По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 2 weeks, 4 days ago
? [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 3 months ago
Чәкчәккә - дан!
Кичә милли ризык иде,
Бүген - артты кыйммәте.
Чәкчәк хәзер дөньякүләм
Саммитның сый-нигъмәте.
Каршы алмый кунакларны
Өчпочмак та, конфет та,
Чәкчәк тора зур почётта
Дөньякүләм саммитта.
Искерми дә, бозылмый да,
Һәм югалтмый формасын.
Аның хәзер бар стандарты,
Халыкара нормасы.
Ул элек тә бәйрәмнәрдә
Табын түрендә булды.
Ә бүген дәү түрәләрнең
Авызларына тулды.
Бүгеннән ул халыкара
Әһәмияткә ия.
Мәртәбәле һәр кунакка
Аңардан өлеш тия.
Ясалса да гади генә -
Пешкән камырдан, балдан.
Урысның ипи-тозы күк
Чәкчәк йөртелә алдан.
Чәкчәк хәзер вәкаләтле
Вәкил күк халыкара.
Күчтәнәчкә аны һәркем
Букчаларына сала.
Чәкчәк илләр дуслыгына
Кертә бүген өлешен.
Бар да аны авыз итә,
Елмаешып, көлешеп.
Бөтен дөнья заказ бирә
Башлый калса чәкчәккә,
Рәис тырышлыгы бер дә
Бушка булмас, әлбәттә!
Чәкчәк капкан авызлардан
Тамар баллы сүз генә!
Бу чаклы чәк-чәк ашаган
Ашказаны түз генә!
©Фәнил Гыйләҗев
Фото интернеттан алынды.
Хәтер
Ходайның һәр бирмеш көне -
Хәтер көне болай да.
Г. Морат
Көн тудисә кабат хәтер көне,
Хәтәр көне һаман ишәя;
Арта барган саен хәтерсезләр,
Дары беткән саен мичкәдә,
Саегайган саен милләт гаме,
Сыегайган саен баш мие,
Аңгырайган саен аңлы катлау,
Медаль таккан саен шагыйре...
Хәтерсезләр баса бара Җирне,
Җан асрыйбыз хәтәр заманда.
Иманыңны саклап калыйм дисәң,
Каһарманлык кирәк һаман да.
Кем хәтерен биштәренә төйнәп,
Дәрвишлеккә китә Ватаннан.
Күчмәнләшү утрак тормышлардан -
Качу котылгысыз яманнан.
Яман хәтәр дәвер язган тәкъдир
Хәтерләрен җуйган затларга:
"Безнең җырны җырла, бездәй кыйлан, -
Диеп, Иблис итә тантана, -
Безнең белән бер бул уй-фикердә,
Безнеке күк чыксын тының да,
Безнең хакка ваз кич гомереңнән
Һәм гомерен бирсен улың да!"
Үз җиреңдә авызыңны ачып,
Үз сүзеңне әйтер җай бетте.
Хәтерләвең өчен күзең ала
Ике башлы үләт бөркете.
Күзеңне дә, үзеңне дә чукый,
Башыңны да ала, җанны да.
Йолдыз тулы аяз төнеңне дә,
Сызылып аткан алсу таңны да -
Һәммәсен дә ала, нәфесенең
Һич күренми чиге-чамасы.
Хәтер генә кала, саркый аның
Җөйләнелмәс канлы ярасы.
Хәтер кала атып калганнардан,
Хәтер кала ятып калганнан,
Хәтер - хәтәрерәк хәнҗәрләрдән,
Хәтер - калынырак калканнан.
Хәтер - өмете ул өметсезнең,
Сыенырга соңгы чарасы.
Хәтердән дә ваз кичүдән безне
Раббым Үзе берүк аясын!
©Фәнил Гыйләҗев
#шигырь
#хәтеркөне
Бәхет ул?
"Начать заново - нормально. Ненормально - притворяться счастливым", дигән цитатаны укыгач.
Һәр иртә яңадан башлана.
Һәр көнне кич җитә яңадан.
Туар таң китерә өр-яңа
Сөенеч-шатлык та, яра да.
Һәр тәүлек кадерле үзенчә.
