Why Pay for Entertainment? Access Thousands of Free Downloads Now!

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

Description
🥧Татар һәм рус телендәге рецептлар (рецепты)
📌файдалы киңәшләр (полезные советы)
✍️язмалар (истории)
📜шигырьләр (стихи)

📢реклама

Сораулар яки реклама буенча (сотрудничество) - @elvira_admin

Отзывы: https://t.me/kirakle_torkem_otzivi
Advertising
We recommend to visit

Телеграм канал журналиста Рамины Эсхакзай.
Мій Instagram : https://www.instagram.com/raminalalala
Резерв: https://instagram.com/raminalalala_here
FACEBOOK: https://www.facebook.com/ramina.eskhakzaj
Реклама: @coop_ramina
PR: @kateryna_khotieieva

Last updated 1 month, 3 weeks ago

🥧Татар һәм рус телендәге рецептлар (рецепты)
📌файдалы киңәшләр (полезные советы)
✍️язмалар (истории)
📜шигырьләр (стихи)

📢реклама

Сораулар яки реклама буенча (сотрудничество) - @elvira_admin

Отзывы: https://t.me/kirakle_torkem_otzivi

Last updated 1 week ago

1 week ago

🍅 Бакчагыздан искиткеч уңыш алырга теләсәгез - "ДАЧНЫЙ ДВОРИК" телеграм-каналындагы киңәш-серләргә күз салырга чакырам🤗 👇

https://t.me/+X5YqGBjj_hU1Y2My

Бу канал ярдәме белән сезнең участок бик күп яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрдән торган чын оҗмахка әвереләчәк🍏 🫑

Бакчагыз- эш урыны гына түгел, ә бөтен гаиләгезнең ял итү урыны да булачак.

Язылып куегыз, бик күп киңәшләр һәм кызыклы идеялардан торган канал! 👇

https://t.me/+X5YqGBjj_hU1Y2My

1 week ago

🕌ТЕЛӘК ТЕЛӘҮ. ҖОМГА ДОГАСЫ. (КӨН ДӘ УКЫ)ДОГА КЫЛУ.
🤲Әгузү билләһи- минәш-шәйтанир-раҗим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиимӘлхәмдүлилләәһи раббил-гәәләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә әсхабиһи әҗемәгыйн.

🤲Йә, Раббым!
Авыруга - шифа бир, мохтаҗга - хәерле ризык бир, адашканга - туры юл күрсәт, әҗәтлегә - ярдәм ит, бәлагә төшкәнгә - чыгу юлын күрсәт!

🤲Йә, Раббым!
Бала-оныкларга, киләчәк буыннарга тәүфыйк, һидаять бир.
Гыйлем һәм итагатьтә үсеп, аларга бездән хәерлерәк буын булырга язсын!

🤲Йә, Раббым!
Гаилә кормаганнарга - хәерле хәләл җәфетләр, баласы булмаганнарга - изге балалар бир.

🤲Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә вә әңтә хайруль мүңзилиинә.
Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым!
Җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына.
Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда.
Теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең.
Теләсәң, ул бәракәтләрне ала да аласың.

🤲Әй, Раббым!
Торган нигезләребезгә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер!
Анда яшәүчеләрнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә һидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт-мәхәббәт насыйп ит!

🤲Әй, Хафиз булган Аллааһ! Нигезләребезне һәм гаиләләрбезне күзләребез күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла!
Шушы нигездә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып, озын гомердә яшәүләрне насыйп ит!

🤲Раббәнәә әәтинә фиддүн-йәә хәсәнәтә вә фил әәхыйрати хәсәнәтә вә кыйнәә гәзәәбәннәәр. Әәмиин!
Йә Раббил Гәләмиин!🤲🤲🤲

©https://vk.com/wall-216469108_5134

1 week, 1 day ago

Золотое Яблоко кибетенә 5000 меңлек 4 сертификат уйнатыла🤩 Рәхәтләнеп катнаша аласыз! Шартлары гади! Уңышлар сезгә!

2 months, 1 week ago
**Кайсы яшелчәне кайчан чәчәргә?**

Кайсы яшелчәне кайчан чәчәргә?

Иртә өлгерешле кәбестәне тәрәзә төбендәге савытларга 11-12 мартта чәчәбез, 45-50 көнлек рассада түтәлгә күчерелә.

Уртача өлгерешле кәбестәне 17-18 мартта лотокка чәчәбез. 40 көнлек рассада түтәлгә утыртыла.

Соң өлгерешле кәбестәне 14 апрельдә теплицага чәчәбез, 40 көнлек рассада июньдә ачык грунтка утыртыла.

Башлы суган орлыкларын 1 мартта лотокка чәчәбез, 25 апрельдә ачык түтәлгә күчерәбез.

Кабак, кабакчык, патиссон, кавын, карбызны 25-29 апрельдә ярты литрлы савытларга берәмләп чәчәбез, 7-8 июньдә ачык грунтка күчереп утырткач, өстен томалыйбыз.

Редисны теплицага 10-11, ачык грунтка 18-21 апрельдә, 4-5 майда чәчәбез.

