Подписаны 12 ваших друзей...
Подборка вдохновений для твоего гардероба ✨
По рекламе: @VSOB63
Биржа: https://telega.in/c/stil_moda_odezhda
№ 4942621747
Last updated 2 months, 1 week ago
Телеграм канал журналіста Раміни Есхакзай.
Мій Instagram : https://www.instagram.com/raminalalala
Резерв: https://instagram.com/raminalalala_here
FACEBOOK: https://www.facebook.com/ramina.eskhakzaj
Реклама: @coop_ramina
PR: @kateryna_khotieieva
Last updated 2 months, 4 weeks ago
Last updated 1 year, 10 months ago
ТӘМЛЕ КАМЫР
📝Ярты бокал жылы су
📝ярты бокал сот
📝ярты бокал сыек май
📝1йомырка
📝1 КАЛАК майонез
📝1 КАЛАК тоз
📝2 кашык песок
📝очтэн бер Олеш свежий люкс чупрэсе салып камыр басабыз йомшаграк итеп🧑🏼🍳🧑🏼🍳
Эчлегенэ нэрсэ салып пешерсэгездэ ярый☝☝
Шушыннан ике пирог чыга))пирогларны ясап духовканы ачып куеп газ остендэ кабартабыз ярты сэгать💥
Аннары пешереп алабыз.
Бик тэмле чыга,искерми дэ катмый да,кипми дэ🧑🏼🍳☝☝
©Тәнзилә Идиятуллина
Намазга кагылышлы сорауларга җавапны Әмәт мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев бирә.
Дога кылганда, ике кулны күтәрәбез, кул учларының бер-берсенә тиеп торуы мәҗбүриме?
– Мәҗбүри түгел, әмма дога әдәбе һәм Пәйгамбәребез с.г.с.-нең сөннәте буенча ике учны күкрәк турысына күтәреп янәшә кую дөресрәк. Учларны җыеп бетермәүдә дә зыян юк. Иң мөһиме – доганы ихлас күңел белән кылу.
- Елга өстендә торып тәһарәт алган вакытта да суны исраф итмәскә кушалар. Кайбер чыганакларда, бер уч су да җитә, диләр. Аның чынлап та шулай тиешле күләме бармы?
– Суны алай үлчәп утырырга кирәкми, исраф кына итмәгез, булдыра алганча сак тотарга тырышыгыз. Тәһарәт алганда, кранны бөтен көченә ачып куярга кирәкми, әкрен генә агып торсын. Теш чистартканда, кранны ябып куеп та була. Суны чамадан тыш куллану – гөнаһ.
Витр намазын уку фарызмы?
– Витр намазы ваҗиб, ягъни калдырырга ярамый, укымасаң, гөнаһлы буласың. Аны укымыйча иртәнге намазга басу дөрес түгел. Ястүдән соң аны укымаган булсаң, башта витыр намазын укыйсың, аннары – иртәнгене.
- Димәк, витрны ястүдән соң ук уку мәҗбүри түгел, иң мөһиме – иртәнге намазга кадәр укып өлгерергә кирәк?
– Әйе. Галимнәр әйтүенчә, тәһәҗҗүд намазына торырга гадәтләнгән булсаң, витрны тәхәҗҗүд намазыннан соң укыйсың. Тәхәҗҗүдне уку гадәте булмаса, ястүдән соң укырга кирәк.
- Тәхәҗҗүд намазы турында аңлатып китегез әле.
– Тәхәҗҗүд – төнлә укыла торган нәфел намаз, ягъни укысаң, саваплы буласың, укымасаң – гөнаһысы юк. Аны 3 төрле итеп укып була: йокларга ятар алдыннан (әйтик, йоклап калудан курыкканда. Бу очракта башта ястү, аннары тәхәҗҗүд, аннан соң витрны укыйсың) яки төн уртасында, ә иң саваплысы – төннең өченче өлешендә. Кеше йокларга ятып, намаз вакытлары календаренда күрсәтелгән сәхәр тәмам дигән вакытка кадәр уяна да иң башта 2 яки 4, алты яисә 8 рәкәгәт итеп тәхәҗҗүдне, аннары витрны укый.
Пәйгамбәребез с.г.с. тәхәҗҗүдне 8 рәкәгәт, аннан соң 3 рәкәгәт витрны укыган. Әлеге намаз бик саваплы, ул мөэминнәрнең гыйззәте, әгәр дә кеше үз-үзен мәҗбүр итеп төнлә нәфел намазына махсус тора икән, бу аның ихласлылыгын күрсәтә. Намаз аны монафыйклыктан арындыра. Намазларын һәм изге гамәлләрен Аллаһы Тәгаләдән әҗер-савап өмет итеп һәм җәннәтле булыр өчен түгел, ә кеше күрсен һәм мактасын өчен кылу, гамәлләреңне кеше күрсен дип эшләү ул – монафыйклар сыйфаты.
