Пресеты Лайтрум, Обработка фото
👉🏼 @dandemon
Сотрудничество/реклама - https://t.me/+t4j0Hw05gmQxMTEy
Last updated 2 weeks, 2 days ago
3000 голды тут - https://linkwin.ru/stream/katk6338
Last updated 1 year, 1 month ago
Хөрмәтле дуслар, милләттәшләр!
Исегезгә төшерәбез!
10 ноябрьгә кадәр "Халык укытучысы" -Народный учитель" дигән конкурс бара.
Якташыбыз, укытучы
Салеева Дания Минхайдеровна шушы конкурста- һөнәри бәйгедә көч сынаша.
pg21.ru/specials/101732
Шушы сайтка кереп, Һәр көн тавыш биреп була.
Үтенеп, Дания апа өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз!!! ПРОГОЛОСОВАТЬ дигәнгә баскач, тагын СЕРДЕЧКО рәсеменә дә басарга кирәк обязательно.
Әйдәгез, якташ УКЫТУЧЫБЫЗ өчен тавыш бирик!
Без һәрчак бердәм булдык һәм бергә булганда гына без көчле!
Халыклар бердәмлеге көне.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын.
Хөрмәтле дуслар, милләттәшләр!
Яльчик муниципаль округы Сериле авылы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салеева Дания Минхайдеровна "Халык уытучысы" "Народный учитель" дигән конкурста катнаша.
pg21.ru/specials/101732
Шушы сайтка кереп, аның өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз. Тавыш бирү 10 ноябрьга кадәр бара. Һәр көн кереп тавыш биреп була.
Проголосовать дигенгә баскач, тагын сердечко рәсеменә дә басарга кирәк.
Моның өчен күп вакыт та, кая да булса барырга да кирәкми. Акча да җыярга кирәк түгел.
Әйдәгез, ТАТАРЛАР, бердәмлекне күрсәтик әле!!! 💪💪💪
➖➖➖➖➖➖➖
ПРОГОЛОСОВАТЬ дигән зәңгәр язуга баскач, ЙӨРӘК-СЕРДЕЧКО рәсеменә дә басарга кирәк. Аллаһның рәхмәтендә булыгыз!
🌹Комсомол районында үзләрен яраткан эшенә багышлаган хөрмәтле кешеләр күп. Алар үз хезмәтләре белән район үсешенә зур өлеш керттеләр. Күп еллар Комсомол район администрациясендә баш агроном, авыл хуҗалыгы һәм экология бүлеге җитәкчесе булып эшләгән, хәзер инде лаеклы ялдагы Миннетуллин Илдус Хөҗҗәт улы нәкъ
менә шундый кешеләрнең берсе.
🌹Нәкъ менә ул эшләгән елларны Комсомол районы республика күләмендә үсемлекчелек һәм җир эше буенча һәр елны диярлек алдынгы урыннарда барды. Елдан-ел районны республика хөкүмәте дипломнар белән бүләкләде.
🌹Илдус Хөҗҗәт улы Миннетуллинның фидакарь хезмәте лаеклы бәяләнә. 2000 елда Чувашия Республикасының атказанган агрономы исеме бирелә. Россиянең авыл хуҗалыгы мактау грамотасы, төрле ведомство һәм оешмаларның мактау грамоталары һәм күп медальләр белән бүләкләнә ул.
🌹2017 елда Илдус Хөҗҗәт улы лаеклы ялга китә.
🌹Тормыш иптәше Наилә Мирсәет кызы белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Наилә апа Комсомол үзәк хастаханәсендә врач-фтизиатр. Чувашия Республикасының атказанган табибы.
🌹29 октябрь көнне Илдус Хөҗҗәт улы 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Сезне гомерегезнең күркәм бәйрәме - олы юбилеегыз белән котлыйбыз.Авыл хуҗалыгында башкарган намуслы, нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт хисләребезне кабул итегез.
Әссәләмәгәләйкүм хөрмәтле дин - кардәшләр!
Пәйгамбәребез Мүхәммәд с.г.в.нең " Кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешене дә Аллаһы Тәгалә җәннәтле итәр"-дигән хадисе бар.
