⚡️Все самое важное в одном канале. Новости России и Мира
Предложить новость: @pryamoy_bot
Обратная связь: @rob_lower
№ 4930801491
Last updated 2 weeks ago
Главные Новости РИА t.me/rian_ru
Авторы канала - наши корреспонденты в России и за рубежом. Мы рассказываем о том, что видим сами.
Заявление №4950718996
Last updated 1 week, 5 days ago
Эруктации информпространства России и ее Окраин.
📈 Открытая статистика канала на TGstat или в телеметре.
Реклама: @smi_reklama
Last updated 2 months ago
Айдар Фәйзрахманов һәм Харис Нигъмәтҗанов ансамбле. "Су буйлап".
Менә тагын бер ансамбль.
Ике видео да "ТФ"- телевидение фондыннан. Бу хәрефләрне телевизор экранында соңгы тапкыр кайчан күрдегез икән?
Кайда ул телевидение фонды? Кем кулында ул? Аны телеканаллар кулланырга теләми, иренә икән, мин сорап карасам ничек булыр икән? Әйдәгез тикшереп карыйк. Киләсе елга шушы темага документаль фильмга тотынып карыйм менә, Алла бирса.
Кая барып чыгармын - белмим. Ләкин бу архивларның шулай игътибарсыз һәм кайдадыр тузанланып ятуына тыныч кына карап тора алмыйм. Элекке телеспектакльләр дә юкка чыгып бетте бит!
Тузанын кагып, хәзерге көн тамашачысы өчен аңлаешлы, үтемле итеп эшләнсә, ник карамаслар да ник аның йогынтысы булмас икән?
p.s.: ниятемне алдан әйтеп, нинди материал нигезендә, нинди темага эшләргә җыенганымны әйтүдән курыкмыйм. Кемдер миннән узып тотынса да борчылырлык түгел. Башка кеше - башка фикер сөреше, материалга башка мөнәсәбәт, башка максат, бөтенләй башка нәтиҗә. Кагыйдә буларак аның бөтен нәтиҗәсе дә бу идеяне йолкып алып тотынган кешенең үзенә генә юнәлтелгән булачак. Ә бу инде мәңгелек түгел, бу инде мирасханәгә түгел, гаилә архивына гына ярарлык эш.
Шакировлар утары видекөндәлегенең узган чыгарылышында ишетелгән "Сары буран" (И. Сафин көе, Р. Корбан сүзләре) дигән җырның видеоязмасын куярга булдым.
Илгиз Мәҗитов ансамбленә кушылып Айдар Фәйзрахманов башкара. Бу җырны бер ишетеп, югалтып, шактый вакыт эзләргә туры килде.
Шул бер ишетүдән көе дә, сүзләре дә, башкаруы да видеодагы чор зәвыгы да күңелгә кереп калды. Бик яратам мин хәзер "ретро дип аталган "шушы вакытны.
Рафис Корбан нинди матур сүзләр яза белә икән бит!
Ансамбль турында әйтеп тә тормыйм: әйтеп бетерә торган түгел, чөнки. Ансамбльләрнең күп вакыты, иҗатлы вакыт бу. Хәзер генә ул мондый состав сәхнәгә чыгу үзе бер вакыйга. Һәркем дә эшли алмаган, барлык тамашачы да кабул итеп бетерә алмаган (шулай дип санала) "роскошь".
Мин ул ансамбльләрне белмим. Кайберләрен ишетеп танысам да тулаем иҗатларын, шәхесләрен беләм дип әйтә алмыйм. Аларны сез дә белмисез. Чөнки алар турында эчкә кереп китеп сөйләгән кеше юк. Артык специфик тема булгангадыр инде. "Сары буран" җырына да 26 000 кеше утырган каналда бер комментарий да язмаганнар һәм нибары 449 карау.
Мондый башкару хәзерге ТВ, эстрада, шоулар өчен нибары яңадан җырлап карап уйнау өчен "диковинка". Күп дигәндә бер ретро концертлык кызык. Ә болар безнең база булырга тиеш. Киң аудиториягә аңлатылырга тиешле мирас. Татарча яңгыраш дигәндә (халыкчан түгел) нәрсәне күз алдында тотарга икәнен күрсәтүче маяк. Бу материалга таянып зәвык тәрбияләп була. Теләсәң, әлбәттә.
Кызганыч, кайсы медиаресурс ягына борылып карама, анда барысы да шоу белән мәш килә. Төптәнрәк уйлап карарга вакытлары да юк, уйлау сәләтләре дә атрофия кичереп ята.
Самосырово бистәсендәге котычкыч фажига турында ишетмәгән кеше юктыр.
Сукбай этләр, аларның кешеләргә һөҗүм итүе турында күпме тукып торсаң да алга китеш юк. Бу темага сөйләшкәнгә дэ 2 ел була.
Минем фикер элеккечә - кайда көтуе белән йөргән эт күренә, шунда атып юк итәргә. Эт хуҗаларына штрафлар, приютлар, волонтёрлар да булсын, тик ул чаралар берсе дә фаҗигадан саклап кала алмый. Сукбай этләр санын арттыру гына ул.
22.11.24. Минзәлә
ИГЪТИБАР! ☄️
Gauga төркеменең яңа альбомы дөнья күрде! Менә монда сылтама.
Шәп булачагын беләм, әмма үзем махсус тыңламыйм әле. Иртәгә Казанга кайтканда юл буе рәхәтләнеп тыңлау мөмкинлеге калдырам үземә.
⚡️Все самое важное в одном канале. Новости России и Мира
Предложить новость: @pryamoy_bot
Обратная связь: @rob_lower
№ 4930801491
Last updated 2 weeks ago
Главные Новости РИА t.me/rian_ru
Авторы канала - наши корреспонденты в России и за рубежом. Мы рассказываем о том, что видим сами.
Заявление №4950718996
Last updated 1 week, 5 days ago
Эруктации информпространства России и ее Окраин.
📈 Открытая статистика канала на TGstat или в телеметре.
Реклама: @smi_reklama
Last updated 2 months ago