ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР

Description
✍️сотрудничество @elvira_admin
Advertising
We recommend to visit

реклама: @price_k

Last updated 4 hours ago

ККК ( Карманный калькулятор каллорий)



Менеджер канала : @nikadormanager

Last updated 2 months, 1 week ago

Реклама бериш учун ??

@Massaj_Reklama_Admini

Last updated 4 months, 2 weeks ago

1 month, 4 weeks ago
**Камыр эчендэ пешкэн креветкалар**

Камыр эчендэ пешкэн креветкалар

Кирэк була:
Креветкалар - 500гр.
Шифалы су - 1ст.
Сарымсак тэменчэ
Он - 6-7 а.к.
Сыек май - 0,5 ст.
Йомырка - 1шт.
Лимон - 1шт.

Креветкаларны яхшылап юабыз, чистартабыз. Тагын да тэмлерэк булсын очен маринадта тотабыз бераз. Маринад очен сыек майга сарымсак, бераз тоз, борыч кушып болгатабыз хэм креветкаларны салып 10-15 минутка калдырабыз.
Камыр яки урысча эйткэндэ кляр ясау очен онга шифалы су хэм йомырка кушып туглыйбыз. Креветкаларнын маринадын саркытабыз. Берэм-берэм сыек камырга салабыз. Табага май салабыз, май кызгач берэмлэп креветкаларны 2-3 минут кыздырабыз. Креветкалар эзер, табынга лимон суын сибеп бирэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar

2 months ago
**Шоколадлы, онсыз пирог**

Шоколадлы, онсыз пирог

Кирэк була:
Шоколад - 250гр.
Ак май - 200гр.
Йомырка - 4шт.
Шикэр комы пудрасы - 200гр.

Шоколадны ваклыйбыз, ак майны тураклыйбыз. Икесен бергэ кушып мунча парында эретэбез. Йомырканын сарысын агыннан аерабыз. Йомырка сарысына 100 гр шикэр комы пудрасын кушып миксер белэн 4-5 минут болгатабыз.
Йомырка агын да миксер белэн купертэбез, калган шикэр комы пудрасын салып бетерэбез.
Шоколадлы-майлы массага йомырка сарысы массасын кушып болгатабыз. Эз-эзлэп йомырка агы массасын да куша барабыз. Форманын астына хэм кырыйларына пергамент кэгазе жэябез, сыек массаны агызабыз. 160 градуска хэтле жылытылган духовкага 50 минутка тыгабыз. Эзер пирогны суытабыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar

2 months ago
**Эремчектэн печенье**

Эремчектэн печенье

Кирэк була:
Эремчек - 180гр.
Он - 100гр.
Ак май - 40гр.
Шикэр комы - 2а.к.
Ванилин - 1б.к.
Разрыхлитель - 0,5б.к.
Тоз чеметеп

Эшне башлар алдыннан барлык ингредиентларны да суыткычтан алып булмэ температурасында 1 сэгатькэ жылынырга калдырабыз. Эремчек кибетнеке дэ бара йортныкы да. Йорт эремчеге булса блендер белэн изеп алабыз.
Бер савытта эремчек, шикэр комы, ванилин хэм эрегэн ак майны кушып блендер белэн изэбез. Икенче савытта он белэн разрыхлительне кушабыз. Соныннан икесен бергэ кушып йомшак камыр басабыз. Аны пакетка салып ярты сэгатькэ суыткычка куябыз.
Камырны суыткычтан алып 4-5 мм тирэсе калынлыкта жэябез, узебездэ булган формалар ярдэмендэ кисэбез. Пергамент кэгазе жэелгэн табага тезэ барабыз. Киселгэн камырны кабат жэеп тагын формалар белэн кисэбез. Камыр беткэнче шулай эшлибез, табага тезэ барабыз. 200 градуска хэтле жылытылган духовкага 15-20 минутка тыгабыз. Суынган печеньелар остенэ шикэр комы пудрасы сибэргэ момкин. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar

4 months, 3 weeks ago
**Виктория жилэгеннэн компот**

Виктория жилэгеннэн компот

Кирэк була (3л. банкага)
Виктория жилэге - 400гр.
Шикэр комы - 400гр.
Су - 3л.

Банкаларны юып стерильлэштерэбез. Капкачларны кайнатабыз. Кастрюльга улчэп су кайнарга куябыз. Кайнап чыгар алдыннан шикэр комы салабыз хэм кайнатып чыгарабыз.
Жилэклэрне юабыз, чуплэреннэн арындырабыз. Улчэп банкаларга салып чыгабыз. Кайнап чыккан сиропны жилэклэр остенэ агызабыз да капкач белэн каплап куябыз. Кышка компот эзер. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar

4 months, 3 weeks ago
**Виктория жилэге хэм эремчектэн пирог**

Виктория жилэге хэм эремчектэн пирог

Кирэк була:
Виктория жилэге - 500гр.
Эремчек - 550гр.
Он - 370гр.
Шикэр комы - 220гр. (120гр.камырга)
Ак май - 200гр. (180гр.камырга)
Разрыхлитель - 8гр.
Йомырка - 2шт.
Ванилин чеметеп
Тоз - 1б.к.

