По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 1 month, 2 weeks ago
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 1 month ago
«Карале»нең дүртенче чыгарылышы. Искитмәле шәхес Садри Максуди турында.
Йортыбыз аның йорты каршында урнашканга да кадерле ул.
«Сагышлы» ачылды.
Күңелдә канәгатьлек тә юк түгел.
Матур гына күргәзмә килеп чыкты. Ярдәм кулын сузган барча дусларга һәм фикердәшләргә рәхмәт!
Һәрдаим бер сүз ишетәм. Безне укытмаганнар, без татар телен белмибез, кирәксенмибез.
Бик әйбәт. Сезгә кирәк түгел икән, үземә бик кирәк. Мин үз балаларыма җөһед белән укытам да укытачакмын. Белсеннәр, кем алар, кайдан, нинди халык вәкилләре.
Үзебездә иншалла тукталып калмасын, дәвамлы булсын. Хәтта башкаларга кирәк булмаса, үзебезгә бик кирәк. Миңа шәхсән бик кирәк.
Чөнки бу минеке. Мин үз телемә, үз тарихыма хуҗа. Аны кадерлим, гафилләр кулларыннан төшеп калса, үземә тартып, мәдәният орлыкларыннан зур бакчаларны үстерермен. Аллаһы тәгалә ризалыгы өчен һәм Аның рөхсәте белән.
Ертык бүрек
Дөнья матур,
Шуның өчен дә шул
Сүгнә\-сүгнә кайтам салкыннан.
Ә җил, сыбызгыны,
Ни өчендер
Ияргән дә килә артымнан.
Тфү!
Көзге җилләр тиде теңкәгә.
Яз янгыны җиргә кабынганчы,
Җил иркендә калды урамнар,
Ә җил — морҗа сандугачы,
Эче пошкан саен,
Алып килер салкын бураннар...
Кышны ямьсез диләр,
Ялганлыйлар,
Матур була шәпләп киенгәч;
Ә мин бу ел кышын үләрмен үк,
Сезнең өчен
Бик күңелсез калыр мин үлгәч...
Беренче кар, белмим, кайчан явар,
Тик
Үләрмен мин ул көнне.
Бүген әле, тиздән кыш килә, дип,
Ямап куйдым ертык бүркемне...
Беләм,
Ертык бүрек кыштан саклый алмас,
Үләрмен мин, бу ел кыш килгәч;
Дөнья матур,
Ләкин...
Сезнен өчен
Ни кызыгы калыр мин үлгәч?
Һади ТАКТАШ
Классик татар мәктәбендә (минем очракта — Әтәс, Иске Кормаш төп һәм урта мәктәпләрендә) укуның бер «кимчелеге»: татар теле, әдәбияты һәм тарихы өлкәсендә бүген кемнәрдер үзләре өчен шаккатып ачкан яңалыкларны син инде 5-7 нче сыйныфларда өйрәнеп, контроль эштә/тестта/өй эшендә эшләп тапшырган буласың...
Мәктәпле балачагым, мәктәпләрдәге мөгаллимнәрем өчен мең шөкер!
Муса Җәлил һәм кормашевчылар турында яхшы урыннары да күп булган "Кара урман" атлы кинофильм төшергәннәр иптәшләр. Үзебезнең татар актерлары бик шәп, бик табигый күренәләр, Зөлфәт Закиров, Айрат Шәмс, Инсаф Хәләүтдиновларга алкышлыйм!
Рәдиф Кашапов кино турында акыллы итеп язган, сылтамасы постында, ә посты менә монда.
Фильмны карагач туган сораулар саны бихисап, әлбәттә. Ярты көн Нүрнберг вакыйгалары турында белгәннәрне искә төшереп, яңа мәкаләләр укып утырдым. Тиммерманс, Нигъмәт Терегуловларны да хәтердә яңарттым. Шундый сораулар туып, кешедә кызыксыну да артса, бик шәп инде.
Telegram
Бакча/Кашапов/qaynar
Как и множество знакомых, сходил в оперный. С ожиданием и прочим это заняло половину дня. Смотрел фильм "Кара Урман" о Мусе Джалиле. Очень длинное кино, в котором много красивого немецкого. В конце самое важное - когда снимут фильм о курмашевцах, наконец?
Надиевне тыңласаң...
https://t.me/dr_bormotucher/2719
Telegram
Dr. Bormotucher
Инҡилапҡа тиклем алфавит һәм орфографиялағы иң бәхәсле мәсьәләләрҙең береһе һуҙынҡы өндәр мәсьәләһе булды. Бер төркөм телселәр, татар телендә биш кенә һуҙынҡы, икенселәре — алты, өсөнсөләре, ун һуҙынҡы бар, тип иҫбат иттеләр. Шуға ҡарап, уларҙы бишселәр…
Көндәлек мәшәкатьләр белән җәй үтте дә китте. Йортта көн саен экскурсияләр, нинди дә булса вакыйгалар булып торды. Активлык, әлбәттә, күңел канәгатьләнерлек түгел, әмма Шәриф Камал турында ишетеп, милли әдәбият, китап мәдәнияте хакында белеп киткән Русия һәм чит ил туристлары, Татарстан һәм Казанда яшәүчеләр өчен барыбер җан сөенә.
Салмак адымнар белән көз фасылына һәм көзге активлыкка керәбез. Якындагы мөһим вакыйгалардан — Һади Такташка нисбәтле «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе. Ул музейда 6 сентябрьдә ачылачак, Аллаһы боерса. Шагыйрьнең шәхси әйберләрен, кулъязмалар, хатлар һәм фотосурәтләрен тәкъдим итәчәкбез.
Ә кара көздә, кышка якынлашкан атналарда, Дәрдемәнд күргәзмәсе дә ачылып китәргә тиеш…
Бер айдан Болгарда Мөселман яшьләре форумы үтәчәк. Бу — мин кайчандыр катнашырга хыялланган чараларның берсе. Кызганыч, бу хыял тарихта гына калды. Ә менә сез җәегезнең бер атнасын табигать кочагында, тарихи урында, ихлас кешеләр даирәсендә үткәрә аласыз.
Вакыты: 20-27 июль
Урыны: Болгар тыюлыгындагы чатыр шәһәрендә
Кемнәргә: 18-30 яшьтәге егет-кызлар өчен
Бу форумга актив, иҗади, гыйлем һәм илһам эзләүче яшьләр җыела. Атна буена аларга шәп остазлар ислами гыйлем бирәчәк, бизнес, сәнгать, дин һәм сәясәт өлкәсеннән кәттә спикерлар белән очрашулар да булачак.
Форумның мөһим бер ягы: катнашучылар үз проектларын яклап, грантлар ота ала. Актив мөселман яшьләре өчен шәп инде бу.
Катнашучыларны монда теркиләр:https://muslimmol.ru/regfmm18
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 1 month, 2 weeks ago
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 1 month ago