Порей суганын 12-15 февральдә чәчәбез, кәлшәсен 25 апрельдә түтәлгә күчерәбез.

Кыяк суган үстерү өчен чемчекләрне теплицага 10-11 апрельдә, баш суган үстерү өчен ачык грунтка 4-5, 9 майда утыртабыз.

Базиликны вак савытларга 4-5, 9-12, 15-18 майда чәчеп, бер айлык рассадасын томат араларына, ачык грунттагы түтәлгә күчереп утыртабыз.

Ногыт борчагы, гади борчак, фасольне, җир җылына төшкәч, 20-24 майда ачык грунтка чәчәбез.

Кишер, петрушканы 13-14 апрельдә ачык грунтка чәчәбез.

Чөгендернең рассадасын үстереп алу өчен, теплицадага 20 апрельдә, 11-12 майда ачык грунтка турыдан-туры чәчәбез.

©Хәмидә Гарипова

2 months, 1 week ago
**Кетердэп торган очпочмак камыры**

Кетердэп торган очпочмак камыры

500 гр оеган соткэ , 100 гр ак май , 2 аш кашыгы майонез, бер йомырка сарысы , (тосе матур булсын очен) бер чэй калагы тутырып тоз, бер чэй калагы тутырып шикэр комы, бер чэй калагы сода , 3 аш кашыгы сыек май салып камыр басабыз, бераз ял иттерэбез.

©Рамзилэ Хажиева.

2 months, 1 week ago
Иң яхшы алмагач сортлары

Иң яхшы алмагач сортлары

Тәме, уңышлылыгы, авыруларга һәм суыкка чыдамлыгы ягыннан:

Җәйге сортлар:

✔️ Орловим
✔️ Сергиана
✔️ Чудное

Көзге сортлар:

✔️ Балтика
✔️ Дочь Антоновки
✔️ Скала
✔️ Успенское

Кышкы сортлар:

✔️ Белорусское сладкое
✔️ Брянское
✔️ Весялина
✔️ Первенец Ртищева –

©https://vk. com/wall-214119016_5878

2 months, 2 weeks ago
**Бакчачыларның күңелле мәшәкатьләре башланган чорга кердек.** …

Бакчачыларның күңелле мәшәкатьләре башланган чорга кердек. Яшелчә орлыкларын чәчү вакыты якынлаша. Аларны нинди материалдан ясалган контейнерларга чәчәргә?

ПВХ яки полистиролдан: әлеге конструкциянең капкачы бар. Шуның белән ул кечкенә генә парник булып тора. Аңардан үсентене тамырына зыян китермичә генә алып була. Әмма бер җитешсез ягы бар – бәясе кыйммәтрәк.

Торфлы чүлмәкләр: үсентене грунтка чүлмәге белән бергә утыртып була. Табигый материал шунда чери һәм үсентегә комачауламый. Әмма утыртыр алдыннан төбен һәм стеналарын бераз ертып куегыз. Составында картон да булгач, озак чериячәк. Шунысы да бар – коры булганда грунт катып килә, артык дымлы булса, гөмбәчекләр барлыкка килә.

Кәгазьдән әкәм-төкәм рәвешенә китереп тә чәчүчеләр бар. Озын һәм тар кәгазьгә 1 см калынлыкта грунт җәеп, өстенә орлык сибәләр һәм төреп баралар. Бу ысулның мәшәкате күбрәк.

Пластик шешәләр, картон һәм полиэтилен стаканнар – иң арзан вариант. Тик аларда грунт тиз кибә, бакчага чыгарып утыртканда үсентене зыян китермичә җай гына алырга кирәк була.

©https://vk. com/wall-214119016_5925

2 months, 2 weeks ago
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
2 months, 2 weeks ago
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
2 months, 3 weeks ago
**Кабактан вак бәлеш**

Кабактан вак бәлеш

Камыр ясыйбыз: 400 гр җылы кефир,10 гр чүпрә, 1,5 ч.к.тоз,1 а.к.шикәр комы,1 а.к.сыек май, он.Камырны басабыз, һәм җылы урынга алып куябыз( күтәрелергә).

Кабакны вак итеп турыйбыз һәм тоз белән уабыз. Дөгене тозлы суда пешерәбез ( ләкин пешереп бетермибез).
Кабак белән дөгене кушып шикәр салабыз. Вак бәлеш ясаганда кабак белән дөге өстенә бераз ак май куябыз.
Мичтә кызарып чыкканчы пешерәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

©Лэйсэн Семенеева

We recommend to visit

Телеграм канал журналиста Рамины Эсхакзай.
Мій Instagram : https://www.instagram.com/raminalalala
Резерв: https://instagram.com/raminalalala_here
FACEBOOK: https://www.facebook.com/ramina.eskhakzaj
Реклама: @coop_ramina
PR: @kateryna_khotieieva

Last updated 1 month, 3 weeks ago

🥧Татар һәм рус телендәге рецептлар (рецепты)
📌файдалы киңәшләр (полезные советы)
✍️язмалар (истории)
📜шигырьләр (стихи)

📢реклама

Сораулар яки реклама буенча (сотрудничество) - @elvira_admin

Отзывы: https://t.me/kirakle_torkem_otzivi

Last updated 1 week ago