КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР

Description
Официальный telegram-канал
КРЯШЕНЫ - КЕРӘШЕННӘР

«Туганайлар» - единственная в России газета для кряшен и о кряшенах

Наш сайт – tuganaylar.ru
Связаться: 8917 250 97 95
Advertising
We recommend to visit

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

Last updated 1 month, 2 weeks ago

ЛИСА 01.10.2024

Last updated 1 month, 3 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Last updated 1 month ago

3 days, 8 hours ago
**Яр Чаллыда - керәшен культурасы көне***😍*****

Яр Чаллыда - керәшен культурасы көне😍****

Яр Чаллы шәһәренең «Родник» халыклар дуслыгы йортында «Эхо веков» (»Гасырлар авазы») дип аталган керәшеннәр культурасы көне узган.

Бу хакта тулырак:
https://tuganaylar.ru/news/hәbәrlәr/iar-callyda-kerasen-kulturasy-kone

3 days, 9 hours ago

Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылыннан Айгөл hәм Рифнур Кәбировлар☺️****

3 days, 19 hours ago

Ару-имин иртәләр белән, карендәшләр! ❤️

Бәйрәм белән, кышкы Микула белән сезне! ❄️

Изге Николай теләкләре белән Ходайдан тынычлык, изгелек, тазалык, арыулык, дәүләт булсын сезгә, якыннарыбызны сакласын.

Күпләрнең иң яшерен уйларын, үтенечләрен сөйләрлек яраткан “үз” саклаучы-яклаучысы да бар. Керәшеннәрнең иң яраткан изгесе – ул Николай Чудотворецтыр. Кодрәтләр кылучы Изге Николай – изгеләрнең иң изгесе. Үлгәч, аны Мира каласында җирлиләр. Озак та үтми, аның гәүдәсе, черемичә, хуш исләр чыгарып, өскә калка...

Дәвамы: http://tuganaylar.ru/news/belemnek/kysky-mikula-kodratlar-kylucy-izge-nikolai-iazmysy

1 week, 3 days ago

"Әни, әйдә, кайтабыз!" 💔

Олыгая барган саен, нәсел-нәсәбең, тамырларың белән ныграк кызыксына башлыйсың икән. Еш кына әти-әни, түти-җиңгиләр, дәдәйләр искә төшә. Эх, үзләре исән чагында күбрәк сорашып калмаганбыз…

Ашаудан, йокыдан калган Лөкия әбинең башына бер уй килә: нишләп әле энесенә килененең тутасын димләп карамаска? Тәфсилләп хат язып, Машенька җырак түтинең фотосын конвертка салып, энесенә хәбәр юллый. Арада хатлар йөри, киңәш-табыш итү башлана. Тимофей Трофимович кайтырга була. Тик, кайтыр чагы җиткәндә генә, кайта алмавын, үзе урынына олы улы Пименны җибәрүен хәбәр итә.

... Менә әби белән Лөкия кодагый җырак түтине юлга әзерлиләр. Бер төенчеккә әйберләрен төйнәгән, икенче төенчеген, ике мендәр салып, иңенә аскан, Настенька җырак түтинең кешелеккэ дип тектергэн кыска пальтосын кигән түтине олы юлга озата чыгалар. Ләкенең басу капкасын чыккач, җырак түти, төенчекләре өстенә утыра да, үксеп-үксеп еларга тотына. Нишләргә белми аптырап басып торган Пимен, килеп иңенә кулын сала да: “Әни... , әйдэ, кайтабыз”, – ди… Шул сүзләрдән соң, җырак түти, 16 яшьлек үсмер белән җитәкләшеп, үзенең билгесез язмышына таба атлап китә…

Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/yd-yd-kaytabyz

1 week, 3 days ago

Арулармысыз, карендәшләр! ❤️

"Туганайлар" газетасына ташламалы язылуның бүген, 12 декабрь, соңгы көне.

Ә гомумән подписка тәмамланырга 9 көн калды (20 декабрьгә кадәр).

Алай-болай язылып калырга теләүчеләрегез булса, "Туганайлар" номерына 8917 250 97 95 хәбәргә чыга аласыз.

Тиз генә яздырып та бирербез 😍

1 week, 3 days ago

Христос үзенең Апостоллары итеп ни өчен гади кешеләрне сайлаган?

