Timergali hazrat

Description
Вәгазьләр, насыйхәтләр, хәдисләр
We recommend to visit

Пресеты Лайтрум, Обработка фото
?? @dandemon

Сотрудничество/реклама - https://t.me/+t4j0Hw05gmQxMTEy

Last updated 1 month, 3 weeks ago

ҚР ҒЖБМ Ұлттық тестілеу орталығы

Last updated 1 month ago

3000 голды тут - https://linkwin.ru/stream/katk6338

Last updated 1 year, 2 months ago

2 months, 3 weeks ago
Вакыт барган саен шушы көнгә (үлемгә) …

Вакыт барган саен шушы көнгә (үлемгә) якынаябыз, вәт нәрсә белән анда барабыз, бу бик җитди сорау!

2 months, 3 weeks ago

Йәсин һәм Тәбәрак укыйк!
*☝ Аллаһның рәхмәте белән проблемаларны хәл итә һәм кабер газабыннан коткара торган сүрәләр*

Әд-Дәрими Ибне Габбастан Расүлуллаһның мондый хәдисен риваять итә: "Көн башында "Йәсин" сүрәсен укучының – көн дәвамында, ә төнлә "Йәсин" укучының иртәнге вакытка кадәр мәшәкатьләре җиңеләйтелә".

Ибне Мәсгуд радыяллаһу ганһе мондый хәдис тапшыра:
"Берәү һәр төнне "Тәбәәракәл-ләзии..."не ("Әл-Мүльк" сүрәсен) укыса, шуның сәбәбендә Аллаһы Тәгалә аны кабер газабыннан коткарыр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм вакытында без аны "коткара торган" дип атый идек" (имам Ән-Нәсаи).

⛅️ Ил-көннәребез имин, күкләребез аяз, күңелләребез тыныч булса иде. ?

https://t.me/timhazrat

2 months, 3 weeks ago
Timergali hazrat
2 months, 3 weeks ago

Габдулла бине Мәсгуд радыяллаһу ганһе Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: "Кешенең йөрәгендә тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлек калса да, ул җәннәткә кермәс", – дигән сүзләрен риваять иткән.
Моны ишетеп берәү: "Әмма кеше өс һәм аяк киеменең матур булуын тели бит!" – дигән. Бу сүзләргә җавап итеп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Дөреслектә, Аллаһ күркәм һәм Ул күркәмлекне ярата. Тәкәбберлеккә килгәндә, тәкәбберлек – ул хакыйкатьне кабул итмәү һәм башка кешеләргә түбәнсетеп карау", – дип әйткән. (имам Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан)

?? Җомга көне мөбарәк булсын, кардәшләрем. Аллаһ күркәм һәм күркәм гамәлләрне, әхлакны сөя.https://t.me/timhazrat

2 months, 4 weeks ago

Аллах не любит высокомерных

Создатель не любит людей, которые считают себя выше и лучше других, тех, кто гордится и хвастается своим богатством, положением, статусом, принимая это за достоинство.
Поклоняйтесь Аллаху и не приравнивайте к Нему никого. И хорошо относитесь к родителям, родственникам, сиротам, нищим, соседям – как к близким, так и дальним, – вашим спутникам, к путникам и невольникам. Поистине, Аллах не любит самодовольных хвастунов (сура «Ан-Ниса, аят 36).
Не отворачивайся от людей с высокомерием и не ходи по земле надменно. Поистине, Аллах не любит самодовольных хвастунов (сура «Лукман, аят 18).
Без сомнения, Аллах знает все, что они скрывают, и все, что они проявляют. Поистине, Он не любит высокомерных (сура «Ан-Нахль, аят 23).

2 months, 4 weeks ago
Timergali hazrat
3 months ago

⚜️ Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: "Кеше вафат булгач, аңа ияреп өч нәрсәсе бара: гаиләсе, малы һәм гамәлләре. Шуларның икесе – гаиләсе һәм малы кайтып китә, гамәлләре генә үзе белән кала" (имам Әл-Бохари).

