📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Регистрация канала: https://clck.ru/3Fk3Gn
Last updated 2 months, 1 week ago
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
№ 5040038424
Last updated 2 months, 3 weeks ago
Әле кайчан гына өлкән язучыларның премия бүлешүен яратып бетермичә сөйләшкәннәр иде, монда яшьләр укып-өйрәнеп тормыйча гына, әле язмаган әсәрләренә акча соравын хәбәр итә. Бинго!
Бервакыт биредә Мәрҗани белән Насыйри арасында мөнәсәбәтләр турында сорау булган иде. И.Заһидуллин бу мәсьәләгә ачыклык кертә: "Казан руханилары арасында Насыйри беренчеләрдән булып, Мәрҗани белән хезмәттәшлек итәргә тиеш кебек. Танылган дин белгече һәм тарихчы белән бөек мәгърифәтчене Казанның мөселман җәмәгатьчелегендә аларның үзгә бер иҗтимагый хәлләре якынайта. Икесе дә, билгеле сәбәпләр аркасында, мөселман дин әһелләренең дошмани мөнәсәбәтенә дучар булган шәхесләр.
Алар икесе дә туган халкының үсешкә ирешүен тели. Бу идеяне икесе дә яшәеш фәлсәфәсенең үзәге итеп алып, һәркайсы үзләре сайлаган юнәлештән бара.
Алар дин кардәшләренең рус телен өйрәнүенә икесе дә бердәй уңай караган.
Аларның карашларындагы икенче бер уртак тема – татар этносының атамасына мөнәсәбәт.
Шулай да бу уртаклыклар аралашу өчен ни өчендер сәбәп булып китә алмаган, бу исә, бердән, аларның һәркайсының үзаллы булуы турында сөйли. Икенчедән, һөнәри кызыксынуларының да төрле өлкәләргә каравын билгеләргә кирәк. Мәрҗани, мулла буларак, мөселман дин гыйлеменең һәм милли тарихның актуаль мәсьәләләре белән шөгыльләнгән, Насыйри үзенең тырышлыкларын фәнни-гамәли белемнәрне халыкка таратуга юнәлткән, аның фәнни кызыксыну даирәсе башлыча татар тел гыйлеме өлкәсендә тупланган.
1870 елда дин белгече үзенең данлыклы «Назурател-хак…» әсәрен бастырып чыгара, аны фикерле мөселман җәмәгатьчелеге, мәдрәсә шәкертләре һәм хәлфәләре хуплап каршы ала, алар арасында К.Насыйри да була. Мәгърифәтченең архивында Ш.Мәрҗанинең китапханәсе турында Насыйри үз куллары белән язган, ләкин тәмамланмаган тексты бар, ул аны 1871 елда Календарена кертергә әзерләгән була. Бу текст югарыдагы фикерне читләтеп кенә дәлилли дияргә кирәк.
1827 елда Насыйри 2 нче гильдия сәүдәгәре Ш.Салиховның (1825-1885) ике катлы агач йортыннан арендага бүлмә алып тора башлагач, рус-татар мәктәбен Захарьев урамына күчерә, анда остазларының рөхсәте белән Ш.Мәрҗани мәдрәсәсе шәкертләре дә укый.
Билгеле булганча, Мәрҗанинең дин кардәшләре арасында русча укуның киң таралуын хуплавы 1876 елда ачык күренә: мулла инспектор В.В.Радловның тәкъдимен кабул итеп, 9 ел дәвамында, хаҗга киткәнче, яңа ачылган рус-татар мәктәбендә ислам дине буенча сабаклар бирә.
