ККК ( Карманный калькулятор каллорий)
Менеджер канала : @nikadormanager
Last updated 1 month ago
Реклама бериш учун ??
@Massaj_Reklama_Admini
Last updated 6 months, 3 weeks ago
Рәхмәт безнең тугры дусларыбызга, ихлас күңелле газета укучыларыбызга.
Чембулат авылыннан, безнең белән ел дәвамында элемтәдә торган газета укучыбыз Камил Галләмов Кыш бабай һәм күчтәнәчләр күтәреп килеп кергәч, гаҗәпләнеп куйдык.
Әлбәттә инде, бу юлы да безнең белән булуына ихлас сөендек. Рәхмәт сезгә, Камил әфәнде. Киләчәктә дә бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын.
Киләсе – 2025 ел – Елан елы.
Елан - ерткыч, шуңа күрә ит ризыклары бәйрәм өстәлендә булырга тиеш. Үрдәк, сыер ите, күркә, куян хуплана. Кызыл уылдыклы бутербродлар да бик яхшы булачак.
Сәламәт һәм озын гомерле булыр өчен чикләвеккә игътибар итегез. Өстәлдә берничә төрле чикләвек булу табынга пикант ноталар өстәячәк һәм Еланның күңеленә хуш киләчәк. Гарнирлардан дөге яисә бәрәңгене сайласагыз яхшы. Яшелчәләр белән әзерләнгән дөге яхшы идея булачак.
Җиләк-җимеш тәлинкәсе турында да онытмагыз. 2025 елда Яңа ел өстәленә табигый гармонияне ассызыклый торган яшел төсмерле җиләк-җимешләр кирәк. Мәсәлән, яшел алма, виноград, груша, киви, фейхоа — алар өстәлне бизәячәк һәм ел символына ошаячак.
Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хаклары буенча алда бара.
2024 елның гыйнвар-сентябрь нәтиҗәләре буенча республикада уртача хезмәт хакы 71,4 мең сумга җиткән. 2023 елның шул ук чорында ул 59,2 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
"Тармак дифференциациясе мәсьәләсе актуаль булып кала. Хезмәт хаклары күп тапкырлар түбәнрәк булган тармаклар да бар. Мәсәлән, күчемсез милек, кунакханә, җәмәгать туклануы. Биредә хезмәткә түләү дәрәҗәсе аена 44 мең сум тирәсе", - дип сөйләде Хезмәт министрлыгы башлыгы.
Зарипова сүзләренчә,бер тармак предприятиеләрендә хезмәт хакы бертигез булырга тиеш дигән максат куелган.
Республикада шулай ук предприятиеләр хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан да ким түләмәсен өчен эш алып барыла.
Яңа ел табынына телеңне йотарлык закуска
Әлеге кабымлык (закусканы) Яңа ел табынына иренмичә әзерләсәгез, үзегезнең дә һәм кунаклар күңеленә дә хуш килер. Аны ясау өчен күп әйбер дә кирәк түгел.
Кирәк була: шпрот, кызыл суган, петрушка яки укроп (кайсысы күңелегезгә ятышлы), перепелка йомыркалары (тавыкныкы белән дә алыштырырга мөмкин), һәм болгатыр өчен майонез.
Эш барышы:
Савытка шпрот, суган һәм петрушканы турап салабыз, Алар өстенә 3-4 йомырка салып, майонез белән изеп бетергәнче болгатабыз. Табада батонны берьяклап кына кыздырып алабыз. Барысын бергә болгатабыз да, батон өстенә сылап, табынга куябыз. Бизәп җибәрергә дә онытмагыз.
Тәмле булсын.
Үзеңә кагылмаган нәрсәгә кысылма
Без үзебезгә бөтенләй кагылмаган нәрсәләргә борын тыгарга яратабыз. Асылда ул нәрсәләрне белү дә яки белми калу да безгә файда бирми. Әмма, нәфеснең бөтен җиргә кысыласы килә. Нәтиҗәдә кирәкмәгән нәрсәләр хакында фикер йөртүләр, сүз куертулар, хәбәр таратулар белән күпме файдалы вакыт, күпме көч исраф китә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм: “Кешенең үзенә кагылмаган нәрсәгә кысылмавы, исламының күркәм күрсәткече булып тора”, - дигән (Тирмизи риваяте).
Имам Шәфигый: “Өч нәрсә кешенең акылын арттырыр: галимнәр белән аралашу, изгеләр тирәсендә булу, үзеңә кагылмаган нәрсәләрдән ерак тору”, - дигән.
Шуңа да, динебез кешегә гомерен дөньясы һәм ахирәте өчен файдалы булган шөгыльдә булырга өйрәтә.
Бүген ватсап, телеграм, ВКлар аша гына яше-карты бер файдасыз хәбәрләр, тузга язмаган яңалыклар укып, фотосурәтләр карап, аларны башкаларга таратып, үзләренең дә, башкаларның да кадерле көннәрен, гомерләрен урлыйлар.
Хәсән әл-Басри: “Аллаһы бәндәсен Үзеннән ерагайтса, аңа үзенә кагылмаган файдасыз нәрсәләрдә булырга насыйп итә”, - дигән.
Йә, Раббым, безне үзебезгә кагылмаган нәрсәләргә кысылып, гөнаһ җыюлардан сакла.
Матдәләр алмашын яхшырта торган ризыклар
Алма һәм корица. Бер алманы нәзек телемләп турагыз һәм өстенә 500 мл кайнар су салыгыз. Шуңа 1 чәй калагы төелгән корица кушып бутагыз һәм суынгач, көн дәвамында эчегез. Әлеге төнәтмә ашкайнату системасын чистартырга ярдәм итәр.
Лимон согы һәм бал. 2 аш калагы яңа гына сыгылган лимон согы,1 чәй калагы балны 200 мл суга салып бутагыз. Шуңа чеметем генә төелгән имбирь салып болгатып, иртәнге ашка 30 минут кала эчегез. Ашкайнату системасын чистартуда тыш, тамырларны да ныгытачак.
Имбирьле эчемлек. 3-4 см зурлыктагы имбирьнең тышын әрчеп, вак итеп турарга. Шуның өстенә 1 литр су салып, кайнатып чыгарырга һәм уртача утта 10 минут кайнатырга. Суынганнан соң аз гына төелгән корица һәм берничә кашык гөлҗимеш сиропы салырга. Көн дәвамында, ашарга ярты сәгать кала, 100-150 мл эчәргә.
Кызыл чөгендер согы. 1 кызыл чөгендер, 2 алма, сельдерейның согын сыгып, көнгә ике тапкыр (иртән һәм кичен) ашарга ярты сәгать кала 1 әр аш калагы эчәргә.
Сәламәтлек коктейле. 1 әфлисун, 1 лимон һәм 1 кишернең согын сыгып, 100 мл минераль су белән кушып бутарга. Ач карынга, ашарга 30 минут кала эчәргә. Бу коктейль арыганлыктан бик ярдәм итә, чөнки антиоксидантларга бай.
ККК ( Карманный калькулятор каллорий)
Менеджер канала : @nikadormanager
Last updated 1 month ago
Реклама бериш учун ??
@Massaj_Reklama_Admini
Last updated 6 months, 3 weeks ago