Unlock a World of Free Content: Books, Music, Videos & More Await!

Клуб Шарык

Description
Татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы
📍Татарстан ур. 8
☎️200-12-37
Advertising
We recommend to visit

ККК ( Карманный калькулятор каллорий)



Менеджер канала : @nikadormanager

Last updated 1 month, 1 week ago

Реклама бериш учун 👇🏻

@Massaj_Reklama_Admini

Last updated 2 months, 4 weeks ago

Реклама бериш учун 👇🏻

@Massaj_Reklama_Admini

Last updated 2 months, 4 weeks ago

3 days, 9 hours ago
*****📣*****[**«Чаткылар»**](https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/media/priglashaem-na-muzykalnyy-festival-iskry/) **Festиваленә отышлы абонемент**

*📣«Чаткылар» *Festиваленә отышлы абонемент

10-14 июльдә "Шәрык клубы" комплексы ишегалдында беренче тапкыр "Чаткылар" музыка фестивале уза. Һәр көн сезне Камал театры оркестры концертлары, чакырылган солистлар, коллективлар һәм театр артистлары чыгышлары, шулай ук музыкаль спектакльләр көтә.

Сатуга "Чаткылар" fesтивальнең барлык чараларына ташлама бирә торган абонементлар чыкты.

Абонементны сылтама аша сатып алырга мөмкин.
Бәясе 2 500 сум.

📣Выгодный абонемент на Festиваль «Чаткылар»

С 10 по 14 июля во дворе комплекса "Шарык клубы" впервые состоится музыкальный festиваль "Искры". Каждый день вас ждут концерты оркестра театра Камала, выступления приглашенных солистов, коллективов и артистов театра, а также музыкальный спектакль.

В продажу поступили абонементы, по которым можно посетить все мероприятия фестиваля со скидкой.

Абонемент доступен по ссылке.
Цена 2 500 рублей.

4 days ago
Кадерле тамашачылар! 29 май көнне 19:00 …

Кадерле тамашачылар! 29 май көнне 19:00 сәгатьтә "Шәрык клубы"нда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина һәм иҗатташ дусларының концерты узачак!🎤

Наилә Яхина киңкырлы иҗатчы. Ул җырчы да, композитор да, әдәби иҗатта үзен танытып өлгергән шагыйрь дә. Наилә ханым Татарстан телевидение, радиосы аша алып барган тапшырулары һәм күп кенә җырлары аша күпләргә таныш!

Концертта катнашалар:
🔸Айгөл Гардисламова
🔸Регина Сәйфи
🔸Рөстәм Егоров
🔸Казан сәнгать мәктәбе укучылары
🔸Музыкант Раушания Җиһангирова
🔸 Драматург, шагыйрь Хабир Ибрахим

🎟 Билет: https://kamalteatr.ru/poster/77160/

🏠 Безнең адрес: "Шәрык клубы" (Татарстан,8)
☎️ Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 200-12-37 ( шалтырату 13:00-21:00 вакыт аралыгында сорала !)

6 days ago
17 май көнне 19:00 сәгатьтә беренче …

17 май көнне 19:00 сәгатьтә беренче татар драматургы Габдрахман Ильясиның «Бичара кыз» пьесасы буенча куелган театраль тамаша карарга чакырабыз😍🎭

Маһитапның надан Җантимергә кияүгә чыгудан котылу тарихы театрның яшь артистлары тарафыннан уйналачак!

*⏰ Спектакль дәвамы: 30 минут. Тамашадан соң кунакларны "Шәрык клубы" татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы буенча экскурсия көтә😌*

🎟Билет: https://kamalteatr.ru/poster/75905/

17 мая в "Клубе Шарык" в 19:00 часов состоится театральное представление по пьесе первого татарского драматурга Габдрахмана Ильяси «Несчастная девушка» 😍🎭

История счастливого спасения прекрасной Махитап от замужества с невежественным Жантимером будет разыграна молодыми актерами театра Г.Камала!

*⏰Продолжительность спектакля: 30 минут. После спектакля гостей ждёт экскурсия по интерактивному мультимедийному комплексу истории татарского театра "Шарык клубы" 😌
🎟*БИЛЕТ: https://kamalteatr.ru/poster/75905/

2 months ago

“Кечтүк" театраль мастер-классларына ТЕРКӘЛҮ ачылды 😍❗️

25-29 март көннәре дәвамында нәни дусларыбызны КУРЧАК ТЕАТРЫ дөньясына 5 көнлек мавыктыргыч сәяхәт көтә!!!

Бу көннәрдә аларны нәрсә көтәчәк

"Әкият" курчак театры һәм Г.Камал театры буенча экскурсия
Г.Камал театры артистлары белән сәхнә серләре ачу🤫
Курчак спектаклен карау
Г.Камал театры артистларыннан сәхнә теле, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар! 💃🕺
Курчак театры актерларыннан курчак йөртү буенча мастер-класс
Спектакльгә реквизитлар, курчаклар ясау
Курчак спектаклен булдыру һәм сәхнәләштерү

Бу һәм башка бик күп кызыклы чаралар, дәресләр һәм мастер-класслар көтә балаларны 😌

❗️📌Теркәлү: https://kamalteatr.ru/sharyk-club/kechtuk/ ❗️📌

Мастер-класслар көн саен 10:00-15:00 сәгатьтә узачак.

