НУРЛЫ ИСЛАМ

Description
Архитектурное освещение сельских мечетей Республики Татарстан.
Телефон: +7 908 333-33-07
Advertising
We recommend to visit

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

Last updated 2 months, 1 week ago

ЛИСА 01.10.2024

Last updated 2 months, 1 week ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Last updated 1 month, 2 weeks ago

1 month, 3 weeks ago
НУРЛЫ ИСЛАМ
1 month, 4 weeks ago

🎥 Рауфан хәзрәттән килеп ирешкән видео-отзыв
🗺️ Яшел Үзән районы, Васильево бистәсе, Ихлас мәчете.

💡«НУРЛЫ ИСЛАМ» проектының Рамазан аенда "1 көн = 1 манара" программасы кысаларында, әлеге мәчетнең манарасын Трофимов Илья Андрей улы ярдәме белән яктырттык.

🕌СЕЗНЕҢ авыл мәчете бүгенге көнгә тикле яктыртылмаган булса, безгә мөрәҗәгать итә аласыз: https://wa.me/message/MAGFWZSGF3CLO1

2 months ago

Питрәч районы Питрәч авылында урнашкан мәчетнең тарихын Мөхәммәтгата Гатин Вагиз хәзрәт Фатыйх улы юллады, сезнең белән дә бүлешергә булдык:

"Советлар Союзы җимерелгәннән соң 20нче гасырның соңгы дистәсендә Питрәч авылында да Аллаһ йортын мәчетне төзергә мөмкинчелек булды. Чулман елгасының аргы ягыннан Иске Чәтерән авылыннан Татарстаныбызның күренекле дин галиме, остазыбыз, мөгаллимебез, җитәкчебез Габдулхак хәзрәт Саматов мәчетләребезне җимергән чорда да үзенең эшен туктатмыйча алып барган. Ул иң беренче тапкыр Питрәч төбәге Питрәч авылының Усак бистәсе мәчетен төзеп ачканчы, казыклар кагып, кыйбланы билгеләп, иң беренче тәүбәгә килеп, мәчет була торган урында, кыйблага борылып, азан әйтеп, коръән укып дога кыла. Бездә кошчылык фабрикасы бар, шушында эшләүче Питрәч җитәкченең хуҗалык эшләре буенча ярдәмчесе Рафаэль Галиуллин беренче тапкыр бөтен Чулман елгасының ар ягындагы мишәр малайлары белән бергә Питрәч авылының Усак бистәсендә 1995 нче елны мәчет салырга дигән фикергә килә. Кыска гына вакыт эчендә шушы ниятне алар тормышка ашырырга булалар. Питрәч урманнарыннан матур, зур нарат агачларын алып кайтып, каезлап, Чуваш егетләре аны төзи, салалар, бурыйлар. 3 ай дигәндә мәчетне 1995 нче елның 25 нче декабрендә халыкка тапшыралар. Быел аңа, ИншаАллаһ, 25 нче декабрьдә 29 ел була"

2 months ago
НУРЛЫ ИСЛАМ
2 months, 1 week ago

🕌Яшел Үзән районы, Васильево бистәсе, Ихлас мәчете.

Имам-хатыйб Габдуллин Рауфан Хәниф улыннан килеп ирешкән мәчет тарихын сезгә тәгъдим итәбез: «Җөмһүриятебезнең Яшел Үзән районында Васильево бистәсендә, 2009 нчы елны 1 ел эчендә шушында яшәүче мөселманнар, төрле бизнес эше белән мәшгуль булган башка конфессия вәкилләре ярдәме белән агач мәчет салына. Башлап һәм армый талмый ахыргача дәвам итеп, бөтен эшләрне оештыручы Сабирҗан улы Вазый хәзрәт Рахимов. Ул вакытта аңа 73 яшь була. Мөфти Камил хәзрәт Самигуллин кулы куелган шәһадәтнамә ул шушы мәчеткә имам-хатыйб булып сайланып, гомеренең соңгы көненә чаклы шул хезмәтне алып барды. Шушы елларда, халыкка дини аң-белем бирү эшләрен алып бару өчен 2 катлы мәдрәсә ясалды. Бу бинаның эчке эшләрен белгечләр киңәше белән үзгәртеп, төрле яшьләрдә һәм ирләргә, хатын-кызларыбызга шәригать хөкемнәренә тәңгәл килерлек итеп ясыйсы калды. Хәзергесе вакытта халык соравы буенча мәчет юа торган һәм аның белән хушлашып җеназа намазы укыла торган бина салу турында эшләр барыла. Әлегә матди ярдәм итүчеләрне эзләү эшләре бара. Шулай ук "Водоканал" оешмасы белән дә, мәчетне су белән тәэмин итү, канадизация турында сөйләшүләр алып барыла. Инша-Алла барысы өчен дә Аллаһы СүбехәнәТәгаләнең ярдәме насыйп булсын. 2023 нче елның 31 октябреннән имам-хатыйб булып Васильево бистәсе мөселманнарның җыелышында Габдуллин Рауфан Хәниф улы сайлана һәм аның кандидатурасы Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан шәһадәтнамә (N 1896-8) белән раслана.

