ДУМ РФ татарча

Description
Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе хәбәрләре
Advertising
We recommend to visit

Group👉 @StickerssGroup
Feedback👉 @Feedbacksebot
Cute Stickers👉 @CuteStickery

Last updated 1 year ago

Энг керакли видеоларни бизда топасиз💯

Каналимиз Эркаклар ва Аёларимиз учун жуда фойдали👷‍♂️👩‍🍳

Янгиликлар бўлса юборинг биз каналга чиқар
Reklama: https://t.me/SIFATLIK_REK

Last updated 2 days, 11 hours ago

Она - бу Аллох томонидан берилган энг буюк тухфа...

Она - Унинг иккинчи номи мехрдир...

Она - Уни яхши кўрмасликнинг иложи йўқ бўлган ягона инсондир...

Онамизни асрайлик дўстлар!!!

Реклама: @Salih_3448

Last updated 2 weeks, 6 days ago

2 months, 2 weeks ago

Мөфти Равил Гайнетдин «Алтын мөнбәр»не сәламләде Казан Халыкара кинофестивале быел 20 нче мәртәбә үткәрелә Беренче тапкыр ул Казанның 1000 еллыгында – 2005 елда уздырылды. Фестивальнең президенты, Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти…

2 months, 2 weeks ago

Мөфти Равил Гайнетдин «Алтын мөнбәр»не сәламләде
Казан Халыкара кинофестивале быел
20 нче мәртәбә үткәрелә

Беренче тапкыр ул Казанның 1000 еллыгында – 2005 елда уздырылды.
Фестивальнең президенты,
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең фестивальне оештыручыларга, катнашучыларга һәм кунакларга юллаган сәлам хатын, ачылыш тантанасында аның урынбасары Рушан Аббясов җиткерде.
Аерым алганда, мөфти хатында: «Меңьеллык Казан фестиваль өчен бик шәп башлангыч булды һәм менә 20 ел дәвамында Татарстан Республикасы башкаласы Ислам дөньясы кинематографистларын берләштерүче үзәк булып тора. Хәзер Казан халыкара кинофорумы милләтара һәм конфессияара хезмәттәшлек өчен әһәмиятле мәйдан», - диелә.

Әлеге фестивальнең конкурстан тыш программасында «Мәдинә» нәшрият йорты теолог һәм көнчыгыш белгече Хөсәин Фәизхановка багышланган «Мулла Хусейн» фильмын тәкъдим итәчәк.

@DUMRF_TAT

2 months, 2 weeks ago
**Мәскәүнең 877 еллыгы тантанасында Дамир Мөхетдинов …

Мәскәүнең 877 еллыгы тантанасында Дамир Мөхетдинов катнашты
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин кушуы буенча аның беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов «Зарядье» концертлар залында Мәскәүгә нигез салынуга 877 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чарада булды
Тантаналы чара Россия Президенты Владимир Путин катнашында узды.
Ил башлыгы чыгышында, мәскәүлеләр, бигрәк тә тарихыбызның катлаулы чорларында, Ватан өчен аеруча җаваплылык тоеп, хезмәттә дә, яу кырында да батыр булды, үзенчәлекле мәдәни кыйммәтләрне саклады, фидакярлек, ныклык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булды, дип сөйләде. «Алтын гөмбәзле мәһабәт Мәскәү Россиянең йөрәге булып кала. Ул - күпмилләтле халкыбызның кыйммәтле коды тупланган, дәүләтчелегебезнең символы һәм ышанычлы таянычы булган герой һәм хезмәт батырлыгы шәһәре», - дип басым ясады ул.
Россия башкаласының
877 нче еллыгы быел
7 һәм 8 сентябрьдә билгеләп үтелә.

@DUMRF_TAT

5 months, 1 week ago

Мәскәү мәчетендә татарча дога
Мөфти Равил хәзрәт һәр гаеттә туган телебездә ихлас вә тәфсилле догасын кыла.
Бүген дә Корбан гаетендә Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Раббыбызга татар телендә ялварды??

https://youtu.be/xuhMusJcV90?si=xLE15gANqAWaaQnA

@DUMRF_TAT

YouTube

Мөфти Гайнетдин Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Корбан гаете намазыннан соң татарча дога кылды. 16.06.2024

#корбан #Құрбан #eidaladha Россия Федерациясе мөселманнары диния идарщсе рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Корбан гаете көнне Мәскәү Җәмигъ мәчетендә татар телендә кылган догасы Без социаль челтәрләрдә эш алып барабыз: t.me/DUMRF\_TAT vk.com/dumrf\_tatar…

