Unlock a World of Free Content: Books, Music, Videos & More Await!

Дин турында. Сезнең сорауларга җавап

Description
Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз.
«Дин вә мәгыйшәт» редакциясе.
«Хозур» нәшрият йорты.
Advertising
We recommend to visit

Энг сўнгги тезкор хабарлар ва долзарб янгиликлар!

Реклама учун – @TXREKLAMA

Last updated 1 week, 5 days ago

“Москвадаги Ишлар”
телеграм каналига хуш келибсиз!

Тезкор Иш елонлар бўлса бизга юборинг
👉 @mrazamatbek рекламa платная

Москвадаги Иш берувчи йўналишидаги энг кўп аъзога эга расмий канал!
Каналга Тез кошилинг 👇
perfluence

Last updated 4 weeks, 1 day ago

🤣 Ичак узди ҳазиллар;
🗿 Тренддаги гаплар;
🥺 Ибратли ҳикоялар;
🎞️ Кулгили видеолар;
💣 "БОМБА" мемлар)

Хуллас биз билан кайфиятингиз 101% кўтарилади;)

Реклама: @qitmirda_reklama

Last updated 1 month, 2 weeks ago

2 weeks, 1 day ago
2 weeks, 2 days ago

КОРЪӘН УКЫГАННАН СОҢ ДОГА КЫЛУ ҮРНӘГЕ👇🏻

Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Йә, Рәхмәтле Раббым, укылган Коръән аятьләребезнең хата-кимчелекләрен гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул кылсаң иде.

Укылган, тыңланган Коръән аятьләреннән, әйтелгән зикер-тәсбихларыбыздан хасил булган әҗер вә савапларны фани дөньядан мәңгелек ахирәткә күчкән иң камил кеше, барлык пәйгамбәрләрнең имамы булган, безне бәхетле булырга өйрәткән сөекле Рәсүлең Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәламнең рухына, атабыз Адәм галәйһиссәлам һәм анабыз Һәвадан алып бүгенге көнгә кадәр килгән бөтен пәйгамбәрләрнең, әүлияләрнең, галимнәрнең рухларына ирештерсәң иде. Шулай ук безнең догаларыбызга мохтаҗ булган газиз әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның, дәү әти-дәү әниләребезнең, кыз һәм ир туганнарыбызның, (шул исәптән, догага мохтаҗ булган аерым әрвахларның исемнәрен әйтергә мөмкин) барча мөэмин-мөселман кабер әһелләребезнең, мәрхүм-мәрхүмәләребезнең рухларына ирештереп, аларның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итеп, рухларын шатландырсаң иде.

Йа, Кодрәтле Раббым, аларның каберләрен нурландырып, хисапларын җиңеләйтсәң иде. Аларга Синең сөекле бәндәләреңнән, җәннәт әһелләреннән булырга насыйп итсәң иде.

Йә, Рәхим-шәфкатьле Раббым, укылган намазларыбыз, әйтелгән зикер-тәсбихларыбыз, кылган игелекле гамәлләребез хөрмәтенә, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны, хата-кимчелекләребезне, ялгышларыбызны Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу итсәң иде.

Йа, Раббым, һәрбарчабызга исәнлек-саулык, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп итсәң иде. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Синең кушканнарыңны ихлас күңелдән үтәп, тыйган гамәлләреңнән тыелып, иксез-чиксез рәхмәтеңә һәм ризалыгыңа ирешергә, ике дөньяда да бәхетле бәндәләреңнән булырга насыйп итсәң иде.

Һәркайсыбызны хәвеф-хәтәрләрдән, сугышлардан, ачлык хәсрәтеннән, сихерләрдән, табигать гарасатларыннан Үзең сакласаң иде.

Йә, Рәхмәтле Раббым, балаларыбызга, оныкларыбызга күркәм тәрбия биреп, алар өчен сөенеп, шатланып яшәргә, аларның игелеген, миһербанлыгын күрергә насыйп итсәң иде.

Йа Раббым, һәркайсыбызга бу дөньядан тулы иман, кальби сәлим белән китәргә, соңгы сулышларыбызда да: «Ләә иләәһә иллә ллааһу Мөхәммәдүррәсүлуллаһ», - дип әйтергә насыйп итсәң иде. Кыямәт көнендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең шәфәгатенә ирешеп, җәннәтләреңә керергә, Синең дидарыңны күрергә насыйп итсәң иде.
Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлилләһ үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #җомга #зираткабару #зират #кабер #кабертормышы #догабулышыр

2 weeks, 4 days ago

ВИТР НАМАЗЫ НИЧЕК УКЫЛА?

