Укытучы апа

Description
Мин - Эльза Нәбиуллина, филолог, укытучы. Казаннан, хәзер Алманиядә яшим. Татарча өйрәтәм. hәркемгә шатмын🙏🏻
Advertising
We recommend to visit

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

Last updated 1 month, 2 weeks ago

ЛИСА 01.10.2024

Last updated 1 month, 3 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Last updated 1 month ago

3 months, 1 week ago

Дуслар, сәлам!
Укытучы апаның укытучы абые да бар икәнен белә идегезме?🌚

Минем ирем Искәндәр Нәбиуллин 15 еллап мәктәп балаларына биология, экология фәннәрен укыта. Балаларны күбрәк олимпиадаларга, имтиханнарга әзерли (бик уңышлы әзерли). Укучылары арасында олимпиадада җиңү яулап, имтиханнарсыз медицина университетларына, башка белгечлекләргә керүчеләр дә бар (бер генә дә түгел).

Быелдан Искәндәр онлайнда укырга яңа укучылар җыя, әлегә берничә урын бар. Арагызда ихтыяҗы булганнар аңа языгыз.⬇️

Искәндәр Нәбиуллин

3 months, 3 weeks ago

GPT переводит примерно на уровне 11-классника русской школы.😄

Календарьны әйләндерәм —
Һәм кабат өченче сентябрь.
Синең фоторәсемеңә карыйм —
Һәм кабат өченче сентябрь.

Ә нигә, ә нигә
Аерылышырга туры килде безгә?
Бит барысы да чын булды
Сентябрьнең икенчесендә.

3 months, 3 weeks ago

Менә монда тагын бер актуаль язма бар🔺

7 months ago

Миллилек, трендлар hәм башкалар турында

Язачак сүзем мине соңгы елларда гел кытыклап, күңелдә ризасызлык тудырып килде, чөнки төрле формада, төрле очракларда миңа аның белән кисешергә туры килә иде. hаман җыеп, бер фикергә туплап бетерә алмый йөрдем. Аның белән очрашканда ничектер аптырап кына кала идем. Төн уртасы җитте, хәзер фикеремне туплап карыйм.

Әлбәттә, сүзем "татар темасы" турында, шуның тирәсендә булачак.

1. Милли тема белән манипуляцияләр.
Соңгы елларда милли тема төрле буын, соц.катлам вәкилләрендә (шул исәптән яшьләрдә, шәhәр халкында) бер трендка әверелде. "Шәп бит, шатлан!" диярсез. Бу урында әйтим: беренчедән, мин hәр кешенең эшләгән эше үзенә кирәк дип санаучылардан. Фикердәшләрең табыла икән - бу сезгә өстәмә плюс. Икенчедән, еш кына миңа "милли тема" белән кызыксынган, бу юнәлештә эшләгән рәвеш ясап, ә чынлыкта үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, тирән кермичә, теманы экзотикалаштырып тәкъдим итүчеләр белән эшләргә туры килгәләде. Алар сиңа "эксперт" буларак мөрәҗәгать итәләр, әмма аларга чынлыкта синең белемең дә, фикерең дә кирәкми. Аларга: "менә без нинди кешеләр (белгечләр) белән эшлибез" дигән күрсәткеч кирәк. Ул форма белән эчтәлек туры килмәү - анысы бөтенләй башка, көлке нәрсә инде.
Мисал китерәм хәзер.

3 ел элек, Әлмәттән "акча суырып" ятучы бер Петербург (!) кантуры (алар үзләрен институт дип атыйлар) миңа яза:

"Эльза, без Татнефть хезмәткәрләре өчен бер календарь эшләргә телибез. Аның hәр бите бер айга багышлана hәм анда бер мифологик персонаж сурәтләнәчәк, аны Татарстанның яшь рәссамнары ясаячак. Шул мифологик образларны искә алган яки сурәтләгән әдәби әсәрләрдән өзек табарга булышмассызмы?!"

Ок!

Мин әйтәм:
-Ярый, мин башта бу персонажларны Мифология сүзлегеннән барлыйм, җитәкчем белән киңәшләшеп алыйм...фәлән.
-Юк, ди, - без инде аларны сайладык.
-Ничек? - дим. - Бу бит тирәнрәк өйрәнелә торган тема, безнең бит академик басмалар, сүзлекләр бар. Ярар, җибәрегез алайса сайлаганыгызны, дим.
Җибәрде бу: Шүрәле, Су анасы, Дию, Албасты, Җен пәри, Убыр, Җамавыз???

Күз алдыгызга китерәсезме: мәсәлән, татар кешесе календарының Февраль битен ача, ә анда - Җамавыз (тәүбә-тәүбә, бу сүз, гомумән, кайбер якларда көфер сүз түгелме соң?) сезгә хәерле көннәр тели?

Яки сентябрь җитте, ә анда - Убыр?