*? Җомга көнебез мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә изге гамәлләр кылып, Үзенең ризалыгына ирешү бәхетен насыйп итсә иде.?*

? Ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп һәм белми кылган гөнаһ, хата-кимчелекләре гафу кылынса иде! ?**

https://t.me/timhazrat

3 months ago

Рамазан аеның башлануын башкаларга әйтүнең махсус әҗере яки фазыйләте бармы?
من بلغ الناس بشهر رمضان حرمه على النار
Рамазан башлануын башкаларга хәбәр итүчегә - җәһәннәм газабы харам булыр.
Мондый хәдис юк, җәмәгать, бу сүзләрне хәдис дип башкаларга җибәрмәгез.
#хәдис_түгел #рамазан,
https://t.me/tathadisler

3 months ago

Догалар кайсы вакытта кабул була?

?  “Дога – ул бәлаләрдән саклый, хәтта кешенең тәкъдирен дә үзгәртә ала”
                                                                                     (хәдис).

⚜️   Һәвакыт дога кылган кеше беркайчан да үзен ялгыз итеп тоймас, чөнки Аллаһ кешенең догасын җавапсыз калдырмый.

Әмма дога кабул булуның шартлары бар.

1️⃣ шарт: ХӘЛӘЛ ризык белән туклану, хәләл кием кию һәм хәләл кәсеп белән шөгыльләнү.

2️⃣ шарт: доганың кабул булуы өчен ИХЛАСЛЫК кирәк. Сораганымны Аллаһ кабул итәрме-юкмы икән, дип шикләнергә ярамый.

3️⃣ шарт: ӨМЕТ һәм САБЫРЛЫК белән дога кылу. Булса – була, булмаса – юк, дип торсаң, әлбәттә, кабул булмый, ихластан, өметләнеп сорасаң, чынга ашу ихтималы да арта.

☝️Догада шуны аңларга кирәк: син Хуҗаңнан сорыйсың, ә калганын Ул хәл итә.

☝️ Шуны да белик: кеше дога кылу өчен, Аллаһка теләсә кайчан мөрәҗәгать итә ала.

Шулай да, дога кабул булу ихтималы зур булган кайбер вакытлар динебез тарафыннан аерып күрсәтелгән.
      Мәсәлән:

?  Төнге намаз вакытында;        Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Доганың кабул булу ихтималы зур булган вакыт – ул төнге намаз – тәһәҗҗөд вакыты", – дигән. 

? Азан әйткәндә;      Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Мөәззин азан әйткәндә күк капкалары ачыла һәм догаларга җавап бирелә", – дигән (Әл-Хәким, Әбү Ягълә).

?  Фарыз намазыннан соң;
       Пәйгамбәребездән: "Кайсы догалар тиз кабул була?" – дип соралгач, ул: "Төн уртасында һәм һәр фарыз намазыннан соң кылганнары", – дип җавап биргән (имам Әт-Тирмизи).

? Җомга көнне;
      Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Җомга көнне дога кабул була торган яшерен бер вакыт бар”, – дигән.

? Яңгыр яуганда.      Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Ике очракта Аллаһы Тәгалә доганы һичшиксез кабул итә: намазга азан әйткәндә һәм яңгыр яуганда", – дигән (Җәмигуль әхәдис).

⚜️ Хөрмәтле дин кардәшләрем, димәк яңгыр   – Аллаһның рәхмәте ул! Һава торышлары үзгәргәндә сабыр итеп, догада булыйк, Раббыбыздан хәерлесен сорыйк.

https://t.me/timhazrat

3 months, 1 week ago

Кыямәттә биреләчәк ДҮРТ СОРАУ

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:
"Кыямәт көнендә кол дүрт нәрсә хакында соралмыйча аяклары урыныннан кузгалмас. Ул:
– гомерен ничек үткәрүе;
– яшьлеген ничек уздыруы;
– байлыгы һәм аны каян алуы, кайда тотуы;
– гыйлеме һәм аның белән нинди гамәл кылуы турында соралыр"
(имам Әт-Тирмизи).

?? Һәркемгә дә игелекле, имин, хәерле, бәрәкәтле гомерләр насыйп булса иде.
? Җомга көнебез мөбарәк булсын! Раббым ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп һәм белми кылган гөнаһ, хата-кимчелекләрен гафу итсә иде! ?

https://t.me/timhazrat

We recommend to visit

Пресеты Лайтрум, Обработка фото
?? @dandemon

Сотрудничество/реклама - https://t.me/+t4j0Hw05gmQxMTEy

Last updated 1 month, 3 weeks ago

ҚР ҒЖБМ Ұлттық тестілеу орталығы

Last updated 1 month ago

3000 голды тут - https://linkwin.ru/stream/katk6338

Last updated 1 year, 2 months ago