Өченче рәкәгать
1. Баскан килеш «Бисмилләһне», «Фәтихә» сүрәсен һәм Коръәннән тагын бер сүрә укыйлар.

  1. «Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп кулларны күтәрәләр (ифтитах тәкбирендәге кебек), аннары яңадан кушып куялар.

  2. «Кунут» догасын укыйлар:
    اَللّٰهُمَّ إِنَّا نَسْتَعِينُكَ وَنَسْتَغْفِرُكَ وَنَسْتَهْدِيكَ وَنُؤْمِنُ بِكَ وَنَتُوبُ اِلَيْكَ وَنَتَوَكَّلُ عَلَيْكَ وَنُثْنِى عَلَيْكَ اْلخَيْرَ كُلَّهُ نَشْكُرُكَ وَلاَ نَكْفُرُكَ وَنَخْلَعُ وَنَتْرُكُ مَنْ يَفْجُرُكَ
    اَللّٰهُمَّ اِيَّاكَ نَعْبُدُ وَلَكَ نُصَلِى وَنَسْجُدُ وَاِلَيْكَ نَسعْىٰ وَنَحْفِدُ نَرْجُو رَحْمَتَكَ وَنَخْشٰى عَذَابَكَ اِنَّ عَذَابَكَ بِاْلكُفَّارِ مُلْحِقٌ
    Әллааһүммә иннәә нәстәгиинүкә вә нәстәгфирүкә вә нәстәһдиикә вә нү’минү бикә вә нәтүүбү иләйкә вә нәтәүәккәлү гәләйкә вә нүc̣ни гәләйкәл-хайра күлләһү нәшкүрүкә вә ләә нәкфүрүк. Вә нәхъләгү вә нәтрүкү мән йәфҗүрүк. Әллааһүммә иййәәкә нәгбүдү вә ләкә нүсаллии вә нәсҗүдү вә иләйкә нәсгәә вә нәхфидү нәрҗүү рахмәтәкә вә нәхшәә гәз̣әәбәкә иннә гәз̣әәбәкә бил-күффәәри мүлхикъ
    «Әй Аллаһым! Безгә туры юл күрсәтүеңне үтенәбез, Синнән ярдәм һәм гафу сорыйбыз. Сиңа ышанып, Сиңа тәүбә һәм тәвәккәл кылабыз. Сине хәерлек белән мактап, нигъмәтләреңә шөкер итәбез. Көферлек кылмабыз. Сиңа каршы торучыларны ташлап, алардан аерылырбыз. Аллаһым! Сиңа гына коллык итеп, намаз укыйбыз һәм сәҗдә кылабыз. Сиңа якынаерга тырышабыз. Рәхмәтеңне өмет итеп, газабыңнан куркабыз. Хактыр ки, Синең газабың кяферләргә ирешер!»
    «Кунут» догасын белмәгән кешегә аны өйрәнгәнчегә тикле түбәндәге доганы укырга була:
    Раббәнә әтинә фид-дүнья хәсәнәтән вә фил-ахирәти хәсәнәтән вә кыйнә газ̣әбәннәр. «Раббыбыз! Безгә бу дөньяда һәм ахирәттә игелек бир, безне Җәһәннәм утыннан сакла».

  3. «Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп билгә тикле иеләләр һәм 3 тапкыр «Сөбханә Рабби әл-Газыйм» дип әйтәләр.

  4. «Сәмиг Аллаһу лимән хәмидәһ» сүзләре белән тураеп басалар һәм «Раббәнә ләкәл хәмд» дип әйтәләр.

  5. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән сәҗдә кылалар. Сәҗдәдә 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә» дип әйтәләр.

  6. «Аллаһу әкбәр» сүзләрен әйтәләр һәм ике сәҗдә арасында утырып торалар.

  7. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән икенче сәҗдәне кылалар. Сәҗдәдә 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә» дип әйтәләр.

  8. «Аллаһу әкбәр» дип соңгы утырыш өчен утыралар.

  9. Утырган килеш рәттән «Әт-тәхият», «Салават», «Раббәнә әтинә» догаларын укыйлар.