1884 елда Хисаметдин Мөслиминең “Тәварихы Болгария” әсәрен К.Насыйри һәм Ш.Мәрҗани икесе ике төрле бәяли (Мәрҗани аны ялган фәнни хезмәт дип саный). 1885 елгы Календаренда Насыйри «Әт-тәфтиш вә әт-тәхаким» мәкаләсендә авторын искә алмый гына, Ш.Мәрҗанинең 1877 елда басылып чыккан «Гыйлаләте заман» хезмәтенә кискен тәнкыйть белдерә. Аерым алганда, әсәрнең теленең авырлыгын билгели, аның фикеренчә, “болгар” сүзенең этимологиясе нигезләнмәгән, ди (Мәрҗани “болгар” халкының атамасы бик югары сыйфатлы итеп эшкәртелгән һәм башка илләрдә бик популяр булган “Болгар күне” исеменнән чыккан; бу сүзтезмәдән вакытлар үтү белән соңгы сүз төшеп калган һәм этнос атамасы формалашкан дип санаган), һәм “Тәварихы Болгария” әсәренә тискәре бәясе белән килешмәгән, үзенең аргументларын китергән. Бу фәнни тәнкыйть мәкаләсендә, бер яктан, кирәкле искәрмәләр булса, икенче яклап, кискен әйтелгән кисәтүләр нигезле түгел.
Үз чиратында, Ш.Мәрҗани, шулай ук К.Насыйриның исем-фамилиясен күрсәтми генә, үзенең «Мөстафад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтенең 1 нче томының ахырына тәнкыйтькә җавап бирә.
Менә шушы нигездә, Ә-З Вәлидинең җиңел кулы белән империя һәм совет чоры хезмәтләрендә ике бөек шәхес арасында киеренке мөнәсәбәтләр булган дигән ныклы фикер урнашып калган. 1976 елда А.Н.Хәйруллин фәнни әйлнешкә кертеп җибәргән К.Насыйриның Казан мәчетләре тарихына багышланган кулъязмалары мәгърифәтченең татар дин галиме һәм тарихчысына бик тә ихтирамлы мөнәсәбәттә булуын ачыкларга мөмкинлек бирде. Анда ул бик җылы итеп болай дип яза: “Замандашларыбызга бу хәзрәтебезнең ни дәрәҗәдә камил хезмәтләр калдыруы турында бөртекләп һәм иркенләп язуны артык дип саныйбыз. Киләчәк буыннар аның “Вафиат әл-әсляф”, “Хәзамә”, “Назурә”, “Мөстафад әл-әхбар” һәм башка әсәрләрен укыса, югарыда искә алган шәхесебезнең нинди камил, югары әхлаклы һәм сайлаган юлына тугрылыклы булуын күрерләр”.
Казанда татарча китаплар кибетләре икәү генә калды. Өчәү иде. Хәзер Бауман урамындагы элекке Матубгат йортында бәләкәй генә бер кибет һәм Татмедиа бинасындагы Әдәби кафеда татар китаплары сатыла. “Любимый книжный”, “Читай-город” кебек китап кибетләрендә татар китаплары бармак белән генә санарлык.
Татарча китаплар сату тарихына күз салсак, “китаплы татар” дигән гыйбарәнең эчтәлеге бераз ачыклана төшәр иде. ХХ гасыр башындагы бер кибет тарихына гына күз салыйк.
Элекке Тихвин һәм Печән базары урамнары (хәз. Тукай һәм Париж Коммунасы) кисешкән урында бертуган Мөхәммәтҗан, Шәрифҗан һәм Хәсән Кәримовларның китапханәсе, китап кибете һәм басмаханәсе урнашкан булган.
Бина 1880 елда Пётр Романов проекты буенча эклектика стилендә төзелгән. Аны сәүдәгәр Вәли Яушев төзеткән. 1900 елда бинаны Кәримовлар сатып ала. 1907 елда янына өч катлы (!) китап кибете төзетәләр.
Кәримовлар басмаханәсендә инкыйлабка кадәр татар телендә гомуми тиражы 20 млн данә белән 1700 китап басыла.
Шушында ук 150 урынлык “Китапханәи исламия” дә урнаша.
Кәримовлар «Кояш» дигән газета да чыгаралар. Анда Ф.Әмирхан актив катнаша.