Һәр кеше үзенчә бәхетле:
Бәгырен телмичә юк-барга,
Үзеннән эзләсә бәхетне,
Тыңласа үзенең күңелен,
Үзенең йөрәген ишетсә;
Һичкемнең фикерен кимсетми,
Фәкать үз хыялын иш итсә;
Омтылса максаты юлыннан,
Буйсынып тәкъдире иркенә.
Һәр кеше бербөтен - бәхете
Бүленмәс, чәчелмәс икегә.
Кемгәдер бәхет ул - бәхетле
Ит(ә)алса җан сөйгән кешесен;
Кемгәдер зур бәхет - бүлешү
Үзенең эчкерсез җан хисен.
Кемгәдер зур бәхет - башкалар
Бәхете юлыннан чигенү.
Кемнеңдер бәхете - парына
Үз йөгән, иярен кидерү.
Бәхетен күрү дә бәхет ул -
Үзеңнең иң якын кешеңнең,
Җаныңа тынычлык табуың,
Юк-барга пошмавы эчеңнең.
Бәхетнең юк аның чикләре,
Юк аның чамасы, күләме.
Бәхет ул - һәр туган яңа көн,
Тормышның әйләнгән күчәре!
Бәхет ул - яну да, көю дә,
Сөю дә тормышның ваклыгын.
Бәхет ул - бүлешә белү дә
Җандагы һафаң вә шатлыгың!
Бәхетсез булалмый беркем дә,
Бәхеткә без хөкем ителгән!
Туар таң - тәкъдирең дәфтәрен
Ачудыр өр-яңа битеннән!
©Фәнил Гыйләҗев
Кичә Казан циркында Илгиз Зәйниев куйган "Печән базары" тамашасының премьерасын карадык. Зәвыклы, моңарчы күрелмәгән искитмәле әлеге тамаша әле 5нче майга тикле дәвам итәчәк. Сезгә дә, балаларыгыз белән бергә тамаша кылып өлгерергә киңәш итәм, дуслар!
Анда ниләр булуы белән кызыксынасыз бит инде, шулаймы?
Габдулла Тукай ролендә - Нурбәк Батулла;
Галиәскәр Камал ролендә - Ришат Әхмәдуллин (бәлки, дублерлар да бардыр);
Шәп җырчылар: Эльмира Кәлимуллина, Айгөл Гардисламова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Илгиз Мөхетдинов;
Ат арбасы белән печән чүмәләсе (печән базары шунысыз булалмый);
Клоуннар - әлбәттә, Кәҗә белән Сарык;
Сәхнә тулы жонглёрлар һәм акробатлар - Шүрәлеләр вә Су аналары;
"Пар ат" кына түгел - җайдаклы тройка;
Дрессировщица белән бер көтү "яшьләй өйрәтелгән Акбай";
Хәтта Казандагы Микитиннар циркының пәхлеваны, герләрне чөеп кенә уйнаучы, тимерне урталай бөгүче Карәхмәт тә бар!
Шүрәлеләр такта өстендә сикерә, су кызлары таган атына, күбәләкләр караңгыда ялкынланып янып, цирк куполынача очалар. Һәммәсе дә Тукайның әкияти бер төше сыман, кыскасы! Ул төшне без күрдек, ошаттык! Инде сез дә күрегез!
Әле ахырдан тамашачыларга милли читекле брелоклар һәм Тукай әкиятләре геройлары төшерелгән открыткалар да өләштеләр.
©Фәнил Гыйләҗев
Шигырь яктысы
Караңгыдан аваз сала шагыйрь.
Дөньялыкка шигъри сүз оча.
Аһәңеннән мең хис кайный җанда,
Йә яктылык иңә мең кочак.
Кочак-кочак җылы өләшә ул,
Эремәсме диеп күңелләр.
Кальбе тулы бәйләм-бәйләм гөлләр,
Кальбе тулы утлы күмерләр...
Вулкан да ул, шаулы гөлбакча да,
Ургып, кайнап чыга хисләре.
Җан кыллары белән тоеп яши
Кай тарафтан җилләр искәнне.
Тоеп яши җиһан гамен, зарын,
Хәятнең мең кылын сиземләп.
