По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 1 month, 2 weeks ago
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 1 month ago
Иң кыска «Кәүсәр» сүрәсе белән танышып китегез әле
Сатуда бары 6нчы том гына булачак. 1-3нче томнар нәшер ителмәячәк. Шуңа күрә алырга микән, алмаска микән дип ел ярым уйлап ятмагыз, булганыннан да колак кагуыгыз бар).
Гөмрә йоласын тәмамлап, туган якларына кайтучылар белән дәрес (04.11.2024).
Гөмрә кылып чистарынгач, һәммәбез дә шушы чиста халәтендә калырга тели. Әмма йортларыбызга кайткач без барыбер гөнаһлар кыла башлаячакбыз.
Гөнаһ кылганнан соң Аллаһ белән нинди мөгамәлә булырга тиеш? Гөнаһларга карата нинди карашта булу кирәк? Шушы дәресебездә шул юлларның берничәсен карап киттек.
Язма рус телендә.
Шәддәд бине Гәус, Аллаһ аннан разый булсын, хәбәр иткәнчә Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән:
«Аллаһка гафу сорап дәшә торган догаларның хуҗасы (иң бөеге) – ул колның: «Йә, Аллаһ! Син минем Раббым. Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы булган иләһ юк. Син мине халык кылдың, ә мин Синең колың һәм мин Синең гаһедеңә үә вәгъдәңә булдыра алганымча тугрылык саклаячакмын. Кылганнарымның явызлыгыннан Сиңа сыенам, Син миңа биргән (барлык) нигъмәтеңне таныйм һәм (барлык) гөнаһымны таныйм. Минем гөнаһларымны кичерче, хакыйкатьтә, Синнән башка гөнаһларны ярлыкаучы юк», – дип әйтүе».
Бу сүзләрне әйткәннән соң, Пәйгамбәребез ﷺ өстәп: «Кем әлеге сүзләрне, АЛАРГА ИНАНГАН ХӘЛЕНДӘ, иртән әйтсә һәм шул ук көнне кич җиткәнче үлеп китсә – ул Җәннәт әһелләреннән булыр. Ә кем, нәрсә сөйләгәненә ИНАНГАН ХӘЛЕНДӘ, аларны кич әйтсә һәм иртә җиткәнчегә кадәр шул ук төнне үлеп китсә – ул Җәннәт әһелләреннән булыр», – дип әйткән. (Әл\-Бохари, 6306).
اللَّهُـمَّ أَنْتَ رَبِّـي لَا إِلَهَ إلَّا أَنْتَ، خَلَقْتَنـِي وَأَنَا عَبْـدُك، وَأَنَا عَلَى عَهْـدِكَ وَوَعْـدِكَ مَا اسْتَـطَعْـتُ، أَعُـوذُ بِكَ مِنْ شَـرِّ مَا صَنَـعْتُ، أَبُـوءُ لَـكَ بِـنِـعْـمَتِـكَ عَلَـيَّ، وَأَبُـوءُ بِذَنْـبِـي فَاغْفـِرْ لِي، فَإِنَّـهُ لَا يَغْـفِرُ الذُّنـُوبَ إِلَّا أَنْتَ.
/Әллааһуммә Әнтә Раббий, ләә иләәһә иллә Әнтә, халәкътәний үә әнә габдүкә, үә әнә гъәләә гъәһдикә үә үәгъдикә мәәстәтагъту. Әгүүзү бикә мин шәрри мәә санәгътү, әбүү-ү ләкә бинигъмәтикә гъәләййә, үә әбүү-ү бизәнбий, фәгъфирлий, фәиннәһү ләә йәгъфируз-зүнүүбә иллә Әнтә/.
Бар җан иясе, телиме ул аны юкмы, һичшиксез, үлем ачысын татыячак. Моннан һич кенә дә котыла алмаячакбыз.
Үлем хакында сөйләсәң, бик күпләр, ул теманы читкә борырга тырышалар. «Ярар, аның турында сөйләмә әле», «начар нәрсәләр хакында уйламыйк әле», «үлем чакырып утырма әле»...
Үзләрен мөселман дип санап яшәгән танышларыбыз, авылдашларыбыз, туганнарыбызның үлгәнен ишетергә, күрергә туры килә. Кайгы уртаклашабыз, елыйбыз, юксынабыз.
Күпчелек кешеләр: «Үлдең дә – беттең» дигән кагыйдә буенча яшиләр. Алай түгел шул. Үлем бит ул үзе аерым бер дөнья!
– Үлем ничек килә?
– Изге җан белән кабәхәт җан ничек чыга?
– Җан кайда китә?
– Кабердә нәрсә көтә?
– Мәетләр ничек терелә?
– Сират күпереннән кемнәр уза?
– Җәннәткә кемнәр керә?
– Җәһәннәмгә кемнәр керә?
– Ник үлгән кешеләр бу тормышка кире әйләнеп кайта алмый?...
Үлем, терелү, Кыямәт көне белән бәйле дәрес, язмаларны бер урында туплап, сезгә тәкъдим итәргә булдык:
https://t.me/ahiratta
Бу хәлләр һичшиксез булачак! Ялган хыяллар белән яшәүдән туктап, хак булачак көнгә әзерләник, кардәшләр, милләттәшләр!
Моны сиңа Аллаһ һәм аның илчесеннән башка кем сөйләр?
Әллә син кеше үлде дә, шуның белән бар да бетте дип уйлыйсыңмы?!
Киресенчә, менә хәзер тормыш башлана инде...
Бар җан иясе, телиме ул аны юкмы, һичшиксез, үлем ачысын татыячак. Моннан һич кенә дә котыла алмаячакбыз.
Үлем хакында сөйләсәң, бик күпләр, ул теманы читкә борырга тырышалар. «Ярар, аның турында сөйләмә әле», «начар нәрсәләр хакында уйламыйк әле», «үлем чакырып утырма әле»...
Үзләрен мөселман дип санап яшәгән танышларыбыз, авылдашларыбыз, туганнарыбызның үлгәнен ишетергә, күрергә туры килә. Кайгы уртаклашабыз, елыйбыз, юксынабыз.
Күпчелек кешеләр: «Үлдең дә – беттең» дигән кагыйдә буенча яшиләр. Алай түгел шул. Үлем бит ул үзе аерым бер дөнья!
– Үлем ничек килә?
– Изге җан белән кабәхәт җан ничек чыга?
– Җан кайда китә?
– Кабердә нәрсә көтә?
– Мәетләр ничек терелә?
– Сират күпереннән кемнәр уза?
– Җәннәткә кемнәр керә?
– Җәһәннәмгә кемнәр керә?
– Ник үлгән кешеләр бу тормышка кире әйләнеп кайта алмый?...
Үлем, терелү, Кыямәт көне белән бәйле дәрес, язмаларны бер урында туплап, сезгә тәкъдим итәргә булдык.
Бу хәлләр һичшиксез булачак! Ялган хыяллар белән яшәүдән туктап, хак булачак көнгә әзерләник, кардәшләр, милләттәшләр!
Моны сиңа Аллаһ һәм аның илчесеннән башка кем сөйләр?
Тиздән, ин шәә Аллаһ, яңа каналыбызны, язмаларны тәкъдим итәрбез
Әш-Шәгъби болай дигән: «Сиңа Аллаһ илчесенең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сәхабәләреннән сөйләгән нәрсәне ал, ә үз фикеренә таянып сөйләгән нәрсәгә кече йомышыңны башкар!».
/Габрерраззак 11/256. Иснады дөрес/.