📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Регистрация канала: https://clck.ru/3Fk3Gn
Last updated 2 months, 1 week ago
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
№ 5040038424
Last updated 2 months, 3 weeks ago
Ә менә Байназар Әлминов сурәтенә охшамаган бер картина мәгърифәтченең туган авылы Кече Шырданның Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханәсендә саклана. “Каюм Насыйри дару үләннәрен өйрәнә” дип аталган әлеге картина рәссам һәм уйлап табучы Кондрат Максимовның эшеннән репродукция. Рәсемдә олы яшьтәге К.Насыйри сурәтләнгән.
Бу картина тарихы турында авылдагы музей хезмәткәрләре болайрак сөйли:
“Картина күләме ягыннан зур, буяуларга бай. Бу картинага карап, Насыйриның никадәр зур хезмәт башкаруын әзерлексез кеше дә чамалый ала. Кондрат Максимовның “Каюм Насыйри дару үләннәрен өйрәнә” дип аталган эшен Казан сәнгать музее фондыннан эзләп таптык. Картина шактый таушалган булса да, исән булып чыкты. Аны эзләүдә безгә Зөфәр Мөхәммәтшин ярдәм итте. Ә картинаны музей өчен Асия Гобәйдуллина эшләтте һәм тантаналы төстә музейга бүләк итте”.
К.Насыйри шәхесен мәңгеләштерү картиналар белән генә чикләнмәгән. Татар сәнгате хәзинәсендә танылган татар скульпторлары Бакый Урманче, Садри Ахун, Нәүфәл Адылов тарафыннан ясалган бюстлар да мәгърифәтчегә карата булган хөрмәтне ачык чагылдыра.
©БУЛАТ ИБРАҺИМ
"Татарлар" гәҗитеннән
Бүген мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел📚****
Каюм Насыйриның бер генә фотосурәте дә сакланмаган. Күпләребезгә әдәбият китабы битләреннән һәм интернет чыганакларынан таныш булган сурәт чынбарлыкта авторга охшатып ясалган картина гына. Ә мәгърифәтченең фотосурәтләре сакланмавының сәбәбе бик гади, Каюм Насыйри, гомумән, фотога төшмәгән, чөнки ул үзенең йөзен фотосурәт өчен матур түгел дип санаган. Аның сул күзе тумыштан ук сукыр, ә уң күзенә балачакта чәчәк һәм кызамык белән авыру нәтиҗәсендә ак төшкән була. Шунлыктан замандашлары аңа “Сукыр Каюм” дигән кушамат та тагалар.
Бүгенге көндә К.Насыйри сурәтләнгән иң элеккеге рәсем 1922 елгы Госман Арсланов сурәте. Бу рәсем “Каюм Насыйри мәҗмугасы”нда урнаштырылган була. Ләкин әлеге аклы-каралы картина без күреп ияләшкән К.Насыйрига бер дә охшамаган. Киләчәктә Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясап танылачак рәссам, карикатура остасы Госман Арсланов Каюм Насыйри портретын “Кави Сәйфи буенча” ясаган булуы турында мәгълүматлар бар. Әмма Бакый ага Урманче үзенең бер истәлегендә Госман Арсланов Каюм Насыйрины Мөхетдин абзый Корбангалиев сыйфатлаганча итеп ясады дип яза. “Мөхетдин ага үзе Каюм Насыйрины күреп белгән. Рәсемне тагы Каюмны белгән кешеләргә күрсәткәннәр. Шулай итеп, ул шактый дөрест ракурста булган. Каюм Насыйриның портретын сорашып иҗат итте. Аның хакында. Г.Камал, Мөхетдин Корбангалиев яхшы тәкъриз бирделәр”, - диелә сынчының истәлекләрендә.
Госман Арсланов ясаган рәсемгә карата ул чорда шактый гына тәнкыйть сүзләре дә була. Рабит Батулланың Нәкый Исәнбәттән язып алган истәлекләрендә бу турыда болай диелә.
“1925 елның февраль аенда Мәдәният йортында (ТЮЗ) мәгърифәтче Каюм Насыйриның йөзьеллыгын үткәрергә булдылар. Ул чакта наркомпрос Шәһит Әхмәди иде. Тантана башында Шәһит Әхмәди хөкүмәт исеменнән язылган хатны укыды. Җыелышны Галимҗан Ибраһимов ачты. Гали Рәхим Каюм Насыйри турында нотык сөйләде. Аерым чыгышлардан Фатих Әмирханның сүзләре истә калган. Бәйрәм мөнәсәбәте илә Каюм Насыйриның рәсемен ясаганнар иде.