!Мастер класслар ТАТАР телендә!
🍽️ Ашату каралган.
🙋‍♀️ Яшь чикләве: 7-11 яшь

Белешмәләр өчен телефон:
📞 8 (937) 585-31-50 (Гөлдания)
📞8(843)2001237 ( шалтырату 13:00-21:00 сәгатьтә сорала)

2 months, 1 week ago
Клуб Шарык
2 months, 1 week ago
"Шәрык клубы" “Театр. Балалар өчен балалар” …

"Шәрык клубы" “Театр. Балалар өчен балалар” дип исемләнгән яңа проект башлый🤩🎭
Ул мәктәп театраль түгәрәкләренең иҗади сәләтләрен үстерүгә, аларны театр сәнгате белән якынрак таныштыруга һәм үзләренең көчләрен безнең сәхнәдә яңа тамашачы алдында сынап карауга юнәлтелгән.

Проект кысаларында балалар театраль түгәрәкләре яшьтәшләре өчен спектакль күрсәтәчәк⭐️

Спектакльләр 26,27 март көннәрендә "Шәрык клубы"нда үтәчәк:

🗓️26 март –
1. “Акбай һәм сарык малае” (33 нче гимназия)
2. “Әнкәй” (152 нче гимназия)

📌 Спектакльләргә язылу: https://kamalteatr.ru/poster/75652/

🗓️27 март –
1. “ Беренче театр” (16 нчы гимназия)
2. “Зәңгәр күлдә ай коена” (175 нче гимназия)

📌Спектакльләргә язылу: https://kamalteatr.ru/poster/75653/

Нәни дусларны әти-әниләре белән тамашаларга көтеп калабыз🤗

КЕРҮ ЯЗЫЛУ БУЕНЧА ❗️
Бу көннәрдә тамашачыларыбызны "Шәрык клубы" татар театры тарихының интерактив комплексы буенча бушлай экскурсия дә көтә 😍

Очрашырбыз, дуслар 😉 Тизрәк язылыгыз 👆🔥

4 months ago

20 гыйнвар көнне 17:00 сәгатьтә Чыңгыз Айтматовның "Гасырдан да озын көн…» әсәре буенча куелган "Мәңгелек буран" видеоспектаклен карарга чакырабыз🎞🎥

"Гасырдан да озын көн… " - Чыңгыз Айтматов иҗатында шактый мөһим урынны алып торучы әсәрләрнең берсе. Режиссер Илгиз Зәйниев күп кенә сюжет сызыкларыннан баш тартып, игътибарны романның төп темасына - катлаулы чорда яшәгән кеше язмышларына юнәлтә. Әлбәттә, спектакльдә маңкорт турында легенда да урын ала, ул үз тамырларыңны югалту хакындагы куркыныч кисәтү буларак яңгырый.

🎟БИЛЕТ: https://kamalteatr.ru/poster/73413/

"Шәрык клубы"
Эш вакыты: 13:00-21:00, көн саен
📍Казан, Татарстан ур., 8 йорт
☎️Тел: 8(843) 200-12-37 ( Эш вакытында шалтырату сорала❗️)

4 months, 1 week ago
Хөрмәтле казанлылар, килгән кунаклар, җыр сөючеләр, …

Хөрмәтле казанлылар, килгән кунаклар, җыр сөючеләр, 27 январь көнне сезне "Җыр керсен күңелгә" дип исемләнгән Казан федераль университетының татар халык хоры концертына чакырабыз!🤗

Казан федераль университетының Татар халык хоры – һәвәскәр студентлар хоры коллективы, университетның вокаль иҗат коллективларының берсе, бөтенсоюз, республика, бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр, җыр бәйгеләре лауреаты, дипломанты😍

🌟 Хорның сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин
🌟 Концертмейстер–Венера Бакиева.

Татар халык хоры дөнья халыклары җырларының авторлык эшләнмәләре һәм әсәрләрен, татар һәм дөнья композиторларының музыкаль мирасын, халык татар җырларын ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин эшкәртүендә башкара 🎤

🤩Бездән шәп концерт һәм яхшы кәеф, сездән килү!

❗️Керү алдан теркәлү буенча: https://interaktivnyy-multi-event.timepad.ru/event/2741505/

🕰 Башлана: 16:00 сәгатьтә
🏠 Адрес: "Шәрык клубы" (Казан,Татарстан урамы, 8 йорт)
☎️ Телефон: 8(843) 200-12-37

4 months, 1 week ago

Хөрмәтле тамашачылар, без сезне театраль экскурсияләребездә көтеп калабыз 😍👇:

🗓️ 13.01; 15:00 - “Безнең шәһәрнең серләре"

🗓 24.01; 19:00 - "Бичара кыз"

🗓 30.01; 19:00 - "Артист"
"Шәрык клубы"
Эш вакыты: 13:00-21:00, көн саен
📍Казан, Татарстан ур., 8 йорт
☎️Тел: (843) 200-12-37 ( Эш вакытында шалтырату сорала❗️)

4 months, 1 week ago

Яңа ел уңаеннан без нәни дусларга һәм әти-әниләренә бүләк әзерләдек🎁🎊:
❗️ 14 гыйнвар көнне узачак "Нәни куллар" мастер-классына 1 билет ал, һәм үзең белән дустыңны алып кил 👫

Кайчан - 14 гыйнвар
Ничәдә - 14:00 сәгатьтә
Кайда - «Шәрык клубы"нда (Казан, Татарстан урамы, 8 йорт)

🎟️БИЛЕТ: https://kamalteatr.ru/poster/73580/

"Шәрык клубы"
Эш вакыты: 13:00-21:00, көн саен
📍Казан, Татарстан ур., 8 йорт
☎️Тел: (843) 200-12-37 ( Эш вакытында шалтырату сорала❗️)

We recommend to visit

ККК ( Карманный калькулятор каллорий)



Менеджер канала : @nikadormanager

Last updated 1 month, 1 week ago

Реклама бериш учун 👇🏻

@Massaj_Reklama_Admini

Last updated 2 months, 4 weeks ago

Реклама бериш учун 👇🏻

@Massaj_Reklama_Admini

Last updated 2 months, 4 weeks ago