Infinite Entertainment, Zero Cost: Get Your Free Books, Music, and Videos Today!

ДУМ РФ татарча

Description
Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе хәбәрләре
Advertising
We recommend to visit

Group👉 @StickerssGroup
Feedback👉 @Feedbacksebot
Cute Stickers👉 @CuteStickery

Last updated 6 months, 3 weeks ago

Энг керакли видеоларни бизда топасиз💯

Каналимиз Эркаклар ва Аёларимиз учун жуда фойдали👷‍♂️👩‍🍳

Янгиликлар бўлса юборинг биз каналга чиқар
Reklama: https://t.me/ReklamaFC

Last updated 1 month, 1 week ago

Она - бу Аллох томонидан берилган энг буюк тухфа...

Она - Унинг иккинчи номи мехрдир...

Она - Уни яхши кўрмасликнинг иложи йўқ бўлган ягона инсондир...

Онамизни асрайлик дўстлар!!!

Реклама бўйича: @Onalar_admin

Last updated 3 weeks, 1 day ago

1 day, 17 hours ago
ДУМ РФ татарча
1 day, 17 hours ago
ДУМ РФ татарча
1 day, 17 hours ago
ДУМ РФ татарча
1 week, 2 days ago

​​Татар генералы Акчурин: тынычлык сугыштан яхшырак
Мәскәү шәһәре Ветераннар советы рәисенең киңәшчесе, генерал-полковник Рәсим Акчуринга Бөек Ватан сугышы башланганда әле 10 яшь тә тулмаган булган, әмма аннан бала кеше дә читтә кала алмаган. Ул вакытны искә алып, ветеран хезмәттәшебезгә менә нәрсә сөйләгән:

«Без ул вакытта Үзбәкстанда, Әндиҗанда, фашист Германиясе белән барган сугыш урыныннан еракта яшәдек, әмма ул анда да сизелде. Мин 1 сыйныфны гына тәмамлаган идем. Безне - рус телендә сөйләшүче балаларны, идарәгә җыеп, иртәгә барыгыз да шәһәр тимер юл станциясенең милициясе бүлегендә булырга тиеш, диделәр. «Эвакуацияләнгән кешеләр белән эшелоннар киләчәк, сез аларны яшәү урыннарына илтәчәксез». Безнең һәрберебез, кечкенә балалар, билгеле бер сандагы килгән кешеләрне йортларга озата барырга тиеш иде.
Эшелоннар бер-бер артлы килә торды. Юлдан арыган, йончыган кешеләрне якты йөз белән каршы алдылар һәм алар бу җылы мөнәсәбәтне сизмичә калмады, әлбәттә. Мин яшьтәшләрем кебек үк берничә көн буена юл күрсәтүче булып эшләдем, төгәл әйтә алам, бу көннәрдә бер генә хуҗаның да ризасызлык белдергәнен хәтерләмим, алар күченергә мәҗбүр булганнарга кара чырай күрсәтмәде, тупас сүз әйтмәде. Эвакуацияләнгәннәргә үзләренең иң яхшы йортларын бирделәр
».

Мәшһүр милләттәшебез белән интервьюны безнең рәсми сайтка күчеп, тулысы белән укыгыз: https://dumrf.ru/common/interview/23514

@DUMRF_TAT

«Мусульмане России» — Dumrf.ru

Расим Акчурин: мусульмане – верные и преданные сыны нашего Отечества

Интервью одного из основателей и председателя Региональной татарской национально-культурной автономии города Москвы, а ныне – ее почётного председателя, советника председателя Московского городского совета ветеранов Расима Акчурина. С генерал-полковником…

[​​](https://telegra.ph/file/522bdc329dc601a7cd6b3.mp4)**Татар генералы Акчурин: тынычлык сугыштан яхшырак**
1 week, 3 days ago

​​Охшаш язмышлар
38 ел яшәп, сугыш кырында башын салган солдат Дубин турында

Сабир Галимҗан улы 1905 елда Пенза өлкәсенең Качкару (башка исемнәре: Кыт Иле, Сөзгәр) авылында туган. Сүз уңаеннан, XX гасыр башында анда 7 мәчет эшләгән.

