🌐Navoiyliklar.uz сайтининг расмий Telegram канали
Instagram: https://www.instagram.com/navoiyliklar.uzb
Facebook: https://www.facebook.com/navoiyliklar.uzb
📄АОКА томонидан берилган №1699 гувоҳнома асосида фаолият юритамиз
Реклама: @Navoiyadmin
Last updated 1 week, 2 days ago
🇰🇬кыргызча
https://tilimpoz.taplink.ws
Last updated 1 month ago
Ассаламу ъалайкум уа рохматуллохи уа баракатуху ?
?Биздин каналда:
?Диний маалыматтар
?Акысыз сабактар
?Онлайн Куран курстар
Суроолор үчүн:@Noorul_Kulub
Last updated 2 months, 3 weeks ago
Яңа уку елы мөбарәк булсын!
Сабыйларга
`Әй сабыйлар, җәй үтте,
Гөлләр, чәчәкләр кипте.
Болын, басу, кырларның
Матурлыклары китте.
Ул шаулаган урманнар
Хәзер тып-тын булганнар.
Ямансулап агачлар
Еларга тотынганнар.
Диләр: “Киптек, саргайдык,
Яшьлек үтте, картайдык.
Уйлап матур яшь чакны
Кайгы-хәсрәткә калдык”.
Әй сөекле сабыйлар!
Ул хәлне һәркем уйлар.
Искә төшреп яшь чагын,
Аһ орып җанын кыйнар.
Инде матур җәй үткәч,
Моңлы кошлар да киткәч,
Сезгә уеннар уйнап,
Күңелләнер җир беткәч,
Мәктәпләргә барыгыз!
Укуга күз салыгыз!
Укып гыйлем алсагыз,
Зур булачак саныгыз.
Чәчәк уку, гөл уку,
Сәгадәткә юл уку.
Зур дәрәҗәгә ашу
Өчен баскыч ул уку.
Әй сабыйлар, торыгыз!
Мәктәпләргә тулыгыз!
Ташлап уен-көлкене,
Чын укуда булыгыз!`
Кәшиф Кормашев (Йөзекәй Тәкермән)
*Бу шигырьне Кәшиф "Йолдыз" газетасына җибәргән булган, ә Максуди аны "Ак юл" журналына юллаган.
(Матбугат сәхифәсеннән алынды)*
4-нче августка җәдвәл
06.00 - Татарстан гимны.
06.30 - "Хәрәкәттә - бәрәкәт" сәхифәсе.
08.45 - "Бөрлегән" сәхифәсе.
09.00 - "Каюм бабай мирасы" сәхифәсе.
09.02- "Хикәяле хәят".
11.00 - "Безнең табиб" тапшыруының темасы - иминлек. Алып баручы - Динара Әхмәт.
11.30 - "Сүзләрдән шигырь үрәм" (балалар шигырь укый).
11.45-12.00 - "Саф музыка" сәхифәсе һәм балалар шигырь укый
12.00 - "Туган тел" җыры
12.05- "Шигъри әкияткә - кунакка".
13.30 - "Сертотмас үрдәк" радиоспектакле. А.Алиш әсәре буенча, Л.Батыр-Болгари музыкасы. "Әкият" курчак театры артистлары башкара.
15.00 - Эстрада балалар җырлары.
15.15 - Классик музыка.
15.45 - "Бөрлегән" сәхифәсе.
16.00 – "Хайваннар дөньясы" тапшыруы аюга багышлана.
17.15-17.45- "Саф музыка" сәхифәсе һәм балалар шигырь укый.
17.45 - "Озын хикәя сәгате"ндә – Каюм Насыйринең "Әбүгалисина" әсәре. 7 өлеш. Хәлим Җәләй укый.
19.00 - "Әкият төенчеге".
20.00 - "Бәлли бәү".
21.00 - "Туган тел" җыры. "САФ радио" гимны.
21.05 - Классик көйләр.
21.30 - яшүсмерләр музыкасы.
22.30 - Көйләр бишегендә тыныч йокы.
? saf-radio.ru ?