Инкыйлабтан соң Кәримовлар милеге халыкка алып бирелә (национализировть итү татарча ничек була ул?).
Китапханә – 1929 елга кадәр, басмаханә 1935 елга кадәр эшли.
Уйлап куйдым әле: бүгенге татар китапларын өчәр катлы китап кибетендә сату мөмкин булыр идеме икән?
Гомәр Бәшировның әлеге әсәреннән өзекне юкка гына китермәдем. Бервакыт К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл" пьесасында Тинчуринны җәдитчелектә гаепләп, кадими муллаларны гел тискәре итеп күрсәтүен тәнкыйтьләү дулкыны булып алган иде. Миңа калса, Тинчурин да, Бәширов та җәдитчелек ноктасыннан торып кына тәнкыйтьләмәгәннәрдер. Гомумән, җәдитчелекне модерн идеологиясе белән генә бәйләп карау шулай ук модага иярү. Муллаларны мулла булган өчен түгел, язучылар биредә аларны "злоупотребление должностными полномочиями" (УК РФ ст.285) булган өчен ачулана. Дини дә түгел, милли дә түгел, ә социаль проблема буларак күтәрәләр алар бу теманы. Әлбәттә, 21 гасыр контекстында болар башкача кабул ителә, интерпретацияләнә ала. Ләкин әдәби барыш бар, фикер, хис эволюциясе бар. Һәр классик язучының үз чоры бар, ул чорның үз чире бар. Классиклар үз чорына хезмәт иткән. Язган икән, димәк, шулай кирәк булган.
«Бер көнне кичкә таба кайдандыр Төркиягә алып китәм дип, акча җыеп та, аны кайтарып бирмәүче карт хәзрәт каядыр узып барышлый безгә төште. Әти үзебезнең авыл мулласы белән ни сәбәпледер килешә алмагангамы, ничекме, аңа ара-тирә күрше авылның шушы карт мулласы сугылгалый торган иде. Әти мулланың теге вакытта акчаны изге юлга тоткан дип ышангандыр, күрәсең, ул ана караңгы чырай күрсәтмәде. Тик кунакны сыйларга берни дә булмавына борчылуы ачык сизелә иде. Хәзрәтнең атын тугарып, яхшы тарантасын лапаска кертеп куйганнан соң да кунакны өйгә дәшәргә ашыкмады. Әле генә баеган кояш ягына карап, гүя үзүзенә сөйләнгәндәй:
— Кая соң, кунакны ни белән сыйларга инде? Шәригать кояш баегач терлек суярга кушмый бит!— диде.
Әмма карт мулла алай ук дип уйламый икән.
— Мондый чакта, мосафир хөрмәтенә, шәригать рөхсәт итә, кем, Бәшир, итә, итә! Минем өйнең морҗасыннан чыккан төтен күренмиме? Күренми. Бәс, шулай булгач, мин инде мосафир исәпләнәм.
Әтинең моңа ышанасы килмәде.
— Ай-һай, хаталанасыз булыр, хәзрәт. Мин хәтерлим, кояш баеганнан соң суйган терлек хәрәм була дип язылган.
Мулла чалара башлаган сакалын сыйпаштырып хәтта көлеп куйды.
— Бәрәкалла, Бәшир, ышанмыйсыңмы?! Әстәгъфирулла диген! Безгә елына ничә тапкыр Корьән чыгарга туры килә!
-Алайса, хәзрәт, хәрәм булса, моның гөнаһы сезнең өскә төшәр!
— Гөнаһ булмас, кем, Бәшир. Инде була калса, Аллаһе тәбарәкә вә тәгаләнең рәхмәте зур, шәфкате диңгездәй киң.
