زیباترین آثار موسیقی بیکلام
Admin - @RadiolRelax
Українська сучасна Музика.
Популяризуємо Українську музику.
Реклама: @TgTopUA
Тссс... Түлке беркемгә дә әйтмәгез. Реклама ясап ята дип бәйләнмәсеннәр тагын. Шыпырт кына үзебез кулланган тәҗрибә белән бүлешәм.
Рамазан ае башлану хөрмәтенә йә берәр бәйрәмгә инде олыгаеп барган, «безгә берни кирәкми!» дип торучы әти-әниләргә бүләк идеяләре:
– җимешләр (Уразаны истә тотып, бер дигән вариант. Күбегезнең әти-әнисе чәйне җимеш белән эчәдер. Авыз ачканда да җимеш кабып куялар бит.)
– сөт ризыклары (май, сыр, корт ише. Кисломолочка булмасын инде. «Елмай» сөт комбинатында берничә әзер набор бар. Китереп бирү дә каралган. Без быелга шуны исәпләп торабыз әле 😉)
– бытовая химия (порошок, табак-савыт юа торган сыекча, губкалар, доместос ише чистарта торган әйберләр, шампунь, сабын. Бүләк иткән бар. Бик сөенгәннәр иде!)
– бал һәм балдан эшләнгән төрле ризыклар (перга, кәрәзле бал, урбеч, чикләвекле баллар. @Zaripova_Ilsiye бик шәп вариантлар бар)
Кайсы пунктны сайласагыз да матур коробкага, пакетка, кәрзингә салып бирсәгез бик матур һәм затлы булачак!
Бүген елның иң кыска көне. Шушы көннән чып-чын кыш башлана дип исәплиләр. Һәм ул 20 мартка кадәр дәвам итә.
Аның каравы безне иң озын төн көтә. Яңа ел алды атнасы озын була диләр, шимбә дә эш көне икән. Йокыларыгызны туйдырып, көч җыеп калыгыз!
"Төшләремә керәсең..."
Мәхәббәтнең иң тирән хисләре шушы ике сүздә.
Бүген нәнәнең туган көне!
Юбилеен дөньяның иң бәрәкәтле шәһәрендә, Аллаһ иң сөекле бәндәләрен генә чакырып китерә торган җирдә - Мәккәдә каршы ала.
30 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган кеше буларак дин юлына да төпле итеп, төгәллек белән кереп китте нәнә.
Укытучы - укытучы инде.
Бер гаиләдә икешәр буын балалар укытып (башта әниләрен, аннары балаларын), хәзер яңадан мәдрәсәдә алган белемен укучыларының әти-әниләренә бирә.
Авылыбыз мәчетендә кечкенә генә төркеме бар инде.
Бүген үзе еракта булса да, укытып чыгарган укучылары кайчан кайта дип көтеп торалар әнә. Котларга киләчәкләр, әлбәттә. Ел саен шулай итәләр!
Ә без - өч кызы, үзебез дә инде нәнәләр булып, үзебездә нәнәнең чалымнарын, холкын күреп, ул әйтә торган сүзләрне кабатлап көлешәбез. Бездә дә нәнә яши бит. Оныкларында да яшәячәк әле.
Туган көнең белән, нәнә!
Фото әттәнең юбилееннан))
Нәнә белән әттәнең изге җирләрдән килгән фотоларын карыйм да бөтен дөнья мәшәкате борчуы-ние белән юкка чыга.
Без аларга никадәр теләк язып җибәрдек! Аларның ихластан кылган догалары инде кабул да була башлады... Хикмәт?? Могъҗиза??Елыйм…❤️
زیباترین آثار موسیقی بیکلام
Admin - @RadiolRelax
Українська сучасна Музика.
Популяризуємо Українську музику.
Реклама: @TgTopUA