По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 1 month, 2 weeks ago
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 1 month ago
Мәҗлескә чыгыш ясарга чакырылган кайбер артистларның яраткан приемнары - МИНЕ ИРТӘРӘК ЧЫГАРЫРСЫҢ ӘЛЕ, һәм МИН 1 ВЫХОД КЫНА ЯСЫЙМ ӘЛЕ.
Хөрмәтле, вакытыгыз кадерле иҗат әһелләре, бар сөйләшенгән сүз, җырлар саны, чыгу саны һәм вакыты.
Ахыр чиктә, кыскартылган выходлар өчен заказчик каршында алып баручы яки организатор кызара. и
Иртәрәк җырлап киткән артист аркасында бар программа күчә һәм аның БАБА ШУЛПАСЫН шул ук алып баручы һәм оештыручы эчә.
Мондый төр артисларның риторикасы гади - БҮГЕН ТАГЫН ЧЫГЫШЛАР БАР, ӨЛГЕРӘСЕ ИДЕ.
Заказчик белән бу вводныйлар алдан сөйләшенеп, шул сәбәпле бәлки түләү хакы да ташламалы булса, сүзем юк. Логично вә честно.
Шулай да гадәттә КӨНЕ КИЛЕП ҖИТКӘЧ, НИЧЕК ТӘ БУЛСА, ЕРЫП ЧЫГАРМЫН ӘЛЕ, АЛЫЙМ ӨЧ ЗАКАЗ РӘТТӘН ШӘҺӘРНЕҢ ТӨРЛЕ БАШЫННАН, А ЛУЧШЕ БЕР ЗАКАЗНЫ РАЙОННАН, килеп чыга.
Кая карама - үз эшенә битарафлар, клиентларны җаны-тәне бн сөймәүчеләр.
Керәсең кибеткә, МФЦга, банкка - сиңа дөньядагы иң ачулы ике күз карап утыра. Сөйләшүләре тырт-пырт. Аның өчен син иң явыз, аңгыра кеше. Хезмәт күрсәтү өлкәсе болай башкарылырга тиеш түгел.
Әгәр сиңа ошамый икән, бу эшне башкарма. Башкармыйча җаең юк икән, синең эшеңә нәфрәтең клиентларга мөнәсәбәтеңдә чагылмасын. Түз. Чыда. Бу сыйфат синең эшеңнең шулай ук төп бер өлеше.
"Көне буена җыела, түләүләре шуның кадәр генә кебек возраженияләре булучыларга -
БУ ӘЙБЕРЛӘР СИҢА ХЕЗМӘТ АРТЫНННАН КИЛҮЧӘЛӘРГӘ НЕГАТИВ БЕЛӘН КАРАР ӨЧЕН СӘБӘП ТҮГЕЛ. БУ ӘЙБЕРЛӘР ӨЧЕН КЛИЕНТ ҖАВАП БИРМИ. Бу хезмәткәрнең үзе хәл итәргә тиеш субъектив шәхси мәсьәләләре.
Кайчандыр кемнәндер ишеткән сүз: УЯНГАН КӨН ТӘМАМЛАНГАНЧЫ, ЯГЪНИ 12ГӘ КАДӘР ЙОКЛАРГА ЯТАРГА КИРӘК. 12ДӘН СОҢ ИКЕНЧЕ КӨННЕ ЙОКЛАРГА ЯТКАН БУЛЫП САНАЛА.
Иртә ятып, иртә торырга кирәк - һәркемгә билгеле хакыйкать. Җәйнең тәэсире күрәсең, бу арада соң ятыла. Икенче көнгә чыгып киткән очраклар да юк түгел. Аннан иртән тору читен. Аннан көн авыр уза.
ИВЕНТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИКЕ ТӨРЛЕ ЗАКАЗЧИК БАР:
1️⃣
Безнең туйга/никах туена алып баручы кирәк. Конкретно кем ул, нинди шәхес, нинди кыйммәтләрне алга сөрә - мөһим түгел. Безнең датага алып баручы кирәк. Желательно, арзанрак. Безнең тиз генә уздырып җибәрәсе бар. Сам факт его наличия уже ОК.