Башка сәгать киңлекләрендә яшәүче тыңлаучыларыбызны "Җир әйләнә"сәхифәсен тыңларга чакырабыз.
02.00 - "Гаилә көндәлеге". Хәялиевлар гаиләсе әләкләшү хакында фикер алышыр.
04.00 - "Табигать балалары" тапшыруында эзләнүчән Данияр әнисе белән страус турында сөйләшер.
Алып баручылары - Гөлнур Фәхруллина һәм Данияр Файрушин.
“Очрашкан саен менә шундый истәлекле фото ясарга тырышабыз", - ди нәни радиотыңлаучыбыз Язиләнең әнисе.
Фотода - Әлфинур Галләм кызы, Хания Нәкыйп кызы, Флёра Фәрит кызы, Язилә Илназ кызы ☺.
Чувашиянең Батыр районы Кызыл Чишмә авылы кызлары
Сезнең гаиләгездә нинди традицияләр бар? Әйдәгез, бу фото астында гаилә традицияләре, кызыклы идеяләр белән бүлешәбез.
⭐️ saf-radio.ru ⭐️
Балык тотарга бардыгызмы әле???
Фотоны Буа районының Кайбыч авылында балык тотучылар җибәрде)
"Китап корты" тапшыруының яңа чыгарылышы!
Дш, 11.00
Шм, 16.00
Алып баручы һәм мөхәррир - Динә апа Сабирҗанова
⭐️Яңа атна яңа җәдвәл белән киләәәә⭐️
Яраткан тапшыруларыгызны барлый торыгыз?
Яратып?
✨ saf-radio.ru ✨
Саф Сәламәтлек
Саф иҗат
АЗАН ТЫҢЛЫЙБЫЗ.
Мөселманнар намаз алдыннан, балага исем кушканда, яңа йортка күченгәндә азан әйтәләр. Азан укуның савабы бик зур икән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Азан укуның савабы шулкадәр күп, аны белсәгез, азан уку өчен бер-берегез белән ярышып, арагызга шобага салып, азан укыр идегез”, – дигән.
Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, “азан” сүзе “белдерү”, “белгертү” дигәнне аңлата. Ул билгеле бер сүзләр белән мөселманнарны мәчеткә, ә мөселман булмаганнарны ислам диненә чакыру мәгънәсен аңлата.
Бүгенге бирем кызлар һәм малайлар өчен аерым булыр. Ир балаларыбыз – азан әйтергә һәм кыз балаларыбыз азан ишеткәч укыла торган доганы өйрәнерләр.
Азан сүзләре:
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх
Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр
Ләә иләәһә иллә-лааһ
Азан догасы:
«Әллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъвәтит-тәәммәти вәс-саләәтил-кааа-имәһ. Әәти мүхәммәдәнил-вәсииләтә вәл-фә-дыйиләтә вәд-дәраҗәтәл-гаалийәтәр-раафигаһ. Вәбгасһү мәкамәм-мәхмүүдәнилләзии вәгаттәһү уәр-зүкнәә шәфәәгатәһү йәүмәл-кы’йәәмәһ.Иннәкә ләә түхълифүл-миигаад».
(Әй, бу бөек чакыруның һәм хәзер булган намазның хуҗасы — Аллаһым! Мөхәммәдкә вәсилә һәм бөеклек бир. Аны Син вәгъдә иткән бөек урынга ирештер. Чөнки Син вәгъдәңнән кайтмыйсың.)
🌐Navoiyliklar.uz сайтининг расмий Telegram канали
Instagram: https://www.instagram.com/navoiyliklar.uzb
Facebook: https://www.facebook.com/navoiyliklar.uzb
📄АОКА томонидан берилган №1699 гувоҳнома асосида фаолият юритамиз
Реклама: @Navoiyadmin
Last updated 1 week, 2 days ago
🇰🇬кыргызча
https://tilimpoz.taplink.ws
Last updated 1 month ago
Ассаламу ъалайкум уа рохматуллохи уа баракатуху ?
?Биздин каналда:
?Диний маалыматтар
?Акысыз сабактар
?Онлайн Куран курстар
Суроолор үчүн:@Noorul_Kulub
Last updated 2 months, 3 weeks ago