По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 1 month, 3 weeks ago
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 1 month ago
Сездә татарча gpt чат эшлиме?
Минеке мине игнорит.
Ә минем дурацкий гына җыр тексты язасым бар, ансыз һич булмый бит...
Җен бн җенесне бутаганы өчен орышкан идем, үпкәләгән, ахрысы(
Кайбер теләкләр бик тиз тормышка аша.
Кайбер теләкләр бик озак тормышка аша.
Утын өстендә мәҗүси кыз бии:
Таныш көйгә —
Шатыр-шотыр.
Синдә бу дәрт күптән үлгән:
Учак кырыена гына утыр.
Сыгылмалыгына шаккатып
Җирән чәчле җир кызының
Галәмеңне исеңә ал.
Аның да бар үз йолдызы.
Аның да бар үз терәге
Шуңа диеп ул таҗ сибә
Аның өчен агач корбан итә:
Үз йоласы аның, үз тәртибе.
Синдә аныкыдай ышану юк
Табынуың синең салпы якка салам
Кызның биегән урыны — кара күмер.
Сиңа бары сокланырга кала.
Алсу Сәлахова
Шәүкәт Гаделша
тымызык күлдә корт уйный = в тихом омуте черти водятся
Ә сезнең бармы аралашу өзелгән, ләкин бик сагына торган кешегез? Минем бар. Без бик аз таныш идек, өч тапкыр күрешкәнбездер, соңгысы минем ул яшәгән шәһәргә килгәч, фатирында кунак булуым дип санаганда. Ул шул өч күрешүдә миңа ничектер бик нык тәэсир итеп өлгергән. Минем хәтта карашларым үзгәргән аның бер фразасыннан. Без бик аз аралаштык (-шып өлгердек), ә хәзер бөтенләй сөйләшмибез. Һәм мин кайчак телеграмда лентаны азаккача актарып төшәм дә, аның фотосын ачам да озак итеп карап утырам. Һәм күз алдына китермәкче булам аның хәзерге тормышын. Ярый әле аның каналы бар һәм мин аны сирәк-мирәк кереп укый алам. Менә тагын шулай иттем
Как совершить предзаказ сборника стихов🪐*✨***
1) выберите книгу
2) оплатите по номеру 89274688916
3) отправьте @tnbuten название выбранной книги + чек об оплате
4) блестяще! предвкушайте встречу с книгой🤍✨
Дию гыйшкы
Ник карадым?
Моңсу алан да бер тында
Көлүеңнән чәчәк атты…
Ау ау
Нәни эзең бигрәк йомшак..
Ау ау
Калдым мин чыкка охшап..
Эзеңнән килүгә
Нурың күрдем дә җиргә постым.
Сизсәң, исән калырсыңмы соң?
Ау ау
Нәни эзең бигрәк йомшак..
Ау ау
Калдым мин чыкка охшап..
Саксыз тыным
Бөгә агач умырткасын.
Ул бары наз, миннән курыкма син.
Нәни эзең бигрәк йомшак.
Ау ау курыкма
Калдым мин чыкка охшап.
Ул бары наз, курыкма син.
Нәни күзең бигрәк сусыл…
Калдың син чыкка охшап…
Ул бары наз, курыкма син.#ммшигырь 2021
Көйгә язылды, Бур һәм Ания Фәйзрахманова җырлыйЯндекс музыкага сылтама
тантаналы рәвештә ант итәм, ниятләгәнем шуклык кына 🪄
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 1 month, 3 weeks ago
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 1 month ago