Бу мәчеттә беренче тапкыр ике ел (2023-2024) рәттән ураза айларында Коръән-хафиз чакырылып тәравих намазларында тулы Коръән укып чыгылды. Аллаһы СүбехәнәТәгалә кабул итсен. ИншаАллаһ, мәчетебез буш тормый. Җомга көннәрендә 40-60 кеше җыела. Башка көннәрдә 8-10 кеше. Мәдрәсәдә (мәчетнең икенче катында) 3 группа укучылар, икесе хатын-кызлар һәм берсе яшүсмерләр. Барысы 15-16 кеше. Бу уку-укыту эшләрен 14 еллар дәвамында Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган Гөлзирә ханым алып бара. Атнага 3 көн укыйлар. Шулай ук теләүче ир-атларны 1 ел дәвамында имам-хәзрәтнең ярдәмчесе Радик хәзрәт укыта.

Яктырту мәсьәләсендә сез миннән әйбәтрәк беләсез. Трофимов Илья Андрей улы килеп эшләп китте бер ел элек. Яңадан килеп үзенә охшамаган җирләрен үзгәртеп ясады. Аңарга Аллаһы Тәгаләнең күп рәхмәтләрен телибез! Бик әйбәт, тәртипле, тәүфыйклы кеше».

💡«НУРЛЫ ИСЛАМ» проектының Рамазан аенда "1 көн = 1 манара" программасы кысаларында, әлеге мәчетнең манарасын Трофимов Илья Андрей улы ярдәме белән яктырттык.

5 months ago

? Әлмәт районы, Нәдер авылы мәчете

? 1915 елда Нәдер авылында 3 мәчет була.

? 1 нче мәчетне нигез салучы, мулла Нәдер Уразмәтов 1754 елда төзи. Соңрак берничә мәчет бер тапкыр яңадан төзелгән: 1783, 1850 (1855). Мәчет каршында 3 мәдрәсә эшли: 1 се 1846 елда ачылган, калган 2се 1911 елдан соң эшләгән.

? 1854 елда янгын нәтиҗәсендә мәчет янып бетә.
?️ Аны үз хисабына торгызырга Котлукадим Исмәгыйль улы Надыйров алына.

? Авыл халкының истәлекләреннән билгеле булганча, мәчетләр халыкта: авылның өске өлешендә – Яшел мәчет, аръякта – Кызыл мәчет, авылның аскы өлешендә – Яңа мәчет дип аталган. Барлык 3 мәчет тә татарлар өчен традицион булган 2 сөзәк түбәле манаралы бура агач мәчет тибыннан гыйбарәт булган.

? Мәчетнең Имам-хатыйблары: Шамил Сәримов (1998-2000), Фоат Хәйруллин (2000-01), Илнар Харисов (2001-11), Асаф Әхмәтов (2011 елдан).

? Тарихның тулырак версиясе: https://almet-history.tatneft.ru/istoriya/religiya/islam/novoe-nadirovo-sela-mecheti?lang=ru#

?«НУРЛЫ ИСЛАМ» проекты кысаларында, әлеге мәчетне Мингазовлар гаиләсе яктыртты.

We recommend to visit

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

Last updated 2 months, 1 week ago

ЛИСА 01.10.2024

Last updated 2 months, 1 week ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Last updated 1 month, 2 weeks ago