Милләттәшебез 1930 нчы елларда Донбасс төбәгенә китә, анда икмәк пешерүчегә укып, эшкә кала. Шунда Маһинур Хөсәен кызына өйләнеп, гаилә Снежное шәһәрендә яши башлый, 4 балалары туа.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Сабир Дубин фронтка китә. Әмма 1943 елда һәлак була. Җәсәде Мариновка авылыннан ерак түгел җирләнгән.

Совет гаскәрләре Снежное шәһәрен азат иткәндә фашистлар мөмкин кадәр күбрәк халыкны Германиягә куып алып китәргә тырышкан.

Коллар колоннасына Сабир аганың балалары белән хатыны да эләгә.

Халык арасына үтеп кергән совет разведчиклары 2 көннән Донбассның бу районы фашистлардан азат ителәчәген хәбәр итә һәм беркая да бармаска кисәтә. Маһинур Дубинага балалары белән колоннадан арттка калып, яшеренергә мөмкинлек туа һәм алар үзебезнекеләрне көтеп алып, өйләренә кайта алган.

Иренең һәлак булын Маһинур ханым 1943нең сентябрендә белә һәм тол хатынга балаларын ялгызы үстерергә кала. Бу гаиләдә туганнары Хисаметдин Сөләймановны гел рәхмәт әйтеп, искә алалар. Чөнки үзе дә күп балалы гаилә башлыгы Маһинур Дубинаны һәм тагын ике гаиләне үз канаты астына алып, аларга чын мәгънәсендә исән калырга ярдәм иткән. Сугыштан соңгы авыр елларны солдат Дубинның гаиләсе шулай кардәшләре белән бергә үткәргән.

Әлеге хатирәне Сабир Дубинның оныгы Рәшид Дубин “Снежнянские новости” газетасы журналистларына сөйләгән. Аның гаиләсе 2010 елда бабалары җирләнгән туганнар каберлеген эзләп тапкан һәм моңа кадәр ел саен барып, солдатлар рухына дога кылып кайта торган булган. “Дөньядагы кешеләр язмышы өчен һәм ир-атның бурычы - илне, Ватанны, гаиләне яклау җаваплылыгының бар авырлыгын шул урында бигрәк тә ныграк тоям”, - дигән ул.

Безнең нәзарәт Бөек Ватан сугышында катнашкан кардәшләребезнең тарихын туплый. Югарыда язылган язмыш шул калын китапның бер сәхифәсе.

Солдат Дубин җилкәсенә төшкән сугыш тарихта калды, ул вакыйгаларның шаһитлары да инде бик әз, әмма ул заман кешеләренең батырлыгы һәм затлы гамәлләре буыннан буынга тапшырылырга лаеклы. Аларның язмышлары дөньядагы тынычлык хакына хәтта гомерләрен дә салырга әзер булуы белән охшаш.

Күбрәк фотосурәтләр белән вконтакте социаль челтәрендәге безнең сәхифәдән укыгыз: https://vk.com/wall761147405_1133

@DUMRF_TAT

VK

Мәскәү Диния-Нәзарәте. Запись со стены.

Охшаш язмышлар 38 ел яшәп, сугыш кырында башын салган солдат Дубин турында Сабир Гали... Смотрите полностью ВКонтакте.

[​​](https://telegra.ph/file/3dc9816d086a4bc77a5ea.jpg)**Охшаш язмышлар**
1 week, 3 days ago

Пәйгамбәребез нәсыйхәте
Аллаһ Илчесе Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлламнең соңгы вәгазеннән:

لَا فَضْلَ لِعَرَبِيٍّ عَلَى عَجَمِيٍّ وَلَا لِعَجَمِيٍّ عَلَى عَرَبِيٍّ وَلَا أَحْمَرَ عَلَى أَسْوَدَ وَلَا أَسْوَدَ عَلَى أَحْمَرَ إِلَّا بِالتَّقْوَى النَّاسُ مِنْ آدم وَآدَم مِنْ تُرَابٍ
«Бар кешеләр дә – Адәмнән, ә Адәм җирдән барлыкка килгән. Гарәп булмаган кеше гарәптән өстен булмаган кебек, гарәп тә гарәп булмаган кешедән өстен булмас. Ак тәнле кара тәнледән, ә кара тәнле ак тәнледән өстен булмас. Өстенлек бары – тәкъвалыкта һәм игелекле гамәлләрдә генә» (Әт-­Тирмизи «Сунан»ы, 3270).

