берничә очрашу гына бәйли. Шушы юк нәрсәләрне сәбәп итеп, Гариф Солтан ярты гасыр буе матбугат битләрендә махсус таланды, исеме каралтылды, соңгы елларда бу һөҗүмнәр тагы да көчәеп китте. Татар халкына ярты гасырдан артык җанын-тәнен биреп хезмәт иткән милләт улы – Гариф Солтан бүгенгесе көндә хәтта Татар энциклопедиясенә дә аерым шәхес буларак кертелмәгән, аның хезмәтләре Татарстанда басылып чыкмаган һәм лаеклы бәясен алмаган.
Аның каравы Гариф Солтанның фәнни, сәяси хезмәтләре Германия, Төркия, Америкада аерым җыентыкларда дөнья күрә, “Азатлык” радиосы архивында ул әзерләгән дистә меңләп татарча-башкортча тапшырулар саклана. Бу тапшырулар белән Гариф Солтан татар халкының милли үзаңын уяту өчен ярты гасыр буе титаник хезмәт башкарды, милләтне үз азатлыгы өчен көрәшкә әзерләде. Әгәр узган гасырның 80нче еллар азагында татар халкы үзенең бәйсезлеге өчен шулай күтәрелә алган икән, монда, һичшиксез, азатлык авазы Гариф Солтанның да өлеше әйтеп бетергесез зур. Ул үзеннән соң дистәләгән шәкерт калдырды, милләтнең танылган шәхесләре Гали Акыш, Шиһап Нигъмәти, Әнвәр Галим, Гаяз Хәкимоглы, Хәйретдин Көләчйөз, Фәрит Иделле-Аги, Надир Дәүләт, Фәридә Хәмид, Рукыя Вафалы, Хәлимә Шахмай, Сабирҗан Бәдретдин, Ильяс Абдулла һәм күп татар хәбәрчеләре заманында аның кул астында эшлиләр.
Гариф Солтан Германиядә яхшы гаилә кора, фин-татар кызы Мәдинә ханым белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, хәзер уллары Фәрит- Америкада, кызлары Кәримә Германиядә фән-бизнес өлкәсендә билгеле кешеләр. Гариф Солтан 2011 елның 18 ноябре көнне Германиянең Мюнхен шәһәрендә, хатыны Мәдинә апа янәшәсендә җиргә тапшырылды...
Гариф Солтан үзеннән соң әле өйрәнелмәгән тау кадәр архивын калдырды. Гариф Солтанны, чын мәгънәсендә, татарның беренче халыкара дәрәҗәдәге хокук яклаучысы, дип әйтергә була. Татар, башкорт, алман, инглиз, рус телләрендә камил сөйләшкән, профессор дәрәҗәсенә ирешкән хокук фәннәре докторы Гариф Солтан, эмиграция шартларында да милләте өчен иң югары дәрәҗәдә көрәшә алган зыялы кеше иде...
Пресеты Лайтрум, Обработка фото
👉🏼 @dandemon
Сотрудничество/реклама - https://t.me/+t4j0Hw05gmQxMTEy
Last updated 2 weeks, 2 days ago
3000 голды тут - https://linkwin.ru/stream/katk6338
Last updated 1 year, 1 month ago