Һәр җөмләсе хисси чәчкә таҗы,
Һәр шигыре - милли бер гөләп.
Китаплары - күңел гөлбакчасы,
Уй-хисләре - шытар бөреләр.
Дөньялыкта үз дөньясын төзеп,
Ул - хыялда йөзгән бер юләр...
Җандашларын барлап исәрләнә,
Шигъри утта янып, мең шаша.
Һәм өр-яңа ысул, алым эзләп,
Үз урынын даулый, фал ача!
©Фәнил Гыйләҗев
☝️Әлеге шигырьнең тексты! ?
Гомеребез тозсыз булмасын дип,
Өйләнешкәч "Тозлы күл"гә бардык.
Август уртасыннан авышса да
Мыжлап тора иде анда халык.
Шул чактан ук учлап тоз салганмын
Күңелең ярасына синең кат-кат,
Тозсыз яшәешем гомереңне
Тоз-борычлы итәчәген хаклап.
Шуннан җүнле урын тапмаганбыз
Татлы ширбәт аен үткәрергә.
Тормышыбыз башында ук, җаным,
Хаклы идең миңа үпкәләргә.
Сиздермәдең. Тозлы күз яшьләрең
Ташымады, бәгереңә үтте.
Гомер уза торды. Тоз-борычны
Ашыбызга тәкъдир уртак итте.
Түкте, шөкер, балын, шикәрен дә.
Тәгәрәшеп үсә ике кызчык.
Җылы якка парлап очмасак та,
Борчу-сөенечне бергә кочтык.
Ямьле иде безгә тозлы күл дә,
Ашалынды карбыз, кавыннары.
Чумдык уртак гомер сазлыгына,
Шөкер, җанга сазлар ягылмады.
Сазга буялмады безнең хисләр,
Күп хыяллар шактый тозланса да.
Безне узып, ике бөтерчек кыз,
Бәхет булып, әнә, юллар саба.
Ун ел ташып ашкан сизелми дә,
Ун ел - күзне ачып-йомган ара.
Күр син, уртак бәхет җимешләре
Яныбызда тәпи атлап бара!
Күр, бу гомер бармак арасыннан
Комдай ага, булмый тотып калып!
Утыралсак иде тозлы диңгез
Буйларында, суга кармак салып.
Насыйп булсын ак комнарга ятып,
Иркәләнү көньяк кояшында.
Насыйп булсын чиксез бәхет тою
Миңа баккан назлы карашыңда!
Диңгез генә түгел, җир читендә
Фирүзәдәй океанга багып,
Насыйп булсын бәхет дулкынында
Тибрәлүләр, уртак хистә янып!
©Фәнил Гыйләҗев
Котлыйм безне, әнисе! Тигезлектә, бер-беребездән риза, канәгать булып, сөеп, сөелеп яшик! ???
Нәүрүз килә
Нәүрүз килә!
Нәүрүздә бар
Өмет бөреләре.
Шытым биргән яшәрүдә
Яшәү тәме, яме.
Нәүрүз килә!
Көн белән төн
Игез, тигез чаклар.
Ут өсти уртак казанга
Киң күңелле затлар.
Нәүрүз килә!
Туң дөньяга
Өреп язның тынын.
Әйдә, дустым, уртак учак
Эссесендә җылын!
Нәүрүз килә!
Нәүрүз иңә
Һәр боеккан җанга!
Күңелебез Нәүрүз көтә,
Нәүрүз - туар таңда!
Нәүрүз килә!
Милләт көтә
Үз нәүрүзе таңын!
Көз-кышларны кичкәннәргә
Нәүрүз килә тагын!
Нәүрүз бөреләре булып,
Өмет бөреләре
Шыта җанның түр багында,
Назлап күңелләрне!
Нәүрүз килә, нәүрүз килә!
Чигә урыс кышы!
Кышны кичкән һәр кавемгә
Уртак нәүрүз шушы!
Нәүрүз килә!
Нәүрүз белә
Кышның бетәчәген!
Яз чәчәге умырзая
Көтә шытар чагын!
©Фәнил Гыйләҗев
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 2 weeks, 4 days ago
? [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 3 months ago