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT

2 weeks, 3 days ago

Коръән нәсыйхәте
Дөньябыз Аллаһы Раббыбыз безгә биргән нигъмәт белән тулы һәм Ислам дине рөхсәт ителгәннән баш тартырга мәҗбүр итми, аны чамасын белеп кулланырга этәрә:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تُحَرِّمُوا طَيِّبَاتِ مَا أَحَلَّ اللَّهُ لَكُمْ وَلَا تَعْتَدُوا إِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ الْمُعْتَدِينَ

«Ий иман китерүчеләр! Сезнең өчен Аллаһ хәләл кылган нәрсәләрне хәрамга чыгармагыз, әмма чиктән чыкмагыз. Һичшиксез, Аллаһ чиктән чыкканнарны сөймидер» («әл-Маидә» сүрәсе:87 а.).

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT

2 weeks, 3 days ago
ДУМ РФ татарча
2 weeks, 3 days ago
ДУМ РФ татарча
3 weeks, 6 days ago

​​Сарытау өлкәсе мөфтие сайланды
32 ел дәвамында өлкә мөселманнары нәзарәтен җитәкләгән Мөкаддәс Бибарсов урынына Рәсим Хуҗаәхмәтов рәис булды
Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы съезды узды. Төбәктәге дини оешмалар һәм өлкә нәзарәтенең Президиумы яңа рәис сайлауда катнашты, үз оешмалары Уставының яңа редакциясен кабул итү өчен тавыш бирде. Бүгеннән Саратов өлкәсе нәзарәте документаль рәвештә дә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте составында.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән съездда аның беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов сәлам һәм нәсыйхәт сүзләрен ирештерде.

Саратов өлкәсе Диния нәзарәтенә нигез салучы мөфти Мөкаддәс Бибарсовка тирән рәхмәтен белдерде.

Саратов өлкәсендә хәзер 57 мәчет, шәех Сәид мәдрәсәсе, хафизлар әзерләү үзәге, Нур-ТВ видеопроекты эшли.

Рәсим Мөхтәр улы Хуҗаәхмәтов Россиядә танылган дин эшлеклесе, ул дөньядагы мәшһүр “әл-Әзһәр” халыкара ислам университетында укыган.
2011 елда Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясенең дәүләт һәм муниципаль идарә факультетын тәмамлаган.
РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы әгъзасы.
2022 елдан Болгар ислам академиясе магистранты.
Моңа кадәр Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары һәм мәдрәсә директоры булды.

@DUMRF_TAT

[​​](https://telegra.ph/file/91eb3e36e470ad064285d.jpg)**Сарытау өлкәсе мөфтие сайланды**
We recommend to visit

Group👉 @StickerssGroup
Feedback👉 @Feedbacksebot
Cute Stickers👉 @CuteStickery

Last updated 6 months, 3 weeks ago

Энг керакли видеоларни бизда топасиз💯

Каналимиз Эркаклар ва Аёларимиз учун жуда фойдали👷‍♂️👩‍🍳

Янгиликлар бўлса юборинг биз каналга чиқар
Reklama: https://t.me/ReklamaFC

Last updated 1 month, 1 week ago

Она - бу Аллох томонидан берилган энг буюк тухфа...

Она - Унинг иккинчи номи мехрдир...

Она - Уни яхши кўрмасликнинг иложи йўқ бўлган ягона инсондир...

Онамизни асрайлик дўстлар!!!

Реклама бўйича: @Onalar_admin

Last updated 3 weeks, 1 day ago