Менә мин язган идем инде, авылыбызның мәчетендә веранданы зурайтып, балаларга җәйге дини дәресләр бирер өчен бүлмә ясарга эш башлана диеп. Әлеге изге эшне бергәләп башкарып чыгарга насыйп булды. Әлхәмдүлилләһи шөкер! Бик күп кешеләр үз өлешләрен керттеләр, исемнәрен группага чыгарып бардым. Аллаһының рәхмәте булсын сезгә. Мәчеттә азан яңгыраганның ишетү хәм анда намаз уку - жирлектә яшәүчеләрнең иң зур бәхете. Бу олы бәхеткә ирешеп, изге эшне башкарып чыгарга Аллаһ ярдәмчеләрен җибәргән икән, бу безгә барыбызга да иң зур бүләк. Төрле яктан күп көчләрен, тырышлыгын керткән хөрмәт иясе Мәсхут абый улы Гусманга Аллаһның рәхмәте булса иде. Изгелек җирдә ятмый, Аллаһка барысы да мәглүм. Эшләгән урынында, йөргән юлларында, гаиләсендә тынычлык тигезлек бәхет, уңышлар теләп авыл халкы исеменнән рәхмәтләребезне житкерәбез. Шулай ук зур өлешләрен керттеләр Гарифулла улы Хадис, Фәрит улы Ильшат, Хамзә улы Рөстәм, Ахмәт улы Ильшат, Ильдус улы Илнур, Фоат кызы Гүзәл һ.б. Аллаһның рәхмәте ирешсен. Киләчәктә дә авылыбызның мәчете эшләп торсын, мәчеткә йөрүчеләр артып, ишәеп торса иде. Аллаһ йорты -изге жир. Мәчеткә килеп азан тавышлары яңгыратып, жыелышып намаз укулары - үзе зур бәхет!!! Әлхәмдүллиләһи! 🤲🤲🤲
Кармыш авылы имамы Йосыф хәзрәт Кадыров.
Фәрит Гыйбатдинов исемен йөрткән "Мишәр" халык фольклор-эстрада ансабеле солисткасы Рәзилә Шарафутдинова(Сиренеева) Казан шәһәрендә БРИКС саммитында катнашырга килгән төрле ил җитәкчеләрен милли кием киеп олы каршы алу церемониясендә катнаша.
Татарстанда Халыкара «Остабикә – традицияләрне саклаучы» фестивале ачылды
Фестиваль кысаларында гаилә кору, ата-ана, туганлык һәм традицияләрне киләсе буыннарга тапшыруда хатын-кызның роле темаларына эшләр иҗат итү буенча рәссамнарның арт-симпозиумнары, төрки һәм ислам сәнгате цифрлы галереясын тәкъдим итү, «Төрки халыклар сәнгатендә хатын-кыз образы» темасына түгәрәк өстәл һәм иҗади мастер-класслар узачак. Мәскәү, Казан, Иркутск, Чиләбе, Чабаксарда күргәзмәләр оештырылачак, шулай ук «Традицияләрне саклаучы» премиясе тапшырылачак.
«Остабикә – традицияләрне саклаучы» Халыкара ислам сәнгате фестивале 17 октябрьдә 16.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә рәсми рәвештә ачылды. Бүген Милли китапханә бинасында балалар һәм олылар өчен мастер-класслар, панель дискуссия үткәрелә, арт-симпозиум нәтиҗәләре буенча күргәзмә ачыла, төрки һәм ислам сәнгате цифрлы галереясы тәкъдим ителә.
Чуашстан мөсельманнары Диния нәзарәте мәчетләре каршында эшләүче мәхәллә мәктәпләренән 20 мөгалимә әлеге фестивальдә катнаша.
Пресеты Лайтрум, Обработка фото
👉🏼 @dandemon
Сотрудничество/реклама - https://t.me/+t4j0Hw05gmQxMTEy
Last updated 2 weeks, 2 days ago
3000 голды тут - https://linkwin.ru/stream/katk6338
Last updated 1 year, 1 month ago