5 months, 1 week ago
​​Мөфти Гайнетдиннең Корбан гаете вәгазеннән РФ …

​​Мөфти Гайнетдиннең Корбан гаете вәгазеннән РФ мөселманнары диния идарәсе рәисе Равил Гайнетдин бәйрәм нәсыйхәтендә Корбан чалу тарихына, Пәйгамбәрләр Ибраһим белән Исмәгыйль галәйһиссәламнәрнең тарихына мөрәҗәгать итеп, алар аша бирелгән сабакның хәзер дә…

5 months, 1 week ago

​​Мөфти Гайнетдиннең Корбан гаете вәгазеннән
РФ мөселманнары диния идарәсе рәисе Равил Гайнетдин бәйрәм нәсыйхәтендә Корбан чалу тарихына, Пәйгамбәрләр Ибраһим белән Исмәгыйль галәйһиссәламнәрнең тарихына мөрәҗәгать итеп, алар аша бирелгән сабакның хәзер дә яңгырашы барлыгына басым ясады
Мәсәлән, бәйрәм вәгазенең бер өлешендә ул болай, дип сөйләде:
Һәрберебез өчен аерым да һәм җәмгыятебез өчен гомумән - сынаулар вакыты. Бер тапкыр иман китереп, ә аннары үз күңелеңне ташландык хәлдә калдыру һич ярамый. Безнең инануыбыз яшәвебезнең һәр мизгелендә бернинди шартларсыз тулы, тирән һәм җанлы булырга тиеш. Тормыш итүебезнең һәр көнендә була торган сабаклар иманыбыз ныклыгын сыный, чөнки төрле катлаулы хәлләрдә һәм өметсез чакларда вөҗданыбыз кушуы буенча яки көчсезлегебез аркасында шайтан вәсвәсенә бирелеп, гамәл кылу юнәлешен сайлыйбыз. Потларга табыну, Иблиснең вәсвәсе хәзер дә бар. Потка табынуның заманча күренешләре нинди?
Бу - ЛГБТ идеологиясе, аңа потларга корбан китерелгән сыман, балалар һәм яшүсмерләрнең яшь җаннары корбан ителә. Бу - рөхсәт чикләрен узган иркенлек һәм шайтан культы аша изге Китапларны һәм пәйгамбәрләрне мыскыллау. Бу – “алтын бозау” культы һәм нәфескә бирелеп, туктаусыз байлык җыю.

@DUMRF_TAT

[​​](https://telegra.ph/file/a9408c437135f20b9d26c.png)**Мөфти Гайнетдиннең Корбан гаете вәгазеннән**
5 months, 1 week ago

Мәккә, әл-Хәрам мәчете
Безнең хаҗиларыбыз бүгенге ахшам намазын ачык һавада укыган

#хаҗ2024
@DUMRF_TAT

5 months, 1 week ago

#хаҗ2024
Ничә тапкыр Хаҗ кылырга
Матди, физик һәм башка мөмкинлекләре булган кешеләр хаҗ кылырга тиеш.
Шул ук вакытта хаҗны гомердә бер тапкыр кылу да җитә.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам сәхабәләренең берсе хаҗны гомердә ничә тапкыр кылуга кагылышлы сорау биргәч, ул болай җавап биргән: 

بَلْ مَرَّةً وَاحِدَةً فَمَنْ زَادَ فَهُوَ تَطَوُّعٌ

«Хаҗны бер тапкыр [кылу фарыз ителде],
ә кемдер күбрәк кыла икән, бу инде өстәмә булачак» (Әбү Дауд «Сунан»ы, 1721).
@DUMRF_TAT

5 months, 2 weeks ago

#хаҗ2024
Хаҗ төрләре
- Әл-ифрад хаҗы — ​хаҗны гомрәсез генә кылу
- Әл-кыйран хаҗы — ​хаҗны да, гомрәне дә бер ихрамда башкару
- Әт-тәмәттүг хаҗы — гомрә белән хаҗны һәркайсы өчен ихрамга аерым кереп башкару.

Безнең хаҗиларыбыз әт-тәмәттүг хаҗын үти.

@DUMRF_TAT

5 months, 3 weeks ago
ДУМ РФ татарча
We recommend to visit

Group👉 @StickerssGroup
Feedback👉 @Feedbacksebot
Cute Stickers👉 @CuteStickery

Last updated 1 year ago

Энг керакли видеоларни бизда топасиз💯

Каналимиз Эркаклар ва Аёларимиз учун жуда фойдали👷‍♂️👩‍🍳

Янгиликлар бўлса юборинг биз каналга чиқар
Reklama: https://t.me/SIFATLIK_REK

Last updated 2 days, 11 hours ago

Она - бу Аллох томонидан берилган энг буюк тухфа...

Она - Унинг иккинчи номи мехрдир...

Она - Уни яхши кўрмасликнинг иложи йўқ бўлган ягона инсондир...

Онамизни асрайлик дўстлар!!!

Реклама: @Salih_3448

Last updated 2 weeks, 6 days ago