“Москвадаги Ишлар”
телеграм каналига хуш келибсиз!
@piterdaishlare
Тезкор Иш елонлар бўлса бизга юборинг
? @mrazamatbek рекламa платная
Москвадаги Иш берувчи йўналишидаги энг кўп аъзога эга расмий канал!
Каналга Тез кошилинг ?
Last updated 1 month, 3 weeks ago
Эълон бериш учун ?
? @TBOS_Admin
Элон бериш пуллик?
Размещение рекламы платно?
Хар 50чи мижоз учун 100.000сум совга?
ㅤ
Last updated 1 year, 3 months ago
Сизни Кўриб Турганимиздан Хурсандмиз. 😊
Биз сизга энг яхшиларини илинамиз 🌼🌹❤
Каналимиз айнан сизга аталган 🌺☘️
Биз билан бирга бўлинг🌼🌹
Сиз энг яхши каналдасиз 🤗❤
Реклама Учун мурожат @Iso_Alii
Last updated 19 hours ago
Хәерле атна башы, кадерле укучыларыбыз! 16 декабрь, дүшәмбе иртәсенә билгеле булган төп хәбәрләр белән танышыйк:
?Чабаксарда 20 меңнән артык кеше җылысыз калган, шәһәрдә соңгы тәүлектә 3 коммуналь каза булган. Хакимият проблем чишелгән дип әйтсә дә, халык батареяләрнең һаман салкын булуын яза. Шәһәрдә хәзер -3 градус.
?2025 елда Башкортстанга федераль бюджеттан 81,5 млрд сум бүленәчәк дип көтелә. Алдагы 3 елга республика бюджетында 4 млрд сумлык дефицит кала.
?Төнлә Израил Сүрия хәрби объектларына көчле һөҗүм оештырган – Al Jazeera. Һәдәфләр арасында корал саклау урыннары һәм аэродром булган. Израил Бәшәр Әсад хакимияте бәреп төшерелгәннән соң Сүриянең хәрби инфраструктурасын актив рәвештә җимерә.
?Татарстанның Чаллы шәһәрендә район башлыклары билгеләнде. Фидарис Хәбибуллин шәһәрнең Үзәк районын җитәкләячәк. Автозавод районы башлыгы булып рәсми рәвештә Айрат Хөснуллин билгеләнде, элек ул бу вазифаны вакытлыча башкаручы иде.
?Сербиянең иң зур нефть ширкәте – NIS-ка каршы АКШ чикләүләре кертелергә мөмкин. Сербия президенты Вучич сүзләренчә, бу ширкәт хуҗалары арасында «Газпром» булуы белән бәйле.
?Биткоин бәясе тарихта беренче тапкыр 106 мең долларга җитте.
Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк!
Бүген Керич бугазында ике Русия танкеры һәлакәткә дучар булды
"Волгонефть 212" танкерында 13 экипаж һәм дүрт мең тоннадан артык мазут булган.
Икенче "Волгонефть 239" танкерында 14 диңгезче һәм шул ук күләмдә мазут булган.
Корабларның икесе дә зыян күргән. Моңа көчле җил шартларында экипажның дөрес гамәл кылмавы сәбәп була ала диелә. Русия гадәттән тыш министрлыгы хәбәр итүенчә, диңгезчеләрнең берсе үлгән. Калганнарын коткару эшләре бара.
Нефть продуктлары агуы турында рәсмиләрдән мәгълүмат юк, әмма видеодан акканы күренә.
Русиянең Краснодар төбәгендә урнашкан 09332нче хәрби бүлектә авыр чирләре һәм яралары булган хәрбиләрне БОГАУЛАП фронтка җибәргәннәр.
Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты.
*⚡️Рөстәм Ильясовны кулга алганнар.*
Ул 20 гыйнварга кадәр изоляторда утырачак дип хәбәр итә "Бизнес-online" басмасы.
*?Русия баскынлыгындагы Донецкида бүген иртән Toyota Land Cruiser машинасы шартлатылган.
Русия Telegram-каналлары ике кеше зыян күргән дип хәбәр итә. Mash каналы исә Донецки өлкәсе территориясендә урнашкан Еленовка колониясе башлыгы Сергей Евсюков* һәлак булган ди. Шулай ук, аның хатыны да яраланган, аның аягы өзелгән, аны авыр хәлдә хастаханәгә илткәннәр диелә.
Украин каналлары исә Евсюков шартлау аркасында яраланган, әмма исән калган дип хәбәр иткән иде.
Киләсе елда Татарстанда саклану һәм иминлек чыгымнары хакына бюджет дефицитын арттырырга җыеналар.
Узган атнада Татарстан депутатлары республика бюджетын 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул итте.
Тулырак ? Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
Русиядә 2010 елдан бирле социаль челтәрләрдәге постлар, видео һәм фикерләр өчен 36 меңнән артык беркетмә төзегәннәр.
1400дән артык җинаять эше ачылган.
Тулырак ? Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар, нинди хәлләр булып ята - шулар хакында кыскача:
?Русиянең Белгород, Брянск, Ростов, Курск, Орел, Воронеж өлкәләрендә һәм аннексияләнгән Кырымда 39 пилотсыз очкычлар бәреп төшерелгән. Моны Русия саклану министрлыгы белдерә. Зыян күрүчеләр хакында хәбәрләр юк.
? Bloomberg язуынча, Британия Украинага дистәләгән Storm Shadow ракетларын тапшырган. Медиа язуынча, бу берничә атна элек булган һәм ул яңа премьер-министрның вазифасында эшли башлавына бәйле.
? Русиянең саклану министрлыгының элекке түрәсе Дмитрий Куракин 17 елга хөкем ителгән. Ул ришвәт алуда гаепле дип танылган.
? Русиянең финанс министрлыгы кешеләрнең салым бурычларын мәхкәмә карарын көтмичә генә түләтергә мәҗбүр итәргә тәкъдим итә. Мәкхәмәгә мөрәҗәгать итмичә эш итү казнада 22,5 млрд сум акчаны тотып калырга ярдәм итәчәк дип ышандыра алар.
? АКШ мәхкәмәсе Доналд Трампка Капитолийга һөҗүм итү турында ачылган җинаять эшен туктаткан.
? Татарстан урманнарында якынча 70 аю яши. Алар әле Киров, әле Удмуртия белән Мари Иле урманнарына чыгып керә икән.
? Башкортстанда Яңа ел бәйрәменә сатар өчен 60 мең чыршы киселәчәк.
Иртәнге якта менә шундыйрак хәбәрләр. Көн дәвамында каналга күз салырга онытмагыз, без мөһим вакыйгалар турында оператив хәбәр итәбез.
“Москвадаги Ишлар”
телеграм каналига хуш келибсиз!
@piterdaishlare
Тезкор Иш елонлар бўлса бизга юборинг
? @mrazamatbek рекламa платная
Москвадаги Иш берувчи йўналишидаги энг кўп аъзога эга расмий канал!
Каналга Тез кошилинг ?
Last updated 1 month, 3 weeks ago
Эълон бериш учун ?
? @TBOS_Admin
Элон бериш пуллик?
Размещение рекламы платно?
Хар 50чи мижоз учун 100.000сум совга?
ㅤ
Last updated 1 year, 3 months ago
Сизни Кўриб Турганимиздан Хурсандмиз. 😊
Биз сизга энг яхшиларини илинамиз 🌼🌹❤
Каналимиз айнан сизга аталган 🌺☘️
Биз билан бирга бўлинг🌼🌹
Сиз энг яхши каналдасиз 🤗❤
Реклама Учун мурожат @Iso_Alii
Last updated 19 hours ago