Савытка илэнгэн он, шикэр комы, разрыхлитель, тоз салабыз, бергэ кушабыз. Алар янына эрегэн ак май салабыз. Уалып торган камыр ясыйбыз.
Виктория жилэген юабыз, чубеннэн чистартабыз хэм дурт кисэккэ булеп турыйбыз. Табага калган ак майны, шикэр комын (50гр) хэм виктория жилэген салып, 3-4 минут сурэн утта тотабыз. Соныннан суытабыз.
Икенче савытка йомырка сытабыз, калган шикэр комы, ванилин салып блендер белэн изэбез. Эз-эзлэп эремчек сала барабыз.
Форманы майлап камырнын 3/4 олешен салабыз, тигезлибез, остенэ эремчек массасын агызабыз, анын остенэ виктория жилэген. Ин оскэ калган камырны сибэбез. 190 градуска хэтле жылытылган духовкага 45 минутка тыгабыз. Суынгач табынга кисеп куябыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar

4 months, 3 weeks ago
**Бэрэнге пирожкие**

Бэрэнге пирожкие

Кирэк була:
Камыр:
Сот - 200мл.
Коры чупрэ - 1б.к.
Шикэр комы - 1а.к.
Тоз - 0,5б.к.
Усемлек мае - 2а.к.
Он - 400гр.

Эчлек:
Бэрэнге - 800гр.
Ак май, сот кирэгенчэ
Йомырка - 1шт.
Тоз тэменчэ

Сотне бераз жылытып алабыз, чупрэ, тоз, шикэр комы салып болгатабыз. Усемлек мае остибез. Эз-эзлэп он кушабыз. Йомшак камыр басабыз хэм остен каплап жылы урынга куеп торабыз.
Эчлек очен бэрэнгене эрчеп тозлы суда пешерэбез, суын тугэбез. Жылы сот, май, йомырка салып изэбез.
Камырны кисэклэргэ аерып куябыз. Хэрберсен жэеп эчлек салып богэбез. Табага май салып кыздырабыз, пирожкиларны кызган майда ике ягы да кызарганчы пешерэбез. Табынга кайнар килеш бирэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar

4 months, 3 weeks ago
**Балачак печеньесы**

Балачак печеньесы

Кирэк була:
Йомырка - 3шт.
Он - 1,5ст.
Шикэр комы - 0,5ст.
Маргарин - 200гр.
Тоз чеметеп
Разрыхлитель - 0,5б.к.

Савытта эрегэн маргаринны шикэр комы, тоз хэм разрыхлитель белэн кушып болгатабыз. Йомырка сытабыз, он илибез. Яхшылап тагын болгаткач сыеграк камыр килеп чыга. Печенье табасын майлап утка куябыз, кызгач кирэгенчэ генэ эченэ камыр салабыз. Каплап ике ягын да эйлэндерэ -эйлэндерэ пешерэбез. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar

4 months, 3 weeks ago
**Кара жимешле салат**

Кара жимешле салат

Кирэк була:
Тавык ите - 300гр.
Кыяр - 2шт.
Кара жимеш - 150гр.
Сыр - 100гр.
Эстерхан чиклэвеге - 50гр.
Майонез кирэгенчэ

Тавыкны тозлы суда пешерэбез. Соныннан шакмаклап турыйбыз. Кыярны озынча итеп турыйбыз. Кара жимешне кайнар суга салып торабыз, аннары шакмаклап турыйбыз. Сырны уабыз. Эстерхан чиклэвеген блендер белэн изэбез хэм табада бераз кыздырып алабыз.
Беренче кат тавык итен салабыз, майонез, туралган кыяр, майонез, кара жимеш, майонез, сыр, майонез, хэм ин оскэ эстерхан чиклэвеге. Суытырга бераз суыткычка куеп торабыз. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar

4 months, 3 weeks ago
ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР
4 months, 3 weeks ago
**Бэрэнгеле-суганлы пирог**

Бэрэнгеле-суганлы пирог

Кирэк була:
Камыр:
Ак май - 30гр.
Су - 200мл.
Он - 400гр.
Тоз тэменчэ

Эчлек:
Бэрэнге - 450гр.
Суган - 80гр.
Ак май - 70гр.
Тоз, борыч тэменчэ

Суны бераз жылытып алабыз, ана ак май остибез. Ул эрергэ тиеш. Он, тоз салып йомшак камыр басабыз. Аны пленка белэн каплап торабыз. Соныннан уртага булеп, зуррак олешен жэябез. Таба размерында бераз кырыйларына запас белэн. Майланган табага камырны жэябез, кырыйларын кутэртэбез.
Эчлек очен бэрэнгене эрчеп тугэрэклэп турыйбыз, суганны шакмаклап. Тоз белэн борыч салып бутагач, башта табага бэрэнгене салып чыгабыз аннары суганны. Остенэ ак май турап салабыз. Калган кечкенэрэк олеш камырны жэеп табаны каплыйбыз. Кырыйларын богэбез, чэнечке белэн тишеклэр ясыйбыз. 180 градуска хэтле кызган духовкага 1 сэгатькэ куябыз. Табынга кайнар килеш бирэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar

We recommend to visit

реклама: @price_k

Last updated 4 hours ago

ККК ( Карманный калькулятор каллорий)



Менеджер канала : @nikadormanager

Last updated 2 months, 1 week ago

Реклама бериш учун ??

@Massaj_Reklama_Admini

Last updated 4 months, 2 weeks ago