Dive into the Ultimate Free Library: Your One-Stop Hub for Entertainment!

Azatlıq Radiosı

Description
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
Advertising
We recommend to visit

Энг сўнгги тезкор хабарлар ва долзарб янгиликлар!

Реклама учун – @TXREKLAMA

Last updated 1 week, 5 days ago

“Москвадаги Ишлар”
телеграм каналига хуш келибсиз!

Тезкор Иш елонлар бўлса бизга юборинг
👉 @mrazamatbek рекламa платная

Москвадаги Иш берувчи йўналишидаги энг кўп аъзога эга расмий канал!
Каналга Тез кошилинг 👇
perfluence

Last updated 4 weeks, 1 day ago

🤣 Ичак узди ҳазиллар;
🗿 Тренддаги гаплар;
🥺 Ибратли ҳикоялар;
🎞️ Кулгили видеолар;
💣 "БОМБА" мемлар)

Хуллас биз билан кайфиятингиз 101% кўтарилади;)

Реклама: @qitmirda_reklama

Last updated 1 month, 2 weeks ago

1 week, 5 days ago

Азатлык үз эшен дәвам итә, хөрмәтле укучылар. Әлегә кыскача хәбәрләр мондый:

🔺Уфада сак астында тотылучы журналист һәм активист Ольга Комлеваны 27 апрельдә Мәскәүгә җибәргәннәр. Бу хакта Комлева исемендәге телеграм канал хәбәр итә. Аны ФБК эше нигезендә "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаеплиләр. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.

🔺Таҗикстан тышкы эшләр министрлыгы ватандашларына вакытлыча Русиягә барудан тыелып торырга киңәш итте. «Крокус Сити Холл»дагы теракттан соң Русиядә таҗикларны тикшерү артты.

🔺Гыйракта бер җенесле мөнәсәбәтләр өчен хәзер 10-15 ел төрмә яный. Әлеге канунны ил парламенты кабул итте.

🔺Төмәннең Абат авылында Ишим елгасындә су дәрәҗәсе 1 208 сантиметрга җиткән. Барлыгы 48 йортны су баскан. Кичә авылда эвакуация башланды.

🔺Русиядә озын яллар башланды. 29, 30 апрель һәм 1 май ял көннәре булачак.

Ялларда да Азатлык белән калыгыз.
@azatliqradiosi

1 week, 5 days ago

Төркиягә ял бәяләре нишли?
Төркиядә җәйге ялга "ташламалар өермәсе" булмаячак, әмма "кайнар турлар" барлыкка килергә мөмкин.

Бу хакта халыкара туризм Русия туроператорлары берлеге (АТОР) вице-президенты Артур Мурадян белдерде.

Турларның иң күбе Төркия, Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Таиланд һәм Абхазиягә сатыла. Шулай ук Шри-Ланка, Вьетнам һәм Индонезия да популярлаша.

Моннан тыш, туроператорлар Европа юнәлешләренә дә кызыксыну артуын белдерә. "Европага шенген визасы яки аны алу гарантиясе булса гына баруның мәгънәсе бар", ди Мурадян.

Русия Украинада сугыш башлаганнан соң, Европага очкычлар туктатылды, шенген визасы бирүче илләр саны азайды.

Чит илләрдә Русия банк карталары эшләми.

1 week, 5 days ago

Төркия татарлары Анталиядә Тукай урамы һәм һәйкәле булдырырга чакырды
26 апрельдә, шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә, Төркиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Анталия мэры Мөхетдин Бөҗәккә мөрәҗәгать тапшырды. Алар Анталиядә Татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бер урамга, паркка бирелүен сорый. Моннан тыш, Анталиядә Тукай һәйкәлен булдыруны да үтенә.

Активист Наил Нәбиуллин имзалаган хатта язылуынча, бу Анталиягә карата татарларда тагын да күбрәк кызыксыну уятачак, төрекләр һәм татарлар, Татарстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең тагын да яхшырачак.

Шулай ук хатта Анталиядә Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура һәм Садри Максуди исемнәрен дә мәңгеләштереп, алар исеменә урам бирүен дә сораганнар.

“Анталиядә татарлар күп яши. Бөек шагыйребез Тукай исемен урам һәм паркларга бирү бик күркәм булыр иде. Бер яктан, кардәш төрки халыклар арасында мөнәсәбәтләрне якынайтуга бер мөмкинлек, татар мәдәниятен таныту форсаты бирер иде, икенче яктан, Татарларда да милли үзаңны ныгытырга ярдәм итәр иде. Тукай – татарның иң мөһим шәхесләрнең берсе, һәм аның исемен бөтен дөньяга таныту барлык татарларның эше. Анталиядә Тукайга багышланган кичә 28 апрель көнне үтәчәк” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

Кичә татар дөньясы шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгеләде. Аның тууына 138 ел булды. Төрле чаралар Төркиядә дә узды.