Әлеге үгеттә Иисус Христосның Петр, Андрей, Иаков һәм Иоанны апостоллыкка сайлаганы турында язылган. Алар барысы да гади кешеләр, балыкчылар булган. Христос ни өчен байларга, укымышлыларга өстенлек бирмәгән, ә гадиләрне зурлаган?

Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/xristos-uzenen-apostollary-itep-ni-ocen-gadi-keselarne-sailagan

2 weeks, 3 days ago

Сез ничек дип уйлыйсыз? Килешәсезме? Фикерләрегезне языгыз әле 🤗

Керәшен кешесе үзенең керэшен интеллигенциясе булуының бер шартын «Туганайлар»га да язылуда күрсен иде – «Туганайлар» укыйсың икән, димәк, син – керәшен интеллигенты

2 weeks, 3 days ago

*💒 Ураза - нәпесеңне тыю да ул*

Нәпесләр тәндә була: аның башлангычы - тән нәпесләрен басылдыру. Ул - артык һәм татлы ашау, җалкаулык, иркәлек, күп сөйләшү, таркаулык, кешедән көлү, җокыга бирелу. Тән теләкләрен басылдыруда азгынлык кылу - шулай ук тән нәпесе була. Үз-үзеңә артык ышану, каршы әйтү, шикләнү, масаю, азгын уйлар уйлау - акыл нәпесләре. Үзеңне генә сөю, өстенлек итү, катылык күрсәтү, үз-үзеңә артык ышану, рәхмәтле булмау - теләк нәпесларе. Көнчелек, күралмаучанлык, явызлык, үч алу, кеше тикшерү, дан ярату, масаю, горурлык, җукка моңаю, кайгыру - хис нәпесләре. Болар барысы да - күңелдә һәм тәндә булган җазыклар.

Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/nrs-so-ul-npes-any-nindi-trlre-bar

2 weeks, 4 days ago

Якты йолдызларга карыйм, сезне сагынган чакта 😍****

57 ел Иркутск якларында гомер кичерүче Большеглазовлар узган ел җәйне Мамадышта уздырдылар.

«Обедта фермадан түтиләргә бакча эшкәртергә йөри идем», — дип сөйли башлады Евдокия түти беренче күрешкән чакларын искә төшереп. Аның сүзен Илья дәдәй дәвам итте: "Әле дә хәтерлим ул көнне. Эссе июнь ае, гармунда «Черный кот»ны уйнап утырам. Чибәр бер кыз килә. Аудый! Аны күрүгә, күңелдә нәрсәдер кабынды. Точно минеке, дидем үз-үземә».
3 көннән соң Илья атлар җигеп, Зур Арташтагы Альмановларга кыз сорарга бара. «Керосин лампасы яктысында утырганда килеп керделәр. Беркем бернәрсә уйларга өлгермәде. Ничектер, тиз булды», — дип хәтерендә яңартты ул кичне Евдокия түти. Әти-әниләре ризалыгы белән, 18 яшьлек кыз һәм 27 яшьлек егет өйләнешәләр. Авыл советында язылышып, таныклык алалар, паспорт ясаталар. Шулай итеп, русча бер авыз сүз белмәгән Евдокия күз күрмәгән Иркутск якларына килен булып китә.

ДӘВАМЫ: https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/iakty-ioldyzlarga-karyim-sezne-sagyngan-cakta

3 weeks, 3 days ago
*****⛪***Рождество уразасы кердек**

*Рождество уразасы кердек*

Ураза бүгеннән, 28 ноябрьдән 2025 елның 6 январына – Рождество бәйрәменә кадәр дәвам итә

Уразада булганнарга Яңа елны каршылау җазыкмы? Рождествога ничек әзерләнергә?

Керәшеннәр өчен Христос тууы бик мөһим һәм куанычлы вакыйга, чөнки бу көнне кеше янына Алла үзе килгән. Аның бу килүе тавыш-тынсыз булган, беркайда да җир тетрәве, яшен яшьнәве ишетелмәгән. Христосны яратучыларга һәм аның тууына ышанучыларның йөрәкләренә дә Алла шулай сиздерми генә килә, ди священиклар.

Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/rozhdestvo-urazasy-tn-m-akyl-arulygy-chen

We recommend to visit

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

Last updated 1 month, 2 weeks ago

ЛИСА 01.10.2024

Last updated 1 month, 3 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Last updated 1 month ago