"Мәйдан" журналы. (Журнал "Майдан")

Description
"Мәйдан" журналы — әдәби-нәфис, иҗтимагый журнал
Advertising
We recommend to visit

❤️‍? Eng sara yangi trend qoʻshiqlarni siz uchun taqdim etamiz ?

❤️‍? Barcha qoʻshiqlar original va pechatsiz holatda ?

Reklama uchun: @T1MoTel_23

Телеграм каналларимиз:
✅ @huda_uz
✅ @shams_solih

Мурожаат учун:
📨 @huda_murojaat_bot

Reklama: https://t.me/+uH4kNrCPGYRjNjky

Last updated 2 weeks, 1 day ago

4 weeks, 1 day ago
Бала чакта, илереп, бер җылы сүз

Бала чакта, илереп, бер җылы сүз
Көтеп йөргән чакта әтидән,
Үз-үземне юаттым мин, диеп:
Без генәме, без генәме әллә ятимнәр…

Якын дигән дуслар беркөн «сатып»,
Акыл киткән чакта ялганнан,
Үз-үземне юаттым мин, диеп:
Без генәме, без генәме шулай алданган…

Ярата дип ялгышканым аңлап,
Нәүмизләнгән чакта сагыштан,
Үз-үземне юаттым мин, диеп:
Без генәме, без генәме шулай ялгышкан…

Сыеныр кеше тапмый, гаҗиз булып,
Сыгылып төшкәнемдә кайгыдан,
Үз-үземне юаттым мин, диеп:
Без генәме (әллә) очар канатлары каерылган…

Мине кызганучы, жәлләүчеләр
Табыла калса әгәр, җөмләдән,
Сөрән салам сезгә, бар җиһанга:
Бер без генә түгел, (юк, юк түгел!)
Яшәү дәрте, шөкер, сүнмәгән!

🖌️Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА

4 weeks, 1 day ago
Венера МӘҖИТОВА [«Киленкәем».](https://vk.com/maydantatar?w=wall-87140944_53282)

Венера МӘҖИТОВА «Киленкәем».

Битен буй-буй җыерчыклар баскан, юкарган иреннәре күгелҗем төскә кергән, куллары да карт имән кайрысы кебек кытыршыланган, башында зәңгәр яулыгы да күп юылудан төсе чыгып сорыланган, өстендәге күлмәге дә өй арасында гына йөри торганга охшаган, бертуктаусыз «ах» та «ух» килгән карчыкны носилка белән караватка кертеп салуга, палатадагы өч пар күз дә, кайсы авылдан, кем атлы, кай җире авырта икән дигән кызыксынулы караш белән карчыкка төбәлделәр.
– Су бирегез... су... – дип пышылдады карчык, кипшеп купшаклаган иреннәрен чак кыбырдатып.

4 weeks, 1 day ago

Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 татар гимназиясе укучылары язучы абыйлары Рәшит Бәшәрне бәйрәме белән тәбриклиләр.

1 month ago
***📚***Рахмай ХИСМӘТУЛЛА «Сусау».

📚Рахмай ХИСМӘТУЛЛА «Сусау».

(Журналист дустым истәлегенә)

Бу шәһәр урамнары буйлап, дөнья куудан тәмам арып, көннәремнең эчпошыргыч бертөрлелегеннән гарык булып, боегып, ничәмә-ничә тапкырлар үтелгән иде инде. «Ямьле итеп дөнья көтәргә нәрсәм җитми соң?» – дип сорый идем мин үз-үземнән. Бөтен нәрсәм дә җитү кебек: фатирым да әйбәт, эшем дә, хәтта гаиләм дә. Нигә соң минем бу шәһәргә беренче килгән чакларымдагы кебек рәхәтләнеп көлгәнем дә, дуслар белән күңел ачып утырганым да юк? Нәрсәмне югалттым мин? Дусларымнымы? Яшьлек хыялларымнымы? Мин инде хорафатларга да ышана башлаган идем бугай. Әллә инде минем күңел салкыныннан менә ничә ел жәйләрнең дә рәтле килгәне булмады: йә тоташ салкын яңгырлар яуды, йә бөтен дөньяны эссе көйдерде. Табигать гүя минем белән бергә авырый иде...
ДӘВАМЫ: https://ok.ru/mydanmaydan.zhurnaly/statuses/156689615095048

1 month ago
"Мәйдан" журналы. (Журнал "Майдан")
1 month ago
«Һай, Габдулла абый...»