2 months, 2 weeks ago

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 февраль, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Бүген Русиянең Украинада сугыш башлавына 2 ел.

🔸Укриана кораллы көчләре Краснодар күгендә Русиянең А-50 хәрби очкычын бәреп төшердек дип белдерде. "А-50У - 350 миллион доллларлык очкычның заманчалаштырылган версиясе", дип язды Украина Һава көчләре командиры Николай Олещук. Очкычның бәреп төшерелүен Русия чыганаклары да раслый.

🔸24 февральгә каршы төндә Липецкида метталлургия комбинатында янгына чыккан. SOTA язуынча, заводка җибәрелгән дүрт дронның икесе төшкән. Өлкә губернаторы дроннар төшү версиясе тикшерелә диде.

🔸Австралия хакимияте Русиянең 55 ватандашына һәм 37 оешмасына финанс һәм виза чикләүләре керткән.

🔸АКШның Русиягә керткән санкцияләренә "Алабуга" икътисад мәйданы, аның мөдире Тимур Шаһивалиев, "Элекон" заводы, "Алабуга"да Aurus машинасы җитештерү ширкәт, ICL һәм ICL-Техно, Татарстанның инвестиция-венчур фонды, Дигитал технологияләр үзәге һәм тагын берничә завод һәм ширкәт эләккән.

2 months, 2 weeks ago

Бер елда Татарстан дәүләт бурычы — 21 процентка, Башкортстанның 73 процентка арткан.

Шул ук вакытта Татарстанның дәүләт бурычы ике тапкырга күбрәк.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi

2 months, 2 weeks ago

❗️Тикшерүче Алексей Навальныйның әнисенә шалтыратып, аны яшерен рәвештә күмәргә кирәк дигән.

"Ришвәтчелек белән көрәш фонды" (ФБК) мөдире Иван Жданов сүзләренчә, моннан бер сәгать элек Людмила Навальнаяга тикшерүче шалтыраткан һәм ультиматум куйган.

"Йә ул 3 сәгать дәвамында яшерен күмүгә ризалаша, йә Алексейны колониядә үк күмеп куялар. Әнисе Тикшерү комитеты белән сөйләшүләр алып барудан баш тарткан, чөнки алар Алексейны кайда күмәргә икәнен хәл итә алмый. Ул канунның үтәлүен таләп итә, ә канун нигезендә мәетне үлем сәбәбен ачыклаганнан соң ике тәүлек дәвамында бирергә тиешләр. Ул имзалаган медицина документларына күрә шушы ике тәүлекнең вакыты иртәгә чыга. Әнисе улын кеше төсле күмәргә тели", – дип язып чыкты Жданов.

@azatliqradiosi

2 months, 3 weeks ago
2 months, 3 weeks ago

Башкортстанда ел башыннан балаларга нинди исемнәр кушалар? 🤱

Малайларда иң популяр исемнәр — Әмир, Тимур, Эмир. Кызларда — Әминә, Сафия, Ясминә.

Сирәк кушыла торган исемнәр дә кызык. Малайларга Мөхәммәт Әмин, Мөхәррәм, Ибраһим исемнәрен кушалар. Айрат исеме дә сирәкләр арасында. Ә менә кызларда Айлә, Инйегөл, Манә кебек сирәк исем кушулар очрый.

#Башкортстан

@azatliqradiosi

2 months, 3 weeks ago
3 months ago
Azatlıq Radiosı
We recommend to visit

Энг сўнгги тезкор хабарлар ва долзарб янгиликлар!

Реклама учун – @TXREKLAMA

Last updated 1 week, 5 days ago

“Москвадаги Ишлар”
телеграм каналига хуш келибсиз!

Тезкор Иш елонлар бўлса бизга юборинг
👉 @mrazamatbek рекламa платная

Москвадаги Иш берувчи йўналишидаги энг кўп аъзога эга расмий канал!
Каналга Тез кошилинг 👇
perfluence

Last updated 4 weeks, 1 day ago

🤣 Ичак узди ҳазиллар;
🗿 Тренддаги гаплар;
🥺 Ибратли ҳикоялар;
🎞️ Кулгили видеолар;
💣 "БОМБА" мемлар)

Хуллас биз билан кайфиятингиз 101% кўтарилади;)

Реклама: @qitmirda_reklama

Last updated 1 month, 2 weeks ago