Мин, әлбәттә, татарларның "җен" сүзен дә саклык белән генә телгә алуын турында да әйттем, болар бар да тискәре образлар, Мифологиядә Акбуз ат, Зирәк карт кебек матур үрнәкләр дә булуын искә алдым. Ләкин монда бит алдан ук максат халыкны аңлап, аның күңеленә ятышлы нидер эшләү түгел, ә Татнефть фонды ярдәмендә акча эшләү (сүзем юк, яхшы бизнес план✊?) Кем әйтмешли: "Профессор - конечно, лопух, но аппаратура при нем!"

И Аллам!
Әлбәттә, минем сүзләр «токсик» буларак кабул ителде?

Әмма мондый нәрсәләр тарихта теркәлеп калырга тиеш, я щитаю✊?
Бәлки ул календарь кемдәдер бардыр, карыйк әле, тиражы күпме булды икән?!?

hәм, беләсезме, эш монда наданлыкта яки акча исраф булуында гына түгел (ул акчага менә дигән татар телле китап чыгарып булыр иде, әлбәттә). Төп фикерем шул: халык аз белә, укый. Шушындый кыска "фантиклар"дан белем туплый. Кызык бер әйләнеш килеп чыга: берәүләр читтән килә - безне "өйрәнә" - безгә безнең турыда үзе белгән кадәр белем бирә (чит кешенеке әле ул акыллырак та, дөресрәк тә тоела бит, чөнки матур яңгырый, ялтыравык формада) - ә без "о татарлар шушындый икән" дип ышанабыз?

Дәвамы булачак яме, мин әле башладым гына...?

Сораулар hәм комментарийлар астарак⬇️

9 months, 3 weeks ago

Яз турында балалар өчен җырлар/шигырьләр

Яз җитә
☀️*☀️*☀️
Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла.
Елгалардан бозлар ага
Диңез ягына.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.
(Фатих Кәрим
)

Март аенда
Кар дип җиргә басасың,
Суга кереп батасың.
Чыксын инде умырзая
Кар астында ятмасын.

Мартлар җитсә, яз җитә,
Бураннары булса да,
Песи чыккан урамга
Аяклары туңса да.
???
(Әминә Бикчәнтәева)Яз
Туктап сана,
Тамчы тама:
Тып,тып,тып.
???
Төшә-төшә
Бозны тишә:
Тып,тып,тып.
???
Яз бу, ишет,
Кага ишек:
Тып,тып,тып.
(Шәүкәт Галиев)Сыерчык
Өй түрендә бакчада,
Талчыбык куначада
Сыечык канат кага –
Яз килүгә шатлана.

Чут-чут итеп сайравы –
Анын оя  сайлавы.
Кем ясаган ояны –
Сыерчык белә аны.
*(Г. Лотфи)

Ps таныш булмаган сүзләрне языгыз⬇️ бергә өйрәник*#татәдәбият

10 months, 2 weeks ago

Беркөнне мәкальләр карап утырдым. Анда тел турында да, ата-ана, белем алу, туган ил hәм башка темалар. Минем өчен яңача ачылган, башка кереп калган шушы мәкаль булды (минем аны моңарчы да күп тапкырлар ишеткәнем бар иде, ләкин бу юлы үзгә булды):

Иле барның теле бар.

Игътибар итегез әле: "кухнясы" яки "гаиләсе" барның димәгән?

Ярый, сез дә шушы сылтама буенча карап алыгыз әле (анда шактый мул тупланма), кайсы мәкаль ошады, язырга онытмагыз, бергәләп моңланырбыз?:

https://tt.m.wikibooks.org/wiki/%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80_%D1%85%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D0%BA_%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D1%8C%D0%BB%D3%99%D1%80%D0%B5

tt.wikibooks.org

Татар халык мәкальләре

Бәби балаБәби бала   •  Анадан күлмәксез туалар, күлмәкле булалар.    •  Бабайга таяк кирәк, бәбәйгә сиртмә кирәк.    •  Бала заманасына охшап туар.    •  Бала йөри белгәнче үрмәләп йөри.    •  Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.    •  Хәзерге бала тугандук…

10 months, 2 weeks ago

Кайсыдыр акыллы китапта мин "татар телендәге төрки чыгышлы сүзләрнең тамырлары нигездә 2-3 хәрефле" дигән фикерне укыган идем. Миңа бу фикер бик ошап калган. Чыннан да фигыльлар кыска гына бит бездә: кил, ал, бир, бар, кит.Аннан миңа сузык + берәр тартык аваз "уены", ягъни бер тартыкны аласың, аның янында килгән сузыкны гына үзгәртәсең, күпләп сүз өйрәнәсең. Мәсәлән:

сузык + ч:Ач - открой, голодный
Уч - ладонь
Үч - месть
Ич - ведь (диалект)
Өч - 3
Эч - пей, живот
Оч - летай, конец (чего-то: улицы, ножа)

Сез дә шулай уйныйсызмы?

We recommend to visit

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

Last updated 1 month, 2 weeks ago

ЛИСА 01.10.2024

Last updated 1 month, 3 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Last updated 1 month ago