📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Регистрация канала: https://clck.ru/3Fk3Gn
Last updated 1 month, 4 weeks ago
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
№ 5040038424
Last updated 2 months, 1 week ago
Мөселманның әдәбе
Көндәлек тормышы мөселманны башкалардан күзләрнең аска төбөлүе һәм аз сөйләшү аера. Һәрвакыт тыныч табигатегезне саклагыз. Ләкин барлык тыелган нәрсәләрдән качу мәсьәләсендә инициатива күрсәтү хәерле. Дин мәсьәләләренә кагылмаган низагларны тиз тәмамлау хәстәрен күрегез. Һәрвакыт Ходайга зикер әйтегез, күңелегезне начар уйлардан чистартыгыз. Шәригать кануннарын саклауда һәм Ходайга буйсынуда үз тәнегезгә хуҗа булыгыз. Йөрәгегезне тыныч тотыгыз. Ходайны мактагыз, ачуыгызны тыегыз. Сер саклый белегез. Һәрвакыт эчкерсез булыгыз.
Кешенең күзенә гел туры карау, күзне алмау әдәпсезлек. Саваплы гамәлгә омтылыгыз. Һәр эштә, гамәлдә ихласлык, сөйләшкәндә туры сүзлелек, сөннәт булганны даими үтәү, игелек эшләргә омтылу үз-үзеңне тотуда норма булырга тиеш. Бозык эшләргә тап булганда, ачуыгызны яшермәгез. Үз-үзегезне тиешле дәрәҗәдә тотыгыз. Тәнегез һәм кигән киемегез һәрвакыт чиста-пакь булсын. Оят белегез.
Аллаһка таяну һәм өметләнү юлы белән йөрәк хисләрегезне ныгытыгыз. Дини таләпләрне төгәл һәм җиренә җиткереп үтөгез. Намаз укып тәмамлагач, күңелегезне киләсе намазга әзерләгез. Үз өстегезгә алган бурычны үтәмәүдән куркыгыз. Вәгъдә иман дигән халык сүзен онытмагыз. Һәрдаим Ходайдан ярлыкау һәм гафу үтенегез, Кыямәт көне буласы хөтерегездән чыкмасын. Авырлык килгәндә Аллаһка сыеныгыз, аның ярдәмен сорагыз. Ярлыларга ярдәмчел булыгыз, хөер-садәка биргәндә юмарт кулдан бирегез.
1⃣
الله
Аллаһ
2⃣
الرحمن
ӘР-РАХМАН
Миһербанлы, шәфкатьле
(Милостивый.)
3⃣
الرحيم
ӘР-РАХИМ
Кыямәт көнендә рәхмәт, күләгәсенә алучы, ярлыкаучы.
(Милосердный.)
Иң еш куллана торган исемнәре.
Ике исем – Әр -Рахман һәм Әр-Рахим- рәхмәт мәгънәсе белән бер тамырдан ясалса да, мәгънәләре буенча аерылалар.
Бу мәгънәдә беренче исем Аллаһы Тәгаләнең асылын тасвирлаган атрибут белән бәйле, ә икенче исем – аның гамәлләре белән, ягъни Аллаһы Тәгалә теләгән кешене ярлыкый.
Әнәс бине Мәлик, радыйАллаһу гәнһу, шулай аңлата: Пәйгамбәр галәйһиссәләм утырып торганда бер адәм намаз кыла иде. Теге адәм, намазны бетергәч, шулай дога кылган:
اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ بِأَنَّ لَكَ الْحَمْدُ لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ الْمَنَّانُ بَدِيعُ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ يَا ذَا الْجَلَالِ وَالْإِكْرَامِ يَا حَيُّ يَا قَيُّومُ
"Аллааһүммә иннии әс-әлүкә би әннә ләкәл-хәмдү ләә иләәһә илләә әнтәл-мәннәәнү бәдиигус-сәмәәвәәти вәл-әръдый йәә зәл-җәләәли вәл-икраам, йәә хәййү йәә каййүүм".
Аллаһым! Синнән шуның хөрмәтен телимен ки, Мактау Сиңа гына хастыр. Синнән башка һичбер илаһи зат юк. Син Мәннан. Син мул иттереп бирүчесең. Күкләрне һәм җирне үрнәге булмыйча яратучы — Син. Әй, бөеклек һәм юмартлык иясе! Әй, барлыкларга тормыш биргән, аларның яшәвен дәвам иттергән, Аллаһым! Догамны кабул кыл.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, моны ишеткәч, шулай дигән:
Аллаһы Тәгаләгә "Исме Әгъзам"ы белән дога кылды. Аллаһ ул исемнең хөрмәтенә догасын кабул итәр.
لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّى كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ
"Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин".
Синнән башка илаһ юк, шөбһә юк ки, мин залимнәрдән булдым. ("Әнбия" сүрәсе, аять 87.)
Шунысы ачык билгеле, нинди дә булса бер мөселман, нәрсә турында булса да (бу дога белән) дога кылса, Аллаһ кыска вакытта аның догасын кабул итәр.
#исмеәгъзам
Изге Рамазан - шәриф аен каршылап, без һәр көнне Аллаһның гүзәл исемнәре белән танышып, йөрәнеп барырбыз.
Аллаһы Тәгаләнең Кәлями шәрифендә:
ادْعُونِي أَسْتَجِبْ لَكُم
«Удгуни әстәжибү ләкүм»
"Миннән дөнья, ахирәт хаҗәтләрегезне сорагыз, теләкләрегезне кабул итәрмен, җавапсыз калдырмам", - дигән вәгъдәсе бар.
Аллаһы Тәгалә боерган рәвештә хәрәкәт итеп, Җир йөзендә бер Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылу өчен яратылуыбызны һәрчак хәтеребездә тотып, гыйбадәтне вакытында үтәп, һәр эшебездә Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылып, Аннан гына ярдәм сорап гомер кичерик.
Сөекле пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: "Аллаһы Тәгаләнең 99 күркәм исем сыйфатлары бар, шул исемнәрне әйтеп теләк теләгез, дога кылыгыз, ул исемнәр арасында шундый көч яшерелгән, әгәр бәндә Аны зекер итеп дога кылса, теләге һичшиксез кабул булыр. "- диелә. Бу хәдистә халкыбыз тарафыннан күп еллар буена яратып укылган "Исме Әгъзам" догасы турында сүз бара.
#исмеәгъзам
Җомгаларыбыз мөбарәк булсын.
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Регистрация канала: https://clck.ru/3Fk3Gn
Last updated 1 month, 4 weeks ago
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
№ 5040038424
Last updated 2 months, 1 week ago