  10. Сәлам бирү. Элек башны уңга, аннары соң сулга борып, «Әс-сәләмү галәйкүм вә рәхмәтүллаһ» дип әйтәләр.

#витрнамаз («Ислам дине нигезләре» китабыннан)

3 weeks, 1 day ago
3 weeks, 2 days ago
3 weeks, 3 days ago

Көнгә ничә тапкыр тәүбә итәргә кирәк?ТӘҮБӘ КЫЛУ
Бу сүзләрне аңлыйбыз инде. Ләкин гөнаһ кылганга күрә генә түгел, һәрдаим тәүбә кылу тиешле.

🔸Тәүбә кылу – ул гөнаһларыбыз, хата-кимчелекләребез өчен Аллаһыдан гафу итүен сорау.🔸 Аның иң гади, әмма иң саваплы ЫСУЛЫ әлеге сүзләр:
استغفر الله العظيم و اتوب اليه
🤲🏻 Әстәгъфируллаһүл-газ̣ыйм вә әтүбү иләйһи.🤲🏻 Бөек Аллаһыдан гөнаһларымны гафу итүен сорыймын.Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге сүзләрне көненә 100 МӘРТӘБӘ әйткән. Күз алдыбызга китерик, ҖИР ЙӨЗЕНӘ РӘХМӘТ БУЛАРАК җибәрелгән, хата-кимчелекләрдән ерак булган кеше бу сүзләрне КӨНЕНӘ 100 ТАПКЫР әйткән. Ә без ничә тапкыр әйтергә тиеш икән?!

🔸 Тәүбә кылуның ИКЕ ШАРТы бар. Алар:
1. Тәүбә кылган кеше гөнаһлары өчен ИХЛАСтан үкенергә тиеш.2. Ул Аллаһыдан куркып, гөнаһлар кылудан туктарга һәм аларга башка КАЙТМАСКА, ягъни аларны кылмаска тиеш. Тәүбә кылуның махсус НАМАЗы да бар.#ислам #татарстан #мөселман #сунна #дога #дин #догалар #татар #татарлар #аллагашөкер #аллаһкашөкер #казан #исламгаилә #аллаһыгашөкер #азан #исламтурында #сөннәт

4 weeks, 1 day ago
4 weeks, 1 day ago

КҮРШЕ ХАКЫ ТУРЫНДА гыйбрәтле мисал

Динебездә кеше тормышына, яшәешенә кагылган бер генә мәсьәлә дә читтә калмаган. Күрше хакын үтәп яшәү турында сүз алып барсак, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән булган очракларны искә төшерик.

Мәдинә шәһәрендә яшәгәндә Пәйгамбәребезнең салләллаһу галәйһи вә сәлләмн бер яһүди күршесе һәркөнне Расүлебез бакчасына чүп-чар ыргыта торган булган. Күркәм әхлаклы, бар җан ияләренә дә миһербанлы, шәфкатьле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аның бу кыланмышларына сабыр итеп, бер сүз дә әйтмичә чүпләрне җыеп бер чокырга күмә торган иде.

❗️ Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бакчасында чүпләр юклыкны күреп гаҗәпләнде һәм, ни булган икән, дип уйлап күршесе янына хәлен белергә керде.

Яһүди күршесе Пәйгамбәребезнең бу гамәленә гаҗәп калды. Чөнки ул ничә еллардан бирле Расүлебезгә зыян салып яшәде, ә бүген Аллаһ илчесе үзе аның хәлен белергә кергән. Бу мәрхәмәтлеккә, ихласлылыкка таң калып яһүди кешесе Пәйгамбәребездән гафу үтенде һәм Ислам динен кабул итте.

Динебездә моңа охшаш кыйссалар бихисап. Безгә – бүгенге көн мөселманнарына бу гыйбрәтле хәлләргә игътибарлы булырга һәм кем белән дә булса берәр низаг, аңлашылмаучанлык килеп туса, җавапны иң беренче чиратта, динебездән эзләргә кирәк.

#ислам #татарстан #мөселман #сунна #дога #дин #догалар #татар #татарлар #аллагашөкер #аллаһкашөкер #казан #исламгаилә #аллаһыгашөкер #азан #исламтурында #сөннәт

1 month ago

Иманлы бәндә башкаларның өлешенә кермәс
“Мөэминнәр бер-берсенә кардәш. Аларга бер-берсенең сәүдәсен кисү һәм рөхсәтсез дин кардәше никахларга теләгән кызны сорау тыелган” (Ибн Мәҗәһ, 2331).

