✨ «САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосы✨

Description
«САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосы saf-radio.ru
📩Хезмәттәшлек һәм мөрәҗәгатьләр өчен контакт @saf_radio
🌐Kid's radio in Tatar, Made in Kazan
———
market-affiliate
Advertising
We recommend to visit

❤️‍🔥 Eng sara yangi trend qoʻshiqlarni siz uchun taqdim etamiz 🎶

❤️‍🔥 Barcha qoʻshiqlar original va pechatsiz holatda 🎶

Reklama uchun: @T1MoTel_23

Last updated 1 month ago

🔞 КАТТАЛАР УЧУН❗️
Ходиса расмий канали ✅️

🌐 Жаҳондаги муҳим воқеалар, тезкор ва махфий ходисалар!

⚡️Воқеа ёки ҳодисанинг гувоҳи бўлдингизми?
Унда бизга юборинг:

📩 Taklif uchun: @Reklama715

Last updated 1 month, 2 weeks ago

1 month, 1 week ago

#сафрамазан2024көндәлеге

АЗАН ТЫҢЛЫЙБЫЗ.

Мөселманнар намаз алдыннан, балага исем кушканда, яңа йортка күченгәндә азан әйтәләр. Азан укуның савабы бик зур икән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Азан укуның савабы шулкадәр күп, аны белсәгез, азан уку өчен бер-берегез белән ярышып, арагызга шобага салып, азан укыр идегез”, – дигән.

Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, “азан” сүзе “белдерү”, “белгертү” дигәнне аңлата. Ул билгеле бер сүзләр белән мөселманнарны мәчеткә, ә мөселман булмаганнарны ислам диненә чакыру мәгънәсен аңлата.

Бүгенге бирем кызлар һәм малайлар өчен аерым булыр. Ир балаларыбыз – азан әйтергә һәм кыз балаларыбыз азан ишеткәч укыла торган доганы өйрәнерләр.

Азан сүзләре:
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх
Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр
Ләә иләәһә иллә-лааһ

Азан догасы:
«Әллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъвәтит-тәәммәти вәс-саләәтил-кааа-имәһ. Әәти мүхәммәдәнил-вәсииләтә вәл-фә-дыйиләтә вәд-дәраҗәтәл-гаалийәтәр-раафигаһ. Вәбгасһү мәкамәм-мәхмүүдәнилләзии вәгаттәһү уәр-зүкнәә шәфәәгатәһү йәүмәл-кы’йәәмәһ.Иннәкә ләә түхълифүл-миигаад».
(Әй, бу бөек чакыруның һәм хәзер булган намазның хуҗасы — Аллаһым! Мөхәммәдкә вәсилә һәм бөеклек бир. Аны Син вәгъдә иткән бөек урынга ирештер. Чөнки Син вәгъдәңнән кайтмыйсың.)

#сафрамазан2024көндәлеге
#сафрамазан

1 month, 1 week ago
[#сафрамазан2024көндәлеге](?q=%23%D1%81%D0%B0%D1%84%D1%80%D0%B0%D0%BC%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BD2024%D0%BA%D3%A9%D0%BD%D0%B4%D3%99%D0%BB%D0%B5%D0%B3%D0%B5)

#сафрамазан2024көндәлеге

КОШЛАР ӨЧЕН ҖИМЛЕК ЯСЫЙБЫЗ.

Чын мөселман кешесе әйләнә-тирә табигатьне дә, җан ияләрен дә кайгыртырга тиеш. Әйдәгез, бүгенге биремне алар файдасына башкарыйк – йортыбыз янындагы бер агачка җимлек ясап элик тә шунда кошларга ярма салыйк.

P.S. Язма астына фото-видеолар да беркетергә онытмагыз.

#сафрамазан

1 month, 1 week ago
САФ белән әйләнә безнең җир,

САФ белән әйләнә безнең җир,
САФ белән саклана туган тел.
САФ белән салына эзебез,
САФ - безнең дөньяга сүзебез!

Кадерле радио тыңлаучыларыбыз! #атналыкҗәдвәл - яраткан тапшыруларыгызның чыккан вакытын алдан билгеләп кую өчен менә дигән форсат💜****

#сафрадиобеләнберсафта
#сафрух
#сафрадио

3 months, 1 week ago
*Бу атнада "**Психолог сүзе" сәхифәсендә** нейропсихолог …

Бу атнада "Психолог сүзе" сәхифәсендә нейропсихолог Люция Ибатуллина гаиләдә балаларга җенси тәрбия бирү алымнары турында сөйләде. Сөйләшкәндә истә тотарга кирәкле моментларны аңлатты, бергә карау өчен мультфильм һәм яшь категориясенә карап китаплар тәкъдим итте.

"Психолог сүзе" сәхифәсе - радионың ябык телеграм-каналы өчен әзерләнүче махсус сәхифә. Каналга язылучылар өчен һәр атнаның сишәмбе көнендә чыга.

Ябык телеграм-каналга язылу өчен сылтама-ССЫЛКА. Сез дә кушылыгыз!

#сафябыкканал

3 months, 1 week ago
Кышкы кич. Авыл өе.

