ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР / ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

Description
Файдалы каналга рәхим итегез! Башкаларга да киңәш итегез!
Advertising
We recommend to visit

ККК ( Карманный калькулятор каллорий)



Менеджер канала : @nikadormanager

Last updated 4 weeks, 1 day ago

Реклама бериш учун 👇🏻

@Massaj_Reklama_Admini

Last updated 2 months, 2 weeks ago

Реклама бериш учун 👇🏻

@Massaj_Reklama_Admini

Last updated 2 months, 2 weeks ago

1 month, 3 weeks ago

СУГАН ОРЛЫГЫН утыртырга әзерләү🧅

Утыртыр алдыннан вак суганны 5-6 көн 25 градуста таратып, яхшылап киптерәбез!
Утыртасы көнне башта:
3 сәгать тозлы суда тотабыз (1 л суга 1 аш кашыгы тоз). Алып чайкатабыз. Шуннан 2 сәгать сыеграк марганцовка эремәсендә тотабыз. Тагын чайкатабыз. Әзрәк кипшетеп алгач, утыртырга мөмкин.

❗️Бу эшләр суганның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра!

Суганның башын кисәбезме дигән сораулар да еш килә. Киссәк - тизрәк, бергәрәк тишелә инде. Вакыт булмаса, кисмәскә дә мөмкин.

Рәмзия Әхмәдуллина

1 month, 3 weeks ago

Ә сез белә идегезме бу киңәшләрне?
*Аяк киемен тизрәк киптерү өчен, табада тоз җылытыгыз һәм аны оекбашка тутырып, аяк киеме эченә тыгып куегыз.

*Сөт тизрәк кайнасын өчен, аңа бер чеметем шикәр салыгыз.

*Аш бүлмәсендәге исне бетерү өчен, табага бер аш кашыгы аш серкәсе салыгыз да парга әйләнеп беткәнче, утта тотыгыз.

*Башыгыз авыртканда, маңгаегызга лимон кисәге ышкыгыз.

*Пыяла ватылса, аның кыйпылчыкларын пластилин ярдәмендә җыегыз.

*Суыткычта сакланган помидорның тәме үзгәрә. Аны бер рәт итеп кенә таратып, яки кәгазь пакетка салып, бүлмә температурасында тотарга кирәк.

*Йомырка агын алюминий савытта тугламагыз. Болай ул көлсу төскә керәчәк.

*Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) алдан кайнар, аннары салкын суга тыгып алып “терелтергә” була.

1 month, 4 weeks ago

Армиядә хезмәт итүче улы өчен әти-әни догасы
Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмиин, әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн.

Йә Раббым Аллаһ... Шушы сәгатьтә барча кимчелек-хаталарымны гафу итүеңне сорап, саулык, ризык, су, һава, йорт, гаилә, бала биргәнең өчен һәм башка барча-барча нигъмәтләреңә олы рәхмәтемне белдереп, Сиңа бик зур үтенечем белән мөрәҗәгать итәм...

Йә Раббым... Минем газиз балам (фәлән улы фәлән) армия сафларында хезмәт итеп, илебезне саклау бурычын үти. Аның исән-сау булуын насыйп итеп, барлык явызлыклардан, яман сүзләр һәм яман күзләрдән Үзең якла, кемне дә булса хаксызга рәнҗетүеннән һәм үзен дә хаксызга рәнҗетүләрдән имин кыл!

Йә бер Аллаһ! Үзеңнең “Хафиз” (“Саклаучы”) дигән исем-сыйфатыңны белгәнгә, улымны һәр төрле күңелсез хәлләрдән, бәла-казалардан, явыз, яман ниятле кешеләрдән, шайтан зарарыннан – барча начарлыклардан саклавыңны үтенәм...

Улыбыз (фәлән улы фәләнгә) яхшы, игелекле, үзенә ярдәм итәрдәй дус-иптәшләр, хәерле юлдашлар насыйп итеп, аны явыз бәндәләрнең зыяны тимәслек итеп кайгыртуыңны сорап, бер Үзеңә ялварам...

Йә Аллаһ! Улымның исән-сау булып әйләнеп кайтуын насыйп итеп, аңа хәерле, бәрәкәтле гомер, тигез, тыныч, бәхетле гаилә тормышы биреп, үзенә дә, аның балаларына да саулык-иминлек, зирәк зиһен, камил акыл, күркәм холык, йомшак калеб, тулы иман бирүеңне сорыйм...

Йә Раббым Аллаһ! Үзебезгә дә, балаларыбызга да кушканнарыңны үтәп, тыелганнарыңнан тыелып, БЕР ҮЗЕҢƏ гыйбадәт кылып яшәргә язсын! Безне ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуыбызны насыйп әйлә...

Раббәнә әәтиннәә фиддүнья хәсәнәтәү үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин. Әәмиин.

Ришат Курамшин

3 months, 3 weeks ago
**Гранат ашау өчен сигез сәбәп***👇*****

Гранат ашау өчен сигез сәбәп👇****
Гемоглобинны күтәрә
Кан басымын төшерә
Гормоннар активлыгын күтәрә
Авызны һәм тамакны дезинфекцияли
Инсулинны алмаштыра
Радиацияне чыгара
Тән тиресен чистарта
Ялкынсыну авыруларына каршы көрәшә

3 months, 3 weeks ago
Ит бәлеше***😋***

Ит бәлеше😋

Бәлеш өчен камырны алдан ясап куярга яратам, ким дигәндә, ике-өч сәгать алдан.

