Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

Description
Гүзәл хатын-кызлар өчен файдалы канал
Advertising
We recommend to visit

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

Last updated 1 month, 2 weeks ago

ЛИСА 01.10.2024

Last updated 1 month, 3 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Last updated 1 month ago

3 days, 1 hour ago

Затлы шагыйрә, матур әсәрләре белән җаннарны җылыткан язучы, нечкә тоемлы драматург, Әтнә театрының иң кирәкле кешесе, «Сөембикә» журналының редколлегия әгъзасы һәм якын дусты Гөлүсә БАТТАЛОВАны туган көне белән котлыйбыз!

«Җомга базары»ң күңелләрне сафландырсын һәрчак, синдәге «Кесә тулы давыл», кар-бураннар, аклык-пакьлек укучыларыңа да күчсен, Гөлүсә!

3 days, 8 hours ago
**Мөслимдәге «Җәмигъ» мәчете**

Мөслимдәге «Җәмигъ» мәчете

🧐Кызыклы факт!
Җәмигъ мәчете халык телендә «Аэропорт мәчете» дип йөртелә, чөнки мәчет төзелгән урында элек Мөслим аэропорты булып, Казанга, Бөгелмәгә, Сарманга, Минзәләгә, Актанышка Ан-2, аннары Ил-14 очкычлары көненә икешәр рейс ясап, әйләнеп кайта торган була.

#Татарстанмәчетләре

3 days, 9 hours ago
**Дәрдмәнд** – шагыйрьнең тәхәллүсе, ягъни псевдонимы. …

Дәрдмәнд – шагыйрьнең тәхәллүсе, ягъни псевдонимы. Бу күренекле татар классигының чын исеме – Закир Рәмиев. Ул – үз заманының күренекле эшмәкәре, атаклы меценаты.

Хатыны белән алар 9 бала тәрбияләп үстерәләр. Улы – Искәндәр Рәмиев репрессиягә эләгә һәм атып үтерелә. Закир Рәмиевнең оныгы Бәшир Рәмиев  – техник фәннәр докторы, ул ЭВМны беренче уйлап табучы дип санала. 

Россиянең иң бай татары чынлыкта ачлыктан үлә. 1921 елны ул Орскига кызын күрергә дип китә. Юлда авырый башлый һәм үлеп тә китә. Орскида җирләнүе мәгълүм, әмма кабере билгесез. Ул күмелгән зират урынында соңрак завод төзиләр.

1 week, 2 days ago
Ильяс Камал Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге …

Ильяс Камал Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе булып сайланды. Ул 35 ел иҗат берләшмәсен җитәкләгән Рәшит Кәлимуллинны алмаштырды.

Ильяс Камал — Тинчурин театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты.

Чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!💐

1 week, 3 days ago
Ләмбрә районы Инәт авылында туып үскән, …

Ләмбрә районы Инәт авылында туып үскән, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Мордовиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Хафиз Бикбаев эше.

Картина Мордовия татарларының көнкүрешен чагылдыра. Хафиз Ибәтулла улы бик дини, күп догалар белгән апасын сурәтли. Автор аның тәсбих тартып утырган чагын күрсәтә.

1 week, 3 days ago

АЛМА БЕЛӘН КӘБЕСТӘ ТОЗЛАУ

Кирәк була:
👉10 баш ак кәчәнле кәбестә,
👉5 кг чамасы кишер
👉12-15 антон алмасы,
👉укроп орлыгы,
👉800-900 г тоз.

Эш тәртибе:
Кәбестә тозланасы савыт (безнең очракта - имән кисмәк) төбенә кәбестә яфраклары салып калдырабыз.

Чапкыч белән чабылган кәбестә һәм кишерне тоз, укроп орлыклары белән бутый барабыз, кисмәккә сала барабыз. Тоз күләмен кәбестәне тәмләп карап билгеләргә мөмкин.

Кисмәккә бер 10-15 см тирәсе кәбестә салынгач, 6-7 алмабызны салып җибәрәбез. Бу процедураны кисмәкнең уртасына җиткәч янәдән бер кабатлыйбыз.

Өске катламга кабат кәбестә салына. Кисмәкне 10 см тирәсе тутырып бетерми калдырабыз һәм зур яссы тәлинкә салып, аның өстенә берәр авыр әйбер бастырып, тукыма белән каплыйбыз.

Кәбестәбезне 4-5 көн дәвамында җылы урында әледән-әле һавасын чыгаргалап тотканнан соң, салкынча урынга күчерәбез.
Тозлану процессы әле бу урында да дәвам итәчәк, ләкин кәбестәне инде әкренләп ашый башларга да мөмкин.

Тәмле булсын! (чыганак: Интернет)

2 weeks, 5 days ago
2 weeks, 5 days ago
2 weeks, 5 days ago
3 weeks, 3 days ago
Россия Герое, депутат Рәсим Баксиков журналны …

Россия Герое, депутат Рәсим Баксиков журналны әнисенә бүләк итәчәк!

We recommend to visit

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

Last updated 1 month, 2 weeks ago

ЛИСА 01.10.2024

Last updated 1 month, 3 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Last updated 1 month ago