«Һай, Габдулла абый...»

Габдулла Шамуков турында
(11 (24) декабрь 1909 – 21 декабрь 1981)

Исеме җисеменә тиң, диләр халыкта. Нәкъ безнең Габдулла абый турында әйтелгән кебек бу. Әйе, аның исеме дә бик тирән мәгънәле, дини исем.
Бу иманлы зат, исеменә тәңгәл рәвештә, гомере буе халкына, милләтенә керсез күңеле, җаны-тәне белән соңгы көненәчә хезмәт итте. Без бу шәхес белән бергә эшләгәндә аңа ияләшкәнбез, шулай булырга тиеш итеп караганбыз. Ә дөньядан киткәч, беркем белән дә алыштыргысыз, берни белән дә тутыра алмаслык бушлык калды.
УКЫРГА.

4 months, 1 week ago

https://maydan.tatar/news/xikeyaler-kishtese/saf-maxabbat-turynda-ber-kyissa
Саф мәхәббәт турында бер кыйсса
Аргы баштан килүченең адымнары якынлашты... Аның турына килеп тә җитте, шул ук көй белән атлап узып та китте. Зәйтүнә түзмәде, борылды.
– Фоат!

maydan.tatar

Саф мәхәббәт турында бер кыйсса

Зәйтүнә бакча йортының өске кат тәрәзәсен ачты да ах итте: сиреньнәр чәчкә атып килә икән ләбаса!

4 months, 2 weeks ago

Кыл уртасы җитте гомеремнең:
Мин "үлчәү" чорымда.
Үткән белән алда яшисемне
Үрәм бер толымга.

Хаталардан хали түгел кем дә;
Төзәтергә, димәк!..
Исәплимен:
-төзәтәсе күпме?..
-күпме вакыт кирәк?!..

Гомеремнең "кыл уртасы" димен,
Беләм, сез көләрсез!..
Үткән кадәр
тагын яшим әле!-дисәм,-
Юк! - диярсез...

Соңга калдың!- диючеләр булыр:
Рөхсәт, килешмәскә!
...Сынап карыйм әле!
Минем гомер!..
Бары, бирешмәскә!

Елена Данилова
Сентябрь 2024
Шәп шигырь бит, әйеме?

4 months, 2 weeks ago

Җәйнең соңгы көне белән, дуслар! ?❤️?

Көн. Эссе. Түтәл. Бакча.
Карлыган. Чиләк. Акча.
Чөгендер. Кишер. Кабак.
Чүп җыю кабат - кабат.
Бәрәңге. Утау. Күмү.
Әлсерәп кереп түнү.
Корылык. Яну. Бетү.
Көн дә яңгырны көтү.
Яумады. Тагын китте.
Кисмәктә сулар бетте.
Яшенли. Ора. Коя.
Туктамый. Атна. Ява.
Кыяр. Помидор. Капкач.
Ачу да чыкты аткач.
Банкалар. Чия. Алма.
Кешедән берүк калма.
Төн җитте. Аяк сызлый.
Колакта черки бызлый.
Бүгенгә җитәр. Бетте.
Минем җәй шулай үтте.

Айгөл Баһавиева, авыл шагыйре.

We recommend to visit

❤️‍? Eng sara yangi trend qoʻshiqlarni siz uchun taqdim etamiz ?

❤️‍? Barcha qoʻshiqlar original va pechatsiz holatda ?

Reklama uchun: @T1MoTel_23

Телеграм каналларимиз:
✅ @huda_uz
✅ @shams_solih

Мурожаат учун:
📨 @huda_murojaat_bot

Reklama: https://t.me/+uH4kNrCPGYRjNjky

Last updated 2 weeks, 1 day ago