Казан утлары

Description
Advertising
We recommend to visit

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

Last updated 1 month, 2 weeks ago

ЛИСА 01.10.2024

Last updated 1 month, 3 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Last updated 1 month ago

2 weeks, 2 days ago
**Каен, миләш, карама кызлары йөгерә, көз …

Каен, миләш, карама кызлары йөгерә, көз йөгерә, алардан да җитезрәк яз булып, күңелләр Питерга йөгерә... Чү! Каршыда кызыл аждаһадай кызыл фура калыкты һәм дөнья юкка чыкты... Больницада Зиннурны дүрт көн буе комадан чыгара алмадылар.🔗 СЫЛТАМА: https://kazanutlary.ru/news/povest/kyshky-yashen-povest

2 weeks, 2 days ago
Йолдыз,

Йолдыз,
Кайда син, Йолдыз?
Әллә айда, әллә күктә?! 
Мин олырак синнән күпкә.
Шалтыратам – өзек-өзек гудок килә...
Яңгырый күңелем кайтавазы 
Ялгызлыкның чиге илә..
Йолдыз,
Кайда син, Йолдыз?
Әллә күктә, әллә айда? 
Җаным минем, син соң кайда?
Шалтыратам – 
Телефоның ятлар ала... 
Сине эзсез югалтуым 
Йөрәгемә сагыш сала...
Йолдыз,
Кайда син, Йолдыз?
Әллә айда, әллә күктә?..
Мин олырак синнән күпкә... 
Телефонда – Бер ир заты (тавышы калын): 
«Шылтыратма бүтән, абзый,
Ул бит күптән минем хатын!..»
Йолдыз!
Кайда син, Йолдыз?..
Хәбир Ибраһим ✍️
"КУ", 7 (июль), 2019

2 weeks, 2 days ago
Казан утлары
3 weeks, 2 days ago
**Яшь иҗатчылар игътибарына! Бүгенге видеоязмада - …

Яшь иҗатчылар игътибарына! Бүгенге видеоязмада - остаз Галимҗан Гыйльмановтан практик киңәшләр! 🪶

Әсәр кайчан туа? Ничек татарча бестселлер язарга? Язучы буларак уңышка ирешү өчен, нәрсәдән башларга кирәк? Әлеге һәм башка сорауларга җавап эзлибез.

📍СЫЛТАМА: https://vk.com/kazan_utlari?w=wall-157469183_38510

3 weeks, 2 days ago
Казан утлары
3 weeks, 2 days ago
Миләүшә һәм сары төстән торган

Миләүшә һәм сары төстән торган
Кипкән букетта
Һәрвакыт ак бөрчекләр җитми.
Шуңа күрә кыланчык томан,
Лазутчик парашюты булып,
Шәһәремне каплый.
Һәм шәһәр йөзә шәрыкка таба,
Һәм төшләр йөзә шәрыкка таба.
Әкрен генә чеңләп, сикергәләп куя
Шкафтагы савыт-саба гына...
Кипкән букеттагы
Миләүшә һәм сары,
Сигез миллиардның берәрсен
Вәсвәсәләндерергә теләп,
Бер мизгелгә талпынып куя...

Лилия Газизова ✍️
Илсөяр Иксанова тәрҗемәсе

🔗 "КУ" 02, 2018

1 month ago
***📖*** **Акрын уку: Ризаэддин Фәхреддин «Тәрбияле …

📖 Акрын уку: Ризаэддин Фәхреддин «Тәрбияле бала»

▪️ 23 ноябрь, 15:00
▪️ Милли китапханәнең күргәзмә залы

1913 елда чыккан китабында Ризаэддин хәзрәт «Тәрбияле бала иртә белән йокысыннан зурлар белән бервакытта торыр. Алардан элек тормас, соңга да калмас» дип яза. Бу хезмәт турында фикер алышырга чакырабыз.

Текстны укыйлар: Айрат Шамс, Илзирә Алиакберова, Инсаф Хәләүтдинов, Азалия Әхмәтова, Алия Әбдрәшитова, Ринат Низамов, Алия Гарифуллина.

Фикер алышуда катнашалар: Айгөл Тимер, Лилия Галиәхмәтова, Рәмзия Галимова, Чулпан Галиәхмәтова, Динара Әхмәт, Фәгилә Шакирова.

1 month ago
**Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында симфоник оркестр …

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында симфоник оркестр белән "Щелкунчик" боз тамашасына багышланган матбугат конференциясе узды.
📍Биредә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, РФның атказанган тренеры Ольга Павлова;
📍Терәк-Опора иҗтимагый файдалы хәйрия фонды идарәсе рәисе, ТР шәһәр җирлеге депутаты Мансур Хашимов;
📍күп тапкырлар Сербия чемпионы, дөньякүләм ярышлар призеры һәм җиңүчесе, спорт мастеры, дөньякүләм боз тамашалары солисты, Россиянең Гиннес рекордлар Китабы сертификаты иясе Елена Йованович;
📍Россиянең «Музыка и Преображение» мәдәният фондының «Мәскәү-Татарстан» проектының сәнгать җитәкчесе, Мәскәүнең «Преображение» симфоник оркестры директоры Тимур Гафитуллин;
📍фигуралы шуу буенча Россиянең спорт мастеры, халыкара боз шоулары солисты Денис Голубев катнашты.
"Щелкунчик" — чын симфоник оркестр белән бергә боз шоуы форматына беренче тапкыр күчерелгән классик тарихның яңа интерпретациясе. Оркестр рус композиторы П.И. Чайковскийның шул ук исемдәге балеттан әсәрен тере килеш башкарачак.

1 month ago
Тормышыбыз мактанырлык түгел. Өйгә җибәргәч һәм …

Тормышыбыз мактанырлык түгел. Өйгә җибәргәч һәм фатирга түләгәч, акчабыз очын очка ялгарга көчкә җитә. Мохтаҗлык кәефне кыра. Мәрзиянең бертуктаусыз күңеле болгана тагын. Юньләп ашый алмый, йончыгып бетте. Сәбәбен беләм. Куаныр урынына көенергә туры килә. Саулыкка тук булмагач, балага узуы авырга төшә...
*📍 Тулырак:* https://kazanutlary.ru/news/istelekler/bezne-yazmysh-khikya

4 months ago
We recommend to visit

По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany

Last updated 1 month, 2 weeks ago

ЛИСА 01.10.2024

Last updated 1 month, 3 weeks ago

📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин

Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/

Last updated 1 month ago