Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар

Description
Алмания татарлары оештырган чаралар, вакыйгалар

💬 Безнең чат:
https://t.me/+NSqh9h6NE39kM2Vi

📧 Сораулар/тәкъдимнәр өчен контакт:
[email protected]
We recommend to visit

❄️СИНИЙ ИНЕЙ УЖЕ ВЫШЕЛ!❄️

Last updated 2 months, 2 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Регистрация канала: https://clck.ru/3Fk3Gn

Last updated 2 months ago

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

№ 5040038424

Last updated 2 months, 1 week ago

2 months, 1 week ago
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
2 months, 1 week ago
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
2 months, 1 week ago

Ел азагында нәтиҗәләр ясамаган идек, хәзер сөйлибез:

2024 елда без 15тән артык очрашу үткәрдек – һәр ике атна саен (“Ядәч! Истә” фильмы һәм Булат Шәйми чыгышы өчен генә бер тәнәфес ясадык). Безнең сөйләшү клубында инде 23 катнашучы бар (оhooo! комментларда теләк белдерүчеләрне клубыбыз чатына өсти алабыз). Очрашуларда кайчак 10 кеше җыелдык, ә кайчак икебез генә дә булдык 🙂

Рольләргә бүлеп пьесалар укыдык, классик һәм заманча авторларның хикәяләрен укыдык, гомумән дөньяви нәрсәләр турында сөйләштек (яраткан китапларыбыздан башлап Алманиядәге салымнарга кадәр, һаһа), чәй эчтек һәм күп өстәл уеннары уйнадык ☕️ 🃏

Яңа елда очрашуларны элеккечә Sendling китапханәсендә уздырырга уйладык, шулай ук яңа урын: искиткеч Мүнхен манзарасы булган, иртәнге аш ашарга мөмкин булган һәм зур өстәлле Rooftop-ка күчәчәкбез 🎉

Бу хәбәрдә клубның кыш һәм яз өчен җәдвәле!☝🏼 Ә киләсе постта — безнең очрашулардан кайбер фотолар һәм видеолар. Узган ел күңелле үтте 😍

P. S. Сезнеңчә татарча сөйләшү клубы нәрсә өчен кирәк? Комментларда фикерегезне языгыз!

5 months ago
Берлиндагы дусларыбыз дөньякүләм "Татарча диктант" акциясенә …

Берлиндагы дусларыбыз дөньякүләм "Татарча диктант" акциясенә кушылырга чакыра.

«Онлайн язып булса да, бергәләшеп җыелу күңеллерәк. Диктант язганнан соң аерым программа - кечкенә фатирник уздырырга булдык. Миннән мини аккустик концерт - гармун белән гитарада чыгышлар, тәм-томнар белән чәй эчү һәм әлбәттә - сыйфатлы аралашу.

Үзегез белән каләм, тәм-томнар һәм музыка уен коралларын алыгыз. Кәгазь кирәкми, диктант язу өчен махсус бланклар таратылачак", - дип хәбәр итә Берлин татар яшьләре төркеме исеменнән Тимур Хәррасов (сорауларыгыз булса, Тимурга языгыз).

?9 ноябрь, сәгать 14:00

Үткәрү урыны: https://maps.app.goo.gl/xkYZgCbNQCvHtENg7

5 months ago
***?***1992нче елның 6 ноябрендә Татарстан республикасының …

?1992нче елның 6 ноябрендә Татарстан республикасының Конституциясе кабул ителә. Шул хөрмәттән сезгә, дуслар, яңа гына чыккан яраткан Татарстаныбыз турындагы тапшыруны карарга тәкъдим итәбез ?

P. S. Без карадык, шактый яхшы чыккан

https://youtu.be/-4-QSjcvc6o?si=UeRW5e9-LznTeo6O

5 months, 1 week ago
Татарча Диктант ***✒️***

Татарча Диктант ✒️

? 8, 9, 10 ноябрь 10:00
?Сайтка кереп, харитада (картада) шәһәрегездә диктант язу ноктасын табып була.
?Үзегезгә уңайлы урында ТНВ эфирын карап я "Болгар радиосын" тыңлап, яза аласыз.
? diktant.tatar сайтка кереп, диктантны онлайн да язарга мөмкин.

Тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтында таба аласыз ❣️

8 months ago
We recommend to visit

❄️СИНИЙ ИНЕЙ УЖЕ ВЫШЕЛ!❄️

Last updated 2 months, 2 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Регистрация канала: https://clck.ru/3Fk3Gn

Last updated 2 months ago

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

№ 5040038424

Last updated 2 months, 1 week ago