- Бу рәсем белән мин мотлак разый түгелмен! - диде ул. Фатих Әмирханны 1917 елда паралич суга. Аны ике тәгәрмәчле арбага утыртып йөртәләр иде. Ике студент аны сәхнәгә алып менделәр. Башта Һади Максудов сөйләде. Фатих ага юбилей уңае белән ясалган Каюм Насыйри рәсеме турында аеруча тәфсилле итеп сөйләде. Бу рәсемдә фәкыйрь, мескен кыяфәтле бер кеше, ярым мулла, ярым җәдитче сурәтләнгән иде. Фатих Әмирхан:
- Мин Каюм Насыйри китапларын укып үстем. Китабын укыганда аның язучысын да күз алдына китерәсең. Бу рәсем мин күзаллаган галим Каюм Насыйрига бер дә охшамаган.
Шуннан соң президиум:
- Каюм Насыйриның яңа рәсемен ясатырга! - дигән карар чыгарды.
Ләкин ул рәсем шулай карарда гына килеш кала. 1945 елда, Каюм Насыйриның йөз егерменче еллык бәйрәмен уздырыр алдыннан, Фәннәр академиясенең директоры Мөхәммәт Гайнуллинның исенә Фатих Әмирханның егерме ел әүвәл әйткән сүзләре килеп төшә. Һәм Мөхәммәт ага Каюм Насыйриның йөзен ясатырга тасвирлар эзли башлый”.
1950 елда танылган рәссам, китап графикасы өлкәсендә әйдәп баручы осталарның берсе Байназар Әлминов татар җәмәгатьчелегенә К.Насыйри портретын тәкъдим итә. Халыкка чыгарганчы рәсемне Каюм Насыйриның туган авылы Шырданга алып кайтып күрсәтәләр. Каюмны күреп белгән картлар “Менә бу безнең Каюм”, - дип фатихаларын бирәләр.
Байназар Әлминов ясаган портрет бүгенге көндә дә К.Насыйри сурәтен ясаучылар өчен өлге булып тора.
Мисал өчен танлыган график Эрот Зариповның «Татар мәгърифәтчеләре» линогравюралар сериясендә урын алган К.Насыйри портреты, Зөфәр Гыймаев иҗат иткән Каюм Насыйриның кызыл тышлы Әнмүзәҗ" китабы (2001 елгы картина) тотып төшкән картинасы, рәссам Рифкать Вахитовның эш өстәле янында зурайткыч пыяла (лупа) тоткан К.Насыйри картиналары нигезендә Байназар Әлминев тудырган сурәт ята. Эзләнә башласаң алар тагын да бардыр, мин монда иң танылганнарын гына санап уздым.
Бүген танылган актер һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәевнең туган көне.
РӘССАМ БУЛУ ХЫЯЛЫ
1939 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, кечкенәдән оста итеп рәсемнәр ясаучы Рәфкать Бикчәнтәев Комлев урамында урнашкан Казан сынлы сәнгать училищесына укырга керә. Биредә ул рәсем сәнгате бүлегендә белем ала. Ләкин Бөек Ватан сугышы башлангач әлеге училище вакытлыча ябыла.
17 яшьлек егет үзен фронтка җибәрүне сорап военкоматка барса да, аңа сугышка китәргә рөхсәт бирмиләр. Ләкин Рәфкать Бикчәнтәев башка юлын таба, булачак артист фронт ягына кузгалган эшелонга утырып китә. Әмма тыңлаусыз яшүсмерне тотып алып кире кайтаралар. Шулай берничә тапкыр кабатлана.
Сугыш башланыр алдыннан апасы янына вертолет заводына эшкә урнашкан егеткә кабаттан шул заводка кайтып озак еллар клепкалаучы (клепальщик) булып хезмәт итәргә туры килә.
Рәссам булырга хыялланса да Рәфкать Бикчәнтәевнең башка талантлары да мулдан була. Ул оста итеп гитарада уйный, җырлый, шигырь сөйли, завод үзэшчәннәренең спектакльләрендә катнаша, стена газетасының мөхәррире була.
Вакытлыча ябылып торган училище яңадан ачылгач, Рәфкать шунда кире
кайтып, заводтагы эшеннән аерылмый гына укуын дәвам итә һәм дусты Празат Исәнбәт белән бергә аны 1944 елда тәмамлап чыга.
Чып-чын профессиональ театр дөньясына Рәфкать Бикчәнтәевне Хөсәен Уразиков алып керә. Сәхнә серен Кәрим Тинчурин, Зәйни Солтан кебек талантлы шәхесләрдән төшенгән Хөсәен ул чорларда Татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе булып эшли (авт. 1944-1948).
Рәфкатькә комиссия исеменнән Мәскәүнең атаклы Театр институтына керү имтиханына барырга дигән чакыру хаты килеп төшкәч, Рәфкать дусты Празат белән башкалага китәләр.
Булат Ибраһим,
"Татарлар" гәҗитендә басылган мәкаләдән өзек
МӘЛИКӘгә
Син шундый ук мин инде,
Кечкенә генә.