Иманлы бәндә сак һәм зирәк
“Мөэминне бер үк җирдән ике тапкыр тешләмәсләр” (Бохари, Мөслим, 27).

Шулай ук иманлы бәндә сизгер, үткен акыллы, сак һәм кисәтүчән була. Имам Шәфигый әйткән: “Мин бервакытта да дошманга үземне ике тапкыр алдарга юл куймыйм”.

Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгалә әйткән:

“Әй иман китерүчеләр! Дошманнарыгызга карата һәрвакыт сак булыгыз һәм аларның кинәт һөҗүм итүләренә әзер торыгыз” («Нисә / Хатыннар», 4:71).

Иманлы бәндә бервакытта да гайбәт сөйләмәс һәм ләгънәт укымас
“Иманлы кеше башка кешеләрне ләгънәт кылмас...” (Тирмизи, 2019).

Мөэмин кеше үз теленә хуҗа булырга тиеш. Ул беркемне дә сүкмәс, түбәнсетмәс, ярамаган сүзләр әйтмәс, кешеләргә каты бәрелмәс.

Кайбер кешеләр чын ир-ат булу өчен катылык күрсәтергә кирәк, дип уйлыйлар. Ләкин чынбарлыкта бу алай түгел.

Мөэмин кеше бурычларын кайтарырга ашыгыр
“Иманлы бәндәнең җаны, бурычларын түләп бетергәнгә кадәр, шул бурычларына бәйле була” (Тирмизи, 1079).

Бурыч ул – Аллаһ колларының хакы. Кайбер мөселман галимнәре әйтүенчә, Раббыбыз алдындагы хакларны үтәүгә килгәндә, Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә өмет итәргә мөмкин булса, кешеләрнең бер-берсе алдындагы хаклары, аларны үтәмичә торып, өстән төшерелмәс”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд вафат булган сәхабәләре өчен дога кылган вакытта һәрвакыт сорый торган булган: “Бу кешенең әҗәтләре калмадымы?” Әгәр дә калган булса, ул: “Аның өчен дога кылыгыз”, – дип әйтә торган булган. Шулвакыт берәрсе аның әҗәтләрен үз өстенә алса, ул аның өчен дә дога кыла торган булган.

Иманлы бәндә һәрвакыт камиллеккә омтыла
“Аллаһы Тәгалә өчен көчле мөэмин зәгыйфь мөэминнән күпкә хәерлерәк һәм сөйкемлерәк” (Мөслим, 2664).

Үз дәрәҗәңне күрсәтүнең төрле юллары бар: мәсәлән, финанс яктан. Көчле мөэмин көчсез мөэмингә карый күбрәк изге эшләр кылырга мөмкин. Бай мөселман хәйриячелек белән шөгыльләнә һәм ярлы мөселманның кулыннан килмәгән башка эшләрне башкара ала. Шулай ук, гыйлемгә ия булган мөселман җәмгыять өчен надан мөселманга карый кирәгрәк.

Хикмәт иясе булган Расүлүллаһ әйтә торган булган: “Һәр мөэминдә бер хәер бар”. Икенче төрле әйткәндә, һәр иманлы бәндә, үзенең көче, байлыгы яисә гыйлеменә карамастан, хәерледер. Шулай да, моны да аңларга кирәк: зиһенле, бай, мөм-кинлекләре булган кеше файдалы эш-гамәлләр кылуда артыграктыр.

1 month ago
We recommend to visit

Энг сўнгги тезкор хабарлар ва долзарб янгиликлар!

Реклама учун – @TXREKLAMA

Last updated 1 week, 5 days ago

“Москвадаги Ишлар”
телеграм каналига хуш келибсиз!

Тезкор Иш елонлар бўлса бизга юборинг
👉 @mrazamatbek рекламa платная

Москвадаги Иш берувчи йўналишидаги энг кўп аъзога эга расмий канал!
Каналга Тез кошилинг 👇
perfluence

Last updated 4 weeks, 1 day ago

🤣 Ичак узди ҳазиллар;
🗿 Тренддаги гаплар;
🥺 Ибратли ҳикоялар;
🎞️ Кулгили видеолар;
💣 "БОМБА" мемлар)

Хуллас биз билан кайфиятингиз 101% кўтарилади;)

Реклама: @qitmirda_reklama

Last updated 1 month, 2 weeks ago