Караңгы төшүгә карамастан, әти сарыкны суйды. Хәзрәтне ит белән дә сыйлады, һич караңгы чырай күрсәтмәде. Кунак хакы бар лабаса! Әмма иртәгесен озатканда әти карт мулланы гына түгел, өйдәгеләрне дә гаҗәпкә калдырды. Ул аның атын җигеп, тарантасына печән салды да саубуллашырга кулын сузды.
— Хуш. хәзрәт. — диде. — Моннан соң очрашмавыбыз хәерлерәк булыр. Минем рияланасым килми.
Карт мулланың гарьләнүдән иреннәре дерелдәп китте.
— Бәрәкалла, Бәшир! Син мине гаҗәпкә калдырдың. Ни сәбәп?!
Әти кулын аркасына куеп хәзрәткә таба иелде.
— Бер хата исәпкә алынмый дип әйтик. Бик тырышканда, ике хатаны да онытып була. Әмма ләкин синең ише карт хәзрәт күрә торып өч тапкыр хаталана икән, белмим, хәзрәт, моны инде шәригать кенә түгел, безнең ише надан мужик башы да сыйдырмый.
Хәзрәт кабаланып тарантасыннан ук төште.
— Хуш, хуш, ягыш, ничек инде ул? Нинди хаталар? Каян җыйдың аларны?
— Ниндиме? Менә шундый: Төркиягә күчәргә була дип, халык күңеленә тәшвиш салдың. Булмаслыгын белә торып, шуңа акча да жыйдың. Бер булды! Ул акчаны кайтарып бирмәдең. Ичмасам, нинди эшкә тотылуын да әйтмәдең. Ике булды! Кояш баеганнан соң терлек суярга фәтвә биреп хәрәм ит ашаттың. Өч булды! Хуш, хәзрәт. — Шундук ничектер йомшарып киткән сәер тавыш белән миңа дәште: — Ач капканы.
Шуннан соң әти бик каты рәнҗеп, бик яман хәтере калган сыман беркем белән дә сөйләшмичә йөрде». Г.Бәширов "Туган ягым - яшел бишек ".
"Тәкәллеф", "тәкәллефле", "тәкәллефсез" дигән сүзнең мәгънәсен, эчтәлеген уйлап йөрдем әле. Артыгы белән әдәпле, әдәп кагыйдәләрен төгәл үти торган кеше турында тәкәллефле диләр. Бу сүзнең килеп чыгышын Рифкать Әхмәтьяновның Этимологик сүзлегеннән тапмадым. Гарәп алынмасына охшаган. Русча "чопорный" сүзенә туры килә. Рус телендә бу сүз гади сөйләмнән кергән дигән фикер бар, һәм аның коннотациясе дә негатив төсмерле. Менә шунысы кызыклы да инде аның: тәкәллефле булу тәкәллефсезләрнең кытыгына тия. "Чопорность" инглизләрнең милли характер сыйфаты да. Фотода тәкәллефле булуның классик үрнәге- "Аббатство Даунтон" сериалыннан графиня Грэнтэм (Мэгги Смит).
Татар әдәбиятындагы психотиплар (шаяру):
Искәндәр (Г. Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”) – супернарцисс
Мирвәли (А. Гыйләҗев “Өч аршын җир”) – эпилептоид
Әлмәндәр (Т. Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”) – циклоид
Нәҗип (Ф. Әмирхан “Нәҗип” хикәясе) – үз-үзенә ышанмаган нарцисс
Шәмси (Г.Исхакый “Ул әле өйләнмәгән иде”) - астеник
Фәтхулла хәзрәт (Ф.Әмирхан “Фәтхулла хәзрәт”) – шизоид
Яңа ел алды ыгы-зыгысы башлана алмый тора әле. Әллә кар яумаганга, әллә... Менә шул "әллә"не могҗизаны сагыну дияр идем. Күңелнең бик тирән бер җирендә - австрияле Зигмунд бабай әйткән аң төпкелендә нәкъ менә могҗиза сагышы яши бугай. Юнг бабай өстәп куяр иде: коллектив аң төпкелендә... Югыйсә Яңа ел алдыннан кешелек мәҗүси бер халәттә яшәп алмас иде. Ләкин каян килгән соң адәм баласына бу могҗизаны сагыну хисе? Ул балаларда бигрәк тә сизелә: алар могҗизага берсүзсез ышана, аны көтә. Могҗизага ышануны, яши-яши, акыл хәтердән тырыша-тырыша сөртә бара. Ә менә аны сагыну хисе тирәндәрәк ята, аңа акылның теше үтми, күрәсең. Булмаган нәрсәне сагынмыйлар. Димәк, могҗиза да бар. Һәм әнә шуны сагынудан сәнгать әсәрләре туа. Чын мәгънәсендәге сәнгать әсәре, сәнгать туу акты - могҗиза мизгеле ул. #рефлексия
Сәгадәт Чагатайның Лена Гайнановага язган хаты: "Сөекле Лена ханым!
