татАРба

Description
ТАТАРБА - мәгълүмати танып белү каналы. Биредә татар халкының матур яңгырашлы бай теле, зиһен зирәклеге, үзенчәлекле сәнгате, горурланырлык шәхесләре турында сүз алып барырбыз. Кызыклы мәгълүматлар күп булачак, кушылыгыз!
Advertising
We recommend to visit

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

Last updated 1 month, 2 weeks ago

ЛИСА 01.10.2024

Last updated 1 month, 3 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Last updated 1 month ago

1 day, 15 hours ago
1 day, 16 hours ago
1 day, 16 hours ago
1 day, 16 hours ago
татАРба
2 days, 22 hours ago
***❓*** – Җәбраил фәрештә пәйгамбәребез Мөхәммәд …

– Җәбраил фәрештә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иң беренчеләрдән булып нинди гамәл өйрәткән?
– Таһәрәт алуны.

– Җәннәт әһелләре җәннәткә кергәч, иң беренче нинди ризыкны татып карарлар?
– Балык бавырын.

– Исламда булган ураза төрләрен санап чыгыгыз.
– 1. Фарыз, 2. Вәҗиб; 3. Сөннәт

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм кайсы аять хакында: "Бу аять миңа бөтен дөньядан кадерлерәк", – дип әйткән?
– "Фатиха" сүрәсенең беренче аяте.
@tatarba

2 days, 22 hours ago
**Бәла-казадан саклый торган ***🔟*** сүрә**:

Бәла-казадан саклый торган 🔟 сүрә:

🤲 “Фатиха” сүрәсе Аллаһның җәзасын тоткарлый, туктата.

🤲 “Йәсин” сүрәсе кыямәт көнендә кешене сусаудан коткара.

🤲 “Духан” сүрәсе ахырзаманда куркыныч хәлләрдән саклый.

🤲 “Вакыйга” сүрәсе хәерчелек һәм мохтаҗлыктан саклый.

🤲 “Мүлек” сүрәсе кабер газабыннан саклый.

🤲 “Кәүсәр” сүрәсе башкалар нәфрәтеннән, күралмавыннан саклый.

🤲 “Кәфирун” сүрәсе үлемгә кадәр булган тормышта ышанмаучылыктан саклый.

🤲 “Ихлас” сүрәсе икейөзлелек һәм ихлассызлыктан саклый.

🤲 “Фәләкъ” сүрәсе күз тию һәм сихердән саклый.

🤲 “Нәс” сүрәсе шайтаннан саклый.
@tatarba

3 days, 20 hours ago
***СӨЛӘЙМАННАН***

СӨЛӘЙМАННАН

Кеше сине чагыштырам кое белән,
Сокландыра тирән кое суы белән.
Чыкса чыгар чылбыр чыңы буш коедан,
Мәгънә булмас хәтта өстән су коюдан
Кешене дә кеше күрәм шуның белән
Аң-белеме шат йөзенә чыгу белән,
Уй-фикере саф һәм чиста булу белән,
Айкалмаса, кысыла-кысыла тешләренә
Буш чиләктәй буш коеда теле генә.

Җиһан өчен халык –
Халык өчен инсан булган кебек...
Сүз җелеге шунда:
Яшик әле, гүя дөньялар
Бүгенгедән генә торган кебек.

Тамак ялгаганда аш кирәк,
Пәке кайраганда таш кирәк...
Бутаганда гамәл тәртибен
Авыртмыйча калган баш сирәк...

Дуслык ни ул? Бармы? Юкмы? – ялгызлык өзгәләнә.
Дусты булган яши бирер, үзәген өзгәләмәс.
Туганлык бар, бусы – төгәл!
Ни җитсен туганлыкка!
Бәхетем дә, рәхәтем дә – якынлык-туганлыкта!
@tatarba

4 days, 22 hours ago
4 days, 22 hours ago
4 days, 22 hours ago
Бүген татар халкының Су анасына бәйле …

Бүген татар халкының Су анасына бәйле булган сәнгать әсәрләренә тукталырбыз.

🧜‍♀️Су анасы – мифик зат. Халык телендә аның "Су әбие", "Су пәрие", "Су бае" атамалары да очрый. Аның турында су төбендә яши, кояш баегач, ярга чыгып, чәчен тарак белән тарап утыра, дип уйлаганнар. Ул куркыныч затлардан саналган: кеше суга батса, аны Су анасы тарткан, дигәннәр.

🧜‍♀️ Рәсемдәге әлеге сынның авторы – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле халык рәссамы Игорь Башмаков. Ул 1998 елда Бауман урамында урнаштырылган. Моннан тыш, "Су анасы" скульптур композицияләре Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә дә бар.

🧜‍♀️ Музыка сәнгатендә Габдулла Тукайның "Су анасы" поэмасына нигезләнеп, 1957 елда куелган «Алтын тарак» балетын атарга мөмкин. 1971 елда аның «Су анасы» исеме белән икенче варианты дөнья күрә. Композиторы - Әнвәр Бакиров.
@tatarba

We recommend to visit

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

Last updated 1 month, 2 weeks ago

ЛИСА 01.10.2024

Last updated 1 month, 3 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Last updated 1 month ago