ККК ( Карманный калькулятор каллорий)
Менеджер канала : @nikadormanager
Last updated hace 2 meses
Реклама бериш учун ??
@Massaj_Reklama_Admini
Last updated hace 7 meses, 3 semanas
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ИҖАДИ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ
Быел «Иделем акчарлагы» бәйгесе 25нче тапкыр узачак.
ИҢ ФАЙДАЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР:
✅Чиста су. Токсиннарны чыгара, ашказаны эшчәнлегенә ярдәм итә, кан тамырлары һәм буыннарга уңай йогынты ясый.
✅Бөтнек чәе. Ашказаны согы бүленеп чыгуны стимуллаштыра, нерв системасын тынычландыра, кан басымын төшерә һәм йокысызлыкка каршы көрәшергә ярдәм итә.
✅Кефир. Ашкайнатуны нормальләштерә, йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системалары эшенә уңай йогынты ясый, кальций һәм аксым чыганагы булып тора.
✅Мүк җиләге (клюква) морсы. С витаминына бай, иммунитетны ныгыта, температураны төшерүче чара булып тора.
✅Ромашка чәе. Антибактериаль эффектка ия, тынычландыра.
✅Анар (гарант) согы. Көчле антиоксидант. Йөрәк һәм кан тамырлары эшен нормальләштерә, гипертония һәм анемиядән файдалы.
✅Табигый алма согы. Бавыр, бөер һәм сидек куыгы эшенә файдалы йогынты ясый, эчәклек эшен нормальләштерә, организмнан токсиннарны чыгара һәм хәл кертә.
Бер генә көн булса да мобиль телефон кулланмасагыз:
Йә, ничек, булдыра аласызмы?
Шәриф Камал премиясенә 14–35 яшьтәге авторлардан проза әсәрләре, тәрҗемәләр һәм комикслар кабул ителә.
Уллар көне котлы булсын!?
Бу көн уллары армия сафында яки башка көч структураларында хезмәт итә торган әти-әниләр өчен бигрәк тә кадерле.
Малайлары зур үскән гаиләләр өчен дә бу дата әһәмиятле. Чөнки гаиләдә нәсел дәвамчысы, варис туу элек-электән чын могҗиза һәм чын шатлык булган. Әтиләр киләчәктә дус һәм киңәшче булыр дип уллары тууын көтсәләр, әниләр үз улларының яклаучылары һәм ярдәмчеләре булыр дип өмет итә.
18нче ноябрь – Кыш бабайның туган көне. Туган көнең котлы булсын, Кыш бабай!
Бабакайның туган көнен ничек билгеләгәннәр соң һәм аңа ничә яшь?
Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/byrmnr/kysh-babayny-tugan-kne
Бүген 21.45 сәгатьтә "Голос. Дети" тапшыруында Казан егете Сәид Галиуллин өчен тавыш бирергә мөмкин булачак.
Видео "Саф" балалар радиосы аккаунтыннан.
Республиканың 16 китапханәсендә әдәбият белән мавыгучы, үз блогында тәэсирләрен башкалар белән уртаклашырга теләүче балалар өчен яңа проект старт алды. Үсеш өчен чын креатив мәйданчык булачак әлеге проектны "Беренчеләр хәрәкәте" оештыра.
Проектта китап уку өлкәсендә топ блогер яки масштаблы вакыйгалар оештыручы булырга теләгән 12 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала. Гаризаны 18нче ноябрьгә кадәр тапшырырга була.
Безнең Әнвәр бит бу!
«Көмеш кыңгырау»ның иҗат мәйданында чыныгу алган егет ул. Газетабызның Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреаты. Кайчандыр безнең иҗат мәктәбен дә узган яшь хәбәрчебез журналист һөнәре сайлады һәм Казан федераль университетына укырга керде. Горурланабыз!
ККК ( Карманный калькулятор каллорий)
Менеджер канала : @nikadormanager
Last updated hace 2 meses
Реклама бериш учун ??
@Massaj_Reklama_Admini
Last updated hace 7 meses, 3 semanas