2️⃣
Безнең мәҗлескә без күрәсе килгән алып баручы кирәк. Безнең һәм безнең гаиләнең тормыш кыйммәтләре аныкылар бн чагышсын, предметка карашыбыз бер булсын.
Беренчеләрен гаепләргә ашыкмыйм. Аларга шулай кирәк икән, бик хуп. Сәбәпләре дә төрле.
Үземә килгәндә, шуны аңладым күптән - Мине аңлап, белеп, моңа кадәр минем турыда күмпедер фикер туплаган, алып баруымны теләп, кыйммәтләр орбитасында бергә әйләнгән яшьләр белән генә эшли алам.
Шулай әйтәм дә:
Әгәр дә сезгә бары алып баручы гына кирәк икән, димәк, не по адресу.
Аннан есть цена, а есть ценность. Ул гел туры килә дигән сүз түгел безнең базар мөнәсәбәтләренә чумган заманда. Аерырга бик авыр.
Менә шул ценность дигәне алда торырга тиеш алып баручының үзе өчен дә. Ценность булганнан соң гына цена килеп чыга.
Ценностьне нәрсә хасил итә?
Бар факторлар да: тәҗрибә, тел, интеллект, тышкы кыяфәт, медийность, сервис һәм башкалар.
Бәя аз да, күп тә була алмый. Синең кыйммәтең никадәр, син шуның кадәр торырга тиешсең.
Икенче яссылыкта тагын ике төр клиент бар:
Беренче категория - никах туе/туй булачагы билгеле булуга, алып баручы эзли башлаучылар. Күпчелек шулай. Чөнки бу дөнья/индустрия аңа яңа.
Режим поиска включен: Танышлар, киңәшләр, сайтлар, аккаунтлар.
Аны эзләү үзе бер кызык маҗара, тәҗрибә.
Икенче категория - Синең әле өйләнергә/кияүгә чыгарга уйда да юк. Яки күптән инде гаиләле тормышың рәхәтлекләрен тоеп, бәхетнең 43 катында йөзеп йөрисең. Вообщем кирәге дә юк алып баручының.
Әмма!... Син шушы өлкәнең бер вәкилен беләсең, аны күзәтеп барасың, фикерләрен, фәлсәфәсен якын итәсең. В фоновом режиме идет загрузка системы.
Һәм көннәрдән бер көнне ап-ак атка утырган принц теге озак көткән тәкъдим ясауга яки 3 туган апаңның киявенең кодагыеның бертуган сеңлесенең кызының күршесе кияүгә чыгам, алып баручы кирәк иде, диюгә, нәкъ тә теге син еллар буе күзәтеп барган алып баручының сәгатье сукканын аңлыйсың.
Алып баручының нинди икәнен ул алып барган мәҗлестә утырмасалар да, тоярга, аңларга тиешләр.
Шигырьләр укырга кирәк!Әдәби ләззәт, илһамлану өчен генә түгел. Телне чарлау, аның запасын арттыру өчен.
Шигырь - концентрацияле текст. Анда метафоралар, метонимияләр, синехдолар күп.
Сөйләм телен матурлау, оригиналь итү өчен моннан да яхшысы юк.
Бер көнне Татар Радиосына диджей булып эшкә кергән егет киңәш сорый. Минәйтәм, эфирга чыгар алдыннан бер 10 минут шигырьләр китабын актарып ал, баш миеңне дә, телеңне дә шигъри дулкынга, агымга көйлә.
Хәзер аудиошигырьләр күп. Аларны тыңлап йөрү дә яхшы эффект бирә.
Текст, тел белән эшләүчеләр өчен генә түгел, һәрберебез өчен файдалы гадәт бу. Нәрсә генә дисәк тә, без көндәлектә сөйләшеп коммуникация булдырабыз.
"...В начале было слово..." Было и будет.
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 1 month, 2 weeks ago
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 1 month ago