По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
№ 5040038424
Last updated 1 Woche, 2 Tage her
? [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 2 Monate, 2 Wochen her
Хәерле көннәр!🌺
Кызлар, карагыз әле, ☝️татар телендә чыгучы нинди шәп канал таптым. Телеграммда татар каналлары күп түгел, санаулы гына. Шуларның берсе "МИН - ХАТЫН КЫЗ" каналы.
Монда барысы да безнең өчен!
Төрле яшьтәге ханымнар өчен:
🔻киңәшләр,
🔻файдалы мәгълумәтләр,
🔻тәмле ризыклар,
🔻күнегүләр,
🔻лайфхаклар
🔻һәм хикәяләр дә табарга була.
Сылтамасын калдырам, язылып куегыз, үкенмәссез!
⬇️ ⬇️ ⬇️
Алма пирогы пешереп алдым, бик тәмле булды. Рецептын сеңлем куйганы бар, шул бер рецепт:
✔️1/3 стакан суга 2 чәй калагы шикәр комы һәм 1 чәй калагы чүпрә салып болгатырга, эчлеген ясаган арада ул кабара тора
✔️3-4 алма турадым, кәстрүл төбенә кайнаган су салып, 5-10 мин пешереп алдым, аннан сөздем
✔️1 пачкага якын сыер маен эретергә (мин микроволновкага куеп алдым, якынча 30-40 с)
✔️шул майны валчыкка әйләнгәнче он белән уарга (королевская ватрушкага ясаган кебек)
✔️күтәрелә башлаган чүпрәле суны салып камыр басарга, төбенә тагын бераз гына су салып ярты чәй калагы ❗️тозны болгатып салдым
✔️ камырны җәябез
Эчлеккә дә май кисәкләре салдым, тәмле, сусыл була ☺️
*❤️- алма пирогы яратабыз
👍- камыр ашамыйм*
Минераль су белән сөт ютәлдән коткара
Әгәр сездә ютәл барлыкка килгән икән, 100 мл кайнаган сөткә шул ук күләмдә минераль су (Боржоми) салып эчегез. Бу эчемлек какырык кубып чыгуга ярдәм итәчәк. Аны бал белән дә эчәргә була. Әлеге эчемлекнең температурасы 37-38 градустан артмасын. Бераз бал да өстәргә мөмкин. Кемнәрнең кулланып караганы бар?
? Результаты розыгрыша:
Победители:
1. Aleksandr (@AIx16trshn)
2. Алинчик? (@aavlna)
3. ~ (@mazar_ka)
4. Тансылу (@TansiluK)
5. . (@Aemvsl)
Уенның нәтиҗәләре чыккан, арасында Тансылу исемле татар кешесе дә күренә. Безнең язылучылар арасында булса ул кеше, сәлам бирегез.
Кибетләрдә төрле май булуына карамастан, мин ат маен күбрәк кулланам. Чәкчәк, кош теле пешергәндә кушам, бәрәңге кыздырасы булганда башка төрле май кулланмыйм да диярлек.
( дип яза Кадрия Ишмурзина)
Бик тәмле тәм бирә ул. Тәмле генә түгел, файдалы да әле. Умырткалыкта бүсер (грыжа) булганда ат маен сыларга һәм ким дигәндә ике сәгать тотарга һәм берничә тапкыр кабатларга кирәк. Буыннар урыныннан чыккан очракта да ат маен кулланалар. Мин бу майны күп итеп әзерләп суыткычның катыру бүлегендә саклыйм. Чөнки балаларга салкын тигән вакытта да арка-күкрәкләренә ат маен сылап яткырам.
Ат маен эреткәндә сызыгы кала, ансын да икенче ашлар өчен аерым әзерләп куям.
Ә сез ат мае кулланасызмы?
❤️- эйе
?- юк шул
Хәерле , матур иртәләр белән!!!
??☔️?️☎️
Көннәр салкынайткан саен ничектер өйнең җылы атмосферасына тартыласың! Тәмле чәйләр эчәргә, тәмле ризыклар пешерергә, бәйләм бәйләргә һб ?❤️
Хөрмә бик файдалы җимеш⬇️*⬇️*⬇️**
▪️Кеше 10 айдан артык хөрмә (финик) белән генә тукланып тора ала. Бу җимештә организмга кирәкле бөтен элементлар да бар.
▪️Хөрмә җимеше яраткан кешеләрнең тешләре һәм казналыклары нык була.
▪️Хөрмәне, башка киптерелгән җимешләр кебек, күкерт кислотасы белән эшкәртмиләр. Шуңа аны курыкмыйча ашый аласыз.
▪️Көндәлек рационына хөрмә җимеше керткән кеше беркайчан күңел төшенкелегенә бирелми.
▪️Хөрмә организмнан токсиннар һәм шлакларны чыгара, симерүгә каршы нәтиҗәле чара булып тора. Ул иммунитетны күтәрә, хәтерне яхшырта.
▪️Бу җимеш составында күкрәк сөтен арттыручы окситоцин матдәсе бар. Бала ашатучы аналар моны истә тотарга тиеш.
Хәерле иртәләр белән!!!?****
?? ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе белгечләре 29 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр һава торышының начарлануын фаразлый.
?Төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән юеш кар, яңгыр явачак дип хәбәр итә синоптиклар. Юлларда бозлавык саклана.
Сезнең якларда кар күренәме әле?
?- юк эле
?- төшкәли бераз
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
№ 5040038424
Last updated 1 Woche, 2 Tage her
? [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 2 Monate, 2 Wochen her