Камай яза ...

Description
... инде шунда нәрсәдер

Канал авторы белән элемтә - @rinat_kamaev
Advertising
We recommend to visit

Қарақалпақстан мусылманлары қазыятының рәсмий сайты
https://www.facebook.com/groups/1393604727481912/
https://instagram.com/paziylet.uz?igshid=9ipx3fosdr4e
https://www.youtube.com/channel/UCrMPXuoyl0Wh3wUmka5pxHg

Last updated 2 days, 18 hours ago

#Travel ✈️
Путешествуйте по миру с каждым постом!🌎
#travelslocation 💙

📲Связь: @travelmanager

Last updated 1 week, 1 day ago

KRuz.uz сайтына мүрәжат жоллаў ушын бот: @kruzu_bot

Реклама ушын: @Polat_Turganbaev

Last updated 2 weeks, 5 days ago

2 months, 1 week ago

Попробуй оба и реши, на чьей стороне ты? - дип әйтә матур тавышлы абзый твикс рекламасында, һәм биредә
#утырыпуйларуйладым #посиделподумал

Аста ике автор белән аерым вакытта язып калдырылган сүзләр. Алар бер әйбер турында, тик бер-берсенә капма-каршы. Әллә түгелме, белмим - нәкъ менә уң белән сул твикс батончиклары кебек.

Твиксның бер ягы.
Ганс Магнус Энценсбергер Элементы теории медиа (1970) эссесында: "Электронные медиа не только уплотнили информационную сеть внутри, но и привели к её расширению вовне. [...] в области коммуникации национальный суверенитет обречён на вымирание. [...] Информационный карантин [...] сегодня возможен лишь ценой сознательного промышленного регресса."

Твиксның икенче ягы.
Мишель Серр Общество (2012) эссесында, хәзерге интернетлы вакытны истә тотып: "Переворот касается и культур: интернет способствует множественности выражений [...]. Словом,переворот отменяет все концентрации, даже промышленные, даже языковые, даже культурные, в пользу широких, множественных и сингулярный распределений."

Укып бетергәннәргә тагын бер кат укып карарга тәкъдим итәм. Әмма интернет һәм милләт, дип түгел, ә интернет һәм мин, диеп. Китерелгән текстны үзеңә якынайтып, читләштермичә.

Или син сникерс яратасыңмы күбрәк?

2024, октябрь

2 months, 2 weeks ago

Ә, Ө һәм Ү аралашуыннан өзек

Ә: Нигә югала икән ул?
Ө: Кулланылыштан чыга башлагангадыр. Кирәге юк, модный булмаганга.
Ә: Бу бит сәбәп түгел, бу инде нәтиҗә.
Ү: Менә синең өчен бетәме соң ул, ничек сизәсең?
Ә: Бетәдер кебек тоела, онытыла.
Ү: Оп, менә шулай бетә инде. Яшәвенә ышану юк. Бер баш ышанмый, икенчесе, мин, син..
Ө: Син дәме?
Ү: Мин дәме! Шуннан?
Ә: Утырган да шуган!
Ү: Сүзләремә тагын бер дәлил. Белү генә җитсә иде ул.

2024, октябрь

2 months, 3 weeks ago

Когда включать песню: вначале или в конце - решать тебе 🪗

Бакчаларда чәчәк атмый инде
Син утырткан бөрлегән.
Койма буе чиста кара туфрак.
Кулым каный, бер генәм,
Әй, ачыта, бер генәм.

Курасыннан яктым учак,
Чәнечкедән калды көл генә.
Сагынырмын, юксынырмын, бәгърем.
Авырта шул, бер генәм,
Әй, әрни бит, бер генәм.

Кочаклармын нечкә билкәемне,
Исерермен шәрә тәнемнән.
Гармун елар ялгызлыктан, ә мин...
Әй, биермен, янып-көеп,
Мин, берүзем, бер генәм.

2024, октябрь

3 months ago

Параллель янымда,
Иң ерак якында...
Күзләрең югалттым,
Оныттым тавышың
Кайгыда.

2024, сентябрь

5 months, 2 weeks ago
5 months, 2 weeks ago

Бары тик үзенә карата,
Ярата игътибар, ул иҗат ярата!
Сизмичә калдың, урладык кабат,
Йөрәгең бездә.
Лачын тизлек ярата?

2024, июль
Мәскәү

5 months, 2 weeks ago

Сәлам! Югалттыгызмы? ?

7 months, 2 weeks ago

[4нче #утырыпуйларуйладым #посиделподумал]

Про Нео из Матрицы, чертей и новый трек qaynar ?

Күз алдыгызга китерегез:

Балтач, төн, Матрица. Чем карадан киенгән Нео (Киану Ривз) чәй эчеп утыра***?***, күзлекләре парланып чыккан. Кинәт кемдер тынынчылкны бозып ишеккә шакый.
Нео ?
(иң текә тыныч тавыш белән)
Килделәр...

