📩 Ka.kasparyants@gmail.com +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Регистрация канала: https://clck.ru/3Fk3Gn
Last updated 2 months ago
По рекламе / сотрудничеству:
commercial.offers.am@mail.ru
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
№ 5040038424
Last updated 2 months, 1 week ago
erid 2VtzqufNpgj
Реклама
Рекламодатель Нотфуллин Р.Р.
♦️26 февраль көнне Килдебәк мәдәният йортында Саба гимназиясе коллективы "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар, "Хәтер китабы" на төренеп" дигән темага концерт-чыгыш ясадылар.
🔻** Концерт тематик яктан тирән эчтәлекле, зәвыклы һәм номерларның төрле булуы белән тамашачыны әсир итте
♦️“Әйдә, ШаяРТ!” Татар КВН Лигасы фестиваленендә Югары Симет авыл җирлегенең «Бәлеш» командасы җиңү яулады
Яшьләр эшләре министрлыгы тәкъдиме районыбызның «Яшьлек» яшьләре үзәге оештырган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесендә районыбызның 8 командасы көч сынашты.*
🔻Уен* Саба урта мәктәбенең «Ничек бар шулай», «Бәлеш» (Симет), Шәмәрдән участок хастаханәсенең «ЭКГ», Саба аграр көллиятенең «Батырлар», финанс -бюджет палатасының «Сукыр бер тиен», Утар акылга зәгыйфь балалар интернат йортының «Тишек запаска», Саба гимназиясенең «Жумайсынба» һәм Шәмәрдән яшьләренең «Әкәмәт» команадалары арасында барды.
🔻Уенчыларның чыгышларын Казан КВНчылары һәм танылган алып баручылар Фаил Баязитов, Рамил Закиров, Наил Сәлахов һәм Саба мәдәният йорты директоры Альберт Гузәлов бәяләделәр.
🔻3 турдан барган ярышта беренчелекне 🏆 Симет авылының шаян кызлары яулады һәм «Бәлеш» командасы Казан сәхнәсендә чыгыш ясау хокукы алды.
Котлыйбыз! 👏🏻*👏🏻*👏🏻
Уен барышын «Саба таңнары»ның ВКонтакте төркемендә карарга була.
🌙Бүген кояш баю белән мөселман дөньясында изге Рамазан ае башлана
Бүген мәчетләрдә беренче тәравих намазлары укылачак. Рамазан аеның килүе һәрберебез өчен зур нигъмәт. Аны чиста күңел, изге ниятләр белән каршылыйк, гөнаһ-хаталарыбызга тәүбә итик. Аллаһының рәхмәте, мәрхәмәте арта торган көннәрне бушка, файдасызга уздырмыйк.🤲🏻
ТР Диния Нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары белән быел фитр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә 1100 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып, үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Республикакүләм ифтар быел 19 мартта “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узачак. Анда 13 мең кеше катнашыр дип көтелә. Районкүләм ифтар Сабада 23 март көнне узар дип ниятләнә.
Изге айны изге гамәлләр, саваплы эшләр белән үткәрик. Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын!🤲🏻
«Саба таңнары» газетасы редакциясе үзен журналистика өлкәсендә сынап карарга теләүчеләрне эшкә чакыра!
Әгәр сез креатив һәм позитив, эзләнүчән һәм эшчән, заманча фикерләү сәләтенә ия икәнсез, безгә рәхим итегез!
Татар телен камил белгән, компьютерда эшләү осталыгын үзләштергән, интернет киңлегендә яхшы "йөзгән" райондашларыбызны үзебездә көтәбез!
Белешмә өчен телефон: 2-30-58.
🌙Хәерле җомга иртәләре белән! Көнегез имин, уңышлы үтсен! Бүген Сабада көндез −7°...−6°, төнлә −9°...−8°, аз гына кар, җил юнәлеше көньяктан, 3,9 м/с тизлектә.
Халык сынамышы: 28 февраль боз сөңгеләре озын икән, яз да озын булыр.
🌀Магнит кыры тотрыксыз.
*🏠Бүген Сабада 6 гаиләгә торак сертификаты тапшырылды.
🔹Башкарма комитет бинасының кече залында үткән тантанага «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучы гаиләләр барысы да балалары белән килгәннәр иде.
🔸Йорт төзү яки сатып алуга социаль субсидиягә Сабадан Каюмовлар, Фаләховлар, Валеевлар, Шәмәрдәннән Закировлар, Олы Шыңар авыл җирлегеннән Әхмәтовлар, Зиннәтовлар гаиләләре ия булды. Торак сертификатларын тантаналы шартларда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тапшырды. Ул яшьләргә сертификаттан файдалану тәртибен аңлатты,һәр гаиләгә үз йортларын булдырып, тыныч, имин, сәламәт яшәүләрен теләде.
🔹*Без дә гаиләләрнең бу шатлыклары белән уртаклашабыз, бәхетле яшәсеннәр!
📩 Ka.kasparyants@gmail.com +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Регистрация канала: https://clck.ru/3Fk3Gn
Last updated 2 months ago
По рекламе / сотрудничеству:
commercial.offers.am@mail.ru
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
№ 5040038424
Last updated 2 months, 1 week ago