Architec.Ton is a ecosystem on the TON chain with non-custodial wallet, swap, apps catalog and launchpad.
Main app: @architec_ton_bot
Our Chat: @architec_ton
EU Channel: @architecton_eu
Twitter: x.com/architec_ton
Support: @architecton_support
Last updated 2 weeks, 2 days ago
Канал для поиска исполнителей для разных задач и организации мини конкурсов
Last updated 1 month ago
♥️Әл-Әкъса мәчетенең әһәмияте.
1️⃣Беренчедән, әл-Әкъса — җир йөзендә икенче булып төзелгән гыйбадәтханә. Бу хакта без хәдисләрдән беләбез
📚Хәзрәти Әбү Зәрр радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: «Ий Расүлуллаһ, җир йөзендә кайсы мәчет (гыйбадәтханә) беренче төзелгән булган?» — дип сораган Ул: «Әл-Харам мәчете», — дип җавап биргән Сәхабә: «Ә соңыннан?» — дип сораган Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Соңыннан әл- Әкъса мәчете», — дигән Әбү Зарр: «Ә алар арасында күпме вакыт узган?» — дип кызыксынган Расүлуллаһ: «Кырык ел...» — дип әйткән.
🟢Әүвәл әл-Әкъсаның кем тарафыннан төзелүе билгеле түгел. Кайбер галимнәребез аны Адәм галәйһиссәлам төзегән дип фаразласа, кайберләре ул фәрештәләр тарафыннан төзелгән, дип тә әйткән…Давыд пәйгамбәрнең гыйбадәтханә булдыруы, ә аннан соң аның улы Сөләйман галәйһиссәламнең мәчетне төзекләндерүе билгеле. Күрәбез, Аллаһының рәхмәте белән, бу урынның тарихы нинди бөек пәйгамбәрләргә бәйле.
🟢һиҗри 15 елда (милади буенча 636 ел), хәзрәти Гомәр бине әл-Хаттаб хәлифә булган вакытта, мөселманнар Әл-Кудс шәһәрен ала Һәм хәзрәти Гомәр радыяллаһу ганһе ул чорда ташландык хәлдә булган әл-Әкъса урынын табып, монда мәчет төзетә. Менә шул бинаны да «әл-Әкъса җәмигы» дип атый башлыйлар. Мөселманнар шәһәрне сугышсыз, бер кан коешсыз ала, тарихта мондый очракта «шәһәрне ача» дип тә әйтәләр. Ул чорда Әл-Кудста яшәүче насаралар хәзрәти Гомәр радыяллаһу ганһе кебек сыйфатларга ия булган хәлифә киләчәген, аның бик гадел булачагын белгән. Тарихчылар моны шулай аңлата Һәм, чыннан да, Гомәр радыяллаһу ганһе хәлифә насараларга дин иреге вәгъдә итеп, аларның чиркәүләрен, гыйбадәтханәләрен саклый.
2️⃣Икенчедән, әл-Әкъса — ул мөселманнарның беренче кыйбласы Тарих- тан без беләбез, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм сәхабәләр намазларын әүвәл әл-Әкъсага юнәлеп кылган Һәм һиҗрәттән соң, якынча бер елдан артык вакыт узгач, Аллаһының әмере буенча, кыйбла тарафы үзгәргән.
3️⃣Өченчедән, дин кардәшләрем, әл-Әкъсада укылган намазларның кыйммәте бик зур
📚Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Әл-Харам мәчетендә кылынган намаз (савабы буенча) 100 мең намазга тиң; минем мәчеттә кылынган намаз (савабы буенча) 1 мең намазга тиң; Бәйт әл-Мәкъдистә (ягъни әл-Әкъсада) кылынган намаз (савабы буенча) 500 гади намазга тиң», — дип әйткән. Бик күп хәдисләрдә әл-Әкъса шулайук «Изге Йорт» дип атала.
4️⃣Дүртенчедән, сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Әл-Исра вакытында әл-Әкъсага күчерелә.
📚Мәсәлән, хәзрәти Әнәс бине Мәлик радыяллаһу ганһе тапшырган хәдистә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам болай ди: «Миңа Буракны китерделәр... Аңа атланып мин Бәйт әл-Мәкъдискә күчтем Анда мәчеткә кереп, ике рәкәгать намаз кылдым...»
📚Пәйгамбәребезсалләллаһугаләйһи вә сәлләм шушы вакыйга турында Мәккәдә сөйләгәч, бик күп кешеләр, хәтта кайбер мөселманнар да моңа ышанмаган Чөнки бу бер могҗизага тиң күренеш. Кешеләр бер төн эчендә Мәккәдән Әл-Кудска җитеп, аннан кире әйләнеп кайту мөмкин түгел, анда бит әллә ничә көн барырга кирәк, дип гаҗәпләнгән Һәм бары хәзрәти Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыяллаһу ганһе, хәбәрне ишеткәч үк: «Әгәр Расүлуллаһ шулай дисә, димәк, бу хак», — дигән.
5️⃣ Бишенчедән, әл- Әкъсаны зиярәт итү бик саваплы Бу хакта берничә хәдис бар.
📚Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Бәйт әл-Мәкъдискә барыгыз һәм анда намаз кылыгыз... Әгәр дә аны зиярәт итә алмасагыз, кәндилләре өчен бераз май җибәрегез» Ягъни мөмкинлекләре булган мөселманнар, юллар имин булса, әл-Әкъсага барырга, анда намазлар, игътикяфләр кылырга омтылырга тиеш Моның әҗер-савабы бик зур!
Каждое воскресенье приглашаем женщин и девушек на цикл лекций на тему "Мой первый намаз". Рассмотрим все волнующие вопросы.
Безгә бирелгән вакытны файдалы һәм мәгънәле итеп үткәрик🤲
Тема: «♥️Любовь к ангелам»
✅Уже сегодня👍🏻
🕌 С благословенной пятницей!
Изге җомгалар мөбәрәк булсын 🤲
В хадисе посланника Аллаха ﷺ говорится: «Кто прочитает суру «Аль-Кахф» в день пятницы, тому будет освещено светом время между двумя пятницами».
[Аль-Хаким 2/399, аль-Байхаки 3/249].
В другом хадисе передается, что Абу ад-Дарда (да будет доволен им Аллах) передает что Пророк ﷺ сказал: «Кто выучит десять аятов с начала суры «Аль-Кахф», тот будет защищён от Даджжаля».
[Муслим, 809].
☪️ Сура «Аль-Кахф» («Пещера») - 18 сура Священного Куръана, повествует о трех историях: истории обитателей пещеры, истории Мусы и Хидра и истории Зуль Карнейна.
📌 В это воскресенье, 13 октября в 10.00 планируется мытье окон в мечети "Ахмадзаки". Желающие помочь, просим прийти со своими тряпками 🤲🏻 Пусть Аллаһ примет наши искренние намерения и благие поступки!
🎁 Участники конкурса рисунков могут забрать подарки в любое удобное время в рабочие дни
📍 Где забирать: мечеть Ахмадзаки, Осиновский переулок, 16а
Architec.Ton is a ecosystem on the TON chain with non-custodial wallet, swap, apps catalog and launchpad.
Main app: @architec_ton_bot
Our Chat: @architec_ton
EU Channel: @architecton_eu
Twitter: x.com/architec_ton
Support: @architecton_support
Last updated 2 weeks, 2 days ago
Канал для поиска исполнителей для разных задач и организации мини конкурсов
Last updated 1 month ago