Кечкенә генә син, кызым,
«Төш кенә» генә!
Пешкән күмәч кебек йомшак,
Түгәрәк калач.
Чын сагыну башлана ул,
Йокыга талгач.
Басасың да, егыласың,
Йөрмисең әле.
Төшләрнең дә төш икәнен
Белмисең әле.
Елама, минем шатлыгым,
Елама юкка,
Зәмхәрир кыш кызы бит син,
Шуны онытма.
Болытларга хуҗа бул син,
Биет карларны.
Бураннарны иярләрсең,
Үскәч аннары.
Ә әлегә син кечкенә,
Кечкенә генә.
Кечкенә генә син, кызым,
«Төш кенә» генә!
©Булат Ибраһим
ДЕКАБРЬ ЯҢГЫРЛАРЫ
(Такси көткәндә)
Тәрәз каршында юкәнең
Дерелдәп калтыравы,
Келәмен тукый тамчыдан
Декабрь яңгырлары.
Карлар явасы юлларда
Һаман көз ялтыравы...
Ни йөртә сине, олаучы,
Ялчының ялчылары?
Каядыр мәңгелек туңда
Бер юлчы каңгыравы.
Көмешләрен сибә юлга
Декабрь яңгырлары.
©БУЛАТ ИБРАҺИМ
Кичә "Әллүки"нең 80 еллыгы булды.
Галимҗан абый Гыйльманов: "Әллүки" ул, КДУ белән генә чикләнмичә, башка ВУЗларны да колачлады, ул киңрәк иде", - дип сөйләде. Мин укыган чорда "Әллүки" инде 95 процентка КДУ һәм 5 процентка ТДГПУ гына иде, ә тагын да төгәлрәк әйтсәк, татфак, журфак, бераз филфак, һәм юрфак иде. Ә хәзерге көндәге "Әллүки" 100 процент КФУ гына, аның да 99 проценты – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.
Мин аны беренче тапкыр гына әйтмим, һәм тагын кабатлыйм: Татфак гомер-гомергә хөр фикерле иҗади шәхесләрне әзерли иде, "Әллүки" аның һәр чорда иң ышанычлы аркадашы булып торды. Ә хәзерге уку йорты, кызганычка каршы, күбрәк "белгечләр"не әзерли. Моның яхшымы, начармы икәнен мин әйтә алмыйм. Бусы лирик чигенеш иде.
Кабаттан "Әллүки"гә әйләнеп кайтыйк.
Мин әллүкичеләрнең эшчәнлеген вакыт булганда күзәтеп, җае килгәндә түгәрәк эшендә катнашучылардан сораштыргалап торам. Бүгенге яңа буын әллүкичеләр видеоформатны якын күрә. Бу хәзерге тамашачыга барып җитә торган иң яхшы коралларның берсе.
Монда яшьләрнең әлеге өлкәдә шактый тәҗрибәле булуы һәм Халисә апа Ширмәннең сценарийлар язуда дан казануы да үз ролен уйныйдыр инде. Моны уңай әйбер дип саныйм мин.
Инде бүгенге чара турында. Тел-теш тидерерлек түгел. Тырышканнар. Бераз гына каушап та киткәләделәр. Акыл өйрәтүчеләр күп булса да, ахыр чиктә, эшлисе генә калгач, ул өч-дүрт кешенең җилкәсенә төшеп кала инде гадәттә. Монда да шулай булуы көн кебек ачык.
Мин шәхсән үзем бу чарага күбрәк шигырь тыңлыйсым килү теләге белән кергән идем. Ләкин шигырьләр әз булды. Ахырда сүз алып чыгыш ясаган Нәҗибә Сафина да шушы егермедән артык егет-кызга караганда күбрәк шигырь (бер озын поэма иде бугай ул) укыды кебек.
Бүгенге чарадан соң миндә нинди тәэсир калды дисәгез, чын дөресен язам. Бүгенге "Әллүки" Халисә апа кебек йомшак күңелле, кешегә авыр сүз әйтми торган, ихлас, тәрбияле "Әллүки". Араларында "Заман" ролен башкарган Айзат Вахитов кына бераз тәртәгә тибә бугай.
Чарадан кайткач, “Болгар радиосы”ның яңалыклар хезмәте мөхәррире Люция апа Шәрәфиева белән бераз язышып алдык. "Әллүкине 80 елларда үлгән дип язганнар википедиядә, үлмәгән идек инде ул чакта да, просто тыйнаграк буын идек без", - дип язды ул.
Һәр чорның үз "Әллүки"седер инде мөгаен, үз шигыре, үз шигаре, үз шигарьчесе!
©БУЛАТ ИБРАҺИМ
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Регистрация канала: https://clck.ru/3Fk3Gn
Last updated 2 months, 1 week ago
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
№ 5040038424
Last updated 2 months, 3 weeks ago