Шул вакытта имән ишек чәлпәрәмә килмә. Чәй яңартып йөргән Флүзә әби в шоке ***?***. Нео култык астыннан ике ат башы хәтле мылтык чыгара***?******?***, һәм башлана атыш ?

Ну ничек? Фантазия очмаса, илһамланыр өчен qaynar лабораториясең яңа альбомынан "Балтач киче"н тыңларга тәкъдим итәм.
*Матрица башлана 1:02

Сезнең артыгыздан килсәләр, нишләр идегез? Башка килгән беренче уй: качарга кирәк, югалырга. Беркем дә сине таба алмаячак Казан артына посырга.
? "Караштыргалыйм. Юксынгалыйм. Бәйрәмгә килмим. Ишекне ачмыйм."

Кара төндә ялтырап торган күзләр ?... Алар бөтен җирдә. Алар тәрәзә пыяласын тишеп керә. Бер мизгелгә генә онытылдың - син җиңелдең:
? "Караңгы җилләр ишеккә шакый"

Синең артыңнан "килделәр". Ни өчен? Хатаң, гөнаһың нидә?
? Гөнаһта булса эш, һичшиксез җеннәр килгән. Була бит аеруча җилле көнне, мунчадан өйгә кайтканда кайдадыр караңгы почмакта кемдер карап торган кебек. Тояклылар кәҗә күзләрен акайтып карап тора, сине алып китәргә әзерләнә. Ансы ярар, 3 тапкыр ?"Әстәгыфирулла" диеп төкеренәсең дә караңгы якка, җен-шайтаннар кача. Ә җен булмаса?

? Бу очракта нишләргә: чабаргамы, хайвани дәрәҗәгә җитеп ташланыргамы үзләренә, үле булып кыланыргамы? Гомумән, чыгу юлы бармы? Качып буламы?

Миңа калса бүген беребез дә караңгы җилләрдән сакланмаган. Иң кояшлы аяз көндә дә һавада барыбер бар ул. Койрык кысылган, күзләр алан-ялан, учлар суык һәм тирле.

Нео җиңде бит тәки тегеләрне. Әби дә исән-сау. Димәк бездә дә барысы яхшы булачак ?❤️

2024, май
Мәскәү

7 months, 3 weeks ago

Кореядә татар теле буенча дәреслек:

- Кая бара Сың Соң Син?
- Сың Соң Син әбисенә кунакка бара. Сың Соң Син әбисенә кимчи ясар өчен биш килограмм кәбестә алган.

- Нинди музыка тыңларга ярата Сың Соң Син?
- Сың Соң Син BTS җырларын тыңларга ярата. Икенче урында Габделфәт Сафин.

- Ватсапта гаилә әңгәмәсендә бармы Сың Соң Син?
- Әйе, Сың Соң Син көн саен туганнарыннан файдалы үлән чәйләре турында мәкаләләр, ялтыравыклы Сеул мәчете сурәтләрен, "Никахны кайчан уздырасыз инде?" сорауларын алып тора. Дорамалар турында гапләшү - Сың Соң Синнең иң яраткан шөгыле.

Камсаммида, рәхмәт ?

7 months, 3 weeks ago

Типа текә, типа gangsta.
Киң ыштаннар күттән аста,
Билгә көмеш сипләр асылган.
Йомшак кулда йөзек,
Колак-борын тишек.
Малай урам белән ялгышкан.
Кызлар клубта башын әйләндергән,
Баллы төтен салкын шәраб белән
Батырлыкны жәлләмичә биргән.
Атлый юлбарыстай горур арыслан!
GTAдагы кебек:
Типа хәтәр, типа усал.
Караңгыдан кинәт чыгып берәү:
- Битеңне куй, хәсрәт, суксам
Булышырмы алтын муенса?
- Без бит, типа, дуслар...
- Ххххъъ..тфью, ну типа...чап!

2024, май
Мәскәү

We recommend to visit

Қарақалпақстан мусылманлары қазыятының рәсмий сайты
https://www.facebook.com/groups/1393604727481912/
https://instagram.com/paziylet.uz?igshid=9ipx3fosdr4e
https://www.youtube.com/channel/UCrMPXuoyl0Wh3wUmka5pxHg

Last updated 2 days, 18 hours ago

#Travel ✈️
Путешествуйте по миру с каждым постом!🌎
#travelslocation 💙

📲Связь: @travelmanager

Last updated 1 week, 1 day ago

KRuz.uz сайтына мүрәжат жоллаў ушын бот: @kruzu_bot

Реклама ушын: @Polat_Turganbaev

Last updated 2 weeks, 5 days ago