По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 1 month, 2 weeks ago
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 1 month ago
Телеграмны Татарча кулланыгыз!
Моның өчен сылтама буенча гына күчү кирәк!
Используйте телеграм на татарском языке. Нужно лишь перейти по ссылке:
https://t.me/setlanguage/tatar
"Безнең халык элеккеге гасырларда гына зур халык булып, хәзер банкрот булган милләт түгел. Без – һаман шул ук Чыңгызлар, шул ук Тимурлар, шул ук Олуг Мөхәммәдләрнең угыллары, шул ук Сөембикәләрнең кызлары. Нинди авырлык эчендә ниләр кылдык дип, дуст-дошман арасында күкрәген киермәкче була. Бу теләк – хәзерге көндә һәммә милләтчебезнең гомуми теләгедер. Ләкин теләкнең гәүдәләнеп җитеп бер милли барлык булып чыгуы гына каладыр. " - Гаяз Исхакый
СЪЕЗДЛАР АЛДЫНДА
Бу көнге номер гəзитəмездə бердəн ике съездның игъланы басыладыр1. Берсе – Бөтенрусия мөселманнарының съезды, икенчесе – мөгаллим, мөгаллимəлəр съезды. Боларның икесе дə – безнең мəдəни, сəяси тормышымызда бик зур урын тоткан ике бүлегемезнең съездларыдыр. Боларның икесенең дə иткəн мөзакəрəлəре2 бөтен Русия мөселманнары өчен фəүкылгадə3 əһəмиятледер. Боларның икесенең дə чыгарган карарлары Русия мөселманнарының хəятларына, бөтен тамырларына кадəр тəэсир итəчəк карарлардыр. Шуның өчен бу ике съездга да зур дикъкать белəн хəзерлəнү, зур көч белəн кушылу – əһле булган һəр мөслим, мөслимəнең бурычыдыр, вазифасыдыр.
Иң əүвəл мөслимəлəр съездын алыйк: моның никадəр зур икəнен, бу съездның никадəр əһəмиятле икəнен сөйлəп торасы бармы? Бар шул. Бу никадəр бəдиһи1 булса да, сөйлəп торасы бар шул. Һəркемгə мəгълүм: безнең төрек-татар хатыны һичбер вакыт изелеп, кол булып тормаган. Безнең бабайларымыз, Урал елгасын үтеп, атларын йөздереп, Иделне кичеп, Аурупага аяк басканда, Аурупадагы бөтен халыкларга үзлəренең баһадирлыкларын танытканда, алар белəн бергə безнең əбилəремез дə бар иде. Безнең батыр бабаларымызның янында, бер адым калмаенча, алар да хəрəкəт итəлəр иде. Карпат таулары йомры тояклы төрек атының аяк астында тапталганда, Балкан таулары төрек угланнарының сукмаклары белəн бизəклəнгəндə, саф башында безнең хатыннарымыз, кызларымыз да бергə иде. Искиткеч баһадирлык белəн үзенең флагын күтəрер өчен никадəр тырышса да, рус гаскəре аяк эзен күрмəгəн Маҗарстанда төрек байрагы җилбердəгəндə, төрек-татар хатыны ире, угылы белəн бергə иде.
Русиянең бөтен вилаятьлəрен татар гаскəре билəгəн чагында, Русиянең бөтен əтрафында татар кануны хөкемен йөреткəндə, татар-төрек хатыны ире белəн бергə иде.
мәкаләнең дәвамын сайтыбыздан укый аласыз:
https://isxaki.com/2022/11/24/syezd_arasinda/
Янмасада кульязмалар,
Җирдә сәләт ятмасада
Бик озакка югалдыгыз,
Халык кояшы батмасада..
Сәбәпләрен аңлау кыен
Башлап йөрәк ярасыннан
Чын дөреслек өскә чыгар,
Күп фикерләр арасыннан.
Тук яшәгән ваемсызлар,
Аңлый алмас хәлегезне
Вак хөкемәт сакчылары,
Таптасада тәнегезне.
Туры сүзнең җәберләре,
Бик аяныч тойгы, беләм!
Туган илне югалтуны,
Тиңләр идем кайгы белән.
Иң мөһиме Сез кайттыгыз,
Күп шикләрне таратырга
Җан өретер әсәрләрдә,
Халык өчен җан атырга.
Остазбикә, Зөләйхагыз,
Телдән-телгә яшәрәләр
Ул Сөннәтче Бабайны да
Укып күзләр яшьләнәләр.
Мин аларны барлаганда,
Күңелемдә кыллар үрәм
Сәер сәләтләр артыннан,
Сезне бөек итеп күрәм.
Рөстәм Сафин.
Гаяз Исхакый турында шигырьләр сайтыбызда җыелган.
https://isxaki.com/2020/08/27/гаяз-исхакыйга/
Милләт сүз көтми, эш көтә.
Гаяз Исхакый
ТӨРКИЯ ТАТАРЛАРЫ АНТАЛИЯДӘ ТУКАЙ УРАМЫ ҺӘМ ҺӘЙКӘЛЕ БУЛДЫРЫРГА ЧАКЫРДЫ
Бүген, 26 апрель, Габдулла Тукайның 138 еллыгы көнендә, Төркиядәге Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Анталия мэры Мөхетдин Бөҗәккә бер мөрәҗәгать тапшырды.