Камыр өчен ярты стаканнан әзрәк көнбагыш мае. Бер стакан тулыр-тулмас кайнаган салкын су. 1 йомырка. Тоз. Он салып камыр басам. Камыр ял итә.

Эчлек инде туралган ит, туралган бәрәңге, суган, тоз, борыч, тәм кертер өчен әз генә үрдәк ите, укроп орлыгы.

Камыр җәям, эчлек салам, капкач җәеп ябам, бөрәм. Газ миченә пешерергә озатам. Ике сәгать ярым пешерәм. Сәгать ярым пешкәч, бәлешемә шулпа салам, шулпалы булса салмыйм. Шулпа салырга алгач, өстен майлап фольга ябып куям.
Тәмле булсын!

Мәрьям Миңнегулова

3 months, 3 weeks ago

🍗МИЧТӘ ЯШЕЛЧӘЛӘР БЕЛӘН КЫЗДЫРЫЛГАН ТАВЫК
🥘Кичләрегезне ямьләндереп, бик тәмле һәм сусыл булып килеп чыга торган яшелчәле тавык рецепты белән бүлешергә булдык әле сезнең белән.

Иң элек 🍗тавыкны өлешләргә бүлеп, бераз маринадлансын өчен төрле тәмләткечләр, тоз, борыч, горчица белән бутап куябыз.
Яшелчәләрне дә төрле тәмләткечләр, тоз, сыек май сибеп мич калаена җәеп салабыз. Яшелчәләрнең күңелегезгә һуш килгәннәрен сайлап ала аласыз. Бездә 🥔бәрәңге, 🥕кишер, 🎃кабак, 🍠 ташкабак, 🍆баклажан, 🥬чәчәк кәбестә.
Тавык кисәкләрен рәшәткәгә тезеп чыгып, мичнең өске өлешенә урнаштырып куябыз.
Яшелчәләрне аскарак куябыз.
Алдан кушылган мичтә ризыгыбызны 1 сәгать чамасы тотабыз. Тавыкны әледән әле әйләндергәләп торырга да онытмаска кирәк. Яшелчәләр тавыктан бүленеп чыккан сок белән аеруча тәмле килеп чыгалар.

🙂Тәмле булсын! Куанып ашарга язсын.

5 months, 3 weeks ago
**Тәмле салат***😋******😋******😋*****

Тәмле салат😋*😋*😋
**Бер пешкән чөгендер, бер пешкән кишер, өч маринадланган кыяр, 100 гр консервланган фасоль, бер бәйләм петрушка, үсемлек мае, горчица, тоз тәменчә.

Чөгендер белән кишерне эре угычта уабыз яки озынча саламлап, кыярны тәгәрмәчләп, петрушканы ваклап турыйбыз. Бөтенесен бергә кушып, фасоль салабыз. Горчица, үсемлек мае, тоз өстәп болгатабыз.

5 months, 3 weeks ago
***🧄***Сарымсакта канны сыеклый торган аллицин матдәсе …

🧄Сарымсакта канны сыеклый торган аллицин матдәсе бар. Баллы сарымсак кан тамырларын чистарта, лимон сарымсак тәмен бетерә.

🧄250 г сарымсакны изәргә, шуңа 350 г бал кушарга. Әлеге массаны яхшылап болгатып, 1 лимон согы өстәргә. Банкага тутырып,1 атнага суыткычка куярга.

🧄Көнгә өч тапкыр, ашарга 20-30 минут кала, берәр чәй кашыгы кабарга ярый. Дәвалану вакыты — бер ай.

☝️👨‍⚕️Халык медицинасы чараларын кулланганчы, табиб белән киңәшләшү зарур.

5 months, 3 weeks ago

Тарталетка эченә нәрсә салырга була?

  1. Эремчекле сыр белән.
    150 гр эремчекле сыр
    1 тырнак сарымсак яки берничә ботак укроп
    15–18 зур булмаган тарталетка
    100-150 грамм кызыл икра
    Сырны уылган сарымсак яки укроп белән кушыгыз да тарталеткаларга салып чыгыгыз. Өстенә кызыл икра куеп, укроп белән бизәгез.

  2. Тавык, гөмбә, йомырка белән.
    500 грамм тавык түше
    3 йомырка
    300 грамм шампиньон
    1 суган
    2 аш кашыгы үсемлек мае
    тәменчә тоз
    3 аш кашыгы майонез
    15-20 уртача тарталетка
    Шампиньон белән суганны кыздырабыз. Тоз, борыч сибәбез. Пешкән тавык ите белән йомырканы шакмаклап турыйбыз. Гөмбә белән суганны кушып, майонез салып болгатабыз да тарталеткаларга тутырабыз. Петрушка, зәйтүн җимеше белән бизәргә дә була.

  3. Тәрәч балыгы (треска) белән.
    1 йомырка
    120 грамм консервланган тәрәч бавыры
    ярты кыяр
    тоз
    6-8 уртача тарталетка
    Пешкән йомырка белән кыярны вак итеп ашкмаклап турыйбыз. Балык баврын чәнечке белән изәбез. Барысын бергә кушып, тарталеткаларга тутырабыз.

7 months, 1 week ago
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР / ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ
We recommend to visit

ККК ( Карманный калькулятор каллорий)



Менеджер канала : @nikadormanager

Last updated 4 weeks, 1 day ago

Реклама бериш учун 👇🏻

@Massaj_Reklama_Admini

Last updated 2 months, 2 weeks ago

Реклама бериш учун 👇🏻

@Massaj_Reklama_Admini

Last updated 2 months, 2 weeks ago