- Намазны күңелдән укырга ярыймы? Әллә аны пышылдап укырга тиешбезме?
– Намазны күңелдән укырга ярамый! Бу намаз дөрес булмый. Сүрәләр һәм зекерләр барысы да пышылдап әйтелергә, кимендә иреннәр селкенергә тиеш.
- Хатын-кызның намазны чалбар киеп укуы тыеламы?
– Намазда аның тәне күренмәсен, ягъни киеме сыланып тормасын, үтә күренмәле дә булмасын. Күлмәге тезгә кадәр булып, аягында капрон оек икән, бу дөрес түгел. Оекбашы тыгыз яки калын булса, рөхсәт ителә. Чалбар да сыланып тормасын, киң булсын, өстендәге кофтасы да озын булса әйбәт. Әлбәттә, бу намаз намаздан китә, әмма хатын-кыз, ирләргә охшап, чалбардан йөрергә тиеш түгел.
- Яланаяк укырга ярыймы?
– Күлмәгең тубыкка кадәр булса ярый. Оекбаш кисәң, тагын да әйбәт.
- Ирләргә баш киеме кию мәҗбүриме?
– Ул сөннәт гамәл булып тора. Кимәсәң - гөнаһ түгел, әмма сөннәт буенча кию дөрес.
- Мәчет намазын ничек укырга? Мәчеттә укылган өйлә яки икенде намазы шуңа керәме?
– Мәчеткә кергәнсең икән, анда мәчет намазы укып чыгу сөннәт.Сез кергәндә, әйтик, өйлә намазы җиткән икән,шуны укыйсыз,бу шулай ук мәчет намазыннан китә.
- Намаздагы сүрәнең берәр хәрефен дөрес итеп ятламыйча,тел бер күнегеп китеп,ул гел шулай әйтелсә нишләргә?
– Кеше аны төзәтергә тырышырга тиеш. Ләкин ул хата 2 төрле булырга мөмкин: мәгънәне үзгәртә яки үзгәртми торган. Соңгысы булса, куркыныч түгел. Мәгънәне үзгәртә торган булса, төзәтергә ашыгырга кирәк. Ятлаган сүрәләрне берәр остазга укып күрсәтергә оялмагыз. Минем ятлаганым дөрес түгел дип, намазны калдырырга ярамый.
- Намазыңнан канәгать калмасаң, аны кабат укырга буламы?
– Намазга зыян китерерлек кимчелек булмаса, күңелгә ошамады дип кенә, кабат укымыйлар.Әгәр дә намазга зыян килерлек сәбәпләр булса, аны диндә мәкрух гамәлләр диләр, кире уку киңәш ителә.
Дәвамы комментарийда👇
Өйдә бәрәкәт булсын өчен нишләргә?
Аллаһның бәрәкәте дибез. Бәрәкәт ул Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләрнең файдалы булып, гел артып торуы һәм озакка җитүе. Ә аны ничек булдырырга? "Өметлеләр" мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән шул хакта сөйләштек.
– Хәзрәт, тормышның гына түгел, акчаның да, вакытның да бәрәкәте бардыр?
– Бәрәкәт тормыштагы бөтен нәрсәгә дә кагыла, шул исәптән акачага да, вакытка да. Вакытның бәрәкәте кыска вакыт эчендә бик күп эш эшәп калуны аңлата. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә акчага бәрәкәт иңдерсә, аз күләмдәге акча бик күп әйберләр сатып алырга җитәчәк.
– Бәрәкәтне ничек булдырырга соң?
– Бәрәкәт иңүнең төп шарты – биргән нигъмәтләре өчен Аллаһка шөкер итеп яшәү. Бу күңелең белән генә түгел, телең һәм гамәлләрең белән дә Аллаһны мактау һәм Аңа рәхмәтле булу дигән сүз. Коръәннең “Ибраһим” сүрәсендә: “Сезнең Раббыгыз вәгъдә итеп әйтте, әгәр дә сез шөкер итсәгез, нигъмәтләремне сезгә тагын да арттырам”, – диелә. Ашаган һәм эчкән вакытта “әлхәмдүлилләһ” – “Аллаһыга мактау булсын” дип әйтү тел белән шөкер итү була һәм шул сәбәпле ризыкка бәрәкәт иңә.
Бәрәкәт китерә торган икенче гамәл – байлыктан өлеш чыгару, мохтаҗларга булышу, сәдака бирү, зәкят түләү. Бу гамәлләр байлыкның артуына сәбәп булып торалар. Аллаһ Тәгалә бу хакта “Сәбә” сүрәсенең 39нчы аятендә әйтә: “Сез нәрсәне генә сарыф итсәгез дә, Аллаһы аны сезгә кире кайтара”. Башка бер аятьтә: “Аллаһ риба юлы белән кәсеп кылынган байлыкны юкка чыгара, ә сәдакаларны арттыра” (“Бәкара сүрәсе”, 276нче аять) диелә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә искәрткәнчә, байлык сәдака бирүдән кимеми. Икенче бер көдси хәдистә Аллаһ Тәгалә кешеләргә мөрәҗәгать итеп: “Әй, адәм баласы, байлыгыңны сарыф ит һәм мин синең байлыгыңны артырырмын”, – диде.
