По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
№ 5040038424
Last updated 2 days, 18 hours ago
? [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 2 months, 1 week ago
Алма шифасы ?****
Алма диетасы югары кан басымын төшерергә, баш авыртуын һәм әйләнүен бетерергә ярдәм итә. Андагы пектиннар кан тамырлары тышчасын ныгыта, холестеринны нормага китерә, йөрәк авыруларыннан саклый. Организмда матдәләр алмашын җайга салу өчен, фруктоза һәм органик кислоталарга бай алма согы эчү файдалы.
Тулырак: http://madanizhomga.ru/news/ayga-kyryn-karama/aiga-kyryn-karama-21-27-dekabr
Алисә ЗАРИПОВА: «Кыш сафлыгы» ?****
Оча карлар, күбәләктәй ап-ак карлар, Дөньядагы бар афәттән алар пакьләр. Оча, куна, сафлык белән төрә алар, Бар җиһанны явызлыктан саклар алар.
Могҗизалар көтеп яши Җир-Анабыз, Кыш бабайлар, Кар кызлары, бармы соң сез? Пакьлек белән алыштырып борчуларны, Ап-ак карлар, явыгыз соң, явыгыз сез!
Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/kykregemde-shigyir-utyim-saumyi/alisa-zaripova-kys-saflygy
Сәйдә Зыялы: «Агулы теш» ?****
Өйләнешкән чакларында аңа бары унҗиде яшь иде. Ә Сабиты — унсигездә... Гөрнадирдай ике улы — Вакыйф та, Васыйл да япь-яшь килеш сугыш кырында ятып калды. Вакыйфка — егерме бер, Васыйлга унтугыз яшь иде... Күз нурларының сөякләре кайсы төбәкләрдә җирләнгән икән? Җирли алдылар микән әле? Окопларда гына күмелеп калмады микән? Уйлар, уйлар... Йөрәкләрне әрнетә, сулышлар кысыла. Инде менә акладылар да... Сабитның бер гаебе булмаган... Соң, аның гаепсезлеген шул чакта ук тикшерергә булмады микәнни?!. Тоткынлыкта узган гомерләрнең хакын бүген кем түли? Кичергән газапларның ярасын ничек төзәтәсең?! Гаепсезләрне гаепләүчеләр рәхәтләнеп яши бирә. Рәшидә шулай уйлап…
Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/dbi-skhif/saida-zyialy-aguly-tes
Г.Камал театрында баручы “Гөргөри кияүләре” спектакленә (28 декабрь) ике билет уйнатабыз ?****
Конкурс "Мәдәни җомга" газетасының "Вконтакте" төркемендә бара:
Сармандагы эшлекле очрашу менә шундый шигъри рухта тәмамланды ☺️
Ленар Гобәйдуллин видеосы
Лилия Фәттахова:
«Бер оеткы салдым күңелемә» ?****
Бер оеткы салдым күңелемә,
Әй, ачысын әле бер чымырдап.
Шигъри икмәк булып күпереп пешсен
Һәм таралсын кулдан кулга соңра...
Авыз итсәң, син дә сөенерсең –
Күңелең кабат таныш тәмнәр җыяр...
Алып кайтыр сабый чакларыңа,
Иң тансык тәм бит ул – хәтер сые.
Алып кайтыр туган якларыңа.
Чикмән кигән булыр бәрәңгеләр...
Чикләмичә хыял аргамагын,
Уйнар гармун, җырлар өянкеләр...
Сөйгән ярың капка төбең саклар,
Тәрәздәге утка әфсен укып.
«Әй, яшь чаклар, – диеп көрсенерсең, –
Бигрәк татлы иде таңгы йокы...»
Озак торса, ачып китәр камыр...
Шигъри икмәк булыр ачы тәмдә.
Ямь өстенә ямьнәр өстәлсә дә,
Качып булмас дөньялыкта гамьнән.
Елмаюың юып алыр йөздән
Хафаланган илнең күз яшьләре.
Вөҗдан бизмәненә яшең тамар...
Кирәк чакта – кыен – сүз дәшмәве...
Паркинсон чиреннән дәва ?****
Паркинсон авырулы кешенең куллары калтыравын болай киметеп була. 9 аш кашыгы солыны 3 литр суда сүрән утта 1 сәгать буе пешерәләр. Яхшылап төреп, җылы урында 8 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көн дәвамында эчеп бетерәләр. Дәва курсы – кимендә 6 ай. Яисә 1 аш кашыгы кычыткан яфрагын 200 мл кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Ашарга ярты сәгать кала чирегешәр стакан эчеп, көн буена эчеп бетерәләр.
Тулырак: http://madanizhomga.ru/news/ayga-kyryn-karama/aiga-kyryn-karama-7-13-dekabr
Җомга мөбарәк булсын ?****
“Мәдәни җомга” газетасының яңа саны басылып чыкты ?
Язылу индексы – П2355
“Мәдәни җомга” газетасы белән бергә бул! Үкенмәссең ✊?****
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
№ 5040038424
Last updated 2 days, 18 hours ago
? [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 2 months, 1 week ago