Серле сандык

Description
https://t.me/soylisem төркемендә утыручылардан тормышта кулланылган, сынап каралган киңәшләр!

Админ @Stuchka24
Advertising
We recommend to visit

ККК ( Карманный калькулятор каллорий)



Менеджер канала : @nikadormanager

Last updated 4 days, 4 hours ago

реклама: @price_k

Last updated 1 month, 3 weeks ago

Реклама бериш учун 👇🏻

@Massaj_Reklama_Admini

Last updated 3 weeks ago

1 month ago
**КИТӘР ИДЕМ ХУШ ДИМИЧӘ**

КИТӘР ИДЕМ ХУШ ДИМИЧӘ

Кешеләрдән качып ераккарак,
Зелпе куаклары төбендә,
Аяк бөкләп, бөҗәкләргә карап,
Утырасы килә тын гына.

Анда бәлки тынлык хөкем сөрә,
Анда бәлки гадел дөньядыр…
Калгысаң да таңда, йөгерә-йөгерә,
Аккош чаңраганы уятыр.

Туплар гөрелтесе ишетелмәс,
Кан исеннән беркем исермәс.
Су буенда бары учак дөрләр,
Тонык кына уйчан су гөрләр.

Төтен булып ялган кермәс күзгә,
Яңагымны назлар тагын яз.
Китәр идем хуш димичә сезгә…
Андый дөнья ләкин табылмас.

Ркаил Зәйдулла

17.04.2023

1 month ago
**Өйдәгечә “коровка”**

Өйдәгечә “коровка”

(авыл сөте кирәк)

3 литр сөтне 3 кг шикәр комы белән талгын утта туглый-туглый кайнатыгыз.

3 өлеш шикәр комына 1 өлеш сөт салып (мин үзем 0,5 банка белән эшлим), кайнатып чыгарып, сүрән утта 2,5-3 сәгать кайнатам. Чуен казанда эшлим. Плитәдән алыр алдыннан бер кашык сыер мае, ике кашык сөт салып җибәрәм. Плитәдән алгач, бутап торып әзрәк суытам, аннан майланган табаларга яисә силикон формаларга салам.

3 кг шикәр комы, 3 стакан сөт салып кайнатасың, 50 гр сыер мае саласың. Берәр сәгать кайнатырга кирәк.

Киңәшләр Сөйлисем килә төркемендә утыручы дуслардан. ❤️ куярга онытмагыз☺️****

Серле сандык

1 month ago
**Пицца**

Пицца

Беренче рецепт (духовка өчен)
0,5 л сөт яки су
20 г чи чүпрә
1 йомырка;
3 аш кашыгы сметана
1 аш кашыгы шикәр комы
1 чәй кашыгы тоз
80 грамм үсемлек мае
Йомшак камыр булырлык итеп он кушарга.

Эчлеккә теләгән ризыкларны өстәргә: колбаса яки пешкән ит, помидор, тозлы кыяр, зәйтүн җимешләре, иң өстенә сыр уарга.

Икенче рецепт (газ өстендә пешерү өчен)
3 йомырка
5 аш калагы майонез
5 биш аш калагы он
тәменчә тоз, кетчуп.

Йомырка, майонез, он һәм тозны яхшылап болгатырга. Камырны антипригар өслекле табага агызырга. Өстенә җайлап кына кетчуп агызып сөртергә. Пицца эченә салырга теләгән ризыкларны тезеп чыгарга (колбаса, помидор, тозлы кыяр, зәйтүн җимешләре, иң өстенә сыр уарга). Өстен капкач белән каплап, 10 минут тирәсе табада пешереп алырга.

Ашларыгыз тәмле булсын!❤️

Серле сандык

1 month, 1 week ago
Серле сандык
1 month, 1 week ago
Серле сандык
1 month, 1 week ago
Серле сандык
1 month, 2 weeks ago
**- «Нәрсәгә кирәк инде ул инглиз …

- «Нәрсәгә кирәк инде ул инглиз теле, яратмыйм да соң инде шуны? 😭»

Һәр икенче әни кеше баласыннан шундый сүзләр ишетә…

Чөнки мәктәп программасы бала инглиз телен аңларлык итеп түгел, ә ятлап өйрәнерлек итеп төзелгән 😞

Минем исемем Галимова Диана, һәм үз каналымда мин сезгә сөйләрмен:

Инглиз телен ничек итеп җиңел һәм кызык итеп өйрәнергә була;
Сүзләрне ятламыйча гына телне ничек аңларга;
Җәен берничә ай дәвамында ярты еллык мәктәп программасын ничек үзләштерергә!

Әлеге каналга язылып куегыз🇬🇧 балаларыгыз инглиз телен яратып өйрәнерлек булсын 👇

https://t.me/+dP6RI2trjzA2MDdi

1 month, 2 weeks ago
**Гөмбәле тавык салаты**

Гөмбәле тавык салаты

Кирәк булачак:
1 тавык түше
300 грамм шампиньон гөмбәсе
1 банка консервланган кукуруз
200 грамм сыр
1 баш суган
2 тырнак сарымсак
1 банка консервланган ананас
Майонез

Эш барышы: гөмбәне суган белән кыздырырга. Пешкән тавык итен, ананасны шакмаклап турарга. Сарымсакны төяргә. Бөтенесен бергә савытка салып, майонез кушып болгатырга.

Өстен яшеллек белән бизәп җибәрергә мөмкин.

Серле сандык

1 month, 2 weeks ago
**Эзләдем балын, тозын**

Эзләдем балын, тозын

Көнне актардым кирегә —
эзләдем балын, тозын...
Кайбер сәгатьләр бик кыска,
кайбер секундлар озын,
кайбер хәлләр искә төшкәч,
тетрәнеп куям кабат,
йә чоңгылларга мәтәләм
яки киерәм канат,
кичәм шикләр карурманын,
керәмен яу кырына,
үч кычытканында ауныйм,
наз гөленә орынам...
Яшим икән әле, димен —
бүген дә булган кызык!..
Ләкин һаман аера алмыйм
яшәүнең балын, тозын.

Ренат Харис

We recommend to visit

ККК ( Карманный калькулятор каллорий)



Менеджер канала : @nikadormanager

Last updated 4 days, 4 hours ago

реклама: @price_k

Last updated 1 month, 3 weeks ago

Реклама бериш учун 👇🏻

@Massaj_Reklama_Admini

Last updated 3 weeks ago