Кояш чыкканда һәм кояш баеган вакытта ике фәрештә җиргә иңә һәм алар, әй Аллаһ, байлыгын сарыф итүчегә малын арттырып кайтар, ә байлыгын бирмәгән саран кешеләрнең акчасын юкка чыгар, дип дога кылалар икән.
– Диндә бәрәкәтле урын дигән нәрсә бармы?
– Хәдисләрдә килгәнчә, кайбер урыннар һәм вакытлар чынлап та бәрәкәтле санала. Әйтик, хаҗ кылганда Гарәфәт үзәнендә дога кылу, Коръән укый һәм зикер-тәсбих әйтелә торган урында утыру. Бәрәкәтле вакытка рамазан ае, төннең ахыргы өлеше, җомга көне, зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне керә. Бу вакытларда изге гамәлләр һәм дога кылу фазыйләтле.
– Күз тию аркасында бәрәкәт китә аламы?
– Бәрәкәтнең юкка чыгуы күз тию бәйле түгел. Күз тию сәбәпле кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Ә бәрәкәтнең китүе күп очракта гөнаһлар кылу, биш вакыт намаз укымау, рамазан аенда ураза тотмау, хәрам ризыклар ашау, байлыктан зәкәт түләмәү һәм Аллаһка шөкер итмәү белән бәйле.
– Иртә торган кешегә, иртән эшләнгән эшләргә бәрәкәт иңә дигән сүзне ничек аңларга?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд Аллаһка дога кылып: “Йа Аллаһ, өммәтемә көннең иртәнге ягын бәрәкәтле кыл”, – диде. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә эшләрен иртә башлаган кешеләргә бәрәкәт иңдерә. Сәхәбәләр арасында Сахр ибен Вәдәәгә әл-Гамиди исемле сәүдәгәр булган. Ул әлеге хәдис белән гамәл кылып, үзенең хезмәтчеләрен һәм сатучыларын иртән үк эшкә җибәргән. Шуның нәтиҗәсендә байлыгы артып, малын кая куярга белмәгән (Имам Әхмәт, Тирмизи хәдисләр җыентыгында).
– Өйдә бәрәкәт булсын өчен нишләргә?
– Күбрәк Коръән укырга, дога кылырга, зикер-тәсбихләр әйтергә һәм Аллаһка гыйбадәт кылып яшәргә кирәк. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтте: “Әгәр дә авыл һәм шәһәр халкы иман китерсәләр һәм тәкъва булсалар, Без аларга күктән һәм җирдән бәрәкәт ишекләрен ачачакбыз” (Әгъраф сүрәсе, 96нчы аять). Тәкъва булу – ул Аның әмерләрен үтәү һәм гөнаһлардан тыелу. Әгәр дә кеше биш вакыт намазын укымаса, хәрам ризык ашаса, аракы эчсә, ул йортка Аллаһ тынычлык та, бәрәкәт тә иңдерми. Җен-шайтаннар күп булып, анда Аллаһның ләгънәте төшә.
– Бәрәкәт иңсен өчен аның аерым догасы бармы?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Әллааһүммә бәәрик ләнәә фиимәә ракзәкотәнәә вә кыйнәә газәәбән-нәәр”, – дип дога кылуы билгеле (Имам ән-Нәвәвинең “Әзкәр” китабы).
Дилбәр Гарифуллина
©Догалы йорт
Зебра пирогы?****
Ингредиентлар:
? 1 стакан кефир ( 250мл)
? 200г шикәр (баллы яки уртача баллы яратуга карап )
? 3 йомырка
? 2 стакан он
? 2 аш кашыгы какао
? 0,5 бал кашыгы тоз
? Чеметеп сода
Тәмле булсын?
©Сладкая жизнь
Подписаны 12 ваших друзей...
Подборка вдохновений для твоего гардероба ✨
По рекламе: @VSOB63
Биржа: https://telega.in/c/stil_moda_odezhda
№ 4942621747
Last updated 2 months, 1 week ago
Телеграм канал журналіста Раміни Есхакзай.
Мій Instagram : https://www.instagram.com/raminalalala
Резерв: https://instagram.com/raminalalala_here
FACEBOOK: https://www.facebook.com/ramina.eskhakzaj
Реклама: @coop_ramina
PR: @kateryna_khotieieva
Last updated 2 months, 4 weeks ago
Last updated 1 year, 10 months ago