Наил Нәбиуллин имзалаган бу мөрәҗәгатьтә, Анталиядә Татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бер урамга, паркка бирелүен сорады. Шулай ук Анталиядә Тукай һәйкәлен булдыруны да үтенде.
Әлеге хатта Татарстан башкаласы Казанның һәм Анталиянең тугандаш, кардәш шәһәрләр булуы искәртелде, Тукай исемен Анталиянең урам-паркларына бирү Анталиягә карата татарларда тагын да күбрәк кызыксыну уятачагын, төрекләр һәм татарлар, Татарстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең тагын да яхшырачагы, ныгуы әйтелә.
Үз хатында Татар активистлары Анталиядә Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура һәм Садри Максуди исемнәрен дә мәңгеләштереп, алар исеменә урам бирүен дә сорады.
“Анталиядә татарлар күп яши. Бөек шагыйребез Тукай исемен урам һәм паркларга бирү бик күркәм булыр иде. Бер яктан, кардәш төрки халыклар арасында мөнәсәбәтләрне якынайтуга бер мөмкинлек, татар мәдәниятен таныту форсаты бирер иде, икенче яктан, Татарларда да милли үзаңны ныгытырга ярдәм итәр иде. Тукай – татарның иң мөһим шәхесләрнең берсе, һәм аның исемен бөтен дөньяга таныту барлык татарларның эше. Анталиядә Тукайга багышланган кичә 28 апрель көнне үтәчәк” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.
Гаяз Исхакый ТУКАЙ турында
Бүген, 26нчы апрель бөек Габдулла Тукайның 138 еллыгын билгеләп үтәбез.
Шул уңайдан, Гаяз Исхакыйның Тукайга карата фикерләрен халкыбызга җиткерү дөрес булыр.
«Тукайның мәктәп, китап аша бөтен Идел буеның тамырына җәелә торган, җәелгән шигырьләре, милли моңнары шул кычкырыш-бакырыш берлә иң ту пас колакларга да ишетелде. Көннән-көн Тукайның тәэсире тирәнәя барган кебек, көннән-көн Тукайның милли рухы бөтен татар яшьләренең җанын, рухын ашлый башлаган кебек, аның кыйммәте дә күтәреләчәктер. Аның төптән килми, артмый торган шигырь хәзинәсе алган саен кимеми торган, алган саен саклана торган милли зәмзәм коесына әвереләчәктер. Тукайның зурлыгы алдында бөтен кечкенәләр, бөтен ваклар мыж киләчәкләр.
Тукай дигән идеал пычранмаска тиештер. Тукай безнең яңа, мәдәни, милли тормышыбызның иң зур нигезе булганга, аның тазалыгы, аның пакълеге баланың күңелендә бик нык утырырга тиеш.
1931нче ел
«Габдулла Тукай безнең Идел буе төрек-татарның шагыйре булганга, ул безнең халкымызның моңын җырлаучы, безнең дәртемезне күпләүче булганга, аны искә алу да тугрыдан-тугры безнең өстемезгә йөкләнә. Тукай татар халкы өчен аның кайгысын-хәсрәтен әйтеп бирә торган бер халык шагыйре булса да, Совет карашыннан, ул – мулла бабасы, милләтитә че, динче; коммунизм карашыннан, ул – руслаштыру тәрбиясенә киртә салып торучы бер контрреволюциончы.»
1932нче ел
«Тукай милләтнең уянган дәверендә туган, халыкның үзенең эченнән кайнап
чыккан татар углы булганга, бөтен татар мәдәнияте, барлыгы, мәхсәрә ителгәндә, аның исемен, аның иҗатын мыскыл ителүе, бозылуы да табигыйдер. Тукай – милләтнең милли хисен уятучы халык шагыйредер. Тукай - татар мәдәниятенә
онытылмаслык байлыклар бирүче бер татар төзүчеседер. Тукай – руслаштыруны танымаучы, аларга контрреволюциончыдыр. Тукай кичәләре, мәҗлесләре, Тукайның шигырьләре халкымызда иске милли дәверләрне исенә төшереп, милли мәдәниятенә яшьләрнең багланышыны котылдырынып, большевизм ялганнарын ерагайтачакты. Тукай берлә киң халкымызны таныштырырга вә, аның шигырьләрен укып, аның белән тормышны җанландырырга вә, аның сөйгән халкының бу көн нинди газап эчендә янган-көйгәнне аңлатып, бер матәм кичәсе уздырырга чакырамыз. Бу - милли-мәдәни эштә картымыз-яшемез, баемыз-ярлымыз бер тән, бер җан кебек хәрәкәт итеп, бөтен милли дошманнарымызга үземезнең үсеп җитеп, мәдәни бер милләт булганымызны күрсәтү уртак бер бурычымыздыр. Һәммәбез өчен уртак, хөрмәтле булган Тукай мәрхүмнең милли рухының да теләге будыр.
1933нче ел
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 1 month, 2 weeks ago
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 1 month ago