ilyas_farkhullin

Description
music/poetry/literature
We recommend to visit

❄️СИНИЙ ИНЕЙ УЖЕ ВЫШЕЛ!❄️

Last updated 1 week, 3 days ago

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

№ 5040038424

Last updated 4 days, 18 hours ago

? [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Last updated 2 months, 1 week ago

hace 5 meses, 3 semanas

Яраларың меңгә җиткәндә дә
һәрчак булдым терәк!
Ә син һаман яра салучыга
табынасың, йөрәк...

Синең белән яшәү дәверендә
мин аңладым, йөрәк -
җир йөзендә синдәй сагынучы,
синдәй сөйгән сирәк!

Яраларың төзәлгәндәй инде,
нәрсә җитми, йөрәк?!
Җавабың һаман да үзгәрми:
"Тик бер кеше кирәк!"

Әй, син, йөрәк... йөрәк...

©Ильяс Фархуллин

hace 6 meses

Мин Хәзәрнең* тыныч суларына
сокланып утырган мизгелдә,
дулкыннарның шаулап уйнавында
ишетермен кебек сине дә...

Ишетермен тавышың җил булып
диңгез өстен иркәләгәндә!
Кабатланмас җәйге яңгыр килеп
битләремә сибәләгәндә дә

мин сизәрмен сине һәр тамчыда!

...

Хәзәр буйларында мин чын-чынлап
очратырмын кебек сине дә
күпмедер вакыттан... мизгелдән!

©Ильяс Фархуллин

*Хәзәр диңгезе - Каспийское море

hace 7 meses

Һәрберебезнең тормыш китабында
онытылмас һәм кабатланмас
бер бүлек язылып калачак -
әбиле һәм бабайлы көннәрне,
дус-иш белән уйнап йөргәннәрне
мәңгелеккә үзенә сыйдырган
самими һәм якты балачак!

©Ильяс Фархуллин

hace 7 meses

Төн утырып язган хатларыма
күптән тынлык кына җавап бирә...
Бүген дә каләмем нидер сырлый -
чираттагы хат языла. Нигә

тынлык белән хат алышу җанны
шулкадәрле иркәли, сөендерә?!
Ул тынлыкта тормышның мәгънәсе -
ул тынлыкта тавышың ишетелә!

©Ильяс Фархуллин

hace 7 meses, 1 semana

Үлем исе үпкә аша үтеп
кыса башлаганда тынымны,
йөрәктә урнашкан шәхесләргә
багышлармын шушы җырымны:

"Рәхмәт Сезгә! Минем тар йөрәктә
үзегезгә урын алганга,
җылы сүзләр аша яраларга
мәхәббәт даруын салганга!

Рәхмәт Сезгә! Бозлана башлаган
йөрәгемдә учак якканга -
минем кебек бер мескен кешедә
дус-иш, сөйгән ярны тапканга!

Һәрберегез үлмәс йөрәгемнең
мәңгегә яшәрсез түрендә
һәм балкырсыз якты йолдыз булып
ихлас күңелемнең күгендә!"

...

Шушы җырны җилләр җиткерсә,
минем юклыгымны белдерсә,
еламыйча искә алыгыз!
...моңлы җырны багышлаган кеше -
иксез-чиксез Сезне яратучы
җан дустыгыз, сөйгән ярыгыз!

©Ильяс Фархуллин

hace 7 meses, 1 semana

Йөрәк серләремне, хисләремне
бер син сыйдырыр төсле тоелганга,
Җир шарын әйләнеп, ашкына-ашкына
килдем әле... килдем синең янга!

Күккә ашкан текә ярларыңа
борчулы уйларым сөйләсәм,
ишеткәннән шул текә ярларың
ярсый-ярсый түбән тәгәрәсә,
нишләр идең икән бу кайгыдан?!
Әйтче миңа, әйтче, Тын Океан!

Йөрәгемдә йөрткән хисләремне
ташларыңа утырып бүлешсәм,
хисләрнең көченнән тын суларың
ярларыңнан ташып күтәрелсә,
нишләр идең икән бу ярсудан?!
Әйтче миңа, әйтче, Тын Океан!

Әгәр боздай салкын суларыңа
дөрләп янган мәхәббәтем салсам,
тын суларың бер мизгел эчендә
кайнап чыкмасмы соң ул ялкыннан?!
Әйтче миңа, әйтче! Әй, Тын Океан!

...йөрәк серләремне, хисләремне
сыйдыра алырсыңмы, Тын Океан...

©Ильяс Фархуллин

hace 11 meses

Нурлы сипкелләрең балкыган йөзеңне
сер тулы, йолдызлы галәмгә тиңлимен!
Сурәтең салынган кәгазьгә карыйм да:
- Бердәнбер галәмем - син! – димен...

©Ильяс Фархуллин

hace 11 meses

"Туфрак, тузан сеңгән он бөртеге"

Туфрак, тузан сеңгән он бөртеген
нәни куллар сөенә-сөенә чүпли!
Ничәнче ай икмәк күрмәгәндәй
пакет кисәгенә җыя чәчми-түкми:

нәни кулларыннан кушуч ясап,
тузан сеңгән онны ул сала...
Нинди гөнаһларың өчен икән
мондый язмыш көткән, әй, бала?

Төенчеген бәйләп, аны саклый-саклый
әнкәсе янына ул атлар.
Бүген аның бер телем булса да,
икмәк пешерерлек оны бар...

Бөтен дөнья белән шуны күзәтәбез,
кайгырабыз, һаман көтәбез!
Ә кайчан соң без бергә җыйналышып,
чынлап торып ярдәм итәрбез?!

...шушы хәлне ничәнче ай күреп,
"КЕШЕ" исемен ничек йөртәбез?!

...туфрак, тузан сеңгән он бөртеген
нәни куллар сөенә-сөенә чүпли...
Өстәлемдә бөтен нәрсәм дә бар, тик
тамагымнан бер ризык та үтми...

©Ильяс Фархуллин

P.s.Әлеге юллар Фәлистиндә төшерелгән коточкыч фотосурәтләрне һәм видеоязмаларны көн саен күрү дәверендә язылды.

hace 11 meses

Бөтен галәм җылы язга күмелгәндә,
түбәләрдән боз яшьләре түгелгәндә,
тормыш китабыма янә килеп кердең
бар дөньямны нурга күмеп! Көтмәгәндә

елмайдың да, назлы кулың белән
чәчләремнән сыйпап, иңемә сарылдың...
Йөрәгем түрендә сине бер сүз көтте:

"СА - ГЫН - ДЫМ!"

©Ильяс Фархуллин

hace 11 meses, 1 semana

Сак кына булса да, тимәгез күңелгә!
Йөзләгән кешеләр болай да кагылды...
Кагылды!
"Сак кына" тиюдән шул газиз күңелем
ялганмас йөзләгән кисәккә ярылды...

Сезгә соң ни кирәк яралы күңелемнән?!
Ул резин түгел лә мең тапкыр кискәләп,
төрткәләп, изгәләп, типкәләп сынарга!

...янә берәү килә. Күзләрендә сорау:
"Мөмкинме икән газиз күңелегезнең
исән җире белән "сак кына" уйнарга?"

©Ильяс Фархуллин

We recommend to visit

❄️СИНИЙ ИНЕЙ УЖЕ ВЫШЕЛ!❄️

Last updated 1 week, 3 days ago

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

№ 5040038424

Last updated 4 days, 18 hours ago

? [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Last updated 2 months, 1 week ago