Кышкы кич. Авыл өе.
Бозланган тәрәз, ишек.
Мондый теләкләр теләп,
Әнкәй тирбәтә бишек:
«Батыр булып үс, улым,
Җитмеш дәрья кич, улым.
Җитмеш юлның төенен
Акыл белән чиш, улым.
Бөркеттән син канат ал,
Боланнан син аяк ал.
Юлбарыстан куәт ал.
Арысланнан йөрәк ал.
Тургай дәртле моң бирсен,
Имән таза сын бирсен.
Кояш якты йөз бирсен,
Лачын үткен күз бирсен».

Акладыммы әнкәйнең
Бөтен изге теләген?
һәрнәрсәгә түзәрлек
Көчлеме соң йөрәгем?
Күтәрелә алдыммы
Бөркет кебек югары?
Тиңме тургай моңына
Күңелемнең моңнары?
Дус кайгысын күрерлек
Үткенме минем күзем?
Ил йөзенә багарлык
Яктымы минем йөзем?
...Күз алдымда кышкы кич.
Бозлы тәрәзә, ишек.
Изге теләкләр теләп,
Әнкәй тирбәтә бишек.
#шигырь_ТЯ
#этнография
Ф. Яруллин

3 months, 1 week ago
**Гыйнвар белән февральнең очрашкан атнасына рәхим …

Гыйнвар белән февральнең очрашкан атнасына рәхим итегез!!

Яхшы хәбәрләргә, бишлеләргә, уңышларга бай булсын!

#сафрадиобеләнберсафта булыйк!

#сафрух
#сафрадио
#сафкүңел
#сафиҗат
#сафдөнья

3 months, 2 weeks ago
***▶️*****Иртәгә, 28 гыйнвар көнне 11:30 һәм …

▶️Иртәгә, 28 гыйнвар көнне 11:30 һәм 17:00 сәгатьтә барыгыз да "Шаян ТВ" телеканалын кабызыгыз! Анда безнең "САФ музыка" сәнгать кичәсенең икенче өлешен күрсәтәчәкләр!

Кабаттан #сафмузыка дулкынында тирбәлеп, әлеге матур мизгелләрне күңелдә яңартып алыйк! 🤗

#сафмузыка#сафмузыкапроект

3 months, 2 weeks ago
"**Безнең җир йөзендә яшәвебезнең төп максаты**: …

"Безнең җир йөзендә яшәвебезнең төп максаты: дөньяга иманлы булып килдек, иманлы булып яшәргә тиешбез. Ни өчен? Дөнья яратылганда ук Аллаһ безгә кешелеклелек сыйфатлары бирде. Яктылык кимесә караңгылык барлыкка килә, җылылык кимесә суык барлыкка килә, дин кимесә әхлаксызлык барлыкка килә"

Җәлил хәзрәт Фазлыев#сафрадио

3 months, 2 weeks ago
**БАЛАГА ӨЙРӘТЕРГӘ КИРӘК БУЛГАН "ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗЛӘР":**

БАЛАГА ӨЙРӘТЕРГӘ КИРӘК БУЛГАН "ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗЛӘР":
«рәхмәт», «зинһар" һәм «гафу итегез»дән кала.

Без балаларны әдәпле, тыңлаучан булырга, каршы килмәскә һәм уңайсыз хәлләр тудырмаска бик тырышып өйрәтәбез. Һәрвакыт һәм һәркайда уңайлы һәм яхшы булырга өндибез.
Шул ук вакытта аларга үз чикләрен (границаларын) билгеләргә рөхсәт итәбезме? Бала, әгәр ул нәрсәнедер бөтенләй теләмәсә, эшләмәскә хаклымы? Башка кешегә яраклашмыйча яши беләме? Мөнәсәбәтләрне һәм якынлыкны саклау өчен намуслы һәм туры сүзле дә була белергә кирәк.
- Гафу итегез, мин моны теләмим;

- Миңа бу ошамый;

- Туктагыз, миңа ошамый;

- Мин алай уйламыйм;

- Башкача уйлыйм;

- Мин хәзер берүзем калырга телим;

- Башкасын сайлыйм;

- Мин хәзер ачуланам;

Бу сүзләрне үз вакытында әйтә белү баланың да, аның якындагы кешеләрнең дә кеше буларак дәрәҗәсен саклап калырга булыша. Әни кеше үзе дә юк дип әйтә белергә тиеш. Баланың күпчелек гадәтләре аның үрнәгендә формалаша. Килешәсезме?

#сафрадиобеләнберсафта

3 months, 3 weeks ago
**Буран**

Буран

Урамда – буран,
Мин өйдә торам.
Тәрәзә аша
Тик авыз ерам.

Әй, җил выжылдый,
Буран дуылдый.
Ачулы песи
Кебек мырылдый.

(Г.Толымбай)

#сафрадио

We recommend to visit

❤️‍🔥 Eng sara yangi trend qoʻshiqlarni siz uchun taqdim etamiz 🎶

❤️‍🔥 Barcha qoʻshiqlar original va pechatsiz holatda 🎶

Reklama uchun: @T1MoTel_23

Last updated 1 month ago

🔞 КАТТАЛАР УЧУН❗️
Ходиса расмий канали ✅️

🌐 Жаҳондаги муҳим воқеалар, тезкор ва махфий ходисалар!

⚡️Воқеа ёки ҳодисанинг гувоҳи бўлдингизми?
Унда бизга юборинг:

📩 Taklif uchun: @Reklama715

Last updated 1 month, 2 weeks ago