Хатыгызга күп рәхмәтләр, 27.3 тә язылган, 12.4 тарихында килде. Әтинең мирасы илә мәшгуль булуыгыз мине бик сөендерде. Моның өчен никадәр рәхмәт әйтсәм дә, аз калыр... Табигый, бу эш халкыбызның ярарына булыр. Сез сораган китапларның бер кыйсьме бар, боларны азлап-азлап фотокопияләрен чыгарып юлларбыз, хәзер болар кулымда юк, мин бик картаеп киткәнгә, берсенә сакларга биргән идем, ул Истанбулда. Иншалла, китаплар вә башка әврак (кәгазьләр) саглам торадыр... Алар белән Мәхмүд бәй мәшгуль булачак булды. Бер кыйсьме — Месid бәйгә дә сөйләдем — «юк»лар арасындагылар Варшавада банк кассасында калгандыр, бу арада без дә, әлбәттә, сугышның зарарларын күрдек. Ул Варшавадан качып чыкты, без дә Берлинда бик күп китап вә әврак калдырып китмәк мәҗбүриятендә калдык, алар бомбалар астында калып янды...
2 нөсхә «Идел-Урал»ның францучасын, «Көз» (копиясе) вә 1 нөсхә «Казан» мәҗмугасын бу хат белән сезгә күндерәм. «Тәүбәкәр кадин», урысчасы «Society fon central Asian Studies», № 14. Лондон, 1988 дә басылды, татарчасы юк, язылмады. «Юлсызлар» әсәрен 1918—1919 да Сибириядә «соң язган китабым» дип артист Абдулла Карыйга тәслим итеп китүен сөйләр иде, А.Карыйның вә йә Татар театрының көтепханәсе вә йә архивы бар исә, бәлки, табылыр... «Казан тарихы» Худяковтан тәрҗемә, аның әсәре түгел, сезнең өчен бер кыйммәте юк дип беләм, Төркия төрек-чәсендә, Тарих корымында, Анкара.
Хат белән күп нәрсә сөйләнә алмый. Бу эш бу! Зур көннәр эчендә бу кадәрене саклый белү дә бер казаныштыр. Ни коткарылса, ул коткарылыр, бик зур заман кичте. Сез эшегезгә дәвам итегез, бастырма эшене башлагыз. Сез Мәхмүд бәйгә мөрәҗәгать итегез. Китапларны алуыгыз хакында хәбәр алмыйча, башкаларын күндерә алмам, хәбәр бирүегезне үтенәм.
«Олуг Мөхәммәд» — кулъязма;
«Локман Хәким»нең урысча тәрҗемәсе бар, татарчасы юк;
Төрекчә «Өйгә таба».
Күп сәлам вә хөрмәтләр белән Сәгадәт Чагатай-Исхакый.
Мине сораганнарга да күп сәламнәр.
Анкара, 17.04, 1989.
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Регистрация канала: https://clck.ru/3Fk3Gn
Last updated 2 months, 1 week ago
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
№ 